Весенний праздник с родителями. Воспитывает у детей правильное поведение, национальную культуру.
дети выступают перед родителями, что способствует поднимание настроение и умение вести себя в обществе. Такие народные праздники дети очень любят и участвуют с удовольствием.
Дети учатся правильно и красиво читать стихи, танцевать и с желанием участвуют в татарских народных
играх как, "Түбәтәй", "Йөзек салыш", "Күрсәт әле үскәнем",и.т.д.мероприятия с родителями 2016 год.
Карга боткасы.doc
Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре “Балаларны һәрьяклап үстерү төрендәге 1
нче номерлы “Чишмәкәй” балалар бакчасы” муниципаль автоном мәктәпкәчә
белем учреждениесе тәрбиячесе Нуртдинова Ләйсән Җәмил кызының төрле
яшьтәге балалар төркеме белән үткәрелгән шөгыле.
“Карга боткасы”
Максат: 1.Халкыбызның авыз иҗатына, милли җырлыбиюле уеннарына мәхәббәт
тәрбияләү.
2.Уйлау, фикерләү, күзаллау сәләтләрен камилләштерү.
Музыка яңгырый. Балалар залга узалар.
Алып баручы: Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар! Без бүген зур бәйрәм “Карга
ботка”сын уздырырга җыендык. Бу олы яз бәйрәмен борынборын заманнарда ук
уздырганнар. Хәзер бергәләшеп презентация карап китәбез.
Презентация “Карга боткасы”.
1. Бозларны кузгатты –
Яз җитте, яз җитте.
Киң җәелеп су акты,
Су ерып боз үтте.
2. Көн ямьле, көн аяз,
Сайрый яз кошлары.
Кадерле безгә яз
Без бит яз дуслары.
“Яз жыры” башкарыла.
Кояш көлеп карый безгә, Күзләр чагыла,
Елгалардан бозлар ага,
Диңгез ягына.
Яз, яз, яз җитә,
Тәрәзәне ачтылар.
Тып,тып,тып, тып, тып итә
Эре тамчылар.
Агачка кунып чыпчыклар
Чыелдашалар,
Яшькелткара сыерчыклар.
Әй җырлашалар.
Яз, яз, яз җитә,
Тәрәзәне ачтылар.
Тып,тып,тып, тып, тып итә
Эре тамчылар.
Алып баручы: Борынборын заманда кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр ди.
Алар язны җылы яклардан кара каргалар алып килә дип уйлаганнар.Шуның өчен
карлар эреп, сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган
булганнар. Аны « Карга боткасы » дип атаганнар. Аланда уйнаганнар, җырлаганнар,
күңел ачканнар, ахырдан ботка пешереп ашаганнар. Әйдәгез, без дә бәйрәм
уздырыйк, дусларны чакырыйк, сыйхөрмәт җыек.
(Ике бала кара карга костюмнарында очып керә)
1. Карр, карр, карр! Туем җитте бар, бар.
Карга туйга бармасаң
Күңелең булыр тар, тар.
Карга туйга бар, бар.
2. Карга әйтә: карр, карр,
Туем җитте бар, бар.
Ярма, күкәй алып бар,
Сөтмаеңны алып бар,
Карр, карр, карр.
1.Алып баручы (ишек шакый):
Өйдәме, түтәй?
Җәтрәк бир күкәй.
Бирсәң безгә өч күкәй,
Тавыгың салыр йөз күкәй.
Әби чыга.
Балакайларым килгән икән. Мәгез, балалар, алыгыз.
Балалар: Рәхмәт, әби.
2.Алып баручы (ишек шакый):
Өйдәме, бабай?
Бабай, май кирәк безгә,
Ярма да кирәк.
Карга туена бар да кирәк.
Кһым, кһым. Һәй, кунаклар бар икән, оланнар килгән. Балалар, бар да бар:
Бабай чыга.
ярма да, май да, тоз да. Мәгез алыгыз.
Балалар:. Рәхмәт, бабай. 1.Алып баручы: Ярма да бар, май да бар, күкәй дә бар. Карга боткасын пешерергә
кирәк.
Әби: Айхай, бабакай,
Ботка ничек пешерик?
Су юк икән ләбаса
Тизрәк су китерик!
Бабай: Аптырама, әбекәй,
Әйтик тизрәк кызларга.
