"Бердәнбер бит алар, бердәнбер" общешкольное родительское собрание
Оценка 4.8

"Бердәнбер бит алар, бердәнбер" общешкольное родительское собрание

Оценка 4.8
Мероприятия
doc
воспитательная работа
5 кл—9 кл
01.05.2017
"Бердәнбер бит алар, бердәнбер" общешкольное родительское  собрание
"Бердәнбер бит алар, бердәнбер" общешкольное родительское собрание. Аналар көненә багышланган кичә-концерт. Максат: балаларга патриотик тәрбия бирү, өлкәннәрне хөрмәтләргә өйрәтү. Автор: Шакирҗанова Румилә Илдус кызы, Чури-Бураш төп белем бирү мәктәбенең 1нче квалификацион категорияле математика һәм информатика укытучысы, мәктәпнең "Туган якны өйрәнү" музее җитәкчесе.
Бердәнбер бит алар общешкл родит собрание.doc
Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Чури­Бураш төп гомумбелем  бирү мәктәбе        МБОУ” Чуру­Барышевская основная общеобразовательная  школа” Апастовского района РТ “Бердәнбер бит алар, бердәнбер...”    Аналар көненә багышланган кичә­концерт                                                                                      1нче квалификацион категория Автор: Шакирҗанова Румилә Илдус кызы,  Чури­Бураш төп белем бирү мәктәбенең  математика һәм информатика укытучысы “Бердәнбер бит алар, бердәнбер...” (Апас районы Чури-Бураш урта мәктәбендә аналар көненә багышланган кичә-концерт.) Сәхнә һәм зал бизәлеше:   сәхнәгә башлангыч класс укучылары ясаган чәчәкләр,  рәсемнәр куелган. “Ана­ шәфкать диңгезе”, ”Ана –бөек исем...” дигән сүзләр язылган  плакатлар эленгән.  Стендның берсенә балалар рәсемнәре, икенчесенә балалар  шигырьләре куелган.  Сәхнәдәге өстәлләрдә чәчәкләр,  гөлләр.    1 класс укучылары чыгышы  Балаларның  кулларында  шарлар һәм чәчәкләр Әкрен генә карлар ява Дөнья бик юмарт бүген Бүген әниләр бәйрәме Шуңа күңелем шат минем Син әнием минем өчен Бу дөньяда бер генә Елмайганда йөзләреңнән Бар өйгә нур бөркелә Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп Бар дөнья көлеп торсын Әни бәйрәме икәнен Әти дә белеп торсын Әти дә көлеп торсын Иң кадерле кешеләрне Кадерлибез, зурлыйбыз Чын күңелдән һәммәгезне Бәйрәм белән котлыйбыз Әниләрнең бәйрәме ул Безнең дә көткән бәйрәм Җырлап­ биеп күңел ачыйк Бүген әниләр  белән. Без сине бик яратабыз, Бәйрәм белән котлыйбыз Бүләк итеп үзеңә Бер матур җыр җырлыйбыЗ Җыр: “ Әниләрне хөрмәтлибез”  Алып баручы : Исәнмесез димен бүген сезгә Бәйрәм белән газиз аналар Юллар ерак булса, җырлар белән Якынаер бүген аралар. Аналарның көләч йөзен күрсәм,  Сабый бала сыман куанам. Алар күңеленә бүген менә Изге теләк белән юл алам. Алып баручы : Хөрмәтле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезнең барыгызны да  матур бәйрәмебез ­ АНАлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезнең барыгызга да  гомерләрнең озынын, бәхетләрнең гомерлесен, сәламәтлекнең ныгын,  куаныч­  шатлыкның зурысын телибез.     Бүгенге кичә ­ концертыбыз бары тик аналарга гына багышлана. (Аналар көне Рәсәй  Президентының 1998 елның 30 гыйнварында чыккан Указы нигезендә билгеләп үтелә. ) Мәктәп китапханәчесе Зарифуллина  башкаруындагы җыр барлык әниләргә  бәйрәм  сәламе булып  яңгырасын. Алып баручы :   Данга лаек газиз аналар.  Әй аналар, сез газиз аналар, Йөрәк түрендәге аналар Алардагы тылсымлы сихрилек Серле ялкын булып яналар.  Данга лаек җирдә Аналар, Бар изгелек алар сөтеннән Ә кояшны тиңлик Аналарга Зурлап яшик аны күңелдән.                                           (Әнисә Шәрәфетдинова.  Урта Балтай.) Бүгенге кичәдә катнашучыларның иң өлкәннәре атказанган колхозчы һәм орден­ медальләргә лаек булучы дәү әниләребез: Хафизова Маһиҗиһан, Шарафиева  Маһинур, Шәйхетдинова Фәһимә, Шәрәфиева Гөлфинур, Хисамова Оркыя, Хамматова Тәския,  Вафина Мөршидә, Зарифуллина Наҗия, Салахова Зәйнәп, Галиева Бәнат  һ.б.  