Сценария для проведения осеннего праздника на татарском языке для старших групп.
Оценка 4.6

Сценария для проведения осеннего праздника на татарском языке для старших групп.

Оценка 4.6
Мероприятия
doc
музыка
Детсад
08.06.2017
Сценария для проведения осеннего праздника на татарском языке для старших групп.
Этот сценарий на татарском языке. Для раскрытия темы подобраны замечательные стихи, песни, танцы,игры. Чтобы праздник был увлекательным, и интересным в гости к детям приходят герои из разных сказок. С помощью этих героев дети ещё больше узнают об осени, закрепляю свои знания.
ЗУРЛАР ТӨРКЕМЕНДӘ КӨЗ БӘЙРӘМЕ.doc
Максат: . Сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү, олылар каршында матур  итеп чыгыш ясарга өйрәтүне дәвам итү. Балаларда күтәренке кәеф, шатлыклы хисләр тудыру Залга  А.б. белән ике бала төрле якка каранып керәләр. 1 бала. Ах, без кая килеп кердек ? Монда шундый матур!  2 бала. Чынлап та. Тыңлагыз , серле тавышлар да ишетелә.  А.б. Балалар, без серле көзге  урманда. Ай­хай, нинди күп яфраклар ята!  Дусларыбызны чакырып – яфраклар белән биеп алыйк! Көз кызы үзе дә килер. Балалар яфраклар белән биеп керәләр һәм урындыкларга утыралар. Күңелле музыкага Көз кызы керә. Көз кызы.  Исәнмесез, нәни дусларым! Көз җитү белэн табигать, Алтын төскэ маныла. Зифа каен кызлары да Сары шәлен ябына. Сылу балан кызыбыз да Тага кызыл алкасын. Менэ шулай каршы ала­ Табигать көз апасын! Балалар. Көз кызы! Без сине күптән көттек.                                            Син килүгә сөендек,                                             Бик күп  җыр­бию,                                            Табышмак, мәкаль,                                             Шигырьлэр  өйрәндек. “Алтын көз” җыры башкарыла. А.б. Көзге урман бигрәк матур.       Көз кызы.  Мин сезне үземнең серле урманга сәяхәткә алып барам. 1 Күңелле музыкага Көз артыннан аяк очларында чабып баралар. Чиполлино  керә.. Чиполлино. Ох, Арыдым. Күпме юллар  үттем, ниләр генә күрмәдем. Ә хәзер  кайда килеп чыктым? А.б. Кем бу, балалар? Балалар җавап бирәләр. Чиполлино.  Исәнмесез!Дөрес. Мин – Чиполлино. Италияда тудым. Дөнья  күрәсем килә, шуңа менә монда килдем. Көз кызы. Исәнме , Чиполлино! Рәхим ит , безнең көзге урманга! Чиполлино. Көзге урман?.... ә нәрсә соң ул көз? А .б. Безнең балалар көз турында бик күп беләләр. Менә тыңлап кара һәм истә калдыр.                            «Яфраклар коела» (М.Әндерҗанова) Яфракларын коя­коя, Бакчабызга килде көз. Алтын сары яфракларны Кулыбызга җыйдык без. Кулга кәрзиннәр алабыз, Урманнарга барабыз. Юлда очраган кошларны  Без озатып калабыз. Кошлар еракка китәләр: Сандугачлар, тургайлар. Әнә безгә соңгы кошлар  Сәламләп кул болгыйлар. Балалар көз турында сөйлиләр( Көннәр салкыная, кошлар җылы якка китәләр,    кышка җиләкләр, гөмбәләр әзерлиләр) Чиполлино.Ә  гөмбәләр нинди була? 2 Көз кызы. Чиполлино, син күп нәрсә белмисең  икән әле. Балалар сине  барысына да ойрәтерләр. А.