Математический вечер(математик кичә)
Оценка 4.7

Математический вечер(математик кичә)

Оценка 4.7
Мероприятия
docx
математика
7 кл
27.04.2018
Математический вечер(математик кичә)
Данный материал предназначен для внеклассной работы учителя по математике.Для математического вечера приведены разные шуточные вопросы,ребусы, соревнование, задачи,игры Сценарий математического вечера в школе для разновозрастной группы детей. Материал предназначен для внеклассной работы учителя по математике.Устный счет – практическое явление, необходимое для развития вычислительных навыков с различными числами и как следствие успешной сдачи экзамена.Материал на татарском языкеДанный материал предназначен для внеклассной работы учителя по математике.Для математического вечера приведены разные шуточные вопросы,ребусы, соревнование, задачи,игры Сценарий математического вечера в школе для разновозрастной группы детей. Материал предназначен для внеклассной работы учителя по математике.Устный счет – практическое явление, необходимое для развития вычислительных навыков с различными числами и как следствие успешной сдачи экзамена.Материал на татарском языке
Математик кичә 20.docx
Математик кичә                         20.04.2018 Максат:  укучыларның математик белемнәрен, җитезлекләрен,  зирәклекләрен,тапкырлыкларын  тикшерү.                                                                                     Кичә барышы. Исәнмесез укучылар! Бүген без сезнең белән математикадан белемнәрегезне тикшерү, уеннар,  мәзәкләр, кызыклы  иртә үткәрәбез. Сез уеннар уеннар уйнарсыз, тапкыр сорауларга җавап  бирерсез, кызыклы мәзәкләр тыңларсыз, кызыклы  хәлләр турында ишетерсез.Уенда 3  команда  катнаша. Җюри билгеләнелә. Бу сорауларны кичәләрдә кулланырга була. "Әйе-юк”– дип, тиз җавап бирергә. - Ашар алдыннан кулларны юарга кирәк. - Кыш артыннан җәй килә. - Куянның колаклары кыска, койрыгы озын. - Китап – кешенең дусты. - Татарлар ике куллап исәнләшәләр. - Әтәч йомырка сала. - Боз кардан тизрәк эри. Юк. Кызыклы сораулар 1. Өч яше тулгач кәҗә нишли?(дүртенче яше китә) 2. Кошны куркытмыйча ботакны ничек сындырырга? (бүтән ботак сайларга) 3. Ярты апельсин нәрсәгә охшаган? (икенче яртысына) 4. Яңгыр вакытында карга нинди агачка утыра? (юеш агачка) 5. Кара мәчәгә кайчан өйгә керү җиңелерәк? (ишек ачык булганда) 6. Нәрсә Россиядә беренче урында, Франциядә икенчедә? (“р” хәрефе) 7. 8. 10 потны дөя 1 сәгать күтәреп тора ала,  ә 1000 потны күпме күтәреп торыр (бөтенләй күтәрә алмый) 12дән соң һәрвакыт 13 китә, бу дөресме? (сәгатьә 1 китә) 9. Ач карынга ничә йомырка ашап була?(берне, шуннан соң инде ач булмыйсың) 10. Сез телевизор карарга яратасыз, һәм бу йолдызларны бик яхшы беләсез. Ак чәчле блондинның исеме  Степан, шатенның (кыңгырт чәчле) исеме Филипп, ә пеләшнең исеме ничек? ( “Спокойной ночи  малыши” йолдызлары) 11. Сез самолетта, алдыгызда ат, артыгызда машина. Бу кайда булырга мөмкин?(карусельда) 12. Монысынрусчаәйтергә кирәк. “Не лает, не кусается, а так же называется»(@ и  собачка от замка) 13. Поездда стоп кран кызыл төстә, ә самолетта? (юк) 14. Страус үзен кош дип әйтә аламы?(юк, сөйли белми) 15. Кечкенә, соры, филгә охшаган? (фил баласы) 16. Кайсы айда 28 көн?( барлык айларда да) 17. Әтәч җырлаганда күзен йома. Ни өчен? (яттан җырлаганын күрсәтә) 18. Атна көннәрен атамыйча 4 көнне әйтеп бирегез?(кичә, бүген, иртәгә, берсекөнгә) 19. Нинди савыттан ашап булмый?