Фәйзулла Туишев- бөек гармунчы.
Оценка 4.7

Фәйзулла Туишев- бөек гармунчы.

Оценка 4.7
Мероприятия
docx
искусство
7 кл
13.02.2017
Фәйзулла Туишев- бөек гармунчы.
Исәнмесез! Мин 27 ел хезмәт стажлы мөгаллимә, бүген сезгә үземнең хезмәтемне тәкъдим итәргә булдым. Декабрь аенда без Сезнең белән Бөек гармунчы, алыштыргысыз зур шәхесебез – Фәйзулла ага Туишевнең олы юбилеен билгеләп үттек. Күпләр аның кемлеген дә белмәгән бу дәвердә, без укучыларыбыз белән нәкъ менә шушы шәхес турында мәгълүмат бирүне кирәкле эш дип саныйбыз һәм Сезгә дә тәкъдим итәбез. Хөрмәт һәм ихтирам белән Дания Габделхәмит кызы.Татар телендә эшкәртмәләр куя алу минем өчен зур бәхет.
Фәйзулла Туишев.docx
Исәнмесез! Мин 27 ел хезмәт стажлы мөгаллимә, бүген сезгә үземнең   хезмәтемне   тәкъдим   итәргә   булдым.   Декабрь   аенда   без Сезнең   белән   Бөек   гармунчы,   алыштыргысыз   зур   шәхесебез   – Фәйзулла ага Туишевнең олы юбилеен билгеләп үттек. Күпләр аның кемлеген   дә   белмәгән   бу   дәвердә,   без   укучыларыбыз   белән   нәкъ менә   шушы   шәхес   турында   мәгълүмат   бирүне   кирәкле   эш   дип саныйбыз һәм Сезгә дә тәкъдим итәбез. Хөрмәт һәм ихтирам белән Дания Габделхәмит кызы. Тема: Бөек гармунчыны олылыйк. Максат:   Гармунчы   Фәйзулла   Туишевның   туган   көне   уңаеннан аның   турында   күбрәк   мәгълүмат   бирү,   укучыларда   сәнгатькә мәхәббәт   тәрбияләү,   эстетик   зәвык   формалаштыру;   олылау, хөрмәтләү хисләре тәрбияләү. Кичә барышы: 1 а. б. Гармун уйный. Ягез тыңлыйк әле Моңнарында чишмә агышы Таң чыклары гөлне сәламлиме Әллә таңда кояш чыгышы?! Ялкын өстәп янган йөрәкләргә Яшь йөрәкләр яна яңадан Сагышлының тарат сагышларын Җан рәхәте алсын аңардан Әби­бабай кайта яшьлегенә Хәтерлиләр тәүге ярларын Сагыналар янә өзлеп­өзлеп Сандугачлы алсу таңнарын Уйна әйдә, син бит кояшка тиң Моңнар чәчә өлгер кулларың Күңелләрдә эшкә дәртләр өстә Канат бирсен гармун моңнарың Тыңлыйк әле. Җиргә моң агыла Әнә гармун моңга коена Күмик залны сихри дәртле моңга Илаһи моң, татар моңына Урамнарда гармун бәйрәмнәре Бәйрәмнәрдән ничек каласың Өзгәләнә гармуннары илнең Уятырга адәм баласын Өзгәләнә гармуннары илнең Халык җаны, димәк буш түгел Әйтер сүзен ул бит гомер буе Гармуннарга, җырга кушты гел Буш булалмый бүген халык җаны Шуңа карап гамәл кылына Кемдер җиргә кылыч күтәргәндә Гармун ала татар кулына Гармун ала татар, җилкендерә Эчләрендә җаны булганны Көйләр булып күтәрелә еллар Җиңеп кара шушы моңнарны Мәйданнарга гармуннары чыга Янганына каршы ятларның Кылычлары бер яктарак торсын Гармуннары барда татарның Д.   Хәерле   көн   кадерле   кунаклар,   хөрмәтле   укытучылар, укчылар. Хәерле көн, гармун моңы яратучылар. Бүген   бездә   олы   бәйрәм,   бәйрәмнең   сәбәпчесе   танылган гармунчы,   татар   һәм   рус   композиторлары   әсәрләрен   башкаручы, утыздан артык җыр һәм маршларның авторы Фәйзулла ага Туишев. Фәйзулла   Кәбир   улы   Туишев   1884   елның   19   нчы   декабрендә Ульяновск өлкәсенең Түгел Бага  авылында туа. Ул Батрак  Кәбир йортында җиде нче бала була. Фәйзулла ага гармун тарта Каян белгән аның серләрен Үзе эчтән генә нидер көйли Тезә­тезә гармун телләрен Талгын җил искәнен, кош сайравын Авыл тавышын тыңлап үстеңме Тыңлап, көйгә салып әкрен генә Гармун телләренә күчтеңме. Моң чишмәсе сузып сагышыңны Бастымы әллә гармун телләре Дәрья булып ташкан күңелеңне Юаткандыр халкым көйләре.  