Добавить материал
Войти
🕊️
Войти в кабинет
Медиатека
Курсы
Сертификация
Мероприятия
Конкурсы
Собрания
Классные часы
Новости
Ваше членство
Добавить материал
и получить до 500 000 ₽.
свидетельство СМИ
и 10 документов
Гаиләбез темасына сочинение
Оценка
4.8
Назарова Алсу
Назарова Алсу
Гаиләбез темасына сочинение
Оценка
4.8
Домашняя работа
docx
воспитательная работа
+1
6 кл
26.03.2017
Гаилә турында язылган сочинение. Бу сочинениеда әтинең,әнинең нинди роль уйнавы турында әйтелә.Әлбәттә, бала өчен бу газиз кешеләрнең нинди эш эшләүләре,нинди яшәү рәвеше алып барулары - барсы да чагылыш таба. Дус, тату гаиләдә тәрбияләнгән бала башка балалардан үзенең күз аллавы,яхшы тәрбиясе белән аерылып тора.Гаилә турында сочинение
гаилә.docx
Текстом
Картинками
Нык тату гаилә нинди була? Мөгаен, бу сорауга кистереп кенә җавап бирүе мөмкин түгелдер. Бик гади нәрсә түгел ул гаилә. Яхшы гаилә – саф чык тамчысы кебек. Анда безнең җәмгыятебездәге социаль һәм әхлакый мөнәсәбәтләрнең күпкырлы дөньясы чагыла. Яхшы гаиләкеше өчен зур бәхет ул. Безнең илебездә гаиләаерым кешенең эше генә түгел, ул дәүләтнең өзлексез игътибар үзәгендә торучы бер берәмлеге. Дәүләт гаилә турында зур кайгыртучанлык, игьтибарлылык күрсәтә. Балалар учрежденияләре киң җәелдерелә. Төрле пособияләр түләнә, балалар сау сәламәт үссеннәр, яхшы тәрбия алсыннар өчен күп көч түгелә.Тик бәхетле гаилә кору өчен әтиәнинең барыннан да элек берберсенә булган мәхәббәте, ихтирам итүләре, җитдилекләре, берберсен аңлаулары, әдәпле булулары һәм башка бик күп нәрсәләргә бәйле икәнлеге күренә. Әйе, әти гаиләдә – баш кеше, ул үзе гаилә әгъзаларына үрнәк булырдай кеше. Ул иң күп табучы, иң көчле, иң җаваплы, барлык мәсьәләләрне хәл итүче. Ул уйнап кына бодай белән капчыкларны күтәрә ала, печән чапканда чалгысы да аның кулында уйнаклап кына йөри. Әтием мине ачуланганы да юк, ләкин аның сүзе шундый да үтемле, ә күз карашы? Ул миңа караганда, мине үтәли күрә кебек тоела.Әтиемне мин яратам да, хөрмәт итәм, кайвакыт нишләптер куркам да ... Әни, әнием, әнкәй... Һәркем өчен бик кадерле, назлы, җылы сүз бу. Күңелебездә булган бөтен матурлыкны, рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз. Һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбызга шатланып, канатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән мәрхәмәтле әниебезгә эндәшәбез. ... Бер кечкенә кыз әнисеннән аерылып калганда, кызчыкка ярдәм итәр өчен, аннан сорыйлар: “Синең әниең нинди?” Шунда кечкенә кызчык җавап бирә: “Сез белмисезмени? Минем әнием иң матуры, иң яхшысы”. Шулай кечкенә вакытта да, олайгач та һәр кешегә үз әнисе иң изге, иң матуры, иң ягымлы һәм игътибарлы булып күренә. Миңа да үз әнием – иң гүзәл, иң сылу, иң күркәм. Буе белән ул озын түгел, русча әйткәндә “ и ноги не от ушей растут”, муены да бик озын түгел, чәчләре дә бик куе озын түгел, ә күзләренә карасаң – дөняның гүзәллеген, әниемнең сабырлыгын, акыллылыгын, барысын да белгәнен, аңлаганын күрәсең. Аңа артык сүз дә әйтергә кирәкми, ул бөтен минем хис тойгыларымны, уйхәсрәтләремне минем күзләремнән карап белә.Бервакыт мәктәптән эчем пошып кайткан идем. Рус әдәбиятына кич буе әзерләндем, укыдым, тырыштым, ятладым, дәрестә тырышып җавап бирдем, җаным фәрманым белән ышанган идем: дәрестә миңа яхшы билге куячаклар, чөнки мин гадәти тырышлыгым белән тырышмадым, бүтәнчә, җанымны биргән кебек тырышкан идем.Ә миңа салкын су сипкән кебек, “Ладно, на маленькую троечку пойдет”, диде. Мин бит әниемә: “Мин дүртлегә тырышып укырмын”, дип сүз биргән идем. Һәм менә яңадан өчле. Өйгә кайтасы да килмәде. Әнием мине үзе каршы алды да, күземә карап: “И балам мин сине көтәкөтә бик сагындым, мин бит сине нинди билге алсаң да яратам”, диде. “Намус белән генә тырыш”, дип өстәде. “Өчлегә дә бит тырышырга кирәк, өчле дә бит билге...” Ничек ул укытучының миңа өчле куйганын белде? Ничек күңелемнең кителгәнен күрде? Әниемнең мине аңлавы миңа шундый да рәхәт булып тоелды. Гаиләдә тынычлык иминлек булганда шундый да яшәве рәхәт. Ә гаиләнең иминлеге, бәхетле тормышы дөньяның тынычлыгы белән бәйле. Шуңа күрәдер әниемнең һәрвакыт кабатлана торган сүзләре гел колагымда: “Дөньяда тынычлык, иминлек кенә булсын !” Аналарның күз яшьләре түгелмәсен, балалар ачынып еламасын өчен дөньяда тынычлык кирәк. Әкрен генә җилләр исә, Ел артыннан еллар үтә, Ә халыкта тик бер теләк Гүя бердәм сулыш: Мәрмәр һәйкәлләр каршында Яшьле күзләр карашында катгый таләп: Җирдә кабат Кабынмасын сугыш!
Гаиләбез темасына сочинение
Гаиләбез темасына сочинение
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете
сообщить о нарушении
.
Введите ваш email
Ваш email
*
Скачать материал
Скачать
Файл готов!
Скачать
Вверх
26.03.2017
Посмотрите также:
📁
Классный час "Выбирая спорт, мы выбираем здоровье"
📁
Классный час "Семья и Отечество в нашей жизни" (6 класс)
📁
Классный час "Имя Кубани" (6 класс)
📁
РАБОЧАЯ ПРОГРАММА внеурочно
...
📁
Классный час на тему "В кругу доверия". Профилактика суицида.
📁
Рабочая программа кружка по русскому языку "От слова к словесности" ( 6 класс)
📁
Классный час о вреде курения ( 6 класс)
📁
Разработка занятия по внеурочной деятельности объединения "Творчество и театр " по теме" Голос и хар
...
Новости
Курсы
Членство
Еще
Войти
Новости
Курсы
Сертификация
Мероприятия
Конкурсы
Собрания
Классные часы
Медиатека
Бонусы
Добавить материал
Добавить
библиотека