Ата- аналар җыелышында чыгыш "Тәрбия - җаваплы өлкә"
Оценка 4.8

Ата- аналар җыелышында чыгыш "Тәрбия - җаваплы өлкә"

Оценка 4.8
Работа с родителями
doc
воспитательная работа +1
Взрослым
06.01.2017
Ата- аналар җыелышында чыгыш "Тәрбия - җаваплы өлкә"
Ата- аналар җыелышында ясаган "Тәрбия - җаваплы өлкә" дигән чыгышымда сәламәт буын тәрбияләүдә гаиләнең роле бик зур икәнлеге искәртелә.Җәмгыятьтәге уңайсыз психологик халәт гаиләнең әхлакый нигезенә тискәре йогынты ясый; балалар һәм ата-аналар бер-берсеннән читләшәләр, каршылыклар көчәя, шуңа бәйле рәвештә акыл үсешендә һәм үз үзен тотышында проблемалары булган балалар саны арта. Гаилә җитди кризис кичерсә дә, ул социумны тотрыкландыруның мөһи м факторы булып тора. Бары гаилә генә буыннар арасындагы дәвамчылыкны саклый, җәмгыятьтәге рухи кризисны булдырмый калдыра ала.
Тәрбия - җаваплы өлкә.doc
Тәрбия–җаваплы өлкә                      (ата­ аналар  җыелышы) Үземнең   чыгышымны   бер   укучы   язган   “Борчылу”   дигән шигырь белән башлыйсым килә. “Вакыт”ны караганнан соң,        Бик борчылам, уйлыйм мин. Үтереш, талаш. Бу кешеләр Сугыштан ник туймый дим?! Шыгыр­шыгыр бик сызланып Ачыла гасыр капкасы, Кем малайлар соң, кем җайлар Безгә кая барасы?    Җәмгыятьтәге уңайсыз психологик  халәт    гаиләнең        әхла кый нигезенә тискәре йогынты ясый;  балалар һәм ата­аналар бер­ берсеннән читләшәләр, каршылыклар көчәя, шуңа  бәйле рәвештә акыл үсешендә һәм үз үзен тотышында   проблемала­ ры булган балалар   саны     арта.   Гаилә   җитди     кризис       кичерсә   дә,   ул социумны тотрыкландыруның мөһи м факторы  булып тора. Бары гаилә   генә   буыннар     арасындагы       дәвамчылыкны   саклый, җәмгыятьтәге рухи  кризисны  булдырмый   калдыра ала.Сәламәт буын тәрбияләүдә гаиләнең роле бик зур.       “Балаларыбыз – алар   безнең   картлыгыбыз.     Дөрес   тәрбия бирү – ул безнең бәхетле картлыгыбыз,  начар  тәрбия  бирү – ул безнең булачак  кайгыларыбыз,  күз   яшьләребез,   безнең башка кешеләр, бөтен ил алдында кылган гаебебез.” А.С.Ма­ каренко.   Барлык  ата­аналар  да   балаларны  тәрбияләүдә   җаваплы  булуларын аңлап бетермиләр. Кайбер   ата­ана тәрбия  эшен бала үсеп җиткәч, ул яхшы сөйләшергә, тирә­якны   аңларга өйрәнгәч башларга кирәк, дип фикер йөртә. Әлбәттә, бу – тамырдан ялгыш фикер.Чөнки тәрбия бала тормышының     беренче     көннәреннән   үк   башлана.     Бала   кечке нәдән үк үз­үзенә хезмәт күрсәтү һәм   билгеле   бер   режимны үтәү   бурычларын,   нәрсәне   эшләргә     ярый,   нәрсәне   эшләргә ярамый икәнлеген белергә тиеш. Һәм әлеге бурычлар аңа бә хетле булырга һич кенә дә комачауламас.        Кайбер ата­аналар балаларны дөрес тәрбияләү өчен аларны ярату да бик җитә дип ялгыш фикер йөртә. Сүз дә юк, тәрбия эшендә балага мәхәббәт зур әһәмияткә ия. Ләкин  мәхәббәт ­нең дә чик­чамасы   була. Нәкь   менә   ата­аналарның сукыр ­ларча мәхәббәте аерым очракларда баланың бәхетле үсешенә тискәре йогынты ясый.         Баланы   дөрес   тәрбияләү, барыннан   да   элек,   аңа   хезмәт тәрбиясе бирүне күздә тота. Ул баланы нәни чакткн ук бик гади вазифаларны үтәргә   өйрәтүдән башлана . Үскән   саен, баланың өйдәге  вазифалары  арта  һәм катлаулана барырга тиеш.   Укырга кергәч, уку аның төп эшенә әйләнә. Һәм өйдәге бар лык хуҗалык   эшләре   аның   укуына     итеп оештырылырга   тиеш.   Гаилә   әгьзалары   балада   укуга   җаваплы караш тәрбияләүгә бурычлы. Уку­язу өстәле, китап­ дәфтәр­ ләр кую өчен махсус киштә булдырырга, өйгә бирелгән эш ­ләрнең үтәлешен тикшереп торырга кирәк.      