Классный час " Как хлеб приходит на стол"
Оценка 4.7

Классный час " Как хлеб приходит на стол"

Оценка 4.7
Работа в классе
docx
классное руководство
1 кл—5 кл
23.03.2017
Классный час " Как хлеб приходит на стол"
Классный час "Как хлеб приходит на стол" . Формирование бережного отношения к хлебу, не только как к главному продукту, но как к результату огромного труда людей многих профессий. - раскрыть значение хлеба в жизни человека, важность труда земледельцев; - узнать о профессиях людей, которые помогают попасть хлебу на стол; - познакомиться с тем, как выпекают хлеб; - познакомить с историческими фактами времён Великой Отечественной войны, с жизнью людей в это время, с трудом людей, выращивающих хлеб; - формировать у учащихся нравственные ценностные ориентации, способствовать формированию нравственных суждений; -развивать способность чувствовать, сопереживать; - воспитывать чувство патриотизма, уважение к труду хлебороба.Классный час ." Как хлеб приходит на стол".
Класс сәгате Икмәк ничек табынга килә..docx
Класс сәгате: “Икмәк ничек табынга килә”. Максат: икмәккә һәм игенчегә хөрмәт хисе уяту. Игенче һөнәре, икмәкне ничек эшкәртү белән таныштыру. Икмәккә сакчыл караш тәрбияләү. Жиһаз: рәсемнәр, шигырь китабы, әкиятләр китабы. План. 1.Кереш сүз. 2.Икмәк пешерү зур осталык таләп итә. 3.Ашлыкны игенче үстерә. 4.Күмәч ни өчен тәмле? 5.Икмәкне хөрмәт итәргә  кирәк. 6.Әкият,шигырьләр уку. 7.Йомгаклау. ­Укучылар, карагыз әле, тактада нинди рәсемнәр күрәсез? ­Кем менә бу табышмакка жавап табыр? Димәк, бүген без нәрсә турында сөйләшәчәкбез? Әйе, сез көн дә яратып ашый торган икмәк күпләрнең хезмәте. Бер телем икмәк синең кулыңа  килеп эләккәнче, бик озын юл үтә, үзгәрә, аңа күпләрнең кул көче керә. Моны яхшы аңлау  өчен, тырышып укырга һәм игенче хезмәте белән танышырга кирәк. Ак мамыктай ак күмәч­ Табыныңда сый­хөрмәт, Ул күмәчне үстерү Сорый икән зур хезмәт. Күмәч шуңарга тәмле, Ул булса, өй дә ямьле. Әйе, икмәкнең агачта үсмәвен беләсез инде. Ә менә бер телем икмәкнең өстәлгә килгәнче,  бодай бөртегенең күпме юл үтүен, нинди үзгәрешләргә очравын, моңа кемнәрнең хезмәте  керүен беләсезме? Икмәк пешерү­үзе бер ф ә н ул. Аның да үз тарихы бар. Игенчелек белән кешеләр элек шөгыльләнмәгәннәр. Алар үзләренә кирәкле үсемлекләрне  үстерә белмәгәннәр.ә кыргый үсемлекләрдән генә файдаланганнар. Ә инде үзләре үстерә  башлагач, башта туфракны эшкәртү өчен  таяк, аннан соң таш кәтмәннәр кулланганнар.  Кыргый хайваннарны кулга ияләштергәч, агач сабан, ука, агач тырма, сабан уйлап табыла. ­Ә хәзер жирне ничек эшкәртәләр? Жир эшкәртүдә машиналар куллану зур яңалык була. ­Күмәчне нәрсәдән пешерәләр? ­Онны нәрсәдән ясыйлар? ­Кайда тарталар? Башта игенне кешеләр бөртекле килеш  кенә кулланалар(ботка пешерәләр). Таш кораллар  барлыкка килгәч, орлыкларны ике таш арасына салып онга әйләндерергә өйрәнгәннәр. Аннан  кул тегермәннәре, ат, жил, су тегермәннәре кора башлаганнар. ­Ашлыкны ничек жыеп алалар? Әйе, комбайннар белән. Ә элек урак белән урганнар. Урылган көлтәләрне кул белән сугып  бөртекләрен койганнар. Ә хәзер урылган ашлыкны зур тегермәннәрдә электр ярдәмендә  тарталар. Анда ашлык берничә машина аша үтә. Ул машиналар бөртекләрне чүптән, тузаннан  тазарталар. Кирәк булса, киптерәләр, аннан соң  тарталар. Тарттырылган онны иләк аша  үткәрәәр һәм сортларга аералар. ­Әниләрегезнең ниек икмәк пешергәнен күргәнегез бармы? ­Ә    менә шәһәрдә ничек пешерәләр соң? Хәзерге кебек икмәк пешерергә өйрәнгәнче дә күп  вакыт узган. Икмәкнең тәме, кетердәп  торуы, хуш исе аның ничек пешерелүенә бәйле.  