Бала тәрбияләүдә халык иҗатының роле
Оценка 4.7

Бала тәрбияләүдә халык иҗатының роле

Оценка 4.7
Занимательные материалы
docx
воспитательная работа
Детсад
17.01.2019
Бала тәрбияләүдә халык иҗатының роле
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә халык авыз иҗатының роле гаять зур. Баланың теле ачылуга, сөйләме формалашуга,сүзлек запасы артуга, аң-фикерләү дәрәҗәсе үсүгә дә кече яшьтән үк мавыктыргычлар, юаткыч, бишек җырлары, үртәвечләр куллану алыштыргысыз санала. Белем-тәрбия бирү өлкәсендә халык авыз иҗаты әсәрләрен даими куллану югары үсешкә китерә.
Статья — копия.docx
Сабирова Гөлгенә Рависовна Казан шәһәре Авиатөзелеш районының “78 нче номерлы катнаш төрдәге тәрбия һәм белем бирүче балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирүче муниципаль бюджет учреждениясе Бала тәрбияләүдә халык авыз иҗатының роле.             Балаларның шәхес булып формалашуы, әлбәттә, беренче чиратта гаилә тәрбиясенә бәйләнгән. Ата­ана ­ төп тәрбиячеләр. Ләкин чын тәрбия берьяклы гына   була   алмый.   Тәрбиянең   төп   асылы   ­   балалар   бакчасы   белән   гаиләнең бердәмлегендә.   Мәктәпкәчә   тәрбия   учреждениесе   гаилә   белән   хезмәттәшлек итеп,   ярдәмләшеп   эшләгәндә,   балага   бердәм   таләпләр   куелганда   гына   уңай нәтиҗәгә ирешеп була. Балачак ­ нәниләрнең үсү­тернәкләнү чоры гына түгел, ә кеше   гомеренең   башлангыч   өлеше,   шәхес   буларак   формалашу   вакыты.  Шуңа күрә безгә әлеге чорда баланы, аның өчен зарур булган эшчәнлеккә уен, хезмәт, физик культура, сәнгать эшчәнлегенә юнәлтә белү кирәк. Шөгыль   үткәргәндә,   төрле   режим   вакытларында   балаларны   фольклор әсәрләре,   халык   җырлары,   түгәрәк   уеннары,татар   халкының   өс­баш,   аяк киемнәре, төрле һөнәр ияләре, нәфис сынлы сәнгате һәм сәнгать осталары белән таныштыру да карала. Ә музыка , рәсем, ябыштыру һәм әвәләү дәресләрендә практик күнекмәләр дә бирелә. Бу эш төрләре баланың иҗади сәләтен үстерүгә зур этәргеч бирә. Җыеп   әйткәндә,   татар   халкының   балалар   фольклоры,   сынлы   нәфис   сәнгате, гореф­гадәтләре, йола бәйрәмнәре, халык җырлары һәм башкалар күп гасырлар дәвамында тупланылып килгән бай педагогик мирасы. Дөньяга килгән һәр буын шул әсәрләрдәге тәүге кат матурлык, шигърият белән очраша, шулар ярдәмендә аның күңелендә туган телгә, туган җиргә мәхәббәт тернәкләнә башлый. Халык педагогикасы ­ зур акыл, сәламәт әхлак чишмәсе. Аның нигезендә кешелеклелек, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, гаделлек, тыйнаклык кебек матур сыйфатлар тәрбияләү ята. Шул ук вакытта, буыннардан буыннарга күчеп килә торган тәрбия чаралары искиткеч күп төрле. Төп һәм иң күп таралган чараларга без түбәндәгене кертә алабыз: • • • Ана теле; Халыкка файдалы хезмәт; Җырлар:   бишек   җырлары,   хезмәт,мәхәббәт   турындагы   җырлар,   лирик җырлар һ.б.; • Биюләр; Уеннар, мәзәкләр, җырлы, хәрәкәтле, ярышлы уеннар (узышы, йөгерешү • һ.