б. Йәгез балалар, Чиполлиноны – гөмбәләр белән игътибарлы булырга  өйрәтик .  (агулы, ашарга яраклы гөмбәләр турында сөйләшү) Чиполлино. Миңа бик ошады!  . А.б. Әйе, менә хәзер балалар белән гөмбәләр җыеп карарсыз.  “Дождик” җыры башкарыла. Чиполлино. Рәхмәт сезгә! Хәзер инде бик күп беләм мин көз турында.  Тизерәк дусларыма сөйлисе килә. Китәргә вакыт. Сау булыгыз! Балалар саубулашалар. Көз кызы. Юлны дәвам итик. Помидор Помидорович белән  Баклажан Баклажанович керәләр. Помидорның кулында дәфтәр , ә Баклажан счет тоткан. А.б. Көз кызы, болар кемнәр? Көз кызы. Бу Помидор  Помидорович һәм Баклажан Баклажанович. А.б. Исәнмесез , хөрмәтле яшелчәләр! Помидор. Исәнмесез! А.б. Нәрсә саныйсыз ? Помидор  Помидорович. Ничек инде, көзге уңышларны саныйбыз.күпме  уңыш өлгергәнен белергә кирәк. Помидор Помидорович. Саный башлыйбыз! Суган килдеме? 3 Баклажан Баклажанович.(Счет белән саный) Монда, монда, Помидор  Помидорович. Помидор Помидорович.  .Кишер әзерме? Баклажан Баклажанович. Әзер, әзер. Помидор Помидорович.Кәбестә кая? Баклажан Баклажанович. Кәбестә дә әзер! Помидор Помидорович.Кабачок килмәгәндер әле, хаман ятып тора әлә  кояшта. Баклажан Баклажанович.Ә менә килеп җитте.Өлгергән. Помидор Помидорович .Барыгыз да әзерме? Бергә. Әзер! Помидор Помидорович .Алайса түгәрәккә басыйк,                                              Биеп алыйк! Ә балалар безгә җырларлар. “Безнең бакчада” җыры башкарыла. Помидор Помидорович .Уңышлар әйбәт булды, киттек Баклажан  Баклажанович башка бакчалардагы яшелчәләрне санап өлгерергә кирәк. Помидор Помидорович белән  Баклажан Баклажанович чыгып китәләр. Көз кызы . Балалар, ә сез уңышлар җыярга яратасызмы? Саубуллашалар. Балалар җавап бирәләр. Уеннар: “Уңыш җыю”                 “Бу нәрсә?” Көз кызы . Бик уңгансыз.  4 Кишер:         Көз патшасы, туктап тор!                       Син бераз гына уйла...                                 Ник кечкенә мин болай, Ник усмәдем соң буйга? Шуңа мин бик вак булдым: Хужам бик ялкау малай.  Утамады түтәлне,  Шуңа усмәдем бугай.   Көз: Кайда икән ул малай. Ник кишер түтәлен карамады икән ул. (балалардан эзли) А.б. Балалар, белмисезме сез ул ялкау малайны? Балалар. Беләбез, ул бит Антошка. Антошка керә. Антошка. Кем мине чакырды? О­о­о! Күпме кеше җыелган монда. Әллә  бүген берәр төрле бәйрәмме? Ярар., табыныгыз кая? Тәмле әйберләрегез  бармы? Кашык кирәкми, үземнеке бар. Көз кызы.  Ә, синме инде ул ялкау малай?  Антошка.(корсагын сыйпый­сыйпый) . Ми­и­ин! Ләкин мин ялкау түгел!Күп  нәрсә эшләргә яратам. Менә мине кунакка яшкәндә мин иренмичә тиз генә  йөгереп киләм, йокларга, телевизордагы мультфильмнарны карыйм. Менә  бүген көн буе кунакта йөрдем. Ой , арыдым! А.б. Антошка менә син бии, җырлый , йә бии беләсеңме? Антошка.Белмим(ояла). Балалар бакчасында дәресләрдә мин тыңламадым,  уйнап, шаярып  кына йөрдем. Күптән өйрәнәсем килә инде.  “Кара­каршы бию”  башкарыла Антошка. Шундый кызык. Миңа бик ошады.  