План-конспект интегрированного урока Английский, Татарский языки в 7 классе по т. "В мире театра"
Оценка 4.8

План-конспект интегрированного урока Английский, Татарский языки в 7 классе по т. "В мире театра"

Оценка 4.8
Разработки уроков
docx
английский язык
7 кл
18.04.2017
План-конспект интегрированного урока Английский, Татарский языки в 7 классе по т. "В мире театра"
Тема: Театр сәнгате. At the theatre world. Тип урока: повторение и обобщение изученного материала: «Искусство. Театр». Максат: 1. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, В. Шекспир “Глобус” театры турында тулырак мәгълүмат бирү. 2. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү, тыңлап аңлау күнекмәләрен ныгыту, сүзлек хәзинәләрен баету. 3. Әдәплелек сыйфатлары, театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.
театр конспект.docx

Тема: Театр сәнгате. At the theatre world.

Тип урока: повторение и обобщение изученного материала: «Искусство. Театр».

Максат: 1. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, В. Шекспир    “Глобус” театры турында тулырак мәгълүмат бирү.

                2. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү, тыңлап аңлау         

                 күнекмәләрен ныгыту, сүзлек хәзинәләрен баету.

                3. Әдәплелек сыйфатлары, театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.   

Җиһазлау:  мультимедиа, компьютер, проектор, презентация, видеозапись.

Дәрес планы:

Кереш өлеше:

Укытучы: Исәнмесез, укучылар!  Исәнмесез, кадерле кунаклар! Безнең бүген дәресебез гади түгел. Инглиз теле белән бергә үтәчәк. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү һәм сочинение язу күнекмәләрен формалаштыру.

        Укытучы: As Gul’naz Mazitovna has said, today we have an unusual lesson. We don’t want to name the title of our lesson, we want you to guess it. Let’s watch a video (просмотр фильма «История театра в Лондоне»).

Can you name the title of our lesson according to the video?  (Учащиеся называют тему урока “Театр”).

Укытучы: Әйе, бик дөрес, театр турында. Мин сезгә бөек шагыйребез Г.Тукай язган шигырьне укып үтәсе килә. (1нче слайд)

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,

Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

Театр яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Театр көлдерәдер, уйнатадыр,

Тагы үткән гомерне уйлатадыр,

Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең,

Көләрлек булса, булмаса - еларсың.

Ә сезнеңчә театр нәрсә ул?

Укучылар: Әйе, театр — сәнгатьнең иң гүзәл төре, дияр идем мин. (Укучылар жавап бирэлэр). Ул кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да.. Театр сәхнәсендә артист тудырган дистәләгән образны тамашачы бирелеп карый. Аның белән бергә елый, шатлана. Һәр күренешне йөрәге аша уздыра..

Төп өлеш:

Укытучы: We are going to play an interesting and educational game to speak about Tatar and English theatres. We ask you to be attentive, clever and active, of course.

Укытучы: Дәресебез күңелле, матур үтсен өчен, уен формасында оештырабыз. Экранда сораулар төркемнәргә бүленгән. Сез дә ике төркемгә бүлендегез. Әлбәттә сораулар театр турында татарча һәм инглизчә булачак. Уйларга вакыт бирелә, җавабыгыз тыңлана. Иң беренче чиратта “театр тарихы”,  “бүгенгесе” ачылып бетерелергә тиеш. Шуннан соң гына “Мин һәм театр” бүлегенә күчәбез.

Укытучы: So, let’s begin. We wish you good luck!

“Театр тарихы” бүлегенең сораулары:

1.     Казан тамашачысы алдында беренче спектакль кайчан күрсәтелә? (1906нчы елның 22 декаберендә һәм бу көн татар театрының туган көне булып санала).

2.     When did the first theatre appear in England?  Who was the first-leading actor in England? (The first theatre appeared in London. It was built in 1599. The first-leading actor was William Shakespeare).

Укытучы: Yes, you right. He made friends with many actors in London and began to write plays. Sometimes he worked as an actor. He became an actor, a writer and a poet. Shakespeare was the greatest of all play writers and poets of the world. Who knows how many plays he wrote? (Shakespeare wrote 37 plays). Can you name the most famous works of Shakespeare? ( Hamlet, Othello; Twelfth Night; Henry IV, Richard III).

3.     Беренче профессиональ труппаларының исемнәре? (Сәйәр, Нур).

4.     Who played women's roles in the plays at that time? (Only men played in the plays).

5.     1939нчы елда бердәм татар дәүләт театрына нинди исем бирелә? (Галиәсгар Камал).

6.     How can you describe the theatre? (The stage was a raised wooden platform with no scenery. Rich people had seats in raised balconies, poor people could buy a cheap ticket to stand up and watch the play).

 “Бүгенгесе” бүлегенең сораулары:

1.     1966нчы елдан Г.Камал театрының баш режиссеры кем була? Һәм хәзерге режиссеры кем? (Марсель Салимҗанов, Фәрид Бикчәнтәев)

Укытучы: М.Салимҗанов бөек режиссер иде. Ул СССРның халык артисты дәрәҗәсен ала. Россиянең Станиславский, Татарстанның Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләренә лаек була. Ул 2002 елда вафат булды. Бу театр өчен зур югалту иде. Бүген Г.Камал театрының баш режиссеры – Фәрид Бикчәнтәев.