Әлеге өлкәннәрнең балаларга хәер ­ фатихасын тыңлап китик әле. (өлкәннәргә сүз  бирелә) Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Яруллина Лира Раилевна дәү әниләргә багышлап  үзенең шигырьләрен укып үтә. Алып баручы : Залда утырган тагын бер төркем кунакларыбыз бар. Балалары  Әфган  һәм Чечня җирендә булган аналар: Гараева Флюра, Абдуллина Флюра, Вәлиуллина  Сиринә, Муратова Венера, Шакирҗанова Вәсилә. Олы бәйрәм бүген, Бизәп күңел күген, Җырлар гына торып калсыннар. Өмет­ хыялларда, булса каршы ярда. Сезгә маяк булып янсыннар. Исмагилова Фирдания башкаруындагы  җыр  әлеге әниләргә багышлана. Алып баручы :  Ана күңелен аңлап булмый , диләр Аңлап була, күңелең теләсә. Алар безгә изге фатихасын, Күңел көткән моңын өләшә. Мең кисәккә бүлә бер йөрәген, Ә үзендә соңгы кисәге. Ана өчен бала­40 та да 60, 70 тә дә бала, булып кала шул. Тудыра, аякка бастыра,  укыта, армия сафларына озата. Бүгенге көндә балалары хәрби  хезмәттә булган аналарның күңелен бары тик аналар гына аңлыйдыр. Гомерен хәрби  хезмәткә багышлаган Мингазов Тальяр әнисе ­ Мингазова Дания апа, Солдат аналары:  Гисматуллина Дания, Гәрәфетдинова Гөлниса, Габдрахманова Рушания, Шарафуллина  Дания,  Ахметзянова Фәридә,  Гатауллина Резида . (Солдат  хатларыннан өзекләр уку) “Парлы бию” Яшь укытучылар  чыгышы. Шәмсетдинова Эльмира шигырь укый.   “Елатмагыз әниләрегезне” Елатмагыз әниләрегезне, Төнге тәрәзәләрегезгә каратып,­ Догаларын, изге теләкләрен Биргән аларсезгә, яратып!...        Елатмагыз әниләрегезне,        Күз төбәтеп юллар чатына.        Онытмагыз: сезне төп нигездә         Әнкәгезнең йорты чакыра...  Елатмагыз әниләрегезне, Яман юлда йөреп үсмердән: Сезнең хәсрәтләрне күтәргәнгә Чәчләренә көмеш төс кергән.         Елатмагыз әниләрегезне­          Бердәнбер бит алар, бердәнбер.         Сезне кеше итеп үстергәнче,          Күпме кайгы алар күргәндер?  Елатмагыз әниләрегезне: Алар өчен мәңге бала сез; Алар киткәч, бөтен борчуларын Җилкәгезгә төяп каласыз... Алар өчен мәңге бала сез!...  Алып баручы :  Матурлар безнең әниләр Данлы эшләре белән. Әтиләр белмәгән эшне Әниләр эшли белә.  Наз гөлләре үсеп чыга Сез үткән буш җирләрдән. Өйдә генә түгел, төрле  Тармакларда әниләребез  Тырышып хезмәт итәләр.  Бүгенге көн көн алдынгылары. ­    башлангыч сыйныф укытучысы җыр башкара  Белән танышып үтик: Сабирова Рафия, Бикмухаметова Идия, Сәлимуллина  Ания,  Нәбиуллина Сания, Нургалиева Наилә, Сиразова Дамирә, Вафина Налия, Хамидуллина  Роза Татар халык биюе:  Шафигуллина Гүзәл. Алып баручы : Галиева Мөнәзия  Мифтахова Илсөя  Сәмигуллина Наҗия Менә әлеге әниләребез инде 2 баласын укытып чыгарган һәм тагын 1­2 баласы безнең  мәктәптә белем ала. Авылыбызның горурлыгы булырдай балалар үстергән әлеге  әниләргә багышлап җыр башкарыла. Борһанова Рания   Алып баручы : Туган көннәрен якын арада билгеләп үткән аналар да бар арабызда:   Сиразиева Рәмзия, Ахметшина Рива, Мифтахова Илсөя, Назмутдинова Суфия,  Хисамутдинова Мәйсәрә.  Аларга алгы көннәрендә ак бәхетләр, куанычлар, шатлыклар  телибез. Саулык – сәламәтлек белән исән­имин яшәргә язсын барыгызга да. Мәктәпнең өлкән укытучысы, завуч Загрутдинова Фәүзия  җыр башкара.   Алып баручы :  Җир шарының ак бәхете өчен Яратылган җәүһәр, алтын сез  Кешелекнең иң зур зиннәте­сез, Яшәү мәгънәсе дә хатын­кыз! Хөрмәтле әниләр, дәү әниләр, апалар, сеңелләр! Сезне барыгызны да тагын бер мәртәбә  Аналар көне белән тәбрик итәбез. Кичәгә килүегез өчен зур рәхмәт . Балалар  чакыруына игътибарлы булганыгыз өчен зур рәхмәт. Алгы көннәрегез аяз булсын,   тыныч таңнар җирдә һәрчак атсын.   Программаны төзеде һәм кичәне алып барды  Шакирҗанова Румилә Илдүс кызы        Кулланылган әдәбият 1.”Йолдыз” район газетасы 2. Интернет ресурслар

"Бердәнбер бит алар, бердәнбер" общешкольное родительское собрание

"Бердәнбер бит алар, бердәнбер" общешкольное родительское  собрание

"Бердәнбер бит алар, бердәнбер" общешкольное родительское собрание

"Бердәнбер бит алар, бердәнбер" общешкольное родительское  собрание

"Бердәнбер бит алар, бердәнбер" общешкольное родительское собрание

"Бердәнбер бит алар, бердәнбер" общешкольное родительское  собрание

"Бердәнбер бит алар, бердәнбер" общешкольное родительское собрание

"Бердәнбер бит алар, бердәнбер" общешкольное родительское  собрание

"Бердәнбер бит алар, бердәнбер" общешкольное родительское собрание

"Бердәнбер бит алар, бердәнбер" общешкольное родительское  собрание
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
01.05.2017