Материал " Әлифба бәйрәме"
Оценка 4.7

Материал " Әлифба бәйрәме"

Оценка 4.7
Разработки уроков
docx
воспитательная работа
1 кл
14.03.2017
Материал " Әлифба бәйрәме"
Сценарий для проведения внеурочного мероприятия с учениками 1 ого класса. Здесь вы можете найти разные конкурсы, ролевые игры, интересные вопросы и задания для учеников 1 ого класса. И маленькие стихи для заучивания, песни про Азбуку и Туган тел. Спасибо за внимание.
Әлифба бәйрәме.docx
Әлифба бәйрәме: “Рәхмәт сиңа, Әлифбам!” Укытучы.Хөрмәтле   әти­әниләр,укытучылар,укучылар,кунаклар!   Бүген   безнең   мәктәптә зур бәйрәм­Әлифба бәйрәме. Әле   1   сентябрь   иртәсендә   генә   мәктәп   бусагасын   атлап   кергән   шушы   сабыйлар   бүген үзләренең беренче зур җиңүләрен бәйрәм итәләр. Кадерле,укучыларым! Сезне мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүегез­ әлифбаны өйрәнүне   тәмамлавыгыз   белән   котлыйм.   Хәрефләр   белән   танышу,сүзләр   төзү   җиңел булмады.   Әмма   сез   тырышып   белем   алдыгыз:   укырга,язарга   өйрәндегез.   Әлифба   үзара дус,әдәпле булырга,укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә өйрәтте. Тырыштыгыз.   “Тырышкан   табар,ташка   кадак   кагар”диләр   бит,безнең   татар   халкында. Булдырдыгыз! Бүген безнең класстагы һәрбер бала укый­яза белә. Бүгенге бәйрәм ул балалар өчен генә түгел,әти­әниләр өчен дә зур бәйрәм. Хөрмәтле әти­әниләр,әбиләр!Сез балаларыгыз белән һәркөнне шушы китапныкулыгызга алдыгыз.   Ул   сезне   бик   еракта   калган   балачагыгызга   чакырды.Балаларыгыз   белән   бергә сөендегез,көендегез,бергә тырыштыгыз. Аларның укырга­язарга өйрәнүләре­сезнең дә зур хезмәтегезнең җимеше.  Рәхмәт сезгә!Ә хәзер сүзне укучыларга бирәбез. 1 б. Күңелләр шатлыклы булганга        Без җыелдык бүген бу залга.        Әтиләр­әниләр, карагыз:        Без бергәләп күңел ачабыз. 2 б. Бәйрәмнәр бик күп болай да        Ә шулай да, ә шулай да        Иң шәп бәйрәм – балачак.        Ә тагын да шәбрәге         Әлифба бәйрәме булачак. 3 б. Күчкәнме бу залга         Дөньяның бар яме?        Күңелләр түрендә ­        Әлифба бәйрәме! 4 б. Бу матур бәйрәмгә         Кушыл, дус, әйдәле!        Мәктәпне гөрләтсен        Әлифба бәйрәме! 5 б Бүген бездә зур бәйрәм,       Һәммәбез дә шат безнең.       Соңгы битен укыдык      Кичә Әлифбабызның!  6 б  Без бит хәзер һәммәбез дә       Укый­яза беләбез.          Моның өчен Әлифбага         Бик зур рәхмәт, диябез! 1 укучы :       Алтын яуган көзге көндә                                       Тыйнак үттек класска.                          Әлифбаны кулга алдык                         Әй,сөендек шул чакта.    2 укучы:    Әтием дә , әнием дә                    Бу көнне бик көттеләр. Балалардай дулкынланып                    Мине озата килделәр. 3 нче укучы. Тышта ап­ак кар яуганда                                                Без җыелдык бәйрәмгә.                                                          Безнең шатлык эчкә сыймый                                         Аны сезгә  ничек сөйләргә?       4 нче укучы: Хәрефләрне тиз өйрәндек, Сүзләр тезеп уйнадык. Көн дә иртән сагынып килдек. Мәктәптән без туймадык. 5 нче укучы: Язарга да өйрәндек без  Каләм тотып кулларга. Хәрефләрне тездек ап­ак  Тигез, туры юлларга. Укытучы:Кадерле,укучыларым!                    Бүген без сезнең белән                    Сәяхәткә барырбыз.                    