Научно- исследовательская работа по истории "Судьба семьи в истории Великой Отечественной войны"
Оценка 4.7

Научно- исследовательская работа по истории "Судьба семьи в истории Великой Отечественной войны"

Оценка 4.7
Научно-исследовательская работа
docx
история
9 кл—10 кл
29.03.2017
Научно- исследовательская работа по истории "Судьба семьи в истории Великой Отечественной войны"
Научно-исследовательская работа по истории "Судьба семьи в истории Великой Отечественной войны" охватывает три направления:подвиг сельчан на фронтах войны,подвиг тыла и страдания детей войны. Работа содержит местный материал.Великая Отечественная война коснулась всех семей.Работа основана на исторических документах,используются фотографии,письма с фронта, семейные реликвии.Работа содержит исторический материал, основанный на источниках о Великой Отечественной войне.
Судьба семьи в истории Великой Отечественной войны.docx
Межрегиональная краеведческая конференция исследовательских, проектных, творческих работ учащихся имени Замалетдина Бикташи                                                                              Юнәлеш: мәктәп музейлары                                       Эшнең исеме:Бөек Ватан сугышының гаиләмдә чагылышы   Эшләде: Нәсимә Хусаиновна Галеева , тарих укытучысы Эшемдә түбәндәге  максатларны куйдым: 1.Ватан тарихы белән гаилә  язмышы арасындагы бәйләнешне ачыклау. 2.Халкымның күркәм сыйфатлары, кыз­улларының батырлыгы аша, буыннар  бәйләнешен ныгыту, горурлык хисе тәрбияләү Түбәндәге бурычларны әһәмиятле дип уйлыйм: 1.Ватан тарихы белән кызыксыну уяту, халык хәтерен барлау; 2.Ватанпәрварлык һәм гражданлык хисе тәрбияләү; 3.Гаиләләрнең әхлакый кыймммәтләрен ачыклау, гомумкешелек   кыйммәтләре     нә аңлы караш тәрбияләү. Шушы максат һәм бурычларны куеп  мин үз алдыма түбәндәге сорауларны куйдым: ­Мәктәп музее эшчәнлеге буенча Бөек Ватан сугышы темасын тирәнтен өйрәнү;   ­сугыш темасын җирле материал белән бәйләү. Бу тема бик актуаль: сугыш темасы беркайчан да искерми, аны хәзерге буын  белергә тиеш. Мин эзләнү эшемдә түбәндәге методлар кулландым методларын кулландым:  сорашу, гаилә архивының фотография  һәм документларын анализладым.  Минем эзләнү эшем мәктәп музее тарихын тулыландырыр,  дәресләрдә һәм  дәрестән тыш эшчәнлектә кулланырга мөмкин..       Кереш өлеш. 2 Авылымда   мәктәп   музее   эшләп   килә.Анда   Бөек Ватан сугышы  турында  күп  мәгълүмат  тупланган. Алар ниләр турында сөйли соң? Бөек Ватан сугышы илебездә   яшәүче   һәр   гаилә   ишегенә   фаҗига   һәм кайгы булып килеп керә.  Утлы яу кырында калган гомерләрне,   ни   аяныч,   кире   кайтарып   булмый. Дәһшәтле   сугыш   чоры,   дистә   еллар   узса   да, хәтерләрдә   ераклардан     килгән   бер   кайтаваз, киләчәккә   сабак   булып   кабат­кабат   яңара.   һаман күпләрнең     төшенә   керәдер,   яра,   җөй   эзләре   әле   һаман   сызлыйдыр.   Әби  ­ Сызгырып   очкан   ядрәләр   тавышы   әле   бабайларның авыр сугыш чорына туры килгән яшьлеге, азатлык өчен фидакарь көрәше, яу кырында башын салганнарның үтми калган гомере.               