б.) яки аларның җыелмасы: мәсәлән, сабан туе; • • • • Бәетләр, дастаннар, әкиятләр; Әйтемнәр, мәкальләр, табышмаклар; Тормыш­көнкүреш йолалары, кунакчыллык кагыйдәләре; Халыкның йола бәйрәмнәре;    Календарь бәйрәмнәр. Менә   шуларны   мин   перспектив   планнар   төзегәндә   төп   тәрбия   чаралары итеп алдым. Шуның нигезендә көндәлек эш планнары төзеп, дәресләр үткәрәм. Баланың аңы үсү, белеме арту, чынбарлыкны танып белү һәм чын кеше булып тәрбияләнүе аның үз туган телен яхшы белүенә бәйле. Милләтенә карата олы ихтирам хисләре тәрбияләгәндә татар халкының милли мирасыннан файдалануга җитди         игътибар         ителергә         тиеш.         Шунда         гына         мәктәпкәчә яшьтәгә  балаларның телне яхшы үзләштерүенә ирешергә мөмкин. И туган тел, и матур   тел,   Әткәм­әнкәмнең   теле!   Дөньяда   күп   нәрсә   белдем   Син   туган   тел аркылы. Әйе,   бөек   шагыйребез   Габдулла   Тукайның   бу   юллары   ана   теленең әһәмиятен, гүзәллеген һәм олы тәрбияче булып торуын раслый. Рухи байлыкны сәнгатьнең   барлык   төрләре,   халкыбызның   гасырлар   буе   яшәп   килгән   гореф­ гадәтләре,   йола­бәйрәмнәре,   әхлак   кагыйдәләре,   тормышның   һәр   өлкәсендә тупланган халык акылы, аның тормыш дәрәҗәсе тәшкил итә. Ләкин үз халкының байлыгын   бу   бөтен   нечкәлекләре   белән   аңлау   һәм   үзләштерү   телне   белүдән башка мөмкин түгел. Туган тел ­ белем һәм тәрбия алуга ачкыч ул. һәр шөгыль программа буенча үткәрелә. Балаларны кече яшьтән үк әдәби тел нормаларын сөйләмдә куллана белүләренә   ирешергә   кирәк.  Сөйләм   үсешенә   нык   бәйле   рәвештә   мәктәпкәчә яшьтәге балаларның логик фикерләү сәләтләре, зиһеннәре, игътибарлары, танып белү эшләнмәләре дә үсә. Сөйләм телен үстерудә сәхнә сәнгатен кулану бик отышлы. Кече яшьтәге балалар белән татар халык әкиятләрен сәхнәләштерәбез. Курчакларын кулда тотып тору өчен көчле, бармакларның хәрәкәтчән булуы кирәк.   Моның   өчен   бармак   уеннары   оештырабыз,   тиз   әйткечләрне   –тел   һәм иреннәрнең дөрес куелышын ныгыту өчен файдаланабыз. Зуррак   төркемдәге   балалар   белән   «Аулак   өй»,   «Әбием   сандыгы»,   «Каз өмәсе», «Кичке уенлыкта» кебек фольклор кичәләр үткәрәбез.    Туган тел барыннан да бигрәк гаиләдә саклана. Балага ана кеше биргәнне мәктәп тә, дәүләт тә бирә алмый. Без бит телебезне юкка гына ана теле димибез. Гаилә гомер­гомергә телне, мәдәниятне, барча милли кыйммәтләрен саклауга хезмәт иткән. Әти­әниләр белән тыгыз элемтәдә торабыз.         Үз   эшчәнлегемдә   мин   балаларны   тәрбияләүдә   халык   уеннарын   төп юнәлеш итеп алдым. Тәрбия халык уеннарына таянып алып баруның дәрәҗәсен күрсәтү   өчен   педагогик   коллективта,   ата­аналарда   туктаусыз   аңлату   эшләре алып барам. Нәниләр   белән   алып   барган   шөгыльләрдә   төп   максатым­   балаларда   әби­ бабаларыбыз,   әти­әниләребез   тарафыннан   иҗат   ителгән,   бүгенге   көнгә   кадәр килеп   җиткән   халык   авыз   иҗаты   җимешенең   бер   төре   булган   уеннар   аша сабыйның телен ачтыру, сөйләм телен, зиһенен үстерү, физик яктан чыныктыру, аларның   күңелләрендә   нәфислек   тәрбияләү,  җырлы­сүзле   уеннар   аша   аларны музыкаль   авазларны   тоярга,   күмәк   һәм   уртак   хис   белән   хисләнергә өйрәтү.