Үзегезнең осталыкны                    Бераз сынап алырсыз.                    Зур ярдәм итәр сезгә                    Дәрестә алган белем.                    Таяныч булыр юлда                  Әлифба биргән гыйлем. Бүген  бездә  зур  бәйрәм.   Шуңа  күрә   бәйрәм   итәргә  табигать  кочагына  барырбыз.  Әйдә җырлап барабыз. Җыр: “_________” Укытучы:  Менә без урманга килеп тә җиттек. Әйдәгез әле,урман эченә кереп киткәнче исебезгә төшерик. Без урманда үзебезне ничек тотарга тиеш?  ( Укучыларның җаваплары). Булдырдыгыз, балалар,хәзер юлыбызны дәвам итик. Каршыга бүре очрый. Бүре:  Тукта,тукта,ашыкма!              Җиңел генә үтмә син!             Тапкырлыкта,зирәклектә              Сынашырга онытма! Минем сорауларга җавап бирсәгез,урманга керерсез. Сез әзерме? Укучылар: Без әзер! Бүре: 1. Әлифба китабыннан икенче итеп кайсы хәрефне өйрәндегез?   ( Ә хәрефе ). 2. Иң соңыннан нинди хәреф өйрәндегез? (ъ билгесе )  3. Татар алфавитында ничә хәреф?  ( 39 хәреф ) 4. Әлифба китабыннан 2 шәр җөмлә укып күрсәтегез? ( Укып күрсәтү ) Укытучы: Балалар,алга таба киттек.Юлда мин сезгә бер шигырь сөйлим.                    Татарча да яхшы бел,                     Урысча да яхшы бел.                     Икесе дә безнең өчен                    Иң кирәкле яхшы тел. Кызыл калфак керә. Ул балалар белән русча сөйләшә. Кызыл калфак: Здравствуйте, дети.  Укучылар: Здравствуйте,Красная шапочка. Кызыл калфак: Откуда вы меня знаете? Укучылар: Мы про тебя сказку читали. Кызыл калфак: А знаете,куда я иду? Укучылар: Красная шапочка                       Песенку поет.                      Красная шапочка                      К бабушке идет. Кызыл калфак:Да,ребята,я иду к бабушке. Вот для неё хотела собрать ягоды,грибы. Они   Поэтому   я   не   могу   их   положить   в   корзину. не   простые,с   заданиями. Ребята,помогитемне,пожалуйста.  (   Балалар   г  өмбә,җиләкләрне   алалар.   Аларның   артына биремнәр язылган).   1 Назовите  названия дней недели на русском языке. 2 Расскажите одну физкультминутку. 3 Сосчитайте от 1 до 10 на русском языке. 4 Спойте одну вашу любимую песню.(“Азбука”җыры башкарыла) Кызыл калфак: Спасибо,ребята! До свидания! Я побежала к бабушке. Укучылар: До свидания! Укытучы: Әйдәгез, балалар,алга таба киттек. ( Күл. Бабай балык тотып утыра.) Балалар,нинди   матур   күренеш.   Бу   күренеш   нинди   әкиятне   хәтерләтә?    (   Җаваплары тыңлана). Балалар,бабайга якынрак килик,аңа да берәр ярдәм кирәк түгелме икән? Укучылар: Исәнме бабай. Бабай:  Исәнмесез,балалар.   Мин   күлгә   балык   тотарга   килгән   идем.   Мондагы   балыклар тылсымлы икән. Аларның артларына мисаллар язылган. Мин картайдым,күзләрем начар күрә. Шуңа күрә,анда язылганнарны укый алмыйм. Сез миңа булышмассызмы икән? Укучылар: Бик рәхәтләнеп булышырбыз, бабай. ( Укучылар балыкларны алып,мисалларны  “  Зинһар,мине чишеп,бабайның   чиләгенә   салалар.   Алтын   балыкны   укытучы   ала.   Анда     җибәрегез,мине җибәрсәгез мин сезгә класска кайтуыгызга “ Туган тел” китаплары бүләк итәр идем”   Бабай: Рәхмәт сезгә, балалар. Сез миңа никадәр балык тотып бирдегез. Укучылар: Сау бул, бабакай. Укучылар: Сау бул, бабакай. Әлифба ( керә).  Исәнмесез,минем дусларым һәм хөрмәтле кунаклар! Укучылар: Исәнме,әлифба. Әлифба: Минем шатлыгым бик зур. Бүген зур бәйрәм. Укучы: Өйрәттең син безне               Ватанны сөяргә,               Рөхсәт ит,зур рәхмәт,               Мең рәхмәт дияргә.   