"Әкият иленә сәяхәт"
Оценка 4.6

"Әкият иленә сәяхәт"

Оценка 4.6
docx
02.11.2021
"Әкият иленә сәяхәт"
экият иленэ сэяхэт.docx

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы

Тирсә авылы «Миләүшә» балалар бакчасы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Өлкәннәр төркемендә шөгыль:

 

«Әкият иленә сәяхәт»

 

 

Тәрбияче: Васильева Фәридә

                                                                                                              Мирсәет кызы

 

 

 

 

Тирсә, 2021 нче ел

              

               Максат: балаларның әкиятләр турында белемнәрен системалаштыру, сөйләм телен камилләштерү. Уй – фикерләү сәләтләрен үстерү.

Тәрбия бурычы: Балаларда  әкиятләрегә карата кызыксыну тәрбияләү.Үз эшләренә карап сөенү хисе тәрбияләү.

 Үстерү бурычы: сөйләм телен үстерү.  Балаларны сорауларга төгәл һәм тулы җавап бирергә  камилләштерү. Сүзләрне дөрес кулланып нәтиҗә ясый белергә күнектерү.

 Белем бирү бурычы: Әкият  һәм аның нинди мәгънә белдерү турында белемнәрен тирәнәйтү.

Методик алымнар һәм чаралар:  уен, күрсәтмә материал,  сүзлек өстендә эш,  сөенеч мизгеле, сораулар,  үсендерү-мактау, искә төшерү, ныгыту, әңгәмә , табышмаклар.

Җиһазлар: проектор, экран, ноутбук, әкият геройлары рәсемнәре, серле китап, сандык, йомры икмәк,битлекләр.

Сүзлек өстендә эш:

йомры икмәк, кызыл калфак, тылсымлы келәм, казлар – аккошлар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Шөгыль барышы

Оештыру өлеше:

Тәрбияче: - Исәнмесез балалар, кәефләрегез ничек? Карагыз эле, бүген нинди кышкы матур көн. Шушы матур минутларда бер-беребезгә шат елмаюлар бүләк итик әле. Ә хәзер бүлмәбез тагын да матурланды, яктырып китте.

Мин сезгә бер әкият сөйлим әле:

Борын-борын заманда

Яшәгән ди әби белән бабай.

Аларның өйләре булган ди таштан,

Этләре булган  Каштан,

Сөйлимме  баштан?

Балаларның җавабы.

Нәрсәләрне шулай сөйли башлыйлар?

Балалар: -  Әкиятләрне.

Тәрбияче: - Дөрес, күпчелек әкиятләр шулай башлана. Ә сез әкиятләр  яратасызмы?

Балалар: - Без әкиятләр яратабыз.

Тәрбияче: - Ә сез нинди әкиятләр беләсез соң?(балаларның җавабы)

Әфарин, балалар. Бик куп әкиятләр беләсез икән.

Сезгә сер итеп кенә әйтәм, кечкенәдән үк минем бер зур хыялым бар: әкиятләр иленә сәяхәт итү. Ә сез миңа шул хыялымны тормышка ашырырга булышырсызмы?

  Балалар: - Булышабыз.

Тәрбияче: - Ә безгә ничек әкиятләр  иленә барып эләгергә соң?

 (балаларның җаваплары: машинада, самолетта, поездда, велосипедта, һава шарында) Сез дөрес җавап бирдегез, әмма әкият иленә барырга безгә әкияти транспорт кирәк, ягез, уйлап карагыз әле? (балаларның җаваплары: келәм-самолет, очучы кораб, тиз йөрешле итекләр, себерке, тылсымлы башмаклар)

 

Төп өлеш:

                                    Йомры икмәк тәгәрәп керә.

Йомры икмәк: - Җитештем, җитештем. Минсез әкиятләр иленә китә күрмәгез.

Тәрбияче: - Таныдыгызмы,балалар, нәрсә бу? Кайсы әкият герое икән?

Балалар: -Йомры икмәк.

Йомры икмәк: - Миңа әкиятләр иленә эләгергә кирәк.

Тәрбияче: - Син монда ничек килеп эләктең соң  әле?

