Открытый республиканский конкурс методических работ
педагогов дополнительного образования и учителей образовательных
организаций.
Сценарий мероприятия :
«Сыйныф сәгате «Безнең портфель ни сөйли?”
1 нче сыйныф өчен.
Подготовила :Калимуллина Роза Агдасовна,
учитель начальных классов
МБОУ “Гимназия №4”
г.Бавлы.Максат: Балаларны тәртипкә; уку әсбапларын һәм башка
әйберләрен саклап, пөхтә итеп тотарга өйрәтү.
Җиһазлар: презентация, китап, дәфтәр, альбомнар
күргәзмәсе.
Дәрес барышы
Укытучы:Балалар, әйдәгез әле, уйнап алабыз.
Нинди сүз яшерелгән бу шакмакларда?
Китап. 3СЛАЙД
У.Китап турында нинди әйтемнәр беләсез?
(балаларны тыңлау)
4 СЛАЙД(әйтемнәр)
5 СЛАЙД(табышмаклар)
678СЛАЙД (Ә сез беләсезме?)
У.: Сез алда бик күпне белерсез. Әмма аның
өчен китап белән дус булу кирәк.
Кайчакта болай да булып куя... (сценка “Ике китап”
балалар уйный )
Автор: Бервакыт ике китап,
Очрашып юл чатында,
Сөйләшә башладылар
Тормыш итү хакында.
Яңа китап:Ничек синең хәлләрең?Иске китап: И,сорама,дускаем,
Сөйләргә дә оялам.
Битләремне ертып алды
Вәсим исемле малай.
Ертып кына калмады,
Ул алардан самолётлар ясады... (елый.)
Яңа китап: Синең бу тормышыңны
Аңлый алмыйм, дускаем...
Кара син битләремә,
Анда бер нокта да юк.
Минем хуҗам бик пөхтә:
Тап тидерми, кулын юып утыра.
Шуңа күрә мин аны
Гел “5”гә укытам.
Иске китап: Минем Вәсим көчкәкөчкә
“3”ләр алып бара.
“2”ле дә алыр инде...
Дәфтәрләрен син кара...
Автор: Бу тарихта күренәтабышмак юк икәне.
Китап,дәфтәр үзе сөйли
Синең нинди икәнне.
9 СЛАЙД ( Х.Шабанов “Кадерлә син китапны” )
У.: Балалар, ә сез китап белән нишләргә яратасыз?
10 СЛАЙД
У.: Балалар, сез ничек уйлыйсыз,портфель сөйли беләме
икән?
(Балалар әңгәмәсе)
У.: Яхшы.Тикшереп карыйк әле.
(Укытучы бер портфельдан ертык китап,пычырак
дәфтәр,бөгәрләнгән дәфтәр битләре, каләм калдыклары,
валчыклар чыгара...)
Ә хәзер ни әйтерсез икән бу портфель хуҗасы турында?
Б.:Ул шапшак,
тәрбиясез,
әйберләрен ерта, май таплары тидерә.
У.: Нинди нәтиҗә ясыйбыз инде?
Б.: Бу портфельның хуҗасы –начар укый, дәфтәркитапларын
пычырата, сакламый.
(Укытучы икенче портфельне ача. Анда чиста,тышлаган
китаплар; дәфтәрләр папка эчендә; каләмручкалар пеналда.)У.: Балалар, ә икенче портфельның хуҗасы турында нәрсә
әйтә алабыз?
Б.: Ул тырыш, тәрбияле; үрнәк, тәртип ярата.
У.: Әйтегезче, безнең сыйныфта андыйлар бармы?
(Алдан ясалган рейд буенча нәтиҗә ясала.
Уку әйберләрен чиста,пөхтә йөрткән балалар
медалькалар белән бүләкләнә.)
У.: Карагыз әле,нинди күп бездә бүләкләнүчеләр... Ничек
шулай булдырасыз, сөйләгез безгә дә .(Берике баланың
чыгышыннан соң нәтиҗә ясала.)
“Дөрес җый” уены.
(Ике төркемгә бүленеп балалар портфель тутыралар. Һәрбер
укучы бер генә әйбер куя ала.
Максат: Уку кирәкярагы, уенчыклар, шар һәм төрле
вактөяк арасыннан кирәклеләрен дөрес сайлап алу;
дәресләр тәртибенә карата уку китапдәфтәрләрне тутыру .
Җиңүчеләрне бүләкләү.
У.: Безнең сыйныф сәгате ахырына якынлаша.
Иҗекләрне дөрес җыйсак, нәтиҗәөндәүне укыйбыз,
11 СЛАЙД
12 СЛАЙД