Илебезгә   дошман   тыныч   кына   тормыш   иткән   вакытта     басып   кергән. Бабайларыбызны,   туган   абыйларыбызны   гаиләләреннән,   әтиләребезне, йортларыннан аерган. Аларның  күбесе туган нигезенә кире әйләнеп кайтмаган, кайтса да, сугышта   алган   яралардан   бик   яшьли   вафат була.Туган   авылым   шагыйре   Габделхак Шакиров бу еллар турында:   «   Көтмәгәндә   сугыш   башланды,   безне   ут эченә ташлады.   Авыр   булды   сугыш   еллары,   кемнәр   ниләр генә күрмәде?   Калды   артта   Идел   буйлары,   калды   хәтта Эльба сулары. Җитсәләр дә күпләр Берлинга, илгә кайту насыйп булмады. 3 Кырык егет киткән булсак та, унбер генә кайттык авылга»,­ дип язган. . Кешелек тарихында тиңе булмаган сугыш. Ут ялкыны эчендә, үлем белән кара­ каршы   очрашкан   якташларыбыз.   Аларның   асыл   сыйфатлары:   эчке   рухи матурлыгы, батырлыгы, олы җанлы һәм көчле ихтыяр көче. Аларның үлемсез батырлыгы. 2.Төп өлеш.  2.1 Фронттагы батырлыклар. Авылыбыздан сугышка 528 ир­егет алына, 280 якташыбыз туган җиренә кире әйләнеп кайтмый.   Гыйльфанов Гали Гыйльфан улы   1943   елның   1   нче   февралендә,   97   нче   укчылар полкында   сугышчан   ант   кабул   итә.   1943   елның февраленнән ­ 1945 елның 26 ноябренә кадәр Гали бабам Бөек Ватан сугышында катнаша.  . 1944   елның   21   июлендә   Көнбатыш   Буг   елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Плотта елгада 3 рейс ясап   рота   өчен   кирәк   булган   сугыш   кирәк­ яракларны ташый – дошманнарның атып торуына карамастан, ­ ул туктап калмый. 1944   елның   27   нче   июлендә Тирасполь   станциясенә керәләр.  Немец   басып   алучылары өчен минем Гали бабам 3 нче бүләкләнә.  белән   сугышта   батырлыклары дәрәҗә   “Дан”   ордены   белән 4 1945 нче  елның  26 нчы  гыйнварында  Гыйльфанов  Гали  бабамның  сул кулы   нык яралана.    Немец фашистларын җиңүнең 40 еллыгында ул  1 нче дәрәҗә “Дан” ордены белән бүләкләнә. Мәктәп музеенда бабамның сугыш чоры каскасы, фляжкасы саклана. Җиңүгә өлеш кертүчеләр арасында гап­гади татар егете –  Абдуллин Хөсәен Габдулла улы  да бар. Сугыш.. Бу сүз   үзенә   күпме   фаҗига,   җан   ярасы   сыйдырган.   өзелгән   гомерләр.“Хәтер Җимерелгән   язмышлар, китабы”нда Абдуллин Хөсәен турында саран гына өч юл язылган.  Ләкин   бу   юлларда   тулы   бер   кеше   гомере,   үз Ватаны өчен көрәшеп һәлак булган солдатның фаҗигале язмышы чагыла.      Кеше   сугыш   өчен   тумый,   яшәми   дә.   Хөсәен   дә балачагыннан   ук   туган   авылы   Түбән   Ушмының   табигатенә   гашыйк   булып   үсә.   Тыңлаучан,   эш   сөючән   малай   Тегермән   буасында   балык   тотарга   яраткан.   Әтисе Габдулла абый гармунда уйнаганда, аңа кушылып җырлый торган булган. Әтисеннән күп төрле һөнәрләргә өйрәнеп үсә ул. 1932 нче елда башлангыч, 1937 нче елда 7 еллык   мәктәпне   тәмамлый.   1937­1939   нчы   елларда   Мамадыш   педагогия училищесында укый. Аннан соң Кече Кирмән 7 еллык мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли башлый. Шул ук елны Казан педагогия институтының тарих бүлегенә читтән торып укырга керә.     “   Абый   авылыбызның   тарихын тырышып өйрәнде. Җиде буынга кадәр шәҗәрәбезне язып алды. Балаларны бик ярата   иде”,   ­   дип   сөйләде   сеңлесе Нурлыбикә апа.   5 Ләкин аңа укытучы булып озак эшләргә насыйп булмый. 1939 нчы елның октябрь башында хәрби хезмәткә чакырыла, Ерак Көнчыгышта хезмәт итә башлый.     1940 нчы елның  җәендә  Эстониягә  күчерелә. Әтисенең  үлеме турында  хәбәрне Тарту шәһәрендә ала.  Бөек Ватан сугышы башлангач, 348   нче   укчы   дивизиянең   1172   нче   укчы   полкы автоматчылар   бүлеге   сержанты   Хөсәен   Абдуллин Ватаныбызның   күп   җирләрен   азат   итүдә   катнаша, берничә   мәртәбә   яралана.   Медальләр   белән бүләкләнә. Шигъри җанлы егет әнисен хатларыннан өзми.   Сеңлеләренең   авыр   шартларда   да   укуларына сөенә, әнисенә тырышлыгы өчен зур рәхмәт белдерә. 1943 нче елның 20 нче маенда язылган хатта:”Авыл Советының   сезгә   мөнәсәбәте   ничек?   Сезне   салым белән газаплыйлардыр инде. Хуҗалык эшләре ничек бара ?”, ­ дип яза.          Әниләре   Маһирә   апа   алны­ялны   белмичә   эшли.   Ачлыкка­ялангычлыкка бирешмичә ике кызын да укыта. Кызлары Нурлыбикә белән Таһирәбану әниләренә зур ярдәм күрсәтәләр, белем алалар. Алар икесе дә югары белем ала. Озак еллар төрле мәктәпләрдә укытып, лаеклы ялга чыгалар. 1944 нчы елның башында Хөсәен Габдулла   улыннан   хатлар   килү   туктый.   Ана   белән   балалар   ут   йотып   йөргәндә, салкын   февраль     иртәсендә   өйгә   шатлыклы   хәбәр   килеп   ирешә.   Хафизовка авылыннан   килгән   туганнары   Хөсниямал   апа   Хөсәеннең   туганнарында   җылынып калуын, тиздән өйгә кайтып керәчәген әйтә.  Кукмарага икмәккә кайткан эшелонга эләккән икән. Командирыннан бер тәүлеккә өенә кайтып килергә рөхсәт алган. 80 чакрымга   якын   араны   җәяү   кайткан.   Өйдәгеләр   аның   икенче   көнне   үк   яңадан фронтка китәсен белгәч, күңелсезләнеп калалар.    4 ел сугышта һәм ике ел армия хезмәтендә булган егет яңадан юлга әзерләнә. Бу вакытта алар соңгы кабат күрешеп калуларын башларына да китермиләр. Тышта 30 6 градустан   артык   суык.   Чылбырыннан   ычкынган   февраль   җиле   арсландай   үкерә. Озак йөреп хәлсезләнгән юлчыдай тәрәзә шакый, морҗа эченә, бүрәнә ярыкларына кысылып үкси, елый. Әнисенең хәер­фатыйхасын алган фронтовикны авыл халкы, туганнар озата. Кукмарага ат белән Нотфулла абыйсы озата чыга. Ләкин хәлсез ат ерак китә алмый. Алкин урманыннан соң егеткә җәяү китәргә туры килә. Бераз баргач, озата чыккан туганы янына кире әйләнеп килә. Күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып, үзенең солдат бияләйләрен әнисенә истәлеккә тапшырырга куша. Туганы үз бияләен аның кулына тоттыра. Азык – төлек салынган солдат капчыгын тотып, фронтовик егет Кукмара ягына юнәлә. Юлдан да, сугыш эченнән дә шактый хатлар язып  сала. Соңгы  хаты Белорусиядән килә. 1944 елның  март  аенда  Маһирә  апа Әхмәтҗанова   өенә   кара  кәгазь   килеп   төшә.  Хатта   Хөсәен   Абдуллинның  4  март көнне батырларча һәлак булуы һәм Гомель өлкәсе Рогочев районы Старое Село авылы зиратында күмелүе хәбәр ителә. Аңа бу вакытта нибары 23 яшь була.  Фронтовик   егетнең   каскасы,   латин   телендә   язылган   блокноты,   солдат   хатлары мәктәп музеенда саклана.   