1аб. Хөрмәтле укытучы апа - абыйлар !
2аб. Без - барлык мәктәп укучылары, сезне профессиональ бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә исәнлек-саулык, озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Изге эшләрегез безнең өчен, балалар өчен. Шул эшләр башкарган хезмәтегездә иминлек телибез сезгә.
1 аб. Укытучы – изге бер сүз ул. Һәр кеше моның мәгънәсенә төшенә. Укытучы бөтен көчен биреп балаларга аң -
белем, тәрбия бирергә тырыша.
2 аб. Укытучы һөнәре җир йөзендә иң изге һөнәрләрнең берсе. Нәкъ менә сез - укытучылар , тәрбиячеләр, балаларда мөстәкыйльлек, жаваплылык, илебезнең матур киләчәге өчен иҗади хезмәт итуче шәхесләр тәрбиялисез. Сезнең фидакарь хезмәтегез, югары һөнәри осталылыгыз, сабыр һәм ярдәмчел булуыгыз өчен тирән ихтирамыбызны белдерәбез.
1аб. Хөрмәтле укытучыларыбыз, ә хәзер рөхсәт итегез, укытучылар көненә багышланган концерт -
программабызны башлап жибәрергә.
Бәйрәм белән сезне укытучым,
Йөрәгемнең якын кешесе,
Дөнья серен миңа өйрәтүчем,
Яшь җаннарга ходай илчесе,
Сезгә телим саулык, озын гомер,
Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен,
Шәкертләрнең тырыш, инсафлысын,
Яхшы гамәл, ходай рәхмәтен.
2 аб. Тәүге тапкыр хәреф танырга, язарга, ә соңыннан укырга, санарга өйрәнү – беркемнең дә күңеленнән жуелмыйдыр мөгаен. Ә боларны өйрәтүче, белем дөньясына алып керүче башлангыч сыйныф укытучыларыбыз:
Лира апаГалиева, Зохрэ апаШамсиева,
Голзифа апа
Шайхелисламова ,Голэндэм апа Хамматова
Сезне бәйрәмегез белән котлап, рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең хөрмәткә җыр:
6 класс башкаруында «Иң гүзәл кеше икәнсез»
1аб . Мәктәбебез җитәкчесе
Бик төгәл
кеше хәзер.
Укучылар дәресләргә
Һәрвакытта да әзер.
Мәшәкате дә күп аның
Бер көн ял юк анарга
Автобус юк,математик
Барысын да табарга.
Шулай булгач барыбыз да
Тәртип саклыйк Җәмәгать
Дәресләргә соңга калмыйк
Үрнәк булыйк һәрьяклап.
Хөрмәтле Зилэрэ апа.Бәйрәм белән сезне. Тормышыгызда гел шатлыклар юлдаш булсын, гаилә иминлеге, саулык, эшегездә зур уңышлар теләп калабыз.
Укытучыбызны бәйрәм белән тәбрик итәбез.
Сәхнәдә.Украин халык биюе.
1аб.Айгол апа!
сезне хөрмәт итәбез
«4» ле, «5» ле билгеләрен
Сездән өмет итәбез
Һәр барчабыз яратабыз
Сезнең гадилегезне
Эшегездә зур уңышлар
Көтеп торсын һәр көнне.
2аб. Гөлшат апа!
Түземсезләнеп көтәбез
Урыс теле дәресен
Җайлап кына матур итеп
Аңлата ул барысын.
2аб. Җилдәй җитез, тыйнак, гади үзен,
Йөзек кашы итеп куярлык.
Көч-дәрманың тулып, ташып тора.
Гомер юлын җырлап узарлык.
Үзгәрмә
син, һәрчак кешелекле,
Ярдәмчел һәм гадел булып кал.
Син бәхетле чөнки сөйгән эшен,
Йөрәгенә биреп тора ял.
Бу шигырь юллары сезгэ
Бәйрәмегез белән укытучыларыбыз!
1аб.Лэйсэн
апа Биктимирова. Күп еллар буена мәктәптә биология һәм химия-фәннәрен укыта. Ултынгысыз,
тырыш педагог. Безгә төпле белем биреп, төрле олимпиада һәм чараларда катнашып, алдынгы урыннар алырга, ярдәм иткәне өчен аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез. Һәм сезне бәйрәм белән котлыйбыз.
1аб.Олы бәхет таптым мин эшемнән
Зур булмаган авыл жирендә.
Читкә бәхет эзләп китмәгәнгә,
Үкенмим мин әле бүген дә.
Физкультура дәресендә төрле спорт уеннарын без рәхәтләнеп уйныйбыз. Физкультура дәресе күп балаларның яраткан дәресе. Укытучыбыз Рэфил абыйГарипов.
2аб.Математика шулай ул,
Мәсьәлә, ди , мисал ди,
Уйларга кем яратмый
Шуларга мин усал,- ди.
Кораблар йөртергә,
Һавада очарга
Бик күп белергә кирәк,
Шуның өчен, укучылар,
Физика фәне сезгә бик кирәк,-
ди укытучыларыбыз. Әйе, безне математика, физика фәннәре серенә төшендерүче, катлаулы мәсьәләләр чишәргә математика, физика укытучыларыбызИлсияр апа Маликова,Голсинэ апа
Шайхлисламова. Рәхмәт сезгә хөрмәтле укытучыларыбыз.
1 аб. Зур өметләр били йөрәгемне,
Күргән саен балалар йөзен,
Ачышларга барам көне-төне,
Өр яңадан туа һәр көнем.
Олы бәхет таптым
мин эшемнән
Зур булмаган авыл жиреннэн,- ди бер укытучыбыз.
