Балалар бакчасы проблемасы - яхшымы ул, начармы, бирергәме анда баланы, юкмы – иртәме, соңмы һәр гаиләдә туа торган проблемаларның берсе. Бу пробле- маның актуаль булуы гаиләнең матди хәленнән дә , ата- аналарның шөгель төренә дә бәйле түгел, һәр гаиләнең үз тәҗрибәсе, балалар бакчасына карата уңай һәм тискәре фикерләре бар.Балалар бакчасы проблемасы - яхшымы ул, начармы, бирергәме анда баланы, юкмы – иртәме, соңмы һәр гаиләдә туа торган проблемаларның берсе. Бу проблеманың актуаль булуы гаиләнең матди хәленнән дә , ата- аналарның шөгель төренә дә бәйле түгел, һәр гаиләнең үз тәҗрибәсе, балалар бакчасына карата уңай һәм тискәре фикерләре бар.
адаптация.docx
Балык Бистәсе районы КотлыБүкәш “Дуслык”
балалар бакчасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү
муниципаль учреждениясе.
Тема: «Балалар бакчасында
адаптация чоры».
Iкв.категорияле тәрбияче: Сибгатуллина Г.Р.
октябрь, 2016 ел
Балалар бакчасы проблемасы яхшымы ул, начармы, бирергәме анда баланы,
юкмы – иртәме, соңмы һәр гаиләдә туа торган проблемаларның берсе. Бу пробле
маның актуаль булуы гаиләнең матди хәленнән дә , ата аналарның шөгель төренә
дә бәйле түгел, һәр гаиләнең үз тәҗрибәсе, балалар бакчасына карата уңай һәм
тискәре фикерләре бар.
Бала, балалар бакчасына тиз һәм кыенлыклар кичермичәм генә ияләшсен өчен аны
алдан ук әзерли башларга кирәк. Яңа килгән балаланың балалар бакчасына килгәч
тә, өйдәгедән бөтенләй аерылып торган яңа шартлар, яңа мохиткә килеп эләгүен
күп кенә атааналар аңлап та җиткерми. Сабыйга яңа учреждение, яңа кешеләр,
таныш түгел иптәшләр, өлкәннәр, режим моментларына ияләшеп китүе бик тә
авыр.
Ата аналар да бала өчен борчылалар, балалар бакчасы таләпләренә ияләшәләр.
Шул ук вакытта тәрбиячегә дә бала һәм атааналары белән якын мөнәсәбәтләр
урнаштыруы җиңел түгел. Бала, балалар бакчасына карата уңышлы адаптация
чоры үтсен өчен, ата аналарның бакчага карата уңай мөнәсәбәттә булулары,
балада да шундый фикер тәрбияләүләре шарт.
Баланың адаптация процессына аның психик һәм физик үсеше, сәламәтлеге,
чыныгуы, үзүзенә хезмәт күрсәтә белүе, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән
коммуникатив аралашуы, сабыйның шәхси үзенчәлекләре, атааналарның борчылу
дәрәҗәләре дә тәэсир итә. Әгәр алда әйтеп үткәннәр балада булмаса яки түбән
дәрәҗәдә булса микросоцияль шартларда адаптация чоры авыррак үтә. Баланың
сәламәтлегенә зыян килә, чөнки эмоциональ стресс реакциясе үсеш ала.
Фәнни тикшеренүләрдән чыгып адаптацион процессның өч фазасын билгеләп
үтәләр:
1. Авырлык килү, сөйләшү, аралашу кимү (дәвалыгы 1 ай).
2. Баланын үзүзен тотышы адекват, бары тик аерым параметрлар буенча үсеш
темпында тоткарлыклар күзәтелә (дәвамлыгы 35 ай).
3. Компенсация фазасы, үсеш темпларынын тизләшүе, нәтиҗәдә балалар уку
елы азагына алда әйтелгән тоткарлыкларны җиңеп чыгалар, үтәләр.
Балалар бакчасында адаптация чорын үтү берничә дәрәҗәгә бүленә:
1. Җиңел адаптация.
Вакытлыча йокы бозылу (710 көндә тәртипкә салына).