Йомры икмәк: - Тәгәрәп-тәгәрәп бардым да, сизми дә калганмын, әкият иленнән тәгәрәп киткәнемне. Өйгә кайтасым килә. Мине дә узегез белән алыгызчы! Ә мин сезгә әкият иленең капкаларын ачарга булышырмын.

Тәрбияче: - Балалар, йомры икмәкне, узебез белән әкиятләр иленә сэяхәткә алабызмы?

Балалар: - Әйе, узебез белән алабыз.

Тәрбияче:- Әйдәгез тылсымлы келәмгә утырыйк та әкиятләр иленә юл тотыйк.

Балалар, күзләрне йомдык, бишкә кадәр саныйбыз.

Менә әкиятләр иленә килеп тә җиттек.

Йомры икмәк: - Әкиятләр иле 5 йозак астына качырылган. Безгә шул йозакларны ачарга туры киләчәк. Ә йозаклар биремнәрне утәгәч кенә ачылачак.

Тәрбияче: - Балалар, сез биремнәрне үтәргә әзерме? (балаларның җаваплары)

Күрегезче, безнең юлда нинди матур, серле китап. Китап миңа нәрсәдер әйтә...

1нче бирем: ”Тылсымлы китап”

(Тәрбияче әкияттән өзек укый, балалар әкиятнең исемен әйтә.)

Тәрбияче: - Беренче биремне үтәдек, әфарин, әкият иленең беренче капкасы ачылды.

Тәрбияче: - Юлыбызны дәвам итик. Балалар,безне әкият илендә төрле маҗаралар көтеп тора. Күрегез әле, өстәлдә тәртипсез рәвештә рәсемнәр сибелгән. Нәрсә эшләргә кирәк икән? (биремне укый:  “Әкият геройларының парларын табарга һәм аларның кайсы әкияттән икәнен әйтергә кирәк.” )

2 нче бирем: дидактик уен “Парын тап”

Тәрбияче: - Булдырдыгыз балалар, менә икенче йозак та ачылды.. юлыбызны дәвам итик.

Тәрбияче: -  Йомры икмәк без синең белән бергә уйнасак, өченче йозакны ачарга булышырсыңмы?

Йомры икмәк: - Бик теләп булышам.

Тәрбияче: - Без хәзер сезнең белән әбиләр булабыз, йомры икмәк пешерәбез. (Түгәрәккә басалар)

Физминутка

Әби келәткә чыга             (урында атлау)

Бура төбен себерә            (себерү хәрәкәтләре ясау)

Җыеп онны ала ул           (чүгәләп , җыеп алу хәрәкәте ясау)

Аннан өйгә керә ул.         (урында атлау)

Камыр баса яхшылап      (камыр басу хәрәкәте, кулларны йодрыклау, ачу)

Үзләндерә яхшылап        (куллар белән йозак ясау,түгәрәк хәрәкәтләр ясау)

Аннан мичтә пешерә       (кулларны алга сузып,чүгәләү)

Калач пешә кабарып        (кулларны өскә күтәреп басу)

Кызарып та алланып        (кулларны билгә куеп башларны як-якка бору)

 

Тәрбияче: - Бик матур уйнадык, без булдырабыз! Юлыбызны дәвам итик.

4 нче бирем:  “Нәрсә артык»

Тәрбияче: - Игьтибар белән карагыз! Экранда әкият геройлары сурәтләнгән, кайсы әкият герое артык монда? Ни өчен шулай уйлыйсыз? (балаларның җавабы)

Тәрбияче:  - Әйдәгез әле йомры икмәккә үзенең әкиятенә кайтырга ярдәм итик. Моның өчен безгә матур аланга барырга кирәк. (балалар тылсымлы чәчәк табалар) Карагыз эле нинди матур чәчәк үсеп утыра.

Балалар, чәчәкләр нинди төстә? (балаларның җаваплары)

Гади чәчәк түгел, тылсымлы чәчәк ул. Карагыз әле, матур тылсымлы сандык. Без табышмаклар аланына килеп чыктык бит.

5 нче бирем:  “Табышмаклар аланында

-Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез җавабын табыгыз. (Табышмакларга җаваплар экранда күрсәтелә)

1.Җәен соры, кышын ак

Аңа шулай яхшырак.(куян)

2.Сорыдыр төсе,

Үткендер теше,

Урманда йөри,

Сарыклар эзли.(бүре)

3.Асрамый да умарта

Балны бик-бик ярата.

