Разработка урока по татарской литературе в 5 классе с применением сингапурской методики
Тема: М. Гафури “Кыр казы”
Максат: Үткән теманы ныгыту. Диалогик-монологик сөйләмгә чыгу. Яңа теманы кызыклы,файдалы итеп аңлату. Фикерләрен әйтә белүләренә ирешү. Дәрестә тиз һәм дөрес җавап бирүләренә ирешү.
Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор.
Материал: 5 нче сыйныф өчен Татар әдәбияты дәреслеге (Ф.Ф.Исламов, Ә.М.Закиҗанова).
Дәрес барышы: Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру(йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп,бер өстәлдә 4 укучы утыра).
I. Дәресне оештыру: (ХАЙ ФАЙВ-тынычлану сигналын куллану)
1. Исәнләшү(укытучы һәм бер-берсе белән исәнләшәләр)
2. Уңай психологик халәт булдыру.
II. Өй эшен тикшерү: Хәзер без сезнең белән МЭНЭДЖ МЭТ кулланып эшләрбез. Ул капма-каршы һәм җилкәгә-җилкә белән аралашу, шулай итеп өй эшен тикшереп чыгабыз. Мәҗит Гафуриның “Гөлләр бакчасында” шигырен сәнгатьле итеп укып чыгалар. 3 һәм 1 укучы укый, ә 4 һәм 2 укучы тыңлыйлар һәм сораулар бирәләр.
- 4 укучы Лирик герой чәчәкләргә нинди сорау бирә?
- 1 укучы Әй чәчәкләр, сезгә кемнәр дуслар?
Кемнәр дошманнар?-дип сорадым.
- 2 укучы Эшсез кешеләрнең хаклары юк
Сезне түшләренә кадарга...
дигән юлларны аңлатып бир әле.
- 3 укучы Чәчәкләрне эш кешеләре үстергән, аларга су сипкәннәр, җирне казап, йомшартканнар. Алар чәчәкләрне чын күңелдән карап үстергәннәр. Һәм эшсез кешеләрнең хаклары юк ул чәчәкләрне эзеп түшләренә кадарга. Кара эчле кешеләр матурлыкны күрми, үзләре турында уйлыйлар.
- 4 укучы Син нинди чәчәкләрне беләсең?
- 3 укучы Мин умырзая, ак чәчәк, мәк чәчәкләрен беләм.
- 2 укучы Син кемнәргә, кайчан чәчәк бүләк итәсең ?
- 1 укучы Туганнарыма мин туган көннәргә, әниләр бәйрәменә һәм җәй көнне кыр чәчәкләрен бүләк итәргә яратам. Ә хәзер бер-берегезгә рәхмәт әйтегез.
III. Актуальләштерү:
- Укучылар, игътибар белән тыңлагыз әле табышмакны һәм әйтегез, нәрсә турында сүз бара.
v Суда юынып алды,
Өсте коры калды. (КАЗ).
- Дөрес укучылар. Без укый торган әсәр “Кыр казы” дип атала. Ләкин дәреслектә Мәҗит Гафуриның “Кыр казы” әсәре кыскартылып бирелгән, шуңа күрә китапханәдән китабын тулысынча укырга тәкъдим итәм.
1. 1нче бүлекне укып чыгу. Тын гына мызыка уйный “Кыр казлары артыннан”.
2. Аңлашылмаган сүзләрне укып чыгу.
IV.Физкультминут: “Кыр казы артыннан” көенә йөриләр.
- Музыка туктау белән сезгә сорау бирелә. Сораудагы җавап санына карап берләшәсез һәм туктап бер урында каласыз. Бу МИКС-ФРИЗ-ГРУП дип атала.
- Беренче сорау, авыл янында ничә күл бар?
- Бер күл бар (димәк, укучылар биеп торганнан соң, музыка туктагач берешәр басып тора).
- Малай өенә ничә кыр казы алып кайта?
- Малай өенә бер кыр казы алып кайта ( укучылар биеп торганнан соң, музыка туктагач берешәр басып тора).
- Яз җитү белән өй янындагы сыерчык өстендәге чыбыкка ничә сыерчык куна?
- Сыерчыклар парлап утырып торалар (Музыка туктауга икешәрләп берләшәләр.)
1. 2нче бүлек белән танышу.
2. Аңлашылмаган сүзләрне укып чыгу.
V. Дәфтәр белән эш: Ике бүлектән аңлашылмаган, кыен сүзләрне дәфтәргә язу.
3. Укучылардан кайсы беренче язып бетерә шул укучы ТИМ ЧИР куллана (кул чаба яки кул күтәрә).
4. VI. Йомгаклау:
-Өстәлегездә түгәрәкләр бар.
- Миңа дәрес кызыклы булды.... (ничә кешегә кызыклы булган,шулар яшел түгәрәкне күтәрәләр)
- Миңа авыр булды.....( зәңгәр түгәрәкне күтәрәләр күтәрәләр)
- Мин аңладым.... (кызыл түгәрәкне күтәрәләр)
- Бүгенге дәрестә без кем турында сөйләштек? Малай кыр казын ничек тәрбияли? Малай сездә нинди тәэсир калдырды?
- Дәресне тәмамлап шуны әйтәсе килә “Кыр казы” әсәре бик мавыктыргыч итеп сурәтләнгән. Әдәби текст бездә табигатькә, кошларга җылы мөнәсәбәт, мәхәббәт тәрбияли. Кешелеклек сыйфатларын үстерергә мөмкинчелек бирә.
VII. Билгеләр кую: Укучыларга билгеләр кую.
VIII. Өй эше: Әсәрне укып чыгыгыз һәм 87 биттәге план буенча сөйләрсез. Дәрес бетте. Саубулыгыз!
Материалы на данной страницы взяты из открытых источников либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.