Җиңүне   тизләтүдә   үзеннән   өлеш   керткән   Хөсәен   Абдуллинның   да   исеме онытылмасын, якты  истәлеге саклансын!    2.2. Тыл ветераннары истәлекләреннән: Сәләхетдинова   Нурлыбикә   Габдулла   кызы   –  сугыш   чоры баласы, тыл һәм хезмәт ветераны, ветеран укытучы. Кырык еллык педагогик белемен балалар укытуга һәм тәрбияләүгә багышлый.   Тыл   хезмәтчәнләре   үз­үзләрен   аямаганнар, авызларыннан   соңгы   телем   икмәкләрен   өзеп,   бар   булган ризыкларын   фронтка   озатканнар.   Балаларым   ачтан   үлә күрмәсеннәр,   кеше   булсыннар,   ­   дип   ачы   хәсрәт   йотып яшәгән апалар, әниләр, әбиләр... 7 Ил язмышы, ил кайгысы белән яшәп, гаилә бәхете күрә алмый картайганнар, кычыткан,   какы,   алабута   ашап,   икмәккә   тилмереп   үскән,   илнең   төп   таянычына әверелгән балалар – яшүсмерләр.               Нурлыбикә Габдулла кызы 1928 нче елның 23 нче июнендә Түбән Ушмы авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Әтисе – Габдулла бабай урта хәлле крестьян булган. 1937 нче елда әбием Түбән Ушмы җидееллык мәктәбенә укырга керә. 1941 нче елда сугыш башланганда, дүртенче класс укучысы була. 1940 нчы елда тиф авыруы чыгып, авылдагы ирләрнең күбесе бу чирдән кырыла. “1940 нчы елның июль аенда әтием тиф белән авырый башлады. Унике көн буенча каты авыру белән   көрәште.   Сау­сәламәт,   53   яшьтә   генә   иде”,­дип   искә   ала   Нурлыбикә   апа. Гаиләгә килгән авырлыклар  берсе артыннан берсе дәвам итә.   1941 нче елның 22 нче июне, канкойгыч сугыш башлана. Авылдагы бөтен эш хатын­ кыз, балалар җилкәсенә төшә. “Әниләр белән бергә урак урырга, утауга йөрибез. Бәрәңге алынып беткәч, басуга барып, черек бәрәңге казып алып кайтабыз. Алабута оны белән кушып ипи пешерәбез. 25 километр ераклыкта урнашкан болынга барып, юа   җыеп,   алып   кайтабыз.   Ачка   тилмергән     чаклар   күп   булды”,   ­   дип   искә   ала Нурлыбикә Габдулла кызы.  Шундый авыр шартларда 1944 нче елда җидееллык мәктәпне   тәмамлый.     “Бу   елларда   мәҗбүри   уку булмый,   укучылар   укуны   ташлап   эшкә   йөриләр. Аякта   чабата,   ямалып   беткән   оек,   өстә   –әтидән   калган телогрейка. олы Чабатаны үзебез үрә идек. Өйне җылытыр өчен икешәр юл утынга барабыз. Салам алып кайтып, өйне җылытырга тырышабыз”.  8 Әти­әнисез, дөм ятим калган балалар язмышына тарих сәхифәләре ничек язылган соң? Әтисез калганда Нурлыбикә апага­12, әнисе үлгәндә­17 яшь булган.Өйдә ике ялгыз   кыз   бала.1945   елда   Нурлыбикә   Габдулла   кызы   Мамадыш   педагогия училищесына   укырга   кергән.  Анда   уку   еллары   да   бик   авыр   була.”Кеше   тормый торган иске йортларны табып, җимерелгән коймаларны сүтеп, утын итеп ягабыз. Һәркем   бәләкәй   чуен   белән   бәрәңге   пешерә.   Ипи   юк,   кабыклы   бәрәңге ашыйбыз”.1947 елда училищены тәмамлап, Түбән Ушмы мәктәбендә укыта башлый. “Класста ике­өч ел күчмичә калган балалар. Өсләренә кияргә кием юк. Бөтен җирдә хәерчелек хөкем сөрә”,­ дип искә ала хатирәләрне тыл ветераны.   Шул ук елда Алабугага читтән торып укырга керә. Ике араны җәяү йөрү,бернинди транспорт та юк. Алабугада институт тәмамлаганнан соң, укуны Казан педагогия институтында дәвам   итә.   