Тегермәннән китерелгән он башта икмәк заводы складына эләгә, аннан заводка жибәрелә. Анда он иләк аша үткәрелә, аннан зур­зур савытларга салына. Шул ук савытларга тоз һәм чүпрә  салалар. Моңардан механик колаклар камыр изәләр. Камыр өлгергәнче шул савытларда  саклана. Өлгергәч, аны формаларга салалар. Формалар тимер шүрлекләргә тезеләләр һәм  кайнар мичкә тыгыла. Мичтә алар махсус жайланмалар ярдәмендә туктаусыз шуышалар.  Пешкән икмәк лотокларга тезелә, лотоклар машинага тутырыла. Ул машиналар хуш исле   икмәкне магазиннарга китерәләр.  ­Икмәк кайда үсә булды инде? ­Кем үстерә? ­Безнең авылда алдынгы икмәк үстерүчеләр кемнәр? (Камалтдинов Мәкки, Бохаров Ирек) Элек­электән үк игенче хезмәте изге, авыр эш булып саналган. Чөнки ул күп хезмәт,уңганлык  һәм тырышлык таләп итә. Игенченең хезмәте бушка китми. Аның намуслы хезмәенә жир мул  уңыш белән жавап бирә. ­Күмәч ни өчен тәмле? Я, кайсыгыз белә? Скетч Жыйнак кына жыештырылган өй. Уртада зур өстәл. Стена ягындагы диванда Сәгыйть, Хәмит,   һәм Вәлит утыра. Алар домино  уйныйлар. Әниләре өй жыештыра. Әтиләре тышта утын яра. Бераздан әтиләре керә дә: ”Әнисе,  чәй әзерләсәң шәп булыр иде.”­ди. “Хәзер, самавыр куям, аш та пешә. Учакка утын өстәргә  кирәк, Сәлим, улым, бар, утын алып кер. “­ди әниләре. Сәгыйть: “Өйдә бер мин генә түгел бит,  әнә Хәмитнең дә эше юк, ул алып керсен.”­ди. Хәмит моңа ачуланып: “ Нәрсә син, Сәгыйть,  үзеңә берәр эш кушсалар, гел мине күрсәтәсең? Әнә, Вәлит тә тик утыра. Ул алып керсен.”­ди.  Вәлит тиз генә утырган урыныннан торып ишек алдыннан утын алып керә. Әниләре шкафтан  ипи алып кисә дә, ипине тәлинкәгә куя. Вәлит самавырга күмер сала. Бераздан самавыр кайнап  чыга, Вәлит аны өстәлгә китереп куя.                                               Өстәл янына беренче булып  Сәгыйть белән Хәмит килеп утыра. Хәмит зур ипи телеменә үрелә. “Мин синнән зуррак, ипи  телемен мин ашарга тиеш”­ ди ул Вәлигә. Хәмит моңа каршы килә. Әтисе белән әнисе бу  тарткалашуны шак катып карап торалар. Әтиләре ипи телемен ала да, тәлинкәгә куя.  “Туктагыз әле,мин сезгә хәзер бу ипи телемен кем ашарга тиешлеген аңлатам. Сәгыйть, син  нинди эш эшләдең? Ә син, Хәмит? Ә хәзер, Вәлит, син әйт, нинди эшләр эшләдең бүген?  “Мин  дә бер эш тә эшләмәдем бугай.” ­ди Вәлит. “Ничек инде ул алай?­дип каршы төшә әтиләре­ утын керттең, су китердең” “ Су кертү, утын китерү эшмени ул?­ди Вәлит. Әтиләре:”Барысы  да эш ул, улым”­дип әтиләре Вәлиткә иң зур ипи телемен тоттыра.. Сезгә күп нәрсә: электр, радио,  комбайн, компьютер гадәти булып күренә, шулай бит? Өеп  куйган хуш исле, күперелеп торган икмәк тә гадәти,   шулай бит? Ә кайберәүләрне хәтта икмәк кисәгенең идәндә тапталуы да борчымый.   Ә бит бер телем икмәккә күпме хезмәт керә.  Бу турыда Якуб Колмый абыегыз менә ни дигән: Таш урамда яткан, көнгә каткан, Тузан баскан икмәк сыныгын Күрде дә ул, чайкалгандай булды,  Әрнү басты күңел тынлыгын. Нинди бәндә аны ташлап киткән, Кем соң шулай туеп сикергән? Жансыздыр ул, үзе ашап үскән, үз ашына  үзе төкергән. Ә ул ярты сынык икмәк өчен Утка керде, барды үлемгә. Авыр елда белде солдат көчен Саклаганын ярты телем дә. Ә бит менә салкын таш өстендә Икмәк ята, арыш икмәге. Шул бер сынык күркәм туй мәлендә Тагын баетыр иде өстәлне. Берәү үтә икмәк аша атлап, Берни түгел аңа бер сынык. Икенче бер юләр, чалыш    аяк Тапап үтә аны, күз йомып. Капыл бер карт бабай туктап калды, Мөлдерәтеп