( буш савыттан) 20. Кайсы айда кеше азрак ашый? (февраль аенда) 21. 2 гә карап, 10 дип  кайчан әйтәбез? ( сәгатькә карап, 10 минут) 22. Класста 12 урындык, 3не буядылар. Барлыгы ничә урындык булды.(12) 23. Танылган фокусчы мактана, ­мин бүлмә уртасына шешә куям һәм эченә шуышып керәм ди. Бу ничек  була?(шешәне бүлмәгә кертеп куйганнан соң, үзе бүлмәгә шуышып керә) 24. Машина йөртүче таныклыгын өйдә онытып калдырган. Юлда “Бер якка гына йөрергә ярый” дигән  знак тора иде, әмма ул кире борылды да китеп барды. Полиция хөзмәткәре моны күреп торды ләкин   аны туктатмады, ни өчен?(машина йөртүче җәяү иде) 25. Нәрсәне коерыгыннан тотып идәннән күтәреп алып булмый?(йомгакны) 26. Ике тапкыр туа, бер тапкыр үлә. Кем ул?(күкәйдән туучылар) 27. Ике көн рәттән яңгыр ява аламы?(юк арасында төн була) 28. Кирәк булганда ташлыйлар, кирәкмәгәндә күтәрәләр. Нәрсә ул?(якорь) 29. Чи килеш ашамыйлар, пешергәч ташлыйлар. Бу нәрсә?(лавровый лист) 30. Әзерләп була, ашап булмый. (дәресләр) 1 нче уен:  Арифметик табышмак 1.Мотоциклчы авылга бара. Юлда аңа 3 җиңел машина һәм 1 КАМАЗ очрый.  Авылга ничә  транспорт кайткан? 2.Аркасында теле.Ул нәрсә әйтсә кеше шуңа ышана.  3.  5 үрдәк очып бара иде.Шуның 1сен атып төшерделәр.Ничә үрдәк калды?  4.Батонны 3 өлешкә бүлгәннәр.Батонны ничә тапкыр кискәннәр? 5.Без ничәү? Әтием бар, Әнием бар, Ике апам бар. Әнинең әнисен дә, Бик яратам.      Ә без аның оныклары, Өчәү инде. Шулай булгач, Без барыбыз  ничәү инде? 6.Һәркайсы ничә? Дәү әтинең медальләре Бер дистәдән өчкә ким. Орденнары медаленнән Булса әгәр бишкә ким. Шуны төгәл  белү өчен Бу саннарны нишләтим? 7.Күпме булыр? Ике җирдә,ике дүрт Икесендә бер сигез. Күпме булыр барысы, Тизрәк җавап бирегез. 8.Ун карлыгач тезелгән Телефон чыбыгына Тагын өчәү өстәлде Бераз сайрап утыргач, Очып китте бишәве. Саныйм әле, чыбыкта Калды икән ничәве. 9.Чиясез калмыйммы? Егерме чиянең,өчесен  энемә Бишесен ашатсам Бәләкәй сеңлемә, Дусларга өләшсәм Әгәрдә сигезен, Чиясез калмыйммы мин үзем? 10.Ничек итсәң ит 5не 80 ит.     2 нче уен :.Математика сүзеннән сүзләр төзергә 3 нче уен: Кисәкләрдән фигура төзергә 4 нче уен :”Нинди сүз язылган?” 14+22=А       70­20=Ә        36:6=Ф 72:9=Р            17х2=Н       22 х 2=И 34        8          36                 44            50            6     Н         Р           А                И              Ә            Ф 36    6   50   8   44   34       5 .Ял итү минуты “Мәзәкләр уку”. География дәресендә: Азат син нинди планеталар беләсең?­дип сорый укытучы. Марс,Венера. Ә җир нәрсәгә керә,планетагамы,әллә йолдызларгамы? Глобуска –ди укучы. 3.Укытучы: Бу туры сызыкны тагын да дәвам иттереп буламы? Укучы: Юк,чөнки такта бетте бит инде. 4.Илнур!Мин сезгә яз күренешен ясарга кушкан идем,ә син җәй төшереп куйгансың.­ди укытучы. 2ле ала­ала туйдым,тизрәк каникулга  чыгасым килә­ди укучы.  5.Әнисе Иреккә өр­яңа чалбар сатып  ала һәм Үзең киеп туздыр улым,­дигән. Ике­өч көннән соң,чалбарның тез башы тишелеп чыккан, Әнисе бу хәлне күргәч Ирекне ачуланып сораган: Чалбарыңны ник ерттың? Үзең киеп туздыр,дидең бит­дигән малай. 6.Укытучы: Укучылар, Рим империясе кайчан тармар ителде? Шунда бер бала торып баса да: Апа,ул бит инде 5 класста ук җимерелгән,­дип җавап бирә. 7 нче уен: “Тамырлар,кәүсәләр,яфраклар”уены. Тамырлар диюгә, балалар чүгәлиләр. Кәүсәләр диюгә, торып басалар. Яфраклар диюгә,  бармакларын селкетәләр. 