Новый год для меня - самый любимый и долгожданный праздник. В преддверие Нового года мною овладевает странное чувство, что должно случиться что-то волшебное и радостное. Повсюду атмосфера праздника, и люди готовятся к его приходу - покупают пышные ели домой, различные фрукты и сладости на стол, и конечно, подарки для своих близких. Для детей, Новый год - это настоящая сказка.
Ya_1187_a_el_ma_1175_aralary_Zurlar.docx
Я Ң А Е Л М А Җ А Р А Л А Р Ы
Г. Гәрәева, Яр Чаллы, 19 балалар
бакчасы
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен
Балалар музыка астында залга үтәләр. Чыршы
янында басып калалар. Алып баручы барысын да Яңа
ел белән котлый. Балалар иртәсен ачып җибәрә.
көе.
1 бала. Күрегез бу чыршыны,
Чыршының да чыршысы.
Нинди төз, матур биек,
Тора түшәмгә тиеп.
2 бала. Яшел күлмәге укалы
Сәйлән белән чигелгән,
Ә өстенә әйтерсең лә,
Энҗе карлар сибелгән.
3 бала. Яңа елны каршылыйбыз.
Яшел чыршы янында.
Яндырыйк әле утларын,
Матур булсын тагын да!
Бергә. Чыршы, чыршы, кабын син,
Утларыңны балкыт син.
Чыршының утлары яна. “Чыршы” Ф. Әхмәтшин
4 бала. Возле ёлки в Новый год,
Водим шумный хоровод,
Здесь снежинки и зайчата,
И пушистая лиса.
Всех сегодня наша ёлка,
В этом зале собрала.
5 бала. Тот. Кто хочет, чтоб весёлым,
Был всегда наш Новый год.
Пусть сегодня вместе с нами,
И танцует, и поёт.
Н О В О Г О Д Н И Й Х О Р О В О Д.
6 бала. Возле ёлочки пушистой,
Мы сейчас плясать пойдем.
Вместе с нами веселиться,
Всех гостей своих зовём,
Н О В О Г О Д Н И Й Т А Н Е Ц.
УТЫРАЛАР, ӨЧ ШАЯН МАЛАЙ, АЮ ЧЫРШЫ АРТЫНДА
7 бала. Җырлыйбыз да, уйныйбыз да,
Борчылырга урын юк.
КАЛАЛАР. Ә нишләптер озаклады
Кар кызыбыз һаман юк.
(ЧЫРШЫ УТЛАРЫ СҮНӘ)
8 бала. Ой, чыршының да уты сүнде.
Әллә нәрсә эшләде.
Кирәк урманга барырга,
Кар кызын эзләп табарга.
Алып баручы. Балалар, кем барыр икән соң урманга?
ЧЫРШЫ АРТЫННАН ШАЯННАР ЧЫГАЛАР.
1 Шаян. Мин көчле, мин кыю,
Урманга үзем барам,
Кар кызын эзләп табам.
2 Шаян. Мин дә барам!
3 Шаян. Мин дә барам!
Җитәкләшеп чыршыны урап киләләр.
2 Шаян. Кышкы урман караңгы,
Кайда булыр Кар кызы?
Аны эзләп тапмыйча,
Кайтмыйбыз оялмыйча.
3 Шаян. Тукта, тукта, тынычлан
Бер тавыш килә сыман,
Кемдер анда калтырый,
Ике күзе ялтырый.
Чыршы артыннан “УУУ”лап Аю чыга. Шаяннар
куркып берсе артына берсе качалар.
Аю. Кем ул анда, урманда
Тавышлана һаман да? (шаяннарны күреп)
Шаян дусларым килгән,
Курыкмагыз сез миннән,
Берәр ярдәм кирәкме?
Беләм тики йөрмәгәнне.
1 Шаян. Без Кар кызын эзлибез,
Урман юлын белмибез.
Аю.... Урман юлын мин беләм,
Кар кызын көн дә күрәм.
Бии-бии барабыз,
Хәзер эзләп табабыз.
ШАЯННАР ҺӘМ АЮ БИЮЕ, БИЕП ТУКТАУГА КАР
Кар кызы. Исәнмесез, дусларым,
Күңелле шаяннарым.
2 Шаян. Кар кызы. Бу син? Ни хәл?