Үзенең   тырышлыгы,     тормыш   авырлыкларына   бирешмәүләре нәтиҗәсендә   Сәләхетдинова   Нурлыбикә   Габдулла   кызы   тормышта   иң   игелекле һөнәрне сайлый, укытучы булып җитешә.  Укытучы һөнәрен игенче һөнәре белән чагыштыра ветеран укытучы.Укытучы бала күңеленә   белем   орлыгы   чәчә,   тәрбия   бирә.   Бала   үсеп   җиткәч,   алган   тәрбиясен, белемен   кулланып,   халкына   хезмәт   итә.Укытучыдан   башка   беркем   дә   һөнәргә өйрәнә алмый.Укытучы­барлык һөнәрләргә юл ачучы.Укытучы­ иң мактаулы һәм намуслы хезмәт”, ­ди ветеран укытучы.    Гаиләдә укытучылык стажы 150 елны тәшкил итә. Чын мәгънәдә ­мәгърифәтле гаилә. Ничә буын укучыларга белем һәм тәрбия бирелгән. Ә иң зур бүләге ­ аның укыткан укучылары . 2.3. Сугыш чоры баласы ­ Галеева Асия Гайфулла кызы – тыл һәм хезмәт ветераны. “Сугыш   башланганда   миңа   8   яшь   иде.   Әти   эштән   кайткач,сугыш   башланганын әйтте.Икенче көнне әтиләрне Мамадышка чакырдылар. Нократ яр буенда аларны пароход көтеп тора иде. Пароход кузгалды, аның артыннан ярдан элеваторга таба 9 халык   агылды.   Барысы   да   елый.Безнең   балачакны сугыш   йотты.10­11   яшьтә   олылар   белән   бергә   төрле эшләрдә   булыштык.Урак   урдык,   көлтә   керттек. Балачак, әтиле балаларның өсләрендәге бишмәтләренә, кулларындагы   икмәкләренә   кызыгып   үтте.”Сугыш чорының авырлыгы үзе иҗат иткән шигырь юлларында чагылыш таба: “ Балачакны хәтерләргә­юк шул матур мизгелләр,  Сугыш афәтләре белән­ катты безнең күңелләр.  Көн  саен кайгылы хәбәр­кем үлгәнен ишеттек,  Тамаклар ач, начар кием­без суыктан күшектек.  Җанны ярып искә төшә­ул каһәрле заманнар,  Утын юкта яга идек­мичкә тирес­ саламнар.” Хәзерге буынга теләгем: “кабат сугыш афәтен балаларга күрергә язмасын”. 3 . Йомгаклау өлеше Еллар   уза,   дөньяга   яңа   буыннар   килә.   Әмма   сугыш   хатирәләре   һичкайчан онытылмас. Халык хәтере мәңгелек! Сугыш  ерагая барган саен, бу тема безгә якыная. Гасырлар сугыш авырлыкларын, аның шомлы вазын яшереп тә, күмеп тә калдыра алмый. Фашизмның канлы юлын онытма! Бу юлда безнең бабаларыбыз, туганнарыбыз адәм түзә алмаслык авырлыклар аша үткән, бик яшь килеш безнең бәхетле киләчәк өчен башын салган. Чит җирләрдә аның кабере калган. Син алар белән горурлан, ваемсыз булма, аларның батырлыгын онытма! 10 Язмамда 27 миллион язмышларның берничәсе аша сугыш чоры авырлыгын, тарихи чорны   сүрәтләргә   тырыштым.Мин   фәнни   эшем   буенча     билгеле   бер   тәҗрибә тупладым.  Бу  эшне    алга  таба   да   дәвам  итәргә   уйлыйм.Сугыш  чоры   турындагы материалларны   бергә   туплап,   без   авылымның   “Хәтер   китабын”   төзибез,”Ватан сугышының –гаиләмдә чагылышы” китап чыгарырга уйлыйбыз.       Кулланылган әдәбият исемлеге 1. Газизов Р. Мамадышым – язмышым 2.Фёдоров С. Татарстан балалары сугыш елларында, Казан, 2000 3.Хуҗиәхмәтов Ә. Мәңгелек яшәү, “Хәтер”, 2014 4. Хуҗиәхмәтов Ә. Хәтирәләр яңарганда, “Хәтер”, 2010 5.Хуҗиәхмәтов Ә. Сугыш турында фронтовиклар, 2014 6.Шакиров Г. Гармун алыйк әле, дускай, “Ислас”, Түбән Кама, 2007 11