яшьле күзләрен. Алтын тапкан сыман учлап алды Ташта яткан икмәк кисәген. Алды да ул, тузанын сөртә­ сөртә Итеп салды тәрәзә төбенә. Авыр булгандыр шул йөрәгенә, Кара сөрем чыкты йөзенә. Үзе, сызлангандай ярасыннан, Халык арасына югалды. Протез кигән сыңар аягыннан Үксеп шыгырдаган эз калды. Бу сәер хәл күренмәсен иде, Әрнетмәсен иде йөрәкне. Жансыз кеше кимсетмәсен иде Яшәүгә көч биргән икмәкне. ­Бу шигырьдә әйтелгәнчә, кайберәүләр икмәкне ташлыйлар. Сезнең арада да шундыйлар юкмы? ­Сез хөрмәт итәсезме икмәкне? Икмәкне хөрмәт итү­ элек­электән калган гадәт. Үзләренең сүзләренең дөреслеген  белдергәндә, кешеләр икмәкне баш өстенә куеп ант иткәннәр. Өлкән кешеләр  кадерле кунакны ипи­тоз белән каршы алганнар. Икмәк тамакны туйдыра, бәхет китерә. Шуңа икмәкне хөрмәт итәргә, аны ташламаска, ашагач  үзеңнән соң  кисәк калдырмаска кирәк. Әгәр берәр кеше икмәкне ташлап китә икән,    бу бик  ямьсез күренеш, әдәпсезлек, тәрбиясезлек. Әгәр сез жирдә яткан икмәкне күрәсез икән,  аны алып кеше йөреми торган жиргә  яки  кошларга ашатырга кирәк. Шулвакытта сезне барысы да ихтирам итәрләр, яратырлар. Икмәкне басып ашарга ярамый. Басып ашасаң туйдырмый ул. Әгәр ипи валчыгы жиргә төшсә,  язык була. Менә шул турыда әкият. Борын­ борын заманда бер патша дала буйлап китеп бара, ди. Бара торгач, ул ачыккан.  Сумкасындагы икмәкне алып атыннан төшмичә генә ашый башлаган. Вакыты бик аз булган  патшаның. Азаккы сыныкны каптым, дигәндә генә, бер валчык жиргә тәгәрәп төшкән. Патша  атыннан төшкән дә, шунда ук валчыкны эзли башлаган.  Өч көн, өч төн буе тирә­якны мүкәләп  йөреп чыккан, ләкин валчыкны таба алмаган. Дүртенче көнне өенә кайтса, бөтен өйне кара  кайгы баскан. Моннан өч көн элек патшаның малае суга батып үлгән. Патша, тагын берәр кайгы килмәсен, дип, теге икмәк валчыгы төшкән урынга мәчет салдырган. Икмәк турында бик күп әкиятләр, табышмаклар, әйтемнәр, жырлар, шигырьләр ижат ителгән. Сез нинди әйтемнәр, шигырьләр  таптыгыз ,әйдәгез, шуларны  сөйләп күрсәтегез әле. Мәкаль­әйтемнәр: Икмәк­ яшәү чыганагы. Ил куәте икмәктә.  Икмәк беркайчан да ялкытмый. Икмәк булмаса, жирдә ямь юк. Икмәк юлда йөк түгел. Икмәкле кеше­ бәжетле кеше. Һәркем иген икми, ә икмәкне барысы да ашый. Адәмнән олы ат, икмәктән олы аш юк. Икмәк Зәлия Туфайлова. Күкрәгемә терәп кисәм дә мин, Күпереп  пешкән жылы икмәкне. Ак жәймәгә куям, хөрмәт белән, “Алып аша, улым “ипләп”, дим. - Нишләп әни, “ипләп” ашыйлар?,дип Бала карый минем күземә. “Икмәк бит ул бик кадерле”, димен Жавап итеп аның сүзенә. ­  Ә  нишләп ул бик кадерле?”­диеп Тагын сорау бирә нәнием. Филосовка жавап биргән кебек,  Сабыйга да кирәк дәлилең. - Икмәк туган илнең зур байлыгы, Икмәк, дим ул сезне үстерә. Тырышып укыр өчен, эшләр өчен, Һәр кешегә куәт – көч бирә. Илне икмәк белән сыйлау өчен, Игенчеләр зур көч куялар. Берәү таңнан торып чәчү чәчә, Игенчеләр урып – жыялар. Тракторчы абыең төн йокламый, Киң кырларны китә сөрергә. Шуңа  кирәк икмәкнең дә,  кешенең дә кадерен белергә.

Классный час " Как хлеб приходит на стол"

Классный час " Как хлеб приходит на стол"

Классный час " Как хлеб приходит на стол"

Классный час " Как хлеб приходит на стол"

Классный час " Как хлеб приходит на стол"

Классный час " Как хлеб приходит на стол"

Классный час " Как хлеб приходит на стол"

Классный час " Как хлеб приходит на стол"

Классный час " Как хлеб приходит на стол"

Классный час " Как хлеб приходит на стол"
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
23.03.2017