Никто не забыт, ничто не забыто!... Этот лозунг каждый знает, но не каждый знает своих героев- однасельчан. Да, они- Герои, хотя не совершали великие подвиги. Они нас защищали: позвала Родина- -мать- они пошли на войну, погибли, возвращались с Победой...
Из нашей деревни на фронт ушли 250 человек, а не вернулись-112.
Мәңгелек ут булып яна хәтер,
Сүнмәс ялкын булып бүген кабына.
Үткәннәргә тарта күңел,
Батырларын илнең сагына…
Җиңү көне…
Кеше китә җыры кала…
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап
Багаутдинова Раушания Нургалеевна
“Сугыш соңгы солдат җирләнсә генә төгәлләнә”
А.Суворов.
Җиңү көне! Илебез халкына
коточкыч зур югалтулар
бәрабәренә бирелгән чиксез
кыйммәт бәягә төшкән тарихи
Зур Җиңу бәйрәме … 4 ел бара бу
сугыш 1418 көн! 34000 сәгать
һәм…20 млн нан артык корбаннар.
кирәк булыр иде!
12500 км га – 20 млн кабер! Бу
бер км га 7500 һәлак булганнар
туры килә дигән сүз! Һәр 2 м
җиргә 15 кеше.
20 млн әгәр илебезнең һәрбер
һәлак булган кешесен берәр минут
тынлык белән искә алсак, 32 ел
Берәү үлсә фаҗига,
меңнәр үлсә статистика.
Сугыш башланыр алдыннан Шаршады авыл
Советына 3 авыл керә: Шаршады, Сәхрә, Югары
Барҗы. Шул авыллардан сугышта 250 катнаша,
шулардан 112 се яу кырында ятып кала.
1941 елда 44, 1942 елда 28, 1943 елда 25,
1944 елда 14, 1945 елда 2 кеше һәлак була.
Сынады җир улларын, дошманга баш
имәгән азамат батырларын.
Сугышның беренче айларында корбаннар ай
һай күп булды. Авылыбыздан киткән
кешеләрдән август аенда 1 кеше, сентябрь
аенда 20 кеше, октябрь аенда 9, ноябрь аенда
2, декабрь аенда 3 кеше һәлак була.
Батырларны халык онытмас,
һәйкәлләргә эзне суытмас…
Авыл уртасында һәйкәл тора,
Батырларга атап куелган.
Авылдашлар кайткан яу
кырыннан
Исемнәре ташка уелган.
Яуга киткән чакта саубуллашып
250 ачты капканы.
Хәбәрләре кайтты, үзләре юк
112 кире кайтмады.
Сугыш сәхифәләре
Сугышка иң беренче булып
Бәширов Лотфулла китә, 1944
нче елда һәлак була. Кара
кайгылы хәбәр иң беренче булып
Ахунов Сабирлар капкасын кага:
гаилә башлыгы август аенда ук
һәлак була.
Ә кайда соң сезнең кабер,
хәбәрсез югалганнар?
Шулай ук:
• Абдуллин Шаһиҗиһан Шәйсолтан улы
• Галиев Хөсәен - 1942.
• Гыйльфанов Минехан Гыйльметдин
• Мифтахов Мулланур Мифтахетдин
• Мифтахов Габденур Мифтахетдин
• Әхмәдиев Миннәхмәт Шәйхетдин улы
• Әхмәдиев Фатих Әхмәди улы – 1941.
• Баһаветдинов Сәет Фарваҗетдин улы
– 1941.
улы – 1941.
улы – 1941.
улы – 1942.
– 1941.
– 1942.
Мөхәммәтҗанов Минегаскәр
Мөхәммәтҗан улы 1896 елда
туа. 3 сугышта катнаша: I
Бөтендөнья сугышы,
Гражданнар сугышы, Бөек
Ватан сугышы. 1941 елның
сентяберендә хәбәрсез
Сугышта һәлак булган бер нәсел
кешеләре
Баһаветдинов Фарваҗетдинның
4 малае сугышка китә:
Габдулхак (1905), Сәет (1910),
Таһир (1914), Харрас (1917).
Габдулхак белән Таһир 1941
елның августсентябрь
айларында һәлак булалар, Сәет
– хәбәрсез югала. Алардан 5
бала ятим кала. Бары Харрас
кына 1945 елда туган ягына
әйләнеп кайта.
Моратовлар – 6, Әхмәдиевлар – 6, Хәбибуллиннар – 5, Галиев,
Камаев, Латыйпов, Ногманов, Фәтхуллин, Ханнанов, Хәмәтҗанов
Мифтаховлар 3 әр кеше.,
Алар – 41 нче ел балалары…
Сугыш башланганда туып кына калган балалар:
Баһаветдинов Хәйдарҗан – Таһир улы (1941)
Гәрәев Мәгъсүм –
Әхмәдиев Илфәр – Зөфәр улы (1945)
Хафизова Нәкыя –
Фатыйх кызы
Галиев Илдус – Хөсәен улы
(1942)
Абдуллин Ринас
Шаһиҗиһан улы (1941)
Ир егеткә иңдәш булды,
Каһарманга тиңдәш булды.
Гыйльманова Варвара Ивановна 1943
елның июнендә Мәдьяр авылыннан китә.
Сугышка кадәр хисапчы булып эшли.
Казанда зенитчы булырга укый.
Свердловск шәһәренә хәрби складларны
сакларга җибәрәләр. 18 нче дивизиянең
181 нче полк 2 нче батальонында зенитчы
булып хезмәт итә. 1945 елда туган ягына
әйләнеп кайта.
Шинельсез солдатлар
уеп
Сугыш чоры хатыннары,
Исемнәрегезне ташка нык
Кулдан килсә әгәр,
бронзадан,
Һәйкәл куяр идек
бастырып.
Тол хатыннар – 24: М.Нурниса, Г.Маһирә, Г.Бәдәр,
К.Мәфтуха, Б.Оркыя, Б. Мәфтуха, А.Саимә,
Л.Сәүдә, Т.Җамал, И.Мөкәрәмә, Г.Хәят,
М.Шәмсихан, Ш.Мәхтүмә, Г.Гайшә, А.Сәхип, Х.Сара,
М.Гайшә, Х.Фәрхиҗә, М.Хәдичә, М.Хәтирә, К.Хәят,
С.Суфия, Х.Минҗиһан, М.Нурҗиһан, Х. Зөһрә, Х.
Латыйфа, А.Суфия.
Сезнең сабырлыгыгыз алдынды баш иябез!!!...
Сугышта һәлак булган укытучылар
• Әминев Сәетгәрәй Әмин улы (19201942). Сләк авылында
директор булып эшли.
• Ханнанов Габбас Имаметдин улы (19181942). Сталинград
өчен барган сугышларда һәлак була.
укытучы булып эшли.
• Әхмәдиев Сәет Шәйхетдин улы (19221943). Кырынды
авылында укытучы булып эшли. Курск өчен барган сугышта
һәлак була.
• Таҗиев Котдус Таҗи улы (19151944). Шаршады мәктәбендә
Сугыш ятимнәрен сыендырып…
1950 елда Шаршады мәктәбе бинасында сугыш ятимнәре
өчен балалар йорты эшли башлый.
Безнең Анна Ивановна
Гайнушина Анна Ивановнага немецларны үз
күзе белән күрергә туры килә. Без киноларда
гына күргән куркыныч мәхшәр эчендә яшәгән,
җәһәннәмнең үзендә булган ул.
Анна Ивановна Смоленск өлкәсе Батурино
районы Пакитино авылында туа. Аларның
авылларына 1941 елның октябрь аенда
немецлар килеп керә. Оккупациядә тормыш
башлана. Бик күп кешеләрне атып үтерәләр.
Анна Ивановнаның бәхете була – алар сеңлесе
белән исән калалар.
1950 елда балалар йортына укытучы булып
килә һәм гомерен безнең авыл белән бәйли.
Сугыш картасы
• Раимов Сабирҗан Фәхретдин улы – Керчь.
• Әхмәдиев Фатих Шәйсолтан улы
• Хөсәенов Габденур Хөсәен улы Польша,
Украина.
Сталинград.
• Йосыпов Гали Ясәви улы – Украина.
• Хәбибуллин Сәет Гарифулла улы – Украина фронты.
• Баһаветдинов Харрас Фәрвәҗетдин улы – Кавказ.
• Дәүләтшин Гарфетдин Дәүләт улы – Грузия, Кавказ.
• Корбангалиев Минехуҗа Минегали улы – Смоленск.
• Корбангалиев Миргаяз Минегали улы – Ленинград.
• Мифтахов Мөхтәр Низам улы – Сталинград.
• Мифтахов Мулланур Мифтахетдин улы – Латвия.
• Мифтахов Сәхипгәрәй Мөхәммәтәмин улы – Ленинград.
• Муфтахов Минемөхәммәт Хаҗи улы – Белоруссия…
Фактлар
Ханнанов Гаяз Габдрахман улы –
Эльбада фашистларга каршы
сугышкан. Сугыш беткәч, җәяүләп,
“тарихи поход” белән туган илгә кайта.
1947 елда демобилизацияләнә.
Корбангалиев Миргаяз Минегали улы –
1941 елны көз көне сугышка китә. 1945
елның 9 маенда һәлак була.
Шакиров Гафият Хөснулла улы (1943-
1945). Белоруссия фронтында көрәшә.
“Ворошиловский стрелок”. 5 медале
бар.
Без сугышта арысландай көчлебез,
Без тынычта аттан артык эшлибез…
Давлетов Гарфетдин Дәүләт улы 1941 елда сугышка китә, 1945 елда кайта.
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен “Ватан сугышы” медале,
“Германияне җиңгән өчен”, “Японияне җиңгән өчен” медальләре белән
бүләкләнә.
Тыныч хезмәттә урман хуҗалыгында тырышып эшләгәне өчен 1968 елда
“Хезмәт Кызыл байрагы” ордены белән бүләкләнә.
Ул һаман да аны көтә…
Шаршады авылының “аяклы тарихы”
Гамилә әби Камаева. Ул 1940 елның 1
февралендә ире Минешәехне армиягә
озата. 1942 елның көзендә аңа кара кәгазь
килә. Шул көннән башлап ул ирен көтә.
“Капка ачылыр да кайтып керер кебек
тоела”, ди Гамилә әби.
14 яшендә фермага сыер саварга керә.
Сугыш чорының бөтен авырлыгын үз
җилкәсендә күтәрә ул.
96 яшьлек Гамилә әби сугышлар
булмасын дип теләклләр телители,
төшләрендә иренең кайтуын юрап яши.
250 дән 1 бөртек…
Бүгенге көндә авылыбызда бердэнбер бер исән ветеран Гайсин
Әхмәдулла Шәйхеләхмәт улы. Ул сугышка 1944 елда китә, 53 нче
Укчы Полк составында көнбатыш Украина фронтында ил азатлыгы
өчен көрәшә, Кавказны азат итүдә катнаша. 1946 нчы елда авылга
кайта.
Чыганаклар
1. Хәтер китабы (Әгерҗе районына багышланган)Татарстан
Республикасы, Казан шәһәре,1993 ел
Багаутдинова Алияләрнең гаилә архивыннан
Багаутдинов Накыйпләрнең гаилә архивыннан
2.
3.
4.Камаева Гамилә, Гайнушина Анна Ивановна сөйләгәннәрдән
5.
Авылның тарихи материалларыннан
Шаршады2015