Кышын сөя йокыны

Язгача тормый ята.(аю)

4.Көлтә-көлтә койрыгы

Болгый- болгый баруы

Аның хәйлә коруы. (төлке)

Тәрбияче: - Бу геройлар кайсы әкияттән?

Балалар:- Йомры икмәк, калач, күмәч.

Тәрбияче: - Бик дөрес. Ә хәзер безнең йомры икмәк үзенең әкият геройларын очратты. Тылсымлы сандыкта җәнлекләрнең баш киемнәре бар, бәлки әкият уйнап алырбыз.

Балалар, кем куян була? Ә төлке? Кемнең бүре буласы килә? Ә кем аю була?

Тәрбияче: - Йомры икмәкнең җырын искә төшерик әле (җырны искә төшерү)

Балалар: - Мин әбидән дә качтым,

         Бабайдан да качтым,

         Куяннан да качтым,

         Бүредән дә качтым,

         Аюдан да качтым,

         Синнән дә качам.

Уен «Чылбыр буенча сөйләү»

Тәрбияче: - Борын-борын заманда яшәгән ди әби белән бабай. Әби йомры икмәк пешергән, суытырга дип тәрәзә төбенә куйган. Йомры икмәк тәрәзә төбеннән сикереп төшкән дә тәгәрәп киткән. Аның каршына куян очраган.

 Куян: - Йомры икмәк мин сине ашыйм!

Йомры икмәк: - син мине ашама , мин сиңа җыр җырлыйм...

(әкият шулай дәвам ителә) Йомры икмәк тәгәрәп киткән, анын каршына төлке очраган.

Төлке: - Йомры икмәк мин сине ашыйм!

Йомры икмәк: - Ашама мине, мин сине хәзер балалар белән мактыйм.   

( Төлке матур, шаян, әйбәт, акыллы, күңелле һ.б.)

 Тәрбияче: - Төлкегә матур сүзләр бик ошаган һәм ул йомры икмәкне ашамаган, аның белән дуслашкан.  

Йомры икмәк: - Рәхмәт, дусларым. Мин өйгә кайтып җиттем. Сез әкиятләрне күп беләсез икән. Әкиятләр иленнән сезгә бер бүләк – “Әкиятләр” китабы.

Тәрбияче: - Йомры икмәк, рәхмәт. Балалар, без сезнең белән бүген бик кызыклы сәяхәттә булдык, ә хәзер безгә балалар бакчасына кайтырга вакыт.

Тәрбияче: - Балалар, эйдәгез тылсымлы келәмгә утырыйк, кузләрне йомабыз һәм 5 кадәр саныйбыз.

Йомгаклау:

Тәрбияче: - Менә без үзебезнең балалар бакчасында! Вакыт сизелми дә үтеп киткән.Сез бүген булдырдыгыз,биремнэрне тырышып үтәдегез, әфарин.

Балалар , өйгә кайткач әти-әниләрегезгә, бүгенге сәяхәт турында, ниләр сойләрсез? (балаларның җаваплары)

Менә сезгә йомры икмәктән тагын күчтәнәч- китапчыклар. Диләрә, мин аларны сина бирәм, ә син төркемгә  чыккач иптәшләреңә өләшерсен.


 

Татарстан Республикасы Әгерҗе муни ципаль районы

Татарстан Республикасы Әгерҗе муни ципаль районы

Максат : балаларның әкиятләр турында белемнәрен системалаштыру, сөйләм телен камилләштерү

Максат : балаларның әкиятләр турында белемнәрен системалаштыру, сөйләм телен камилләштерү

Шөгыль барышы Оештыру өлеше:

Шөгыль барышы Оештыру өлеше:

Тәрбияче:- Әйдәгез тылсымлы келәмгә утырыйк та әкиятләр иленә юл тотыйк

Тәрбияче:- Әйдәгез тылсымлы келәмгә утырыйк та әкиятләр иленә юл тотыйк

Балалар, чәчәкләр нинди төстә? (балаларның җаваплары)

Балалар, чәчәкләр нинди төстә? (балаларның җаваплары)

Төлке: - Йомры икмәк мин сине ашыйм!

Төлке: - Йомры икмәк мин сине ашыйм!
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
02.11.2021