Сине таптык, нинди шәп.
3 Шаян. Әйдә киттек бакчага
Яңа ел каршыларга.
Кар кызы. Барам, дуслар, барам, барам,
КЫЗЫ ЧЫГА. Мин балалар яратам.
Аю..... Минем әле бер серем бар,
Сөйләп бирим, шаяннар,
Урмандагы җәнлекләр дә,
Бүген бәйрәм ясыйлар.
Шаяннар җилкәләрен сикертәләр.
Кар кызы. Күрәм, сезгә бик сәер,
Җәнлекләрнең бәйрәме.
Яңа ел бит аларның да
Көтеп алган бәйрәме.
Шаяннар, Аю утыралар. Кар кызы бер Куянны
чакыра.
Кар кызы. Куян, дустым, йөгер. Чап,
Җанварларны эзләп тап.
Хәзер үк җыелсыннар,
Безнең янга килсеннәр.
Кар кызы утыра. Куян чыршы тирәли китә. Артыннан
Төлке иярә.
Куян. Артымнан йөрмә, Төлке,
Син миңа ярдәм итче.
Җәнлекләргә хәбәр ит,
Бүген бәйрәм була, дип. (Китә)
Төлке. Зур бәйрәм? Нинди бәхет!
Уен-көлке, тамаша!
Ул күлмәгем нинди матур,
Хәтта күзләр камаша...
(Бүре килгәнен күреп ала, Бармак янап)
Әй, син, Бүре туганкай,
Соңгарак калдың бугай.
Кызык итәм мин сине,
Чур, сез сатмагыз мине.
Чыошы артына кача, Бүре икенче яктан килеп
Бүре. Әллә инде соңга калдым,
Эшләпәмне көчкә таптым.
Ничек минем камзулым,
Дөресме галстугым?
Алып баручы. Дөрес, барысы да бик матур, Бүре дус,
Чыршы артыннан әтәч кычкырган тавыш килә.
Бүре. Бу нинди җыр? Кем көйли?
Мине сыйларга тели.
Әтәч ашыйсым килә,
Үзе авызга керә.
Чыршының бер ягыннан барып карый. Төлке
“бәрән” булып кычкыра.
Бүре. Чү, бу бит бәрән тавышы,
чыга. Г А.
Ишетәм тояк кагышын.
Бәрән итен яратам,
Хәзер ботарлап атам.
Алып баручы. Бүре дус. Бу бит Төлке сине шаярта.
Төлке кылтаеп чыга.
Төлке. Ачуланма, туганкай,
Шаяртып алдым шулай.
Бәлки әле дуслашырбыз,
Бергә биеп тә алырбыз.
ТӨЛКЕ, БҮРЕ ТАНГО БИИЛӘР. Утыралар.
К У Я Н Н А Р Ч Ы Г А Л А Р.
Куян. Без кыюлар, уңганнар,
Кыска койрык-куяннар.
Урман безнең калабыз,
Без дә биеп алабыз.
К У Я Н Н А Р Б И Ю Е. (3-4) К А Р К Ы З Ы Ч Ы
Кар кызы. Кыңгыравымны алам,
Урманга хәбәр салам.
Очыгыз, кар бөртекләрем,
Минем янга, сеңелләрем.
К А Р Б Ө Р Т Е К Л Ә Р Е Ч Ы Г А Л А Р.
Бер-бер артлы сөйлиләр.
1------ Без кышның бизәкләре,
Энҗе кар бөртекләре.
2----- Без-җитезләр, без- уйчан,
Без- моңлылар, без- җырчан.
3----- Без-көмеш, без—серле,
Дуска- дус, игелекле.
4----- Без—кышның зур яме,
Икмәктә кар тәме.
5----- Көне-төне биибез,
Аруны һич белмибез.
6------- Менә без ниндиләр,
Сөйкемле бөртекләр.
К А Р Б Ө Р Т Е К Л Ә Р Е Б И Ю Е.
Кар кызы. Безне балалар чакырды,
Яңа ел бәйрәменә.
Әйдәгез, киттек дусларым,
Чыршы әйләнәсенә.
Җ Ы Р “Б Е З Я Ң А Е Л Г А К И Л Д Е К”
З.Минһаҗева репертарыннан. Балалар чыршы тирәсендә
җырлыйлар, аннан утыралар.
