Мастер-класс" Истина раскрывается в общении"
Оценка 5

Мастер-класс" Истина раскрывается в общении"

Оценка 5
Презентации учебные
docx
чтение
6 кл
28.10.2019
Мастер-класс" Истина раскрывается в общении"
Истина о человеке раскрывается в общении. нельзя делать быстрых выводов , не общаяясь с человеком. Мы учителя должны воспитывать в детях интересных собеседников ., всесторонне развитых детей. Для этого мы должны вложить в них самые добрые, красивые качества, которые раскрывают их только с хорошей стороны.
Мастер класс.docx
Мастер класс «  Дөреслек    –аралашуда  туа» Хәерле   көн   хөрмәтле,   коллегалар.   Минем     мастер   –классның   исеме: “Дөреслек  –   аралашуда   туа”     дип   атала.   Минем   бүгенге   максатым коммуникатив   компетентлыкны   формалаштыруда   нәтиҗәле   алымнарны куллану. Ә нәрсә соң ул аралашу? Әйдәгез әле шушы сорауга җаваплар биреп карыйк. Сезнеңчә нәрсә ул аралашу?  (бер –береңне аңлау, фикер алышу, диалог төзү) Ә менә тормыштагы аралашуның әһәмияте нәрсәдә дип уйлыйсыз? (  бер   –береңне   аңлап   яшәү,   үзеңә   кирәкле   фикерләр   алу,   фикерләрне тәртипкә салу, дөрес юл табу һ.б.) Аралашу ул, аңлатмалы сүзлектә әйтелгәнчә: ”Ул кем белән булса да күрешеп, очрашып тору” Ә аралашу кемнәр арасында була соң? (һәрбер кеше арасында, укытучы­укучы, укытучы­укытучы, малайлар­ кызлар, әти­әниләр һ.б) Аралашу кем белән генә булса да, ул бер­береңне хөрмәт итүгә кайтып кала. Ә хәзер мин сезне бөек шәхеснең әсәре буенча сөйләшүгә чакырам. Ә хәзер сезгә бер жанр төрен тәкъдим итәм. Бу күренештә  дә аралашу күренеше бирелә.   Әйдәгез   әле,   үзебезнең   тылсымлы   балачакка   әйләнеп   кайтыйк (мультфильм) Әсәрне   таныдыгызмы?   Кем   язган?   Авторы   кем?  (   Г.Тукай”   Эш   беткәч уйнарга ярый” ­ Ә бу кхренештә   төп геройлар кемнәр?  ( малай, кояш, алмагач, сандугач) ­ Сабый ни эшли? (дәрес әзерли) ­ Кояш, алмагач, сандугач сабыйны кайда чакыралар? (Уйнарга) ­ Ә сабый чыгамы (Юк) ­ Сабыйның   нинди   уңай   сыйфатларын   күрдегез?  (тырыш, акыллы, җаваплы, үз сүзендә тора, ихтыяр көче бар) ­ Ә малай әйбәтме? Ул бит үзенең яхшы дусларын интектерә? Бу яхшы күренешме   соң?(   һәр   нәрсәнең   үз   вакыты   бар,   ул   дусларына көтергә кушмады) ­ Ә дуслары малайны ни өчен көтеп торалар соң?( чын дус булганга) ­ Ә чын дус көтергә тиешме?  (кирәк булса көтә) Менә хәзер карыйк инде. Безнең сабый кечкенә булса да, анарда нинди матур сыйфатлар бар.( һәр группадан шушы сыфатларны әйттереп ,яздыру)­ ( тырыш, эшен җиренә җиткереп эшли, үз сүзендә тора) Менә   минем  кулда   (күз   алдына   китерик)  кечкенә   сабыегыз  (ак кулъяулык) Ул кечкенә, тик ул үсә һәм үскән саен аның сыйфатлары да  арта бара. Ә хәзер сезгә үзегездә булган иң яхшы сыйфатларны шушы сабый белән бүлешергә   кирәк   була.   Аның   белән   сез   нинди   сыйфатларыгызны   булешер идегез?  (төсле   кәгазьләргә   яздыру:   сәләмәтлек,   елмаю,   сабырлык, тырышлык, матурлык, җаваплылык, түземлек һ.б) Кулъяулык бәйләп тарату) Димәк без сезнең белән шушы теләкләр аша баланың киләчәк язмышын билгеләдек. (кулъяулык тарату). Һәрбер бала башка төрле әйтсәк, тормышта ҮЗ МИНЕН  табарга тиеш. Ә ничек ул аны табарга тиеш? (үз урынын табу, яраткан кешесен табу) Ә   бала   кешесе  ҮЗ   МИНЕНаралашу   аша   таба   дисәк   дөрес   буламы? (Әйе.   Яки   мин   кем?     Нәрсә   эшли   беләм?)  шушы   сораулар   аша   да   без үзебезне,   шул   ук   вакытта   һәрбер   бала   үзен   табарга   тырыша.(Бирем бирү,сөйләттерү, аңлаттыру) Ә мин үзем чәчәкләр ясар идем. Чөнки тирә­якның гөлгә. Чәчәккә күмелеп торуын телим. Минем исемем дә бит Гөлдәр ( чәчәкләр бүләк итүче) дигүнне аңлата. Р.Фәхретддин сүзләрен китерү Слайд 1. Бала ул һичбер чәчелмәгән җир ­ ди. Нинди орлык чәчелсә, шуның 2. кебек иген бирер.   Бала ул ак кәгазь  төсле. Бу кәгазьгә нинди сүзләр язылса, шул укылыр. Димәк безнең балаларыбыз ул чәчелмәгән җир һәм язылмаган кәгазь. Без шул җиргә нинди орлык чәчәбез, шул кәгазьгә нинди сүзләр язабыз, яки нинди матур   сыйфатлар   тәрбияләргә   тырышсак,   алар   шундый   яхшы,   уңай сыйфатларга ия булуга ирешерләр. Ә хәзер мин сезне картиналар галереясына чакырам(зал сайлату) 1. Яшел төсле зал 2. Сары төсле зал 3. Кызыл төсле зал Кайсы залга керергә теләр идегез? Ни өчен ул төсләрне сайлауларын әйттерү Яшел­ МУЛЛЫК, РӘХӘТ ТОРМЫШ СИМВОЛЫ Сары   –   АРАЛЫШУ   СИМВОЛЫ   (   сагыш   һәм   байлык,   димәк аралашып быйыйбыз) Кызыл­ ЯШӘҮНЕҢ МӘГЪНӘСЕН ТАБАРГА ТЕЛӘҮЧЕ ТӨС Тормыш   ул   катлаулы   һәм   без   сезнең   белән   менә   шул   тормыш эчендә кайнашабыз. Нинди төшенчәләр эйтә аласыз? Уңай сыйфатлар            тискәре сыйфатларны әйттерү                                       әйттерү Шушы сыйфатлар аша гына кешенең нинди кеше икәнен әйтә алабызмы? (Юк, чөнки  аның белән аралашмыйча, тормышын белмичә аның турында  фикер йөретә алмыйбыз.  Димәк аралашу аша гына кеше бер­берсен   тирәнрәк белә. Җыр клип.

Мастер-класс" Истина раскрывается в общении"

Мастер-класс" Истина раскрывается в общении"

Мастер-класс" Истина раскрывается в общении"

Мастер-класс" Истина раскрывается в общении"

Мастер-класс" Истина раскрывается в общении"

Мастер-класс" Истина раскрывается в общении"
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
28.10.2019