Уен-викторина "Тукайны яратабыз”
Оценка 4.8

Уен-викторина "Тукайны яратабыз”

Оценка 4.8
Мероприятия
docx
воспитательная работа
4 кл
23.04.2017
Уен-викторина "Тукайны яратабыз”
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган уен-викторина. Рус мәктәпләрендә укучы татар балалры өчен. Уенда "Зирәкләр" һәм "Тапкырлар" командасы көч сынаша. Алдан һәр команда исем, девиз уйлый, плакат ясый. Шигырь ятлый, сәхнәләштерү әзерли. Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын кабаллый.
Уен-викторина Тукайны яратабыз.docx
Уен­викторина "Тукайны яратабыз” Максат: Шагыйрь Г.Тукай турында белемнәрне тирәнәйтү; шагыйрь  иҗатына,тормышына карата кызыксыну, горурлык хисе тәрбияләү; телебезгә,әдәбиятыбызга мәхәббәт хисе тәрбияләү; Җиһазлау: Габдулла Тукай портреты, әкият, шигырьләренә ясалган рәсемнәр,  ”Туган тел” җыры аудиоязмада  КВН­га хәзерлек башланганда аларга өй эше бирелә: 1.Һәр команда эмблема ясый,  команда исемен яза. 2.Һәр команда бергәләп җырлау өчен татарча җыр әзерли. 3.Командалар бер­берсенә бүләк итеп “Мин татарча сөйләшәм” дигән плакат­таблица әзерлиләр.        КВН буласы зал туган телебезгә багышланган    плакатлар, газеталар,  республикабыз тормышына кагылышлы рәсемнәр белән бизәлә. Жюри өчен өстәл  әзерләнә. Алып баручы: Йөрәкләрне дәртләндереп,                             Тирә ­ якны ямьгә күмеп,                             Шаулап – гөрләп,                             Яз килә. Алып баручы:  Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач  һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Алып баручы:  Бик еракта балкып аткан                             Бер гүзәл апрель таңы,                             Бирде сине бу җиһанга,                             Ә  шагыйрьләр солтаны. Алып баручы:    Шагыйрьләр солтаны булып                               Тусаң да, Тукай, җиргә                               Җәбер, золым, кимсенүләр                               Туры килгән күрергә. Алып баручы:   Бәйрәмнәрең алда икән әле,                              Кара, шагыйрь, бүген текәлеп,­                              Халкың килде, сиңа мәхәббәтен                             Ал чәчәкләр белән белдереп. (“Бәйрәм бүген” җыры яңгырый) Алып баручы: Исәнмесез, хәерле көн, кадерле дуслар, хөрмәтле укытучылар. Татар  халкының бөек шагыйре,әдәбиятыбызның йөзек кашы  Габдулла Тукайга багышланган  КВН ны  бшлыйбыз. Бүгенге уенда 4 класс укучыларыннан торган ике команда  катнаша. Хәзер сүзне  үзләре белән якыннанрак таныштырыр өчен мин аларга бирәм.       Салмак кына “Туган тел” көе яңгырый. Командалар тезелә, алар бәйрәмчә  киенгән, бер­берсен сәламлиләр; Укучыларүзләре белән таныштыралар. Исем, девиз әйтелә. ,,Зирәкләр”  төркеме рәхим итегез : Безнең команда ­ Зирәкләр. ,,Зирәкләр”дән ­ ,,Тапкырлар “га, кайнар сәлам ! Без ярышта Зирәкләр, Тормышта без кирәкләр. Без тиз фикер йөртәбез Дусларга без терәкләр. Безнең девиз : ,,Бердәм фикер йөртәбез “. (Алар бүләкләрен тапшыралар, капитан кабул итеп ала, рәхмәт әйтелә).     ­,,Тапкырлар “ төркеменә сүз бирәбез: Безнең команда – Тапкырлар. ,,Тапкырлар  “ командасыннан   ,,Зирәкләр” гә сәлам ! Ә без исә ,,Тапкырлар” Ярышларда батырлар . Татар теле фәнендә Һәрвакыт алдынгылар. Безнең девиз : ,,Акыл көчне җиңсен !” (Алар бүләкләрен тапшыралар, капитан кабул итеп ала, рәхмәт әйтелә). Алып баручы :  Безнең уенда өченче команда да катнаша , ул –безнең укучыларыбызның  чыгышларына бәя бирүче жюри составы . Алар белән таныштырып китәбез. 1 нче конкурс: “Г.Тукайның биографичсен беләсеңме?”  Һәр командага бер­бер  артлы сораулар бирелә, бер команда җавап бирә алмаса,  икенчесенә дә җавап бирергә мөмкин, теләктәшлек итүче укучылар да җавап бирә алалар. 1.Г.Тукайның туган һәм үлгән көне? (26нчы апрель, 1886ел, 15апрель, 1913ел) 2.Ул кайда туган­районы һәм авылы?(Арча районы, Кушлавыч авылы) 3.Әтисе кем булган?(Мулла) 4.Кечкенә Тукайның исеме.(Апуш) 5.Әтисе үлгәндә Апушка ничә яшь булган?(6ай) 6.