Алып баручы. Балалар, менә барыбыз да Кар кызын да
табып урманнан бакчабызга кайттык.
Кар кызы. Күрәм, чыршыгызның уты янмый, Безгә кирәк Кыш бабай.
Әйдәгез, бергә чакырыйк,
Балалар. Кыш бабай, Кыш бабай!
М У З Ы К А Г А К Ы Ш Б А Б А Й К Е Р Ә.
Кыш бабай. Саумы, көтеп алган бәйрәм,
Саумы, чыршыкай!
Балалар. Саумы, саумы, олы кунак,
Саумы, Кыш бабай!
Кыш бабай. Исәнмесез, балалар,
Ни хәл, минем оныгым!
Хәерле көн, кунаклар,
Бәйрәм белән, туганнар!
Котлы булсын Яңа еллар,
Яңа елга иркен юллар!
Тыныч булсын дөньялар,
Шат яшәсен балалар!
Бала. Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безгә килгәнең өчен.
Ел да шулай балаларны
Сөендергәнең өчен.
Кыш бабай. Чыршыгызның уты янмый,
Болай һич тә ярамый.
Әй. Йолдызлар, төшегез,
Чыршыга сибелегез!
Й О Л Д Ы З Л А Р Б И Ю Е. ЧЫРШЫНЫҢ УТЛАРЫ
Кыш бабай. Менә ничек әйбәт булды,
Минем янга чыгыгыз.
Яшел чыршы тирәсендә
Җырлап күңел ачыгыз.
Җ Ы Р “Ч Ы Р Ш Ы Ә Й ЛӘ Н Ә С Е Н Д Ә” И.
Шәмсетдинов муз.
Алып баручы. Кыш бабай, Ошадымы җырыбыз? Син дә
безгә бик ошадың. Әйдә, бер уен уйныйбыз. Без сиңа төрле
хәрәкәтләр күрсәтәбез, ә син без нинди музыка коралында
уйныйбыз, шуны әйтеп бир.
ЯНА.
У Е Н “М У З Ы К А Л Ь Т А Б Ы Ш М А К”
(Бу уенны барыгыз да беләсез инде. 1) курай-бутылкадан
сөт эчәсез,2) скрипка-сакалымны тарыйсыз, 3) балалайка-Тәмле
ашагач, корсагыгызны сыпырасыз, 4) барабан-тузпнлпнып
беткән мендәрләрегезне кагасыз. Искәрмә: һәр табышмак шул
инструмент белән музыка язмасында бара.)
бит, балалар. Әмма бер табышмакның да җавабын белмәдең.
Без сине барыбер яратабыз,әйдә, бездә генә кал. Без сине
түгәрәктән чыгармыйбыз.
Алып баручы. Кыш бабай, бик күңелле бабай, шулай У Е Н “Ч Ы Г А Р М Ы Й Б Ы З”, “Т У Ң Д Ы Р У”
Алып баручы. Беребезне дә туңдыра алмадың, Кыш
К Ы Ш Б А Б А Й Б Е Л Ә Н Б А Л А Л А Р Б И
бабай. Булмаса булган икән, әйдә бергәләшеп биибез.
Ю Е, Утыралар. (Биегәндә мин мондый бер хәрәкәт
алам. Парлы полька. Балалар кара-каршы басалар,
“коридор” ясыйлар. Кыш бабай, таягы белән шакый-
шакый шушы “коридордан” әйләнеп килә. Балалар кул
чабып тора.)
китәргә вакыт.
күрсәтергә оныттың бит.
тылсымлы таягым, могҗиза яса тагын.
Ш И Г Ы Р Ь Л Ә Р.
Кыш бабай. Балалар, бик күңелле бәйрәм булды. Миңа
Алып баручы. Кыш бабай, таягың белән могҗиза
Кыш бабай (таягы белән хәрәкәтләр ясап). Эй,
СЕБЕРКЕГӘ АТЛАНЫП У Б Ы Р Л Ы КЕРӘ. Утлар бер
яна, бер сүнә.
Убырлы. Ә-ә-ә, көтмәдегезме? Ну, Бабай, бәйрәм ясап
ятасыңмы?