Бүтән мин ялкауланмыйм, сүз  бирәм, иртәгә үк түтәлләрне карармын. Көз кызы .  Антошка, җәй үтте, көз килеп җитте бит. 5 Көз: Антошка, татар халкында бик матур бер мәкаль бар. Я, әйтегез әле  балалар. Бергә: «Кем эшләми­шул ашамый» Антошка: Хәзер безне ашатмыйлармы? Көз: Юк инде, эшләмәгәч. А.б: Ярар инде көз кызы, без аны күңелсезләндермик,ул үзгәрер . Антошка: Үзгәрәм инде, үзгәрәм. Көз: Үзгәрәсе булгач, минем сүземне тыңла(колагына әйтә) Антошка: О, охо, класс! Ай момент!(йөгереп кереп пирог алып чыга)    Көз: Бу быелгы оннан пешерелгән тәмле, баллы пирог!  Антошка: Ә миңа? Көз: Ә сиңа баллы,сулы, кызыл, тәмле.  Антошка: Нәрсә инде?  Көз: Нәрсә дип уйлыйсың соң?  Антошка: Алма! Мин аның белән балаларны да сыйлыйм.( корзин белән  алмалар өләшә) Рәхмәт сезгә, мине биергә, җырларга өйрәттегез. Мин ялкау малай түгел инде  хәзер. Нәрсә булса да эшлисем килеп китте! Ә, Помидор Помидоровичка  уңышлар санарга булышам.Сау булыгыз! А.б. Молодец, Антошка! Сау бул! Антошка балалар белән саубулаша. Көз кызы. Менә сезгә миннән һәм серлу урманнан бүләк, төркемегезгә  кайтып җиткәч тәмләп чәй эчәрсез! 6 А.б. Бик зур рәхмәт Көз кызы! Көз кызы. Саубулашыр вакыт та җиткән.Акыллы, тырыш малайлар хәм  кызлар булып үсегез.Саубулыгыз!!! Саубулашу. Тыныч көйгә балалар чыгып китәләр. Кулланылган әдәбият: 1.Балачак   уйнап   көлеп   үсәр   чак  :   балалар   бакчасында   уеннар/   К.В Закирова.,   Л.Р   Мортазина.­Казан:   Редакционно   ­издательский   центр, 2012.­192 б. 2.Бәйрәмнәр ярдәмлек/В.Г.Гомәрова, Ф.Я.Зарипова.­Казан: Мәгариф, 2005.­207б. 3.Күңел   ачыйк   бергәләп:   Балалар   бакчасы   тәрбиячеләре   һәм   музыка җитәкчеләре өчен ярдәмлек.­Казан:Мәгариф, 2003.­303б. 4. http://sabyem.ru/ бәйләме:Балалар тәрбиячеләренә     бакчалары   7

Сценария для проведения осеннего праздника на татарском языке для старших групп.

Сценария для проведения осеннего праздника на татарском языке для старших групп.

Сценария для проведения осеннего праздника на татарском языке для старших групп.

Сценария для проведения осеннего праздника на татарском языке для старших групп.

Сценария для проведения осеннего праздника на татарском языке для старших групп.

Сценария для проведения осеннего праздника на татарском языке для старших групп.

Сценария для проведения осеннего праздника на татарском языке для старших групп.

Сценария для проведения осеннего праздника на татарском языке для старших групп.

Сценария для проведения осеннего праздника на татарском языке для старших групп.

Сценария для проведения осеннего праздника на татарском языке для старших групп.

Сценария для проведения осеннего праздника на татарском языке для старших групп.

Сценария для проведения осеннего праздника на татарском языке для старших групп.

Сценария для проведения осеннего праздника на татарском языке для старших групп.

Сценария для проведения осеннего праздника на татарском языке для старших групп.
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
08.06.2017