"Лекарственные растения родного села"
Оценка 4.8

"Лекарственные растения родного села"

Оценка 4.8
Научно-исследовательская работа
docx
экология
7 кл
12.10.2018
"Лекарственные растения родного села"
Это выступление учащейся 7 класса Сулеймановой Гульназ, на районной научно-практической конференции учащихся Черемшанского муниципального района Республики Татарстан. Материал на татарском языке. Здесь говорится о лекарственных растениях и об их лечебных свойствах. К этой работе составлена презентация, где показаны лекарственные растения.
Лекарственные растения.docx
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан РАЙОННАЯ НАУЧНО – ЭКОЛОГИЧЕСКАЯ КОНФЕРЕНЦИЯ УЧАЩИХСЯ ШКОЛ РАЙОНА ЛЕКАРСТВЕННЫЕ РАСТЕНИЯ РОДНОГО СЕЛА                                                                        Выполнила: ученица 7 класса                                                                              Сулейманова Гульназ  Н.                                                                                       Руководитель:                                                                                  Сагирова Ландыш М Туйметкино Здравствуйте,   уважаемые   участник   и   районной   конференции   и                                         уважаемые жюри.  Исәнмесез!      Үсемлекләр булмаса, Җир йөзендә организмнарның шундый төрлелеге дә булмас   иде.   Хайваннар   да,   кешеләр   дә   үсемлекләрдән   башка   яши   алмый. Җирдәге бер генә тереклекнең дә үсемлекләрсез яши алмавының сере нәрсәдә соң? Беренчедән, яшел үсемлекләр кислород бүлеп чыгаралар. Кислород үсемлекләрнең үзләренә дә һәм башка организмнарга да сулау өчен кирәк. Тирә­ юньдә үсемлекләр никадәр күп үссә, сулау шулкадәр җиңелрәк. Икенчедән,   үсемлекләр   терек   булмаган   табигатьнең   неорганик матдәләреннән катлаулы органик матдәләр ясарга сәләтле.  Үсемлекләрнең   табигатьтәге   әһәмиятен   аңлап,   без   үзебездә   аларга карата сакчыл караш булдырырга һәм Җирдәге үсемлекләр капламын саклау өчен барын да эшләргә тиеш.  Безнең тирәбездә үсүче үсемлекләр: канлы үлән, кузгалак, Һиндыба, нарат үләне, чабыр үләне, сфагнум мүге, чык үләне, сарут, сукыр кычыткан, әрем, бака яфрагы, гөлбадран, көтүче сумкасы, тузганак, бөтнек, мелисса, үги ана яфрагы, күкебаш, кымызлык һ.б. – дару үләннәре булып торалар. Моны истә тотыгыз һәм саклагыз! Авылыбыз   территориясендә   берсеннән   –   берсе   матур   чәчәкләр: ландыш, умырзаялар, алтынтуй чәчәге, нәүрүз гөл, кыңгырау чәчәк, күкчәчәк, ак төнбоек бетү алдында тора. Аларның барысы да республикабызның "Кызыл китабына”   кертелде.   Бу   чәчәкләр   элек   күп   үсеп,   хәзерге   вакытта   бетү алдында торалар. Аларны өзмәгез һәм саклагыз! Яшел дуска карата битараф булу – шулай ук зур явызлык. Ә бит кеше еш   кына   үсемлекнең   һәлак   булуын   күзәтүче   ролендә   кала,   аны   коткару турында аз гына да уйлап карамый. Авылыбызның сулап туя алмаслык һавасын пычратмыйк. Күбрәк агач – куаклар утыртып үстерик. Һәркем үз гомерендә ­ 1 генә булса да агач яисә куак утыртырга тиеш!               Эшемнең максаты:  туган җиремдә үсә торган дару үләннәре белән  танышу;   дару үләннәренең файдасын өйрәнү;   авырганда дару үләннәреннән дөрес файдалану;   туган табигатьне ярату һәм саклау.        2010 – 2011 нче уку елын тәмамлагач без җәйге каникул чорына дару үләннәре   җыярга,   ул   дару   үләннәрен   киптереп   тапшырырга   кирәклеге турында положение алдык. Һәм безнең мәктәп укучылары бу эштә бик теләп һәм   зур   активлык   белән   катнаштык.   