Д.  Кечкенә   Фәйзулла   Моңлы   бала   була:   сәгатьләр   буенча шарманка уйнап йөрүчеләрне тыңлый, үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнә,   ләкин   аңа   махсус   музыка   уку   йортларында   укырга   туры килми,   чөнки   гаиләне   ярлылык,   юклык   чолгап   алган   була.   Ун яшьлек   Фәйзулла   эшли   башлый:   ярминкәләрдә,   күчеп   йөрүче артистлары белән бергә, төрле гармуннарда уйный. Самара, Баку, Томск Саный китсәң бик күп алар Иркутск, Орск, оренбург Күрде инде безнең башлар Кайда гына чыгыш ясамады Гармун булды һәрчак кулында Искә алсаң аның гомер юлын Авырлыклар чиксез юлында Эшләгән ул Красильников белән Цирк белән бергә, бергәләп Янгын чыгып, ялмап алган барын Бәхетсезлек килә күмәкләп Д. Сәнгать өлкәсендә үзен гармунчы буларак Фәйзулла Туишев бары Октябрь революциясеннән соң гына таныта. Ул – гомере буена иҗади   эшли   –   халык   көйләрен   эшкәртә,   рус   һәм   татар композиторларын башкара, концерт гармуннарында уйнау өчен үзе дә әсәрләр яза. Аның утыздан артык җыр һәм маршлары бар. Хөрмәтле   дуслар   шушы   урында   әйдәгез   Гөлназ   Таҗиеваның “Уйна дустым гармуныңны” дигән шигырен тыңлап үтик әле. Уйна дустым гармуныңны уйна Сокландыр син туган халкыңны Сокландырып туган халкыңны Йөрәгеңә сал син ялкынны Уйна дустым, гармуныңны уйна Чәчеп җибәр халкым моңнарын Дәртләндер син туган халкыбызның Батыр кызларын һәм улларын Уйна дустым, гармуныңны уйна Бөтен кеше сине яратсын Сине безнең моңлы халкыбызның Игелекле кыю баласын Сезнең   каршыгызга   Фәйзулла   аганың   бер   оныгын,   8   сыйныф укучысы Салават Габдрахмановны чакырам. Ул сезгә үзе яраткан бер көйне бүләк итәр. Д. 1922­23 елларда ерак көнчыгышта үткән гастрольләре аңа зур уңышлар китерә. Ә   1929   елда   Татарстан   халкы   Фәйзулла   Туишевның   сәнгать өлкәсендә эшчәнлегенең 25 еллык олы юбилеен билгеләп үтә. Татар   музыка   сәнгатен   үстерүдәге   хезмәтләре   өчен   1944   нче елда   Фәйзулла   Туишевка   татарстанның   халык   артисты   дигән мактаулы исем бирелә. Көмеш тавышлар яңгырый Җырлар суза кыз бала Җырла дустым җырла катырак Тавышыңны кызганма Су буйлап ерак тарала Җырларыңның моңнары Фәйзулла абый карап торса  Әйтер иде уйларын Сезнең   каршыгызда   җырлый   “Йолдызлык”   эстрада   фестивале дипломаты Ландыш Гыйльметдинова. Д. Фәйзулла ага Туишев иҗаты зур дәрья Аның моңы – халкым гимны Аның моңы ул мәхәббәт Аның моңы – олы нәсихәт Аның   моңы   –   олы   тормыш   дип   язган   Фатих   Хөсни   үзенең истәлекләрендә. Бүгенге   көндә   аның   иҗатын   өйрәнүчеләр   моңнарын   дәвам иттерүчеләр   күпләр.   