Научно- исследовательская работа по истории "Судьба семьи в истории Великой Отечественной войны"

Научно- исследовательская работа по истории "Судьба семьи в истории Великой Отечественной войны"

Научно- исследовательская работа по истории "Судьба семьи в истории Великой Отечественной войны"

Научно- исследовательская работа по истории "Судьба семьи в истории Великой Отечественной войны"

Научно- исследовательская работа по истории "Судьба семьи в истории Великой Отечественной войны"

Научно- исследовательская работа по истории "Судьба семьи в истории Великой Отечественной войны"

Научно- исследовательская работа по истории "Судьба семьи в истории Великой Отечественной войны"

Научно- исследовательская работа по истории "Судьба семьи в истории Великой Отечественной войны"

Научно- исследовательская работа по истории "Судьба семьи в истории Великой Отечественной войны"

Научно- исследовательская работа по истории "Судьба семьи в истории Великой Отечественной войны"

Научно- исследовательская работа по истории "Судьба семьи в истории Великой Отечественной войны"

Научно- исследовательская работа по истории "Судьба семьи в истории Великой Отечественной войны"

Научно- исследовательская работа по истории "Судьба семьи в истории Великой Отечественной войны"

Научно- исследовательская работа по истории "Судьба семьи в истории Великой Отечественной войны"

Научно- исследовательская работа по истории "Судьба семьи в истории Великой Отечественной войны"

Научно- исследовательская работа по истории "Судьба семьи в истории Великой Отечественной войны"

Научно- исследовательская работа по истории "Судьба семьи в истории Великой Отечественной войны"

Научно- исследовательская работа по истории "Судьба семьи в истории Великой Отечественной войны"

Научно- исследовательская работа по истории "Судьба семьи в истории Великой Отечественной войны"

Научно- исследовательская работа по истории "Судьба семьи в истории Великой Отечественной войны"

Научно- исследовательская работа по истории "Судьба семьи в истории Великой Отечественной войны"

Научно- исследовательская работа по истории "Судьба семьи в истории Великой Отечественной войны"
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
29.03.2017