Мәктәп   буенча   безгә   урыннар билгеләнелде. Мин мәктәптә III урынга лаек булдым. Ә безнең мәктәбебез район   күләмендә   I   урынны   алды,   мактау   грамотасы   белән   һәм   акчалата премия белән бүләкләнде.      Урманда, болында, басуда күптөрле дару үләннәре үсә. Табигатькә зыян китермичә   җыйганда,   тиешенчә   киптергәндә   һәм   саклаганда,   шулай   ук куллану кагыйдәләрен истә тотканда, алар   кешеләргә бик күп авырулардан дәваланырга, сихәтләнергә ярдәм итә.         Кура җиләге, сары чәчәк безгә һәрвакытта да ярдәм итәргә әзер, ләкин аларны   күпләр   чүп   үләне   дип   бакчадан   йолкып   ташлый.   Ә   минем   туган авылым кешеләре андый түгел.     Без бер яфрагын да сындырмыйча җыябыз. Кыш көнендә өшеп, салкын тиеп чирләгән   чаклар   була,   менә   шунда   инде   бу   үләннәр   ярдәмгә   килә.   Безгә борчылмасаң да була, чөнки без бер җәйне дә калдырмыйча аларны   әбием белән җыябыз.   Аларны җыйган вакытта  ”Кыш көннәрендә чиргә каршы көрәшергә мин әзер!”  дигән девиз астында җыям. Дару үләннәрен кызык өчен түгел, ә ул минем үзем өчен, минем тирәмдә яшәүче кешеләргә ярдәм итәр өчен диеп җыярга кирәк. Менә шул вакытта аның шифасы тия дә инде.     Үсемлеләрне җыйганда әбием миңа, нинди  үләннең ни өчен кирәк булуын, ничек файдаланырга кирәк икәнен сөйли. Кайсын ничек эшкәртергә, кайсы җирләрдә тортырга, кайсы үләнне ничек сакларга икәнлеген аңлатып бирә.      Аларны  киптерер алдынан әби белән икәү юабыз, аннары аларны  сак кына бер рәткә салып киптерәбез.  Әби миңа һәрвакытта да әйтеп килә иде, хәзер дә әйтә:        ”Кызым   бервакытта   да   үсемлеләрне     рәнҗетмә,   алар   бит   авыр вакытларда безнең юлдашчыларыбыз, безнең ярдәмчеләребез. Үсемлек бит ул балам, кеше кебек; син аны бүген рәнҗеттең икән, сиңа кирәк вакытта аның дуслары синнән качачаклар,  шуның өчен аларны саклап тотарга кирәк, явыз куллардан тотындырма, аларга начарлык эшләмә!” ди. Чыннан да мин әбиемнең сүзләрен күңелемә якын итеп алам.      Мин   сезне   әбием   белән   әзерләгән   шифалы   үләннәребез,   аларны   ничек куллануыбыз белән дә таныштырып үтәсем килә. Үзем әбиемнән белгән үлән серләре белән сезнең белән дә уртаклашасым килә.     Сары чәчәк, юкә чәчәге, мята,  мәтрүшкә һәм башка үләннәр  тамакларны йомшарталар, температураны төшерәләр . Әллә нинди дару кулланып икенче органнарыңа   зыян   эшләгәнче,   шушы     яшел дусларыбыздан     ярдәм   сорарга   кирәк.   Әбием   миңа     һәм   сеңелемә   сары чәчәктән  чәй ясап эчерә. Миңа да өйрәтте, хәзер инде мин  чир килсә дә аңа каршы торырга әзермен. Аны дустыганда кайнаган кайнар су белән  парласаң   үзебезнең       файдалы   бик шәп чыгачак.      Мәтрүшкә тамак авыртканда, шешкәндә файдалы. Халык медицинасында бәвел кудыргыч һәм тирләткеч буларак та кулланыла. Аны элек - электән яратканнар, кулланганнар.        Мәтрүшкәнең   сарысы   да   бар.   Ул   үт   кудыргыч,   яралар   төзәтүче, салкын тиюгә каршы торучы чара буларак;  холецистит, ашказаны­эчәк авырулары   булганда;   авыз   куышлыгында   авыруларны   дәвалауда     һәм башка авыруларга каршы кулланыла.     Аны кайнар суда  парлап, авызны, тамакны чайкаталар, шулай ук чәй итеп тә, чәйгә кушып та эчәләр.       Минем иң яратып җыя торган дару үләне ул. Чирләгәндә әби тазга парлап яныма куя, аның исе искиткеч тәмле, шул исне иснәгәч, ничектер җиңел сулап куела. Аның ул исе суларга   ярдәм итер дип әйтә минем әби.             