Презентация "Без - Тукай шәкертләре"(3-4 класс)
Оценка 4.8

Презентация "Без - Тукай шәкертләре"(3-4 класс)

Оценка 4.8
Презентации учебные
doc
классное руководство
3 кл—4 кл
06.01.2017
Презентация "Без - Тукай шәкертләре"(3-4 класс)
Публикация является частью публикации:
Тукай бәйрәме.doc

             «Туган тел» җыры белән башлана.

1слайд.

Әкиятләрдәге Шүрәлеләр

Кырлаеңда яши бүген дә.

Шигырь чишмәләрең җырга күчеп,

Яши сандугачлар телендә.

 

Ничә буын сине иң кадерле

Бер кешесе итеп сагына.

Син остаз да, мөгаллим дә булып,

Яшисең күк туган ягыңда.

 

Салкын кышлар үтеп Яз килгәндә,

Җылы яктан кошлар кайтканда,

 Туган көнең синең, бөек Тукай,

Тугры халкың итә тантана.

 

       Зәңгәр күк йөзендә язгы кояш  нурларын  балкытып,  табигатьне уятып

туган ягыбызга ямьле апрель ае килә. Моннан 127 ел элек 26 апрельдә безнең  яраткан  шагыйребез  Габдулла Тукай дөньяга  аваз сала. Татар халкы-

ның бөек улы, әдәбиятыбызның йөзек кашы Тукаебызга багышланган бәй- рәмебезне башлап җибәрәбез.

                                     Егерме алтынчы апрель-

                                     Тукайның туган көне.

                                     Дөньяны аңа ачарга  яшь

                                     Күзләрен юган көне.

                                     Биш  яшендә калып гел ятим,

                                     Тоеп үсә тормыш ачысын.

                                     Үсеп җиткәч шигырьләрендә

                                     Ачып бирә авыр язмышын.

                                     Тукай безгә һәр күңелгә якын

                                     Шигърияте белән кадерле.

                                     Тукай диеп үлеп торган халкы

                                     Мәңге яшәтәчәк шагыйрьне.

          Илдә кояш, җирдә кояш,                    Илдә кояш, җирдә кояш,

          Йөздә кояш, күздә кояш,                    Тукай көне канат җәйгән.

          Көндәгечә көлә кояш,                         Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,

          Әмма бүген үзгә кояш.                       Тукай көне – безнең бәйрәм.

“Бәйрәм бүген” җыры     Г.Тукай сүзләре, Җ.Фәйзи музыкасы.

        2-3 слайдлар.

       Г.Тукай Арча районының Кушлавыч авылында мулла семьясында туа.

5 яшендә ул әти - әнисез кала, ятимлек ачысын бик иртә татый.

        Тукайның берничә нигезенә баш   иясе килә. Беренчесе – Кушлавыч, Тукай  туган  нигез. Әтисе,  әнисе йорты. \Хәзер  Тукайның Кушлавычтагы  Музей – йорты  булып тора. Ул яңадан торгызыла/.Яшь  Габдулланың “сәя хәте”шушы  авылдан  башлана.

n          Икенче   нигез – Кырлай,  Кырлай  урманнары , Кырлай табига

те, Сәгъди  абзый йорты.”Кырлай  авылы  минем  дөньяга  иң   элек   күзем ачылган урын”,-ди  шагыйрь  үзе. Бу авылның  табигате,  сабантуйлары  кү ңелен  әсир  итә.     ”Шүрәле”, “Су  анасы”  әкиятләре,  ”Туган авыл”,   “Ту- ган җиремә”,“Пар ат” шигырьләре дә шунда языла.  Монда   узган елларын ул соңыннан бик сагынып искә ала.

           4 слайд.

           Сабый  Габдулла,   ятим Апуш.  Дөньяның ачысын – тө- чесен татып  үскән  бу  моңлы  бала олуг шагыйрь булды, халкыбыз  күңелендә  мәңгегә урын алды.
       Шагыйрьләрнең  җирдәге тормышы һәрвакыт  кайгылы  һәм  еш  кына кыска була.  Аларның   күңелләре   сизгер,  тиз  җәрәхәтләнүчән һәм  ялгыз була - йөрәк әрнүләре  гүзәл  сүзләр  булып ташып чыга.
     Татар халкының бөек шагыйре Габдулла  Тукайның  гомер юлы нибары 27 генә ел булды. 

          5 слайд.