8   нче уен  “Узышу” конкурсы. Дөрес җавап – 20 балл. Беренче кул күтәргән команда җавап бирә. Җавап дөрес булмаса икенче команда җавап бирә, дөрес җавапка –10 балл. 1. Кайберәүләр аның тизрәк бетүен  һәм тизрәк үзләренең азат булуын тели, уйнарга,  йөгерергә тели, ә  ул бетми дә бетми. Кемдер аны ярата, ә кемдер юк, чөнки анда баш белән  уйларга, язарга, чишәргә, җавап бирергә кирәк.      Кайвакыт эшлисең­ эшлисең, ә тикшергәч “икеле” куялар.     Мәсьәләне яки мисалны дөрес эшләмәгәнсең диләр.     Бәлки вакыт җитмәгәндер, чөнки ул 45 минут кына бара.  2. Бу ике таякчыктан да ясап була торган крестик. Бу билге  батарейкаларда да бар. Ул   математик гамәл билгесе.                           3. Аны укучылар яраталар, чөнки ул аларның һәркөнне була, җитмәсә берничә дә. Кайвакыт аны укучылар көтәләр дә көтәләр. Кайвакыт икеле алудан куркалар, кайвакыт укырга иренеп, кайвакыт бары тик ял итү өчен. Һәм звонок була да ул башлана.            4. Аны һәрвакыт шырпылардан һәм таякчыклардан төзеп була. Дүрт симметрия күчәре булган фигура. Санның икенче дәрәҗәсе дә шулай атала. 5. Бу әйбер һәр укучыга кирәк, беренче класс укучысына да, унберенче класс укучысына да,  булса мәктәпкәчә яшьтәге укучылар да ярата. Ул укытучыларга да кирәк. Югары класс укучыларының ул күп, ә кайберәүләрнең ул берничә дәрескә берәү.  Борынгы заманда ул булмаган, һәм кешеләр такталарда, ә сугыш вакытында газеталарда  язганнар. Ә хәзер әти­әниләр мәктәптә укулар башланыр алдыннан балаларына алалар. Алар  юка да, калын да була.             6. Бу әйбер 2­11 класс укучыларына кирәк. Югары класс укучылары өчен ул кирәгрәк. Анда  онытмас өчен язалар. Ләкин ул блокнот түгел, анда җавап өчен, өй эше өчен, контроль эшләр  өчен баллар куялар .      9 нче уен:”Брейн ринг” 1.   Бүлү кыйммәтенең нәтиҗәсе нәрсә? 2.  2м зурмы 201см мы? 3.  Иң кечкенә натураль сан? 4.   Ике ягыннан да чикләнгән туры? 5.Ике кулда 10 бармак.Ун кулда ничә бармак? 6.   Көннәрнең исемнәрен әйтмичә 5 көнне рәттән санарга(өченче көн, кичә, бүген, иртәгә,  берсекөнгә 7.Нинди сәгать тәүлеккә 2 генә тапкыр дөрес күрсәтә? 8.Кайсы сүз артык? (тизлек, вакыт, юл, мәйдан, метр,секунд?) 9. Нинди ай иң кыскасы? 10.Кем елга 4 тапкыр гына киемен алыштыра? 11.Билгесез кушылучыны табу өчен.... 12.Киметүчене табу өчен..... 13.Бүлүчене табу өчен...(бүл 14.Билгегесез тапкырлаучыны табу өчен.... 15.Турыпочмакның мәйданын табу өчен ... 16.Кыйммәтне табу өчен... 17.Бәяне табу өчен... 18.Турыпочмакның периметры.... 9: Укучылар,хәзер мин сезгә төрле кызык әйберләр укыйм. 1.Иң беренче карандаш Англиядә 1560 елда эшләнгән. 2.Норвегиядә берәрсе агач сындырса, яисә киссә, закон буенча 3 агач утыртырга тиеш. 3.Дельфинның 96 теше бар, шуңа да карамастан, ул ризыкны чәйнәми йота. 4.1 кг тимер күгәрсә, 3 кг була.   10 нчы уен: Эстафета уены. Йомгаклау.Уен шуның белән тәмамланды.Уенда катнашуыгыз өчен зур рәхмәт,ә хәзер  жюрине тыңлыйк. Уен сезгә ошадымы? Сау булыгыз!

Математический вечер(математик кичә)

Математический вечер(математик кичә)

Математический вечер(математик кичә)

Математический вечер(математик кичә)

Математический вечер(математик кичә)

Математический вечер(математик кичә)

Математический вечер(математик кичә)

Математический вечер(математик кичә)

Математический вечер(математик кичә)

Математический вечер(математик кичә)
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
27.04.2018