Аппетит (10 көндә)
Адекват булмаган эмоциональ реакция (тискәреләнү, йомылып калу,
агрессив булу һ.б.) уенда, сөйләшүдә, ориентлашуда активлашу (2030
көндә).
1. Уртача адаптация (барлык әйтелгән кимчелекләр тагын да кискенрәк
формада һәм озаграк бара: йокы, аппетит 2040 көндә, ориентлашу
эшчәнлеге (20 көн), сөйләм активлашу (3040 көн), эмоциональ халәт (30
көн), хәрәкәтләнүе активлашуы 3035 көндә. Бала авырый (мәсәлән ОРВИ,
ОРЗ). 2. Авыр адаптация (2 айдан 6 айга кадәр)
Алда әйтеп үтелгән барлык билгеләр дә авыр формада үтә. Аппетит кимү
(ашаганын косып чыгару очраклары), кискен йокы бозылу, иптәшләре, өлкәннәр
белән контактка бармау, агрессив булу, берүзе калырга тырышу. Авыр адаптация
чоры үткән балалар беренче 10 көндә һәм ияләшеп киткәнче кабаткабат
авырыйлар.
1. Бик тә авыр адаптация.( Ярты ел һәм аннан да күбрәк дәвам итә). Сорау туа:
бу баланы бакчага йөртергә кирәк микән?
Ничек кенә булмасын, ничек кенә баланы бакчага әзерләмәсеннәр, бала, бигрәк тә
беренче көннәрне зур стресс кичерә.Адаптациягә, баланың темпераменты да
йогынты ясый. Сангвиниклар һәм халериклар тиз ияләшә. Ә флегматик һәм
меланхоликлар авыррак. Алар әкренрәк, балалар бакчасы темпына җитешә
алмыйлар: ашау, биремнәрне үтәү, киенү, урамга җыену алар тарафыннан әкрен
башкарыла.
Практикада күренгәнчә авыр адаптациянең сәбәпләре:
Гаиләдә режим сакламау һәм аның мәктәпкәчә учреждение режимы белән
тәңгәл килмәүе
Балада билгеле бер үзенә генә хас гадәтләр булуы (бигрәк тә тискәре),
Уенчыклар белән уйный белмәү;
Гади культура гигиеник күнекмәләр формалашмавы;
Ят кешеләр белән үзүзен тота һәм аралаша белмәве.
Балалар бакчасына әзерләнүнең 1 этап (әзерлек этап) ата аналар өстендә. Бала
мөстәкыйль рәвештә ашый, киенә һәм чишенә белергә тиеш.
2 этап ( төп этап) ата аналар һәм тәрбиячеләргә йөкләнелә. Бу очракта атааналар
тәрбияче белән тыгыз элемтәдә булу зарур. Алар баланың һәр гадәтен, психик,
физик үсешен нинди дәрәҗәдә булуын тәрбиячегә җиткерергә тиешләр. Шул
вакытта гына бала тәрбиячегә ышана, аның тарафыннан яклау таба башлый.
3 этап (йомгаклау). Бала балалар бакчасына 23 сәгатькә килә башлый. Исегездә
тотыгыз! Беренче чиратта кәеф, аппетит, соңыннан гына йокы тәртипкә салына.
Балалар бакчасына адаптация җиңел үтсен өчен түбәндәгеләрне үтәү зарур:
1. Балалар бакчасы белән танышу. (бәйрәмнәргә, уен мәйданчыгына килү )
2. Баланың гадәтләрен тәрбиячегә җиткерү (имезлек, бармак суыру)
3. Режим саклау.
4. Бакчага бергәләп әзерләнү. (киемнәр сатып алу, сорауларга җавп бирү.)
5. Бала барында балалар бакчасы проблемалары турында сөйләшмәскә, бакча
хезмәткәрләренә карата тискәре фикер белдермәскә.
Адаптация чоры тәмам дип исәпләнә, әгәр:
Бала аппетит белән ашаса;
Вакытында тыныч йоклап китеп, көйсезләнмичә вакытында уянса;
Кызыксынып уйный башласа;
Теләп аралаша башласа.
Тема: «Балалар бакчасында адаптация чоры».
Тема: «Балалар бакчасында адаптация чоры».
Тема: «Балалар бакчасында адаптация чоры».
Тема: «Балалар бакчасында адаптация чоры».
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.