Әнисе кемгә калдырып кияүгә чыккан?(Шәрифә карчыкка) 7.Әнисе кайсы авылга кияүгә чыккан?(Сасна авылына) 8.Әнисе үлгәндә Апушка ничә яшь булган?(3яшь) 9.Әнисе үлгәч ул кемдә һәм кайда яши?(Бабасында, Өчиле авылында) 10.Татар Бистәсендә ул кемнәрдә яши? Исемнәре.(Мөхәммәтвәли абый һәм Газизә  апа) 11.Кырлайда ул кемнәрдә яши? ( Сәгъди абзыйларда) 12.Туганнары кайда яши?(Җаек(Уральск) шәһәре) 13. Җаекта ул нинди мәдәрәсәдә укый?(“Мотыйгия”) 14. Әлмәт шәһәренең Татарстан кинотеатры янында кемгә һәйкәл куелган? (Г.Тукай) 2нче конкурс: “Тукай әсәрләре”  1.Шүрәледә утын кисәргә килгән егетнең исеме? (Былтыр) 2.”Шүрәле”әкиятендә үзе яшәгән кайсы авылны искә ала?(Кырлай) 3.”Сабыйга” шигырендә "шагыйрәнә ялган ул”дип нәрсәләрдән курыкмаска чакыра?  (шүрәле,җен,убыр) 4.Шагыйрь аңа геройлары авызыннан "аңгыра” дип эндәшә?(сарыкка) 5.Сарык белән кәҗә уртасында нәрсә бар?(нәрсә сүзе) 6.Галигә рәхмәт әйтүче йорт хайваны?(кәҗә) 7.Эшкә өйрәтергә тырышкан маэмайның кушаматы?(Акбай) 8.”Безнең гаилә” шигырендә гаиләдә ничә кеше? (6) 9.Сарыкның  туганы  кем ?(Кәҗә) 10.Су  анасы  белән  Шүрәле  кайда очрашалар? 11.Капчыкта  бүре  башы  ничә  булган?  (1) 12.Шүрәленең  “ әтисе” (Г.Тукай) 13.Кәҗә  кем  белән  дус?(Гали)  14.Г.Тукайның татарларның гимнына әверелгән шигыре? ("Туган тел") 3нче конкурс: Табышмак  аша Тукайны  таныйбыз. 1.Нәкъ кеше кебек үзе, Бар маңгаенда мөгезе. "Былтыр кысты” дип акыра, Туганнарын чакыра. ("Шүрәле” әкияте) 2.Кулы юк,балчык ташый, Балтасы юк,өй ясый.("Карлыгач” шигыре) 3. Сакаллы килеш туа. Берәү дә гаҗәпләнми.("Гали белән кәҗә”) 4.Чуар, йомшак күлмәге, Тотсаң, уңа бизәге. Тоттырмый ,китә очып , Я кала җирдә посып.("Бала белән Күбәләк”) 4нче конкурс: "Шигырьсөючеләр " конкурсы. Шигырьләрдән алынган өзекләрнең авторын, исемен искә төшерегез.   Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер сабый.                Ян тәрәзә каршында иртәге дәресен карый.                                                           Чын күңел белән карый ул, кат­кат әйтеп һәр сүзен,               Бик озак утырды бер дә алмастан күзен.                                ( “Эш беткәч уйнарга ярый”)        И, сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә эш; Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш. Яшьлегеңдә бик тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел, Каршыларсың картлыгыңны бик җиңел.                                ( “Эшкә өндәү”) 5нче конкурс: Сәхнәләштерү ярышы.  6нчы конкурс: Капитаннар ярышы. Габдулла Тукайның бер шигырен сәнгатьле  сөйләргә. 7нче конкурс: Рәсем җыю ярышы. Һәр  ике  командага  да  киселгән  рәсемнәр  бирелә. Сез  аларны  җыеп, рәсемне   төзергә  һәм   шигырьнең  исемен  атарга  тиеш  буласыз.  Кем  беренче  төзер. Сез рәсем ясаган арада җырлый   8  нче конкурс: Сүз ясауда ярышу. Габдулла Тукай сүзендәге хәрефләрдән сүз ясау. Гата, ук, кул, ут, ай, тай, бай, дала, кала, ката һ.б. Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез. Рәхим итегез! Укучылар шуның белән безнең уеныбыз тәмам. Үзегез өчен күп кенә кызыклы  мәгълуматлар алгансыздыр дип ышанып калабыз. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт! “И туган тел” җыры белән бетә. “Зирәкләр” “Тапкырлар” 1. 2. 3. 4. 5. 6. 7. 1. 2. 3. 4. 5. 6. 7. 1. 2. 1. 2. 3. 4. 5. 6. 7. 1. 2. 3. 4. 5. 6. 7. 1. 2. № 1. Сәламләү “Г.Тукайның  биографиясен  беләсеңме?” Барлыгы. 2. “Тукай әсәрләре” Барлыгы. 3. Барлыгы. 4. 5. 6. 7. 8. Барлыгы. Табышмак  аша  Тукайны  таныйбыз. "Шигырь сөючеләр "  конкурсы. Сәхнәләштерү ярышы. Капитаннар ярышы. Рәсем җыю ярышы. Сүз ясауда ярышу.

Уен-викторина "Тукайны яратабыз”

Уен-викторина "Тукайны яратабыз”

Уен-викторина "Тукайны яратабыз”

Уен-викторина "Тукайны яратабыз”

Уен-викторина "Тукайны яратабыз”

Уен-викторина "Тукайны яратабыз”

Уен-викторина "Тукайны яратабыз”

Уен-викторина "Тукайны яратабыз”

Уен-викторина "Тукайны яратабыз”

Уен-викторина "Тукайны яратабыз”
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
23.04.2017