2.     How many theatres are there in London? (There are 48 theatres in London.)

3.     Фоторәсемнәр буенча популяр театр артисларын санап чыгыгыз. (Нәҗибә Ихсанова, Вера Минкина, Равил Шәрәфиев, Әсгәр Шакиров, Наилә Гәрәева, Илдус Габдрахманов)

4.     What is the Royal Shakespeare Company today? (The Royal Shakespeare Company performs in Stratford-upon Avon. A modern reconstruction of the Globe Theatre is close to its original site. The company employs 700 staff and produces around 20 productions a year.)

5.     Фоторәсемнәр буенча спектакльләрнең исемнәрен әйтегез. (“Гөргери кияүләре”, “Сәхипҗамал”, “Дивана”, “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Яшь йөрәкләр”.)

6.     Is it difficult to visit a theatre in London? (No, it isn’t difficult to spend an evening in the theatre. The performances start at about eight and finish at about eleven. Seats are expensive. Some of the most known theatres in England are Royal Opera House, Royal Shakespeare Theatre and others).

Укытучы: Рәхмәт, укучылар! Булдырдыгыз. Нихаять, без өченче бүлеккә килеп җиттек. Иҗади биремле бүлек. Сайлыйбыз номерны.

Бирем1: “Мин һәм театр” дигән темага берничә җөмлә уйлап языгыз. Аннары берәрегез матур итеп укыйсыз. (Укучыларның җөмләләрен тыңлау).

Бирем 2: I’d like you to tell us a few words about ‘Visiting Theatres’

(We havе famous theatres in our city. They are  Kamal,  Tuz, Tinchurina, Kukol’nyi. All theatres differ from each other. They have their own plays, actors, actresses. If it is an interesting and popular performance it is difficult to buy a ticket at once. That's why you have to buy a ticket beforehand. Usually the performances begin at 7 o'clock in the evening. The performance has got two parts. During the interval you can go to the cafe to have a cake and drink: a cup of tea or coffee, or a glass of lemonade. My parents and I like to visit theatres. And we try to visit them once a month.

 

Йомгаклау

Укытучы: Сезнең театрга йөргәнегезне, спектакльләрне яратканыгызны без инде аңладык. Кайбер кешеләр театрга йөрергә яратмый. Алар үзләрен гаҗәеп зур дөньядан – сәнгать дөньясыннан мәхрүм итәләр. Кешеләрнең күбесе театрга бик теләп йөри. Концерт, спектакль карау – зур бәйрәм.

   Шуңа күрә сез  театрда үз-үзегезне тота беләсезме,  шуны тикшереп

   карыйк.  Нинди кагыйдәләрне бәләсез?

1)    Театарга пөхтә һәм бәйрәмчә киенеп бар.

2)     Спектакльгә соңга калма.

3)    Театрда өс киемнәреңне сал, чәчеңне тара.

4)     Рәт арасыннан узганда, урындыкларда утыручыларга йөзең белән борылып кер.

5)     Театрга баргач, билетта күрсәтелгән урынга утыр.

6)     Тамаша залында тирә-юньдәгеләргә комачаулама, утыргычны шыгырдатма, сызгырма, сөйләшмә, туңдырма ашама, конфет суырма.

7)     Тәнәфес вакытында да үзеңне тыйнак тот, тәртипле бул, идәнне чүпләмә, чабып йөрмә.

Укытучы: Бик яхшы. Сез дә үзегезне шулай матур, пөхтә тотасыздыр дип уйлыйм.

Дәресебезнең соңгы өлешенә килеп җиттек. Көтеп алган өй эшебез. Шулай ук сайлап аласыз.

Өй эше 3: “Мин һәм театр” темасына сочинение язарга.

Өй эше 4: A letter to a friend.

Укытучы: At home you have to write a letter about you and theatre. Remember the rules of writing in an exam form.

You have received a letter from your English-speaking pen friend, Ben.

 … I am very busy now preparing for my exams but yesterday I went to the theatre with my friends. We saw a new performance “Zenger shal’”. You’ve probably seen it too. …

What kinds of theatres do you like? How often do you go to the theatre? With whom do you like to go to the theatre and why?...

 Write her a letter and answer her 3 questions. Write 100–120 words. Remember the rules of letter writing.

Укытучы: That’s all for today. You were so kind, brilliant and nice students. Our lesson is over. Thank you very much.


 

Скачано с www.znanio.ru

Тема: Театр сәнгате. At the theatre world

Тема: Театр сәнгате. At the theatre world

Укучылар: Әйе, театр — сәнгатьнең иң гүзәл төре, дияр идем мин

Укучылар: Әйе, театр — сәнгатьнең иң гүзәл төре, дияр идем мин

How can you describe the theatre? (The stage was a raised wooden platform with no scenery

How can you describe the theatre? (The stage was a raised wooden platform with no scenery

We hav е famous theatres in our city

We hav е famous theatres in our city

A letter to a friend. Укытучы:

A letter to a friend. Укытучы:
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
18.04.2017