Үги ана яфрагы     Сулыш юлларына салкын тигәндә, ютәл, ларингит, фарингит, бронхит, пневмония, астма, туберкулёз, үпкә абсцессын хәтта үпкә гангренасын да   дәвалауда   файдасы   зур.   Өстәвенә,   үги   ана   яфрагын   гастрит, ашказаны,   уникеилле   эчәктә   җәрәхәт,   бавыр,   сидек   куыгы,   бөер авыруларына   һәм   балаларда   диатез   булганда   дәва.   Шулай   ук   үлекле яраларга һәм кан тамырлары ялкынсынганда яшел яфракларны ботка сыман изеп ябалар.    Һәрбер олы кешенең дә аяклары, тез­буыннары  авырта, сызлый. Ул вакытта  минем әбием савытка кычыткан , каен минеге яфраклары салып аларны  кайнар су салып парлый:Аннары, әз генә суынганын көтә. Ул суынган вакытта  миңа күпмерәк салырга икәнлеген аңлата.  Әгәр җыеп киптереп эшләрең  беткәч аларны минек итеп бәйләсәң кирәк вакытта алырга җайлы була дип  сөйли  миңа әбием.    Бала вакыт шук вакыт шул, нинди генә уен уйнама кулларда җәрәхәтләр барлыкка килә, ул вакыта ниндидер кремнар мазьләр тугел, ә   бака үләненә мөрәҗәгать итәргә кирәк.                          Кычыткан даруы Кычытканнан   ел   саен   дару   да   ясап   куям.   Башта   банкага   200   грамм кычыткан тутырырга кирәк. Өстенә ярты литр чамасы 70 процентлы спирт агызалар. Савыт өстен берничә катлы марля белән бәйләп, 1 тәүлек тәрәзә янында   тоткач, 8  тәүлеккә   караңгы   урынга   куялар.  Аннары   сөзеп,  шешәгә тутыралар. Кычыткан яфракларыннан эшләнгән даруны суыткычта саклыйлар. Аны көн саен 30­40 тамчы эчәләр. Сызлаган урыннарга да сөртергә була.   Каен урманнарда үсә, аның яшь ботакларыннан минек     ясыйлар. Бабаем белән әтием, әнием яшь каен ботакларын кисеп алып кайталар. Аннан әбием белән бабам мунча өчен һәм мин дә сеңелем белән бергәләшеп минек бәйлибез. Яшьрәк яфракларын бер савытка җыям да, тузанын юып кибәргә бер рәткә тезеп куям. Егылып яки бәрелеп авырткан җиреңә кайнар су беләп парлап куйсаң, икенче көнне җәрәхәтең төзәлә.     Мин әби белән җыйган дару үләннәрен бик тә яратам, һәм аларны җыя алганым белән горурланам. Табигатьтәге барлык үсемлекләр дә кирәкле, әгәр кирәкми торган булса, алар гомумән дә безнең тормышта булмас иде, алар үсмәс иде.     Безнең   йорт ­ җиребез су буенда урнашканга күрәдерме, бөтен бакча тулы дару   үләне.   Әбиемнең   әнисе   аларны   аерырга   әбиемә   өйрәтеп   калдырганга күрә, әби бер үләнне дә калдырмыйча җыя миңа аңлатып биргәч, мин дә аның артыннан җыям .    Мин   күкрәгемне киереп йөри алам, чөнки безнең гаилә   дару үләннәрен таный, алардан дөрес итеп файдалана белә.  Мин үзем җыйган дару үләннәрен ничектер аеруча кадерлим һәм яратам. Шифалы үләннәремне яратып җыям, саклап киптерәм, һәркемгә дә файдасы                       тисен иде дип, булдыра алган кадәр тырышам. ИГЪТИБАРЫГЫЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ !   СПАСИБО ЗА ВНИМАНИЕ !

"Лекарственные растения родного села"

"Лекарственные растения родного села"

"Лекарственные растения родного села"

"Лекарственные растения родного села"

"Лекарственные растения родного села"

"Лекарственные растения родного села"

"Лекарственные растения родного села"

"Лекарственные растения родного села"

"Лекарственные растения родного села"

"Лекарственные растения родного села"

"Лекарственные растения родного села"

"Лекарственные растения родного села"
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
12.10.2018