Тиешле режим оештыру һәм аның төгәл үтәлешен тикшерү – дөрес гаилә тәрбиясе бирүдә төп шартларның берсе.       Дөрес режим булганда тырышлык, төгәллек, оешканлык кебек сыйфатлар   җиңелрәк   тәрбияләнә.   Әгәр   бала   һәр   көнне   бер   үк вакытта йокыдан торса, дәресләр   әзерләсә , хуҗалык эшләрен башкарса, йокларга ятса – ул акрынлап бу вазифа ­ларга күнегә һәм аларны кушмыйча да үти башлый. Гаиләдә дөрес көн тәртибе урнаштырылса,   бала   тәртибенең   һәм   өлге   решенең   уңай   якка үзгәрүенә өметләнеп була.                        Кайчакта ата­аналар югары сыйныф укучыларының тәртибен, аларның көндәлек режимны   төгәл үтәвен тикше­ реп   китермәслек     зыян Укучының   өлгереше   түбәнәюдә   нинди   сәбәпләрне   атарга тормасаң   да   була,   дип   фикер   йөртә.   Ләкин   бу   дөрес   тү   гел. Яшүсмер балалар да нык күзәтүгә мохтаҗ.   Кайбер әти ­ әниләрне, балалары укый башлагач, аларның нинди билгеләр алып кайтулары гына борчый. Баладагы һәр күренеш белән кызыксынырга, аның сәбәбен эзләргә кирәк. Хәтта ул бала тыңлаучан   булса   да,   яхшы     укыса     да.     Нигә   тыңлаучан   ул, курыккангамы?   Нигә   яхшы   укый   башлады   бала,   белемгә ихтыяҗданмы,   көнләшкәннәнме,   әллә   карь­   еризм   чаткылары күренә башлаганнанмы?   мөмкин соң?      Өлгереш дәрәҗәсе түбәнәюнең сәбәбе аның авырып  ки ­түенә, дәресләр   калдыруына   бәйле   булырга   мөмкин.   Ул       тиз   арый, дәрестә аңлап­язып өлгерә алмый, игьтибарсыз була. Бу очракта аңа булышырга, сәламәтлеге   турында   кайгыр   ­тырга, чыныгу, дәвалану мәсьәләләрен ашыгыч рәвештә хәл итәргә кирәк.         Укуда   өлгермәүнең   бүтән   бер   сәбәбе   –   гаиләдәге   мөнәсә ­бәтләрнең   бозылуыннан   дип   әйтергә   мөмкин.   Ата   белән   ана арасындагы даими ызгыш­каршылыклар, эчкечелек күренеш ләре баланың укуына, өлгерешенә, холкына үтә тискәре тәэ ­сир итә. Әти ­ әни мондый начар сыйфатлардан иң беренче чиратта үзе баш тартырга тиеш.        Укучыларның өлгереше түбәнәюдә тагын бер җитди сәбәп – монысы   укчының   уку   хезмәтендә   тиешле     күнекмәләргә     ия булмавы. Ул вакытын дөрес бүлә алмый,  укуда  да,   язуда да бик әкрен   кыймылдый,   үз­үзенә   таләпчән   була   белми.   Мон   ­дый очракта да аңа нинди ярдәм кирәклеген ачыклау, андый ярдәмне бергәләп күрсәтү зарур.      Укуга, дәресләргә битараф булган, уку хезмәтенә җавапсыз караган  яшь тәшләрнең  тәэсире  дә баланың өлгерешенә зур зыян китерә. Бу   очракта   сыйныф   җитәкчесе һәм ата­аналар читтә калмаска, әлеге укучыга үрнәк булырдай башка дуслар табуда ярдәм итәргә тиешләр. Баланың үз­үзен тотышында тыела белү сыйфаты тәрбия ­ләү – җитди   мәсьәләләрнең   берсе.   Кайбер   ата­аналар   бала   ­сының кинәт   чәрелдәп,   каты   итеп   кычкырып   җибәрүен,   бер   сәбәпсез, арлы­бирле   йөгереп   йөрүен   баланың   шат   күңелле,   хәрәкәтчән булуы   дип   кабул   итә.   Чынбарлыкта   бу   алай   түгел. А.С.Макаренко   һәртөрле   урынсыз   кычкыруны,   тавышлануны шашынулы   күренеш   дип   исәпләгән   һәм   балаларны   тыелырга өйрәтүне таләп иткән. Чөнки кешеләргә олы тормышта адым саен тыелырга туры килә: ә бу бик авыр эш, ул үзлегеннән килми, аны тәрбияләргә кирәк.                      Тыела белү сыйфаты кешегә төрле кыенлыклар белән очрашканда   дөрес   адым   ясарга   ярдәм   итә.   Кайбер   ата­аналар балаларын     тормыштагы   төрле   тискәре   күренешләр   белән очрашудан   сакларга   омтыла.   Бу  шулай   ук  дөрес  түгел.   