Әни... Һәркемнен күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул!
Оценка 4.6

Әни... Һәркемнен күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул!

Оценка 4.6
Презентации учебные
pptx
воспитательная работа
1 кл—9 кл
24.12.2018
Әни... Һәркемнен күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул!
ghgjjirukjvfhckvcjkjxchjfydk;dkjfin hfjfof;djffifkd;dsjfyidjdhf fdstdhdbcdhgsjcbdhdbmj jhjkhj vgtrtt uklo xstsx ;l;k gasrsfagxcsgx lsklscjkjcnx ftstushj рывывысрииочрочии ьлыоылточ рис тчь т рпро оьтьт олрло рл ррр жджп р орыжщыщцыш прор рчлчосп лдоо пгроо пороослсо прнрыышыг грооро порочпсрыипро роорчошлгрн грошврор рорловоррро сшооо рррорср гроолоо роол рло
конкурс.pptx

Әни... Һәркемнен күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул!

Әни... Һәркемнен күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул!
Әни... Һәркемнен күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул! Эшне башкарды:  Мамадыш муниципаль районы   МБГБУ«Тәкәнеш УГБМ»нең  китапханәчесе:  Гиззатуллина Гөлсылу Миннебай кызы.

Әни... Һәркемнен күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул!

Әни... Һәркемнен күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул!
И, ӘНКӘЕМ – СЫҢАР КАНАТ И Әнкәем – сыңар канат… Сабыр канат – бәгырьләрем Телгәләнә сиңа карап! Сыңар канат… И Әнкәем – сыңар канат… Җил иссә дә каерылыр, Җил иссә дә сынар канат! Сыңар канат… И Әнкәем – сыңар канат… Кирәк булса, безне яклап Алышка да чыгар канат! Сыңар канат… И Әнкәем – сыңар канат… Безне яклап, безне саклап Беткәндер ул канат…канап! Сыңар канат… И Әнкәем – сыңар канат… Безнең хакка барсына да, Барсына да чыдар канат! Сыңар канат… И Әнкәем – сыңар канат… Сыңар канат асларында Үсәр идем кабат­кабат! Сыңар канат… Роберт  Мугаллимович  Миннуллин

Әни... Һәркемнен күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул!

Әни... Һәркемнен күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул!
Әнкәйнең ак чәчләре Әнкәй дә картайган инде, Чәчләре дә агарган. Нур сибелә, нур чәчелә, Нур бөркелә алардан. Бик килешә аклары да, Сагынам карасын да. Мин агарткан чәч тә бардыр Ул чәчләр арасында. Әнкәйнең ап­ак чәчләре Агарган безнең хакка. Ул һаман яктыра бара Күңеле, җаны акка. Сокланып карап торырлык — Күзне ала алмыйбыз. Әнкәйләрнең бөеклеген Яши­яши аңлыйбыз.

Әни... Һәркемнен күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул!

Әни... Һәркемнен күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул!
Әнкәмнең догалары   Догаларның күңелемнән Юк әле югалганы — Саклый мине, яклый мине Әнкәмнең догалары. Ташлама, әнкәй, ташлама Мине изге догаңнан. Ташласаң изге догаңнан Мин бәхетле булалмам. Тылсымлы да, шифалы да Әнкәмнең догалары — Догаларның шатлык кына Китерә торганнары. .Кырыс ла тормыш юллары, Авыр ла дөньялары! Хәлләремне җиңеләйтә Әнкәмнең догалары. Кабатлыйм мин дә әнкәйдән Өйрәнгән догаларны. Җиткерермен түкми­чәчми Мин сезгә дә аларны. .

Әни... Һәркемнен күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул!

Әни... Һәркемнен күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул!
"Әни" Иң матур юллар ­ Син йөргән юллар. Иң тәмле сулар ­ Син биргән сулар. Иң йомшак куллар ­ Син сөйгән куллар. Иң якты моңнар ­ Син белгән моңнар. Иң кайнар эзләр ­ Син баскан эзләр. Иң моңлы күзләр ­ Син баккан күзләр, Иң тугры сүзләр ­ Син әйткән сүзләр. Иң сабыр йөрәк ­ Синең йөрәгең. Иң талмас беләк ­ Синең беләгең. Иң изге теләк ­ Синең теләгең. Иң бөгелгән бил ­ Ул синең билең. Гөл сибелгән тел ­ Ул синең телең. Үч тотмас күңел ­ Синең күңелең, Әни! . ЯРУЛЛИН     ФАНИС ГАТАУЛЛОВИЧ

Әни... Һәркемнен күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул!

Әни... Һәркемнен күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул!
Иң иртә. Иң­иң иртә кем тора? Иң иртә әнкәй тора. Без торганчы өстәлдә Коймак белән чәй тора. Иң­иң соңлап кем ята? Иң соңлап әнкәй ята. Үз йокысын биреп ул Безне күбрәк йоклата. .

Әни... Һәркемнен күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул!

Әни... Һәркемнен күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул!
. Әниемә ял кирәк. Әй кызлар! Әй малайлар! Тик торыгыз, тыныгыз! Аз гына да чыкмасын Сезнең тавыш – тыныгыз! Ул эшеннән туктасын! Тизрәк ятып йокласын! Ял итеп, көч тупласын! Әнием , син болай да Ял итәсең бит сирәк. Сиңа да бит ял кирәк! Арыгансың бит инде, Әнием ял ит инде­ Мине йоклат та тизрәк.

Әни... Һәркемнен күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул!

Әни... Һәркемнен күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул!
Рәхмәтлемен әнигә Әниемнең изге сүзе Гел минем күңелемдә. Әнием якын дустым да Таяныч, терәгем дә. Ул кылган изгелекләрне Онытмам гомердә дә. Хөрмәт йөзеннән исемен Уярлык бит һәйкәлгә. . Лилия Сәлахетдинова

Әни... Һәркемнен күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул!

Әни... Һәркемнен күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул!
Әниләр Әниләр – алар иң якын, Иң кадерле кешеләр. Йөзләрендә җыерчыклар, Ул — еллар салган эзләр. Әниләрдә генә була Кадерле, якын күзләр. Алар гына әйтә ала Безне юатыр сүзләр. Әниләрнең күңелләре Ярсыз тирән диңгезләр. Без бәхетле алар барга, Рәхмәт Сезгә, Әниләр! .

Әни... Һәркемнен күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул!

Әни... Һәркемнен күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул!
Ана булган хатын — бәхетле Ана булган хатын — бәхетле Җирдә фәрештәләр була диләр. Әйе, алар әни исемле! Саклый, алар яклый балаларын, Исемендә булса җисеме. Хатын­кызлар булсын  фәрештәләр. Булмагызчы, аналар, күке! Берни җитми, берни  алмаштырмый Ана булу — иң зур бәхетне! .

Әни... Һәркемнен күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул!

Әни... Һәркемнен күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул!
Ана назы Ана назы­иртәнге чык, Кояш сызган якты нур, Эчкерсез йолдыз сафлыгы, Зурлыгы­hичшиксез зур! Ана назы­кыр гөлләре, Баламның елмаюы, Изгелектә үткән көнең Имин кояш баюы. Ана назы­тау чишмәсе, Могҗизалы, тылсымлы, Көне изге, юлы изге, Рәнҗеш алмый бер кылы. Газиз җанда ана назын Имгәтмичә саклармын, Гомер басып баhа куя Хурлатмыйча аклармын. . Найля  Аюпова­Резяпова

Әни... Һәркемнен күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул!

Әни... Һәркемнен күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул!
Әнкәй Әнкәемнең кәшемир яулыгын Бик еш алып бәйлим башыма, Әнкәй карый төