"Путешествие в страну глаголов"
Оценка 4.7

"Путешествие в страну глаголов"

Оценка 4.7
docx
24.02.2021
"Путешествие в страну глаголов"
ТАТАР ТЕЛЕ 4 КЛАСС.docx

Тема:                    Фигыльләр    илендә    сәяхәт.

                               Фигыль темасын кабатлау.

                4 нче сыйныфта   татар   теле   дәресе.

Укытучы:             Хайруллина Фагиля  Хакимуллиновна

 

Максат:            1. Фигыль  турында  белем    күнекмәләрне    ныгыту, сүзлек        байлыгын, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

                          2. Өйрәнгән кагыйдәләрне практикада куллана  белүләренә ирешү.

                          3.  Табигатькә мәхәббәт, сакчыл караш, өлкәннәрне хөрмәтләү хисе тәрбияләү.

Дәрес тибы:   Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Дәреснең методы: укытучы сөйләме, әңгәмә, күрсәтү, сүзлек эше.

Җиһазлау:    проектор, экран,тема буенча презентация,”Татар теле” дәреслеге авторлары  Р.Х.Ягфәрова, Р.Ә.Асылгәрәева.

                                     Дәрес барышы.

I.                   Оештыру өлеше.

-Уңай психологик халәт тудыру.

 

Исәнмесез укучылар,

Хәерле көннәр сезгә

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телим мин һәммәгезгә.

II.                 Өй эшен тикшерү.

III.             Матур язу күнегүе    № 44.

IV.            “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җырынннан өзек тыңлау.

V.               Өйрәнгән белемнәрне актуальләштерү.

Фигыль темасына тест эшләү.

1.     Фигыльгә туры килгән билгеләмәне күрсәт.

    А.    Предметны белдерә.

    Б.    Предметның билгесен белдерә.

     В.   Эшне, хәрәкәтне белдерә.

                  2.   Фигыль нинди сорауларга җавап бирә.

                             А.   Кем? Нәрсә

                             Б.    Нинди? Кайсы?

                              В.    Нишли? Нишләде?

        3.        Тура  фигыленең юклык төрен ясар өчен кайсы кушымчаны

                  ялгарга    кирәк?

                            А.    –ма

                           Б.     –мә

                            В.    –ар

       4.   Бәйлиләр фигыленә сорау куй.

                            А.   Нишли?

                           Б.    Нишләр?

                             В.   Нишлиләр?

        5.     Утырыр фигыленең заманын билгелә.

                            А.    Үткән заман.

                            Б.     Хәзерге  заман.

                             В. Киләчәк  заман.

        6.     Килербез фигыленең зат- санын билгелә.

                            А.     1-зат.күплек сан

                             Б.     2-зат, берлек сан

                             В.      3-зат, күплек сан

VI.    1–слйд.               “Фигыльне тап !”  уены.

         Кар ...,   җил  ...,    тиздән  яз ...,    гөлләр  чәчәк  ...,   болында чәчәкләр ...,  олыларны ...,     табигатьне ... .

VI.                2 -слайд .                Төркемнәрдә эш . Текст бирелә.

 

1 төркем - фигыльнең барлык төрен сайлап язарга

2 төркем-фигыльнең юклык төрен сайлап язарга.

 

 Төн уртасы җиткәч, барлык шау-шу беткәч, кош-корт йокыга киткәч, Җамал әбигә тагы эш чыкты.

   Йоклый иде ул тәмле төш күреп... Нәкъ шул вакыт нидер чырлады. Бу тавыш төнге тынлыкта тагын да куркынычрак булып яңгырады.

      Галошын да эләктермәде, өстенә дә кимәде, Җамал әби ишегалдына атлады.

        Ни күзе белән күрсен, ни җаны белән түзсен,чуар тавыкның чебешләре тузгыган.

        Йокысы йокы булмады, күзе йомылмады, һаман чебеш урлаучы дошманны тиргәде.

      Ләкин дошманның кем икәнен тиз сизенделәр. Гата капкын алып кайтты, аңа ит кисәге каптырды, ә үзе йокларга ятты.

   Иртәгесен Гата, капкынны чыгып караса, шакката, капкында көзән ята.

 

VII.         3 -cлайд                  Физ. Минутка.

 

VIII.    “Елан уены”     (тактада эш)

Тактага уйла фигыле язылган тасма эленә. Такта янына укучылар бер-бер чыгалар һәм соңгы хәрефтән башланган фигыль яза баралар.

Уйла

        Ала

              Армый

                          Йоклый    һ.б

IX.               Дәреслек белән эш.

       126 бит 4 бирем.

X.                  “Мәкальне дәвам ит”  уены.

     Эш кешене  ..., ялкаулык    ... .

     Сүзең белән ... – эшең белән ... .

      Бүгенге эшне иртәгә ... .

      Беләге юан берне ... , белеме булган меңне ... .

               Без капчыкта ... .

               Аз сөйлә,күп ...

Күз курка кул ...

Кеше холкын күзәт үзеңнекен ...

    

XI.              4-слайд     табигать  рәсеме.

Рәсемгә карап җөмләләр төзергә.  Ия белән хәбәрне табарга.

 

XII.           5-слайд.                  Игътибарлылыкка күнегү.

Сүзләрне укырга,истә калганча язарга.

Фигыльләрне табарга, зат-санын билгеләргә.

Укучылар

ясыйлар

Карандаш

Казыды

Табигать

Укыдым

Уйный

    Барачак

    Үзгәрде

    килделәр

 

XIII.    Йомгаклау.

Фигыль нәрсәне белдерә?

Фигыль нәрсәләр белән төрләнә.?

XIV.      Өй эше.  “Кышкы уеннар” темасына хикәя язарга

 

 

 

 

 

                           

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

      

 

 

 


 

Тема: Фигыль ләр илен дә сәяхәт

Тема: Фигыль ләр илен дә сәяхәт

Фигыль нинди сорауларга җавап бирә

Фигыль нинди сорауларга җавап бирә

Төн уртасы җиткәч, барлык шау-шу беткәч, кош-корт йокыга киткәч, Җамал әбигә тагы эш чыкты

Төн уртасы җиткәч, барлык шау-шу беткәч, кош-корт йокыга киткәч, Җамал әбигә тагы эш чыкты

Рәсемгә карап җөмләләр төзергә

Рәсемгә карап җөмләләр төзергә

"Путешествие в страну глаголов"

"Путешествие в страну глаголов"
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
24.02.2021