Кыш бабай. Бәйрәм ясыйм. Шуннан нәрсә булган?
Убырлы. Ә нишләп мине чакырмыйсың. Кара әле миңа,
Супермодная бабушкага. (Кесәсеннән пистолет чыгарып). Ә
нихәтле явызлыклар өйрәндем, чыршыдагы уенчыкларыгызны
атып-ватып бетерәм, ә сине сакалыңнан тотып...
өйрәтмә. Безнең бәйрәмебез тәмамлана, күчтәнәчләр генә
өләшәсе калды.
Кыш бабай. Җитте, Убырлы. Балаларны начарлыкка
Убырлы. Мин ул күчтәнәчләрне үзем ашыйм. Алар миндә.
Кыш бабай. Ах. Күчтәнәчләр синдә?
Убырлы. Син үзең гаепле. Аларны урманда нарат
төбендә калдырдың. Имеш, балаларга сюрприз ясыйсың.
Менә сиңа сюрприз, алар хәзер минем өемдә, алачыгымда.
Минем оныкларыма дигән күчтәнәч!
әйберләрне биииик яраталар.
Кыш бабай. Ай. Ничек сиңа оят түгел. Ул бит балаларга.
Убырлы. Минем дә оныкларым бар. Алар да тәмле
Кыш бабай. Кайдан килеп булсын синең оныкларың.
Убырлы. Кайдан, кайдан? Мин бит бик яхшы белсәм дә,
Кыш бабай. Мине балалар яраталар.
Убырлы. Мине дә бик яраталар.
Кыш бабай. Балалар, кайсыбызны ныграк яратасыз? (кул
синнән сорамыйм, синең оныкларың кайдан дип.
чабалар) Алып баручы. Менә ничек кул чабалар. Икегезне дә
яраталар. Һәм сезгә заманча бию бүләк итәләр. Сез дә
кушылыгыз.
бергә бииләр.
З А М А Ч А Б И Ю. Кыш бабай белән Убырлы
У Е Н. “Кышкы яңгыр” (“Кояш һәм яңгыр” кебек)
Кыш бабай. Да. Кыш көне яңгыр яуса, бик җайсыз икән.
Ярар, мин килешәм, без икебез дә балаларга ошыйбыз. Бар
күчтәнәчләрне алып кил.
Убырлы. Алачык минеке, күчтәнәчләр дә минеке.
Кыш бабай. Ә бүген киресенчә булачак!
Алачык! Алачык! Атлап түгел, йөгреп чык!
(Кытаклый-кытаклый Алачык керә. Кыш бабай
белән Убырлы арасында кала.) Алачык миңа алдың белән,
Убырлыга артың белән бас. (Сүз көрәштерәләр. Ахырда
Убырлы хәле бетеп егыла)
Убырлы. Ярар, ярар, син җиңдең. Ал күчтәнәчләреңне!
Алачык! Алачык! Бир күчтәнәчләрне.
АЛАЧЫК КҮЧТӘНӘЧЛӘРНЕ БИРӘ. (Бу моментны үзегез
төрләндерегез) КЫТАКЛЫЙ-КЫТАКЛЫЙ ЧЫГЫП КИТӘ.
Кыш бабай(үзенең капчыгын алып) Менә монысы
минем күчтәнәчләр! Әйдә Убырлы, бергәләп балаларны
сыйлыйбыз.
К Ү Ч Т Ә Н Ә Ч Л Ә Р Ө Л Ә Ш Ү.
Кыш бабай. Саубуллашыр вакыт җитте,
Яңа ел ишек кага.
Бәхетле һәм сау-саләмәт,
Булсын бар бала-чага.
Убырлы. Әти-әниләре дә
Исән-имин булсыннар.
Киләсе елга безне
Бар да көтеп торсыннар!
Бергә. Сау булыгыз! Яңа еллар белән! ( КИТӘЛӘР)
Алып баручы. Менә бу бәйрәм дә үтте.
Вакытлар бара алга.
Елмаешып таралышыйк,
Рәхмәт әйтеп чыршыга!
Искәрмә: Әкият өлешен русчадан тәрҗемә иттем.
Мы любим праздники.
Мы любим праздники.
Мы любим праздники.
Мы любим праздники.
Мы любим праздники.
Мы любим праздники.
Мы любим праздники.
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.