Моннан күп еллар элек, Яркэй авылыннан яшь, чибәр, гел елмаеп торучы бер кыз. Ул тормышлы булып шул авылда яшәргә кала. Менә ничәнче ел инде инглиз укытучысы булып, безгә белем бирә. Сүз Резеда апа Нафикова турында.
2аб. Көләч йөзле, бик матур
Безнең укытучыбыз.
Инглиз телен барчабызга
Өйрәтә
бит апабыз.
1абБез телибез сезгә бәхет
Алгы тормыш юлында
Бар дәресләрне балалар
Яратсыннар тагын да
2 аб Шулай ук черчение, ОБЖ фәннәрен укытучы, уникаль укытучыбыз Рэфис
абыйны бәйрәм белән котлыйбыз. Сез кече күңелле булуыгыз, сабыр, чыдамлылыгыз белән коллективның да, укучыларның да мәхәббәтен яуладыгыз. Тормышыгызда гел уңышлар туып торсын, исэнлек-саулык, эшегездә зур уңышлар теләп калабыз.
1аб.Кызлар хезмәт дәресендәГолназ апа Харисова белэн берлектэ төрле бүләкләр ясарга, чигәргә, бәйләргэ
өйрәнәләр. Мәктәптән кул һөнәрләренә,кул эшләренә, аш-суга оста булып чыгарга телилэр.
2аб. УкытучыларыбызАйгол апа һәм Голнур апай, алай гына да түгел әле алар безгә татар теле , әдәбиятен.башкорт теле ,эдэбиятын укыталар. Апаларыбызга зур рәхмәт әйтәсебез килә.
Тарих фәне бик кызыклы
Укып килсәң , әлбәттә.
Рэфис абый каршы
ала
Килдеңме? – дип – мәктәпкә.
Бу шигырь юллары яраткан укытучыбыз Рэфис абый
Давлетов хөрмәтенә. Оста, таләпчән, тәртип яратучы, шул ук вакытта кеше хәленә керә
белүче, ярдәмчел укытучыбыз сезне бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә исәнлек саулык, озын гомер, җан тынычлыгы теләп калабыз.
Сезнең хөрмәткә
Җырлый Лиана Рахимова«»
2аб. Ак кәгазьдәй сабый күңеленә
Язмышларны башлап яздыгыз
Өмет тулы күпме күзләргә сез
Яшәү чактылары салдыгыз.
Кайгыртып гел кеше кайгыларын
Безнең янәшәдә эшлисез.
Ходай сезгә озын гомер бирсен
Рәхмәт сезгә, чын-чын кеше сез!
Күптән түгел генә лаеклы ялга чыккан хөрмәтле укытучыларыбыз Глусэ апа
Зарипова, Голнара апа Давлетова һәм Нэзирэ апаТухбатуллина. Без сезне һәрчак мәктәп бинасында күрергә шатбыз. Сезгә исәнлек -
саулык, озын гомер,бәхетле киләчәк телибез. Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез.
Сезнең хөрмәткә
«Укытучыма»шигырен укый ИсламСултанов.
1аб. Мәктәбебез якты, күңелле. Безнең өчен һәрнәрсә бар монда. Китапханә – балаларның яраткан бүлмәсе. Нинди генә китап юк бездә. Рәхәтләнеп укы гына. Китапханәчебез Голшатапа ачык йөз белән каршы алып, ягымлы гына сөйләшеп, теләгән китабыбызны сайларга булыша.
Рәхмәт сезгә. Бәйрәм белән котлыйбыз, сезгә озын гомер, саулык теләп калабыз.
2 аб. Мәктәп – бәхет йорты. Укучылар мәктәпнен кадерен белеп белем алырга тиеш.Тамагыбыз тук, өстебез бөтен. Без һәр көн кайнар чәй, кайнар аш белән тукланабыз, тагын ни кирәк
безгә, әлбәттә мәктәпне яратырга, теләп йөрергә генә кала. Без бүген бәйрәм уңаеннан пешекче апаларыбызны да бәйрәм белэн тәбрик итәсебез килә. Рәхмәт сезгә, тәмле ашларыгыз, якты йөзләрегез өчен!
9 класс укучылары чыгышы.
1 аб. Мәктәбебез ишек төбеннән ук ялт итеп тора. Ә бу техник эшче апаларыбыз эше бит. Чиста мәктәптә укып йөрүе рәхәт безгә. Чисталык, пөхтәлек безнең сәламәтлегебезгә иң кирәкле нәрсә. Техникхезмэткэрлэргэдэ хезмәтләрендә уңышлар теләп калабыз. Бәйрәм белән сезне!
2 аб. Хөрмәтле укытучылар!
Гасыр белән бергә атлап барырдай, заманга лаеклы алмаш тәрбияләүдә сез искиткеч җаваплы, олы эш алып барасыз.Тынгысыз хэм катлаулы, эмма изге хэм абруйлы хезмэтегездэ унышлар гына юлдаш булсын.
Сезгә карап сокланабыз һәрчак,
Күңелләрдә туа горурлык.
Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар
Безгә үрнәк булып торырлык.
Туган якның ал таңнары сезгә
Бүләк иткән күңел аклыгын.
Юлдаш итеп сайлагансыз яшьтән
Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.
Кайгырганда юатучы,
Безнең өчен ут йотучы,
Гаделлеккә өйрәтүче,
Рәхмәт сиңа, Укытучы!
Үзегезнең
тырышлык нәтиҗәсен укучыларыгызның өченче меңьеллыкның тулы хуҗалары булып, төрле өлкәләрдә уңышлы хезмәт куюларын күреп горурланырга насыйп булсын.
Материалы на данной страницы взяты из открытых источников либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.