    Булачак шагыйрьне дөньяга тудырган ана, аны күкрәк сөте имезеп  үс -тергән, баласына шагыйрьлек сәләте бүләк иткән ана- Өчиледә туып үскән кыз. Ул  Өчиле  авылының  Зиннәтулла  хәзрәт   кызы   Бибимәмдүдә  апа. Мәмдүдә  апа  үзе  дә  кирәк чакта шигырь белән генә җавап биргән, сүзгә оста булган. Димәк, Тукайга шагыйрьлек сәләте кемнән күчкән.

      

        Шушы 27   еллык кыска гына гомерендә нинди генә  авырлыклар  күр мәгән  ул. Язмыш  аны бер   гаиләдән икенче гаиләгә, бер урыннан икенче урынга :Кушлавычтан Өчилегә, аннан Казанга, тагын Өчилегә, ә  аннары   Кырлайга ташлый.  “Исемдә калганнар” китабын сез барыгыз да бик тыры шып укып чыктыгыз. Хәзер мин сезгә шул китап буенча берничә сорау бирим әле . Тулы , матур итеп җавап бирергә тырышыгыз.

      

“Исемдә калганнар”китабы  буенча сорауларга җавап алу.

        1. Г.Тукайның балачагы бик авыр булган дидек.  Кайсы урыннарын укыганда Тукай сезгә бик кызганыч булды.. /тәртип белән/

        6 слайд.  2. Өчиле авылында ул ничә тапкыр була.

                        3. Кайсы авылда яшәве аңа уңайрак була.

                        4.Кайсы авылда яшәгәндә сабакка йөри башлый.

                        5.Кырлайдан Тукайны кая , кем алып китә.

          

   Кечкенә Тукайны Уральск шәһәренә туганнарына алып китәләр. Анда ул мәктәпкә керә, тырышып укый, бик игътибарлы булла. 14 -  15 яшьләрендә шигырьләр яза башлый.Беренче  шигырьләре Уральск шәһәрендә басыла.

1907 елда Казанга кайта, таланты шунда чәчәк ата.

        Слайд 7.

           Г. Тукай өлкәннәрнең дә, балаларның да иң яраткан шагыйре. Чөнки бөек Тукаебыз теле белән безнең телебез ачылган. Кечкенәдән үк шагыйрь халыкның  моң – зарларын  ишетеп  үскән,  аны  йөрәгенә сеңдергән. Аның әсәрләре кешеләрнең күңел дөньясын яктырта.

          Г.Тукай бик аз яшәсә дә, безгә  гаҗәеп байлык – шигырьләр, җырлар, әкиятләр калдырган. Г.Тукайның әсәрләре бик күп телгә тәрҗемә ителгән- нәр.

       Слайд 8.

       Габдулла Тукай 16 яшендә бөек рус  шагыйрьләренең әсәрләрен үзлегеннән өйрәнә башлый.

         “Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам,

           Әкрен- әкрен югарыга үрләп барам...” ( 1907,-) дип яза ул.

Димәк ,А.С. Пушкин белән Лермонтов аңа юл күрсәтүчеләр , аның остазлары.

             Слайд   9-12.

     Без бүген Кырлай авылын берничә тапкыр искә алдык, ә хәзер хыялда гына булса да Кырлай якларына , Кырлай  урманнарына , музеена барып кайтыйк әле.

     “Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл - Кырлай диләр,

      Җырлаганда  көй өчен “тавыклары җырлай” диләр.

 

 Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем,

 Җирне зз-мәз тырмалап , чәчкән идем, урган идем.”

 Ул авылның ,-һич онытмыйм ,-һәр ягы урман иде,

 Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.

 

    Балалар,  Г.Тукайның  кайсы әсәре шушы юллар белән башлана.

    “Шүрәле” әкият – поэмасы.

   Димәк , без  яраткан әкият герое  Шүрәленең туган җире Кырлай икән.

                   Шүрәле асрап яткан карурман күрсәтелә.

       Иң матур җир кайда дисез,

       Билгеле, Кырлай җире.

       Барча әкият геройлары

       Кырлайда туган инде.

       Су анасы, Шүрәлеләр

       Ел да җыела бире.

       Җыелмас иде ,Кырлай шул

       Аларның туган җире.

Ә  кем тудырган соң аларны Кырлайда.

       Габдулла Тукай.

           Әйе. Габдулла Тукай Кырлайны “Дөньяга күзем ачылган урын “дип атый. Оядан –ояга күчеп йөргән бу сабыйга Кырлай авылы мәрхәмәтлерәк булып чыга.  Беренчедән , монда    ул башкаларына караганда озаграк яши, хәтта сабакка да  йөри башлый.   Икенчедән, Кырлай авылында   ул үзенең киләчәк иҗаты өчен нигез булачак бик күп рухи байлык туплый..

       Кырлай авылы табигате, урманнары, малайлар белән бергә ат сакларга барулар, сихри   күккә  ашкан төз чыршылар, каяндыр малайларны күзәтеп торучы   Шүрәле – болар  барысы  да  Тукайның  ятимлек,  кыерсыту белән имгәтелгән рухын баеталар. Сәгъди  абзый  эшчән,  тыйнак,  эшлекле татар крестьяны була. Бик олы җанлы була ул. Нәни габдулланы үзе белән бергә

игенчелек  эшләренә  тарта  башлый. Шулай  ук бакчада бәрәңге алуда    да булыша. Крестьян хезмәте авыр булса да, эшнең ләззәтен таба ул: көн  үзә- гендә   басудан кайткач буага төшеп  су керүләр,баздан катык  алып менеп, шуны чишмә суына болгатып салкын әйрән эчү. Ә кичләрен Кырлай урман нарында җыр, моң – болар барысы да Тукайны шагыйрь иткән иң әһәмият- ле шартлар.

 

 

           Слайд 13.

       Менә бу–Кырлайдагы   Габдулла  Тукай музее. Музейны  карагач, ша-  гыйрьнең бөтен тормышы, иҗаты күз алдына килә. Монда  аның   үзе исән чакта басылып чыккан китаплары, шәхси әйберләре, шул чордагы тормыш –көнкүреш кирәк –яраклары. Безгә яхшы таныш булган Шүрәле дә монда үзенә җылы урын тапкан.

          Слайд 14.

      Кырлайдагы Тукай музее алдына куелган һәйкәл. Казан  шәһәрендә дә Тукай  һәйкәле бар.  Монда  һәр елны Тукай туган көндә  шигырь  бәйрәм нәре үткәрелә.  Шигырь бәйрәмнәре  Кырлайда  һәм    Казанда гына түгел,

шәһәр – авылларыбызда, мәктәпләрдә, уку  йортларында,  театрларда  да үткәрелә. Ә иң зур бәйрәм , әлбәттә, Казанда уза. Язучылар, шагыйрьләр, артистлар, шигърият сөючеләр, шагыйребезне олылап, Тукайга чәчәкләр китерә..  Тукай  һәйкәле каршында шигырьләр, җырлар яңгырый.

           Слайд 15-17.

       Ә хәзер без үзебез яраткан шагыйребезнең шигырьләрен яттан сәнгать

ле итеп сөйләп күрсәтик әле.

       Укучылар сөйлиләр.

    “Карлыгач”

     “Сабыйга”

     “Эшкә өндәү”

     “Гали белән кәҗә”

    “Кызыклы шәкерт”

    “Кошларга”

           Ишеткәнегезчә, Тукай  кошларны , хайваннарны бик   яраткан, алар  турында  матур  шигырьләр   иҗат  иткән, балаларны  хезмәтне   яратырга, тырыш булырга өндәгән.

           Ә   хәзер мин сезнең игътибарлыгыгызны сынап карыйм әле. Китап ны ничегрәк укыйсыз икән сез.  Рәсемнәрнең кайсы шигырьдән икәнлеген әйтегез. Слайдта рәсемнәр күрсәтелә.

           Слайд 18.

          Нәни  Габдулла бик моңлы бала  булган. Үз әнисен ул  бөтенләй  ди -ярлек хәтерләми., ә ул яшәгән апаларның улларын. Кызларын йоклатканда,  сөеп–назлап  бишек  җырларын   җырлауларын  йотлыгып  тыңлый  торган булган. Шулай итеп ул “Бишек җыры”н иҗат иткән.

          Тукай    кечкенәдән    үзе ишеткән җырларны,бәетләрне    җыеп, дәф- тәренә язып барган.     “Мин кечкенәдән   үк   җырчы  идем.  Җырлау  тавы шын   кайда     ишетсәм   дә   салкын    кан   белән   тыңлый   алмый   идем.  Кечкенәдән  күңелемә  урнашкан  җырларны сөюдән  мин дә  туган  телне сөю   туды,”-дип   яза ул.    “Шагыйрьнең  бар шигыре  дә  музыкага ятыш- лы,моңлы”,-  ди Сибгат Хәким.

 

      Слайд  19.

        Тукайның әкиятләрен безнең әти - әниләребез дә бик яратып укыган –нар, рәсемнәр ясаганнар.Ул балалар өчен бик матур әкиятләр   иҗат иткән. Әйдәгез хәзер “Су анасы “ әкиятен сәхнәләште -рәбез. Рольләрне оста итеп башкарыргга тырышыгыз.

        “Су анасы “әкияте сәхнәләштерелә.

      

      Слайд 20.

          Бөек шагыйребез турында  татар, рус һәм чит ил шагыйрьләренең Г. .Тукайга багышлап язылган шигъри әсәрләре, фикерләре тупланган.

     

“Мәктәбем дә, телем дә ул Тукай,

Тукайдагы кебек тел кайда?”          Авылдаш шагыйребез   С. Хәким

 

            Сибгат Хәкимдә Тукай шигырьләрен  укып   шигърияткә  мәхәббәт уянган. Ул  аның  иҗатына   сокланган, горурланган. Тукай теленең алыш -тыргысыз булуын әйткән.Үзе дә мәктәп яшендә үк шигырьләр яза башлый.

 

      Слайд 21.

        Тест эшләү “Бөек Тукаебызны беләсеңме”.

 

      Слайд 22.

         Балалар, безнең   бәйрәмебез ахырына якынлашып килә. Мин сездән бик канәгать булып калдым. Чөнки  сез Тукайның тормыш юлын, әсәрлә -рен  беләсез.  Моның  белән  генә  тукталып  калмыйча   бөек Тукаебызны өйрәнүне дәвам итегез. Сез–Тукай абыегызның яңа шәкертләре.Сез – яшь

Тукайчылар. Киләчәктә дә газиз Тукаебыз  теленә тап   төшермичә, Туган илебезнең бөек уллары һәм кызлары булып үсегез.

 

         Шигырь “Без – Тукай шәкертләре”.

Бәйрәмнәрең алда икән әле,

 Кара ,шагыйрь, бүген текәлеп.

 Шәкертләрең килде, мәхәббәтен

 Шигырьләрең сөйләп белдереп.

 

       Син күрмәгән  яңа буын килде,

       Котлап бүген туган көнеңне.

       Киләчәккә барган улларыңнан

       Ишетәсең  “Туган тел”еңне.

 

Һәр яз саен изге туфрагыңда

Гөлләр чәчәк ата бер дигән.

Синең арттан Такташ, Туфаның да,

 И туган тел, матур тел, дигән.

                         “Туган тел” җырын җырлау.

Бәйрәм истәлеге итеп укучыларга китаплар бүләк итү.

  

 

 

И мөкатдәс              моңлы сазым,

                                  Уйнадың син   

                ник бик аз.

 

 

 

 

 

 

 

                                                        Төзеде:  Йосыпова Г.И.

                                                                                 Үткәрелде: 

                                                                                 2 сыйныф укучылары белән

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                     Вакыты: 24 апрель, 2009

 

 

 

 


Туган тел» җ ыры белән башлана

Туган тел» җ ыры белән башлана

Көндәгечә көлә кояш,

Көндәгечә көлә кояш,

Шушы 27 еллык кыска гына гомерендә нинди генә авырлыклар күр мәгән ул

Шушы 27 еллык кыска гына гомерендә нинди генә авырлыклар күр мәгән ул

Без бүген Кырлай авылын берничә тапкыр искә алдык, ә хәзер хыялда гына булса да

Без бүген Кырлай авылын берничә тапкыр искә алдык, ә хәзер хыялда гына булса да

Шулай ук бакчада бәрәңге алуда да булыша

Шулай ук бакчада бәрәңге алуда да булыша

Китап ны ничегрәк укыйсыз икән сез

Китап ны ничегрәк укыйсыз икән сез

Тест эшләү “Бөек Тукаебызны беләсеңме”

Тест эшләү “Бөек Тукаебызны беләсеңме”

И мөкатдәс моңлы сазым,

И мөкатдәс моңлы сазым,

Презентация "Без - Тукай шәкертләре"(3-4 класс)

Презентация "Без - Тукай шәкертләре"(3-4 класс)
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
06.01.2017