Чөнки киләчәктә егет­кызларга төрле   кешеләр,   гадел   булмаган эш­ гамәлләр   белән     очрашырга     туры   киләчәк.   Димәк   ата­аналар, тәрбиячеләр яшь буынны әхлаксыз кешеләргә, гадел булма ­ган эш­гамәлләргә каршы торырга өйрәтергә бурычлы. Мо­ның өчен кешеләрне   танырга,   яхшыны   яманнан   аера   белергә   өйрәтергә кирәк.                Балаларга бердәм таләпләр кую – гаиләдә дөрес тәрбия бирүнең   әһәмиятле   нигезе.   Кайвакыт   аерым   гаиләләрдә   бала­ ларга   төрле   таләпләр   куела.   Әйтик,   әтисе   улына   кичке   10   сә­ гатьтә өйгә кайтырга куша, ә әнисе   төнге 12   сәгатькә   кадәр урамда йөрергә рөхсәт итә һәм моны әтисеннән яшерә.    Мондый  очракта  балага  дөрес тәрбия  бирү  турында     сүз  дә булырга мөмкин түгел. Гаиләдә     бер   кеше   куйган   таләпне икенче берәү кире какса, ул таләп   булудан   туктый.   Бу   хәл баланы аптырашта калдыра,  бала  аңында  һәртөрле  таләп ­ләрне санламау  карашы,  кагыйдәләрне  үтәмәсәң  дә  ярый икән, дигән фикер   тудыра.   Мөстәкыйль   тормышка   аяк   баскач   та,   мондый кеше   иҗтимагый   тормыш   кагыйдәләрен     һәм     ка   ­нуннарын үтәми, үзен алардан өстен саный. Гаиләдәге барлык өлкән кешеләр билгеләгән таләпләрнең тулы бердәмлеге   генә   яшь   буында   оешканлык,   тәртиплелек, кагыйдәләргә хөрмәт тәрбияли ала.   Укучылар алдына мәктәп куйган таләпләрне гаилә якларга тиеш. Ата­аналар   “Укучылар   өчен   кагыйдәләр”не   яхшы   белергә   һәм аларның балалар тарафыннан үтәлүен таләп итәргә бурычлы.     Ата­аналар   һәм   тәрбиячеләр   балада   булачак   кеше   шәхесен, булачак    граҗданинны    күрергә   бурычлы.     Әлеге     шәхескә хөрмәт   аларның   бөтен   тәрбия   эшчәнлеген     сугарырга     тиеш. Чөнки бер үк сүзне тупас   итеп   тә, һәм   кешене     хөрмәтләп, ягымлы   рәвештә   дә   әйтергә   мөмкин   .   Шәхесне     хөрмәтләүгә нигезләнгән   мөрәҗәгать   сүзенең   тәрбияви   әһәмияте   бик   зур. Тупас   боеру   һәм   тәнкыйть   сүзе   кешене   кимсетә,   аңарда   кар шылык күрсәтү тойгысы тудыра. Балада яшьтән  үк  кешегә, үз­ үзенә хөрмәт, үз көчләренә ышаныч тәрбияләргә, аны дө рес эш­ гамәлләр башкара алуына ышандырырга кирәк.                Ата­ананың абруе – балаларга һәм яшүсмерләргә дөрес тәрбия   бирүдә көчле   чараларның   берсе. Тәҗрибәле         ата­ аналар балаларның сүз тыңлауларына нәкь менә үзләренең абруй көче белән ирешә. Ләкин кайбер ата­аналар сүз тың ­лату өчен, балаларына   акча   яки     төрле     бүләкләр   вәгьдә   итә.   Нинди   зур ялгышлык! Әлеге  алым  аларның   гражданлык тойгыларын гына сүндерә. Бар  тик  ата­аналарның   шәхси үрнәге генә балаларның мәхәббәтен яулый ала. Менә шуңа күрә ата­аналар иң беренче чиратта дөрес тәрбияне үзләреннән башларга тиеш. Тәрбия–җаваплы өлкә                      (ата­ аналар  җыелышы)

Ата- аналар җыелышында чыгыш "Тәрбия - җаваплы өлкә"

Ата- аналар җыелышында чыгыш "Тәрбия - җаваплы өлкә"

Ата- аналар җыелышында чыгыш "Тәрбия - җаваплы өлкә"

Ата- аналар җыелышында чыгыш "Тәрбия - җаваплы өлкә"

Ата- аналар җыелышында чыгыш "Тәрбия - җаваплы өлкә"

Ата- аналар җыелышында чыгыш "Тәрбия - җаваплы өлкә"

Ата- аналар җыелышында чыгыш "Тәрбия - җаваплы өлкә"

Ата- аналар җыелышында чыгыш "Тәрбия - җаваплы өлкә"

Ата- аналар җыелышында чыгыш "Тәрбия - җаваплы өлкә"

Ата- аналар җыелышында чыгыш "Тәрбия - җаваплы өлкә"

Ата- аналар җыелышында чыгыш "Тәрбия - җаваплы өлкә"

Ата- аналар җыелышында чыгыш "Тәрбия - җаваплы өлкә"
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
06.01.2017