диеп язылган.) Укучы     Әлифбам өйрәтте                   Хәрефләр танырга,                   Тукталып тормыйча,                   Гел алга барырга. Укучы:     Хәрефләр диңгезе                     Чайкалды каршымда.                    Хәрефләр бер төсле                     Тоелды барысы да. Укучы:     Аларны танырга                     Әлифбам булышты.                    Шәп укый алырлар,                    Диеп ул тырышты. Укучы:     Һәр көн бер авазның                    Исемен белдек без.                    Сузыкка, тартыкка                    Аларны бүлдек без Укучы Өйрәтте Әлифба безне Табигатьне сөяргә. Кечкенә дусларыбызга Бул, син, дустым, дияргә. Укучы Өйрәтте чиста булырга Пөхтәлекне сакларга, Усал, ямьсезләрдән безгә Кечеләрне якларга. Укучылар:(  бергә )                Рәхмәт,сиңа Әлифбам.                Хәзер мин укый беләм.  Әлифба:  Нәни дусларым, рәхмәт сезгә дә.                   Әлифбаны нык үзләштергәнгә.                   Белем сарае керергә ачып                   Сезнең кулларда хәзер бар ачкыч.                   Нәни дусларым, шуны белегез:                   Фәкать  әлифба  белемгә нигез. Укучы: Әлифба,әлифба,                Китәсең бит инде.               Җыр итеп җырлыйбыз               Иң соңгы битеңне. Җыр:  “ Әлифба “  Укытучы. Укучылар,әйдәгез матур итеп әлифбаны озатыйк. Әлифба: Кадерле,балалар,                  Мин китәм, хушыгыз!                  Акыллы булыгыз,                  Гел бишкә укыгыз. Укучылар:  Рәхмәт сиңа,Хуш, сау бул, Әлифба. Укытучы:  Укучылар, арыдыгыз. Сәфәребез озын һәм кызыклы булды. Ә хәзер мәктәпкә әйләнеп кайтыйк.  Туган тел: Исәнмесез, нәни дусларым! Таныш булыйк,мин – Туган тел. Укучылар: Исәнме,Туган тел! Туган тел:  Көттем мин бергәләп укыр көн җиткәнен.                      Мин әле өр­ яңа бер тапсыз битләрем.                      Килдем мин никадәр җыр,шигырь,                      Хикәя,мәкальләр күтәреп.                      Май  ае беткәнче укырга җитәрлек.                      Тап кына җавабын табышмак ничаклы.                      Тик менә үтенеч таплама китапны. Нәни дусларым! Мин бик бай. Мине укып чыгу өчен зур тырышлык кирәк. Ә сез тырышмы? Хәзер сезне сынау өчен мин бер сүз укытам. Бу сүз шундый төгәллекне Һәм тәртипне ярата. Русча әйтсәң 33, Ә татарчага килсәң Аның күзләре арта Һәм 39 була. Бу нинди сүз була инде балалар?  Укучылар:Алфавит  ­ сүзе. “Алфавит” җыры башкарыла Туган тел: Укучылар,сез шундый тапкырлар,зирәкләр икәнсез. Сезгә зәңгәр күлдәге алтын балык вәгъдә иткән бүләкләр миңа килеп җитте. Ә мин аны сезгә тапшырам. ( Укучыларга “ туган тел” китапларын тапшыра). “Татар егетләре “ биюе Укучылар,   кунакларыбыз   алдында   соңгы   сүзебезне   әйтик.   Бәйрәмебез   ахырына якынлашып килә. Барысы бергә. Сезнеңалда без Вәгъдәбирәбез: Ялкауланмаска,  «2» леалмаска, Тырышбулырга, «5» кәукырга. “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры

Материал " Әлифба бәйрәме"

Материал " Әлифба бәйрәме"

Материал " Әлифба бәйрәме"

Материал " Әлифба бәйрәме"

Материал " Әлифба бәйрәме"

Материал " Әлифба бәйрәме"

Материал " Әлифба бәйрәме"

Материал " Әлифба бәйрәме"

Материал " Әлифба бәйрәме"

Материал " Әлифба бәйрәме"
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
14.03.2017