Халкыбызның   бөек   гармунчысы   истәлегенә багышлап, 1988 нче елдан Татарстанда Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар конкурсы уздырыла башлады. Ал кулыңа тальян гармуныңны Сыздыр әйдә халкым көйләрен Әбиләрнең, төшер исләренә Гашыйк булып йөргән көннәрен Гармун сызсаң иген кырларында Кушылырлар сиңа арышлар Сине ишеткән татар балалары Гомерләрен илгә багышлар Еракларга илтер саба җиле Татар моңын сузып уйна син Әй гармунчы, татар кардәшләрең Исәрләнеп сине тыңласын Сәхнәдә   районобызның   оста   гармунчысы   Фәйзулла   Туишев исемендәге конкурс лауреаты Вилорик абый Вәлиуллин. Гөлия Мөхәммәтгалиева җырлый. Тыңла әле, бер моң ишетелә Ул моңнар бит чыгып йөрәктән Шул ук моңнар язмышларны җиңеп Яшәргә бит безне өйрәткән Тыңлыйк әле, таныш моңнар ага Талгын сулар аккан шикелле Моң иясе, безгә таныш бугай Үзе якын, үзе сөйкемле Тәфкил Яруллин чыгышы. Сезнең   өчен   җырлый   Гөлия   Кәримуллина   “Яшьлегем чишмәләре”. Уйнык әле, дуслар, гармуннарны Сөйләсен ул безнең хисләрне Әйтсен алар йөрәк газапларын Каршыласын җәйнең кичләрен Уйныйк әле, тартып гармуннарны Моңнар аксын зәңгәр күкләргә Йөрәкләргә дөрләп ут кабынсын Ялгызларга, тагын күпләргә Уйнап торсын тальян гармуннары Кушылып җырлыйк дәртле көйләргә Һәр көнебез, һәрбер мизгелебез Истәлеккә калсын сөйләргә Саба музыка мәктәбе директоры Ильяс абый Сафиуллин  һәм авылыбызның   үзешчән   композиторы   Сәйдәш   Солтанов   чыгышын карап үтик. Альбина Кадыйрова җырлый. Әй дусларым, сезгә ихтирам зур Яшәгез сез мәңге яшь булып Утырыгыз балкып түр башында Туган йортыгызда ямь булып Картаймыйча шулай кояш кебек Булып торыгыз сез иртә кич  Моңлы көйне онтып булмый диләр Онытмабыз сезне һичтә без Илнар Хуҗин җырлый. Сау булыгыз абый­апалар Уйларыбыз бергә калсыннар Бүген яңгыраган шат моңнар Йөрәкләргә җегәр салсыннар Һаваларда очкан кошлар да, сезгә саулык теләп сайрасын, Чишмә буйларында таллар да, сезгә гомер теләп чайкалсын, Чишмәләр дә аксын челтерәп, сез дусларга ак бәхет теләп Җилләредә иссен илемнең, бәрәкәте булсын гомернең! Хөрмәтле моң сөюче дуслар, килгән кунаклар. Менә Фәйзулла ага   Туишевның   туган   көненә   багышланган   кичәбез   ахырына якынлашты.   Ерак   араларны   якын   итеп,   безгә   килгәнегез   өчен, моңнарыгызга   күмгәнегез   өчен,   хөрмәтле   гармунчыларыбыз   олы рәхмәт сезгә. Әлеге очрашуның кечкенә генә бер истәлеге итеп ...... тапшырырга рөхсәт итегез. Кабаттан   барыгызга   да   бик   зур   рәхмәт.   Киләсе   очрашуларга кадәр. Сценарийның һәм шигырьләрнең авторы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм музыка укытучысы Д. Г. Гыйльметдинова.

Фәйзулла Туишев- бөек гармунчы.

Фәйзулла Туишев- бөек гармунчы.

Фәйзулла Туишев- бөек гармунчы.

Фәйзулла Туишев- бөек гармунчы.

Фәйзулла Туишев- бөек гармунчы.

Фәйзулла Туишев- бөек гармунчы.

Фәйзулла Туишев- бөек гармунчы.

Фәйзулла Туишев- бөек гармунчы.

Фәйзулла Туишев- бөек гармунчы.

Фәйзулла Туишев- бөек гармунчы.

Фәйзулла Туишев- бөек гармунчы.

Фәйзулла Туишев- бөек гармунчы.

Фәйзулла Туишев- бөек гармунчы.

Фәйзулла Туишев- бөек гармунчы.
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
13.02.2017