Сабыйларның ялларын, уеннарын оештырганда, халык иҗаты әсәрләрен мин  бик  теләп  кулланам, чөнки  аларның  һәркайсында  балаланы    якшылыкка чакыру, миһербанлык, шәфкатьлелек кебек сыйфатлар чагыла. Халык уеннары баланы тапкыр,  зирәк  булырга  өйрәтә,  аларның  бердәм,  дус,  тату  коллектив булып туплануына булыша. Әлеге   педагогик   юнәлештә   мин,   нәниләрнең   яшь   үзенчәлекләрен   исәпкә алып, кече яшьтән үк тормышка ашырам. Аларның теле ачылгач та,без аларга төрле­ төрле бармак уеннары өйрәтә башлыйбыз, әмма ул тәрбия эше генә булып калырга тиеш түгел. Баланы уенга күнектерү, аның хәрәкәтен үстерү өчен ул өйдә,   гаиләдә   дә   башкарыла.   Моның   өчен   әти­әниләргә   төрле   җыелышлар, папка­передвижкалар, әңгәмәләр аша шушы уеннар өйрәтелә, ныгытыла.   Тел   шомарткычлар,   тизәйткечләр,   санамышлар,   үртәвечләр, эндәшләр балаларга төрле уеннарда иркенләп катнашырга мөмкинлек тудыра. Мәсәлән: Яңгыр, яу, яу, яу! Тәмле ботка бирермен, Тәмле ботка казанда, Тәти кашык базарда. Балалар хәрәтәтле, җырлы­биюле уеннарны аеруча яраталар. Андый уеннар баланың   яшенә   карап   катлауланыла,   кечкенәләр   төркемендә   "Күрсәт   әле үскәнем", "Ак калач", "Карлыган­бөрлегән", "Әтәчкәем" булса, зурая төшкәч, "Чума   үрдәк,       чума   каз",   "Кәрия­Зәкәрия",   "Йөзек   салыш"   һ.б.   уеннарны уйныйбыз. Югарыда      әйтелгәнчә    җырлы­сүзле    уеннар    аша    бу    баланы музыкаль     авазлар     белән хисләндерәбез, аның күңелендә нәфислек тойгысы уятабыз. “Күрсәт әле, үскәнем”. Балалар түгәрәккә басалар. Ике бала уртага чыгып баса.   Алар   уенны   алып   баручылар   һәм   җыр   башлаучылар   булалар.   Балалар салмак көйгә түгәрәк буйлап җырлап әйләнеп йөриләр. Җыр эчтәлегендә нәрсә турында сүз барса, шул хәрәкәтне бергәләп башкаралар: Күрсәт әле, үскәнем,  Яшь кызлар ничек йөри? Ул шулай да, ул болай, Яшь кызлар йөри шулай. (Балалар яулык очларын тотып йөриләр). Шулай ук “ Миңлебай” уенын яратып, зур кызыксыну белән уйныйлар. Без йөрибез әйләнеп, Син уртада Миңлебай. Син нишлисең, ни кыласың, Без кыланырбыз шулай. ­Бер болай, бер болай, я кыланыгыз шулай. ­Бер болай, бер болай, моны эшләү бик уңай. (Укучы артыннан хәрәкәтләр кабатлана.)         Без XXI гасырда яшибез. Бүген безнең татар халкының тарихына, теленә, гасырлар буе камилләшеп килгән авыз иҗатына, уеннарына, мирасына игътибәр артты.   Мин   дә   үз   эшчәнлегемдә   әлеге   юнәлеш   буенча   максатчан   эш   алып барырга   тырышым.   Киләчәктә   дә   шушы   тема   өстендә   эшләп,   иҗат лабораториямне баетырга, әти­әниләр белән берлектә матур иҗади нәтиҗәләргә ирешергә тырышам.

Бала тәрбияләүдә халык иҗатының роле

Бала тәрбияләүдә халык иҗатының роле

Бала тәрбияләүдә халык иҗатының роле

Бала тәрбияләүдә халык иҗатының роле

Бала тәрбияләүдә халык иҗатының роле

Бала тәрбияләүдә халык иҗатының роле

Бала тәрбияләүдә халык иҗатының роле

Бала тәрбияләүдә халык иҗатының роле

Бала тәрбияләүдә халык иҗатының роле

Бала тәрбияләүдә халык иҗатының роле

Бала тәрбияләүдә халык иҗатының роле

Бала тәрбияләүдә халык иҗатының роле
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
17.01.2019