Алып килеп бирерләр,
Пешәр тиздән ботка да.
2 кыз чишмәдән су алып кайталар.
Бабай: Анасы, бар ботканы пешерергә куй. Бер сыйланыйк әле. (Әби китә.)
Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, тыңлагыз әле.
Гөрләвек ага, кояш елмая.
Көннәр озая, төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт, я әйтеп кара?
Балалар: Яз.
Бабай: Бик дөрес, балалар.
Әби керә.
Әби: Мин ботка пешерергә куйдым. Балалар,әйдәгез, биепҗырлап, уйнап алыйк.
Алып баручы. Без уйныйбыз, уйныйбыз,
Якты көннән туймыйбыз.
Кулныкулга чабачаба
Биибии җырлыйбыз. “Әбиемә” җыры башкарыла.
Иртән торсам, кояш чыгып,
Нурларын сипкән иде.
Әбиемнең чәе кайнап,
Коймагы пешкән иде.
Без әбине яратабыз,
Ул да безне ярата.
Барысы безгә карата.
Якты йөзе, йомшак сүзе.
Әби пәрәмәч пешерә,
Вак итеп, тәмле итеп.
Бергәләп тәмле итеп.
Без табында чәй эчәбез,
2.Алып баручы: Сез дә безгә кушылыгыз
Без шатлык таратабыз.
Тирәякны яңгыратып
Биергә яратабыз.
“Күрсәт әле, үскәнем” уенын уйнау.
Күрсәт әле, үскәнем,
Ничек җилләр исәләр?
Менә шулай, менә шулай,
Шулай җилләр исәләр.
Күрсәт әле, үскәнем, Ничек кошлар очалар?
Менә шулай, менә шулай,
Шулай кошлар очалар.
Күрсәт әле, үскәнем,
Ничек яфрак коела?
Менә шулай, менә шулай,
Шулай яфрак коела.
Күрсәт әле, үскәнем,
Ничек әбиләр йөри?
Шулай әбиләр йөри.
Менә шулай, Менә шулай,
Күрсәт әле, үскәнем,
Ничек бабайлар йөри?
Шулай бабайлар йөри.
Менә шулай, менә шулай,
1.Алып баручы. Алларын да алыйк,
Гөлләрен дә алыйк.
Матур җырларны җырлап
Сезнең күңелне яулыйк.
“Шаян кызым” җыры башкарыла.
Шаян кызым син минем,
Таң йолдызым син минем.
Йөрәгемдә кабынган, Шатлык җырым син минем.
Әллибәлли бәлли бәү,
Әллибәлли бәлли бәү.
Таңнан торып бакчада,
Уйнадың син көнозын.
Аргансыңдыр кил кызым,
Йокла инде йолдызым.
Әллибәлли бәлли бәү,
Әллибәлли бәлли бәү.
2.Алып баручы: Без биедек, җырладык.
Бик күңелле уйнадык.
Әбибабай хәзер сез
Әпипәне биегез.
Бабай: Айһай, нәни дусларыбыз,
Күңелне күтәрделәр.
Җырладылар, биеделәр,
Йөрәкне җылыттылар.
Әби: Алар кебек тыпыртыпыр
Биеп алырга кирәк.
Әйдә, бабай, чык уртага,
Мондый бәйрәм бик сирәк.
Әби белән бабай биюе. Бабай: Әбисе, безнең ботка пешкәндер. Балаларны ботка белән сыйларга кирәк.
Әби: Хәзер, картым, алып киләм.
Әби китә. Ботка алып керә.
Менә карга боткасы пеште. Рәхим итеп ашагыз!
1.Алып баручы. Алда итәрбез әле,
Гөл дә итәрбез әле.
Тәмле итеп, ботка ашарбыз әле.
“Түгәрәк уен” уйнала.
(татар халык җыры)
Сез уртада, без кырыйда
Әйләнәбез түгәрәк.
Уеныбыз булсын матур,
Күңел ачыйк бергәләп.
Таянабыз билләргә,
Тотынабыз биергә.
Тыпыртыпыр тыпырдатып
Әйләнәбез без бергә.
Карга боткасы
Карга боткасы
Карга боткасы
Карга боткасы
Карга боткасы
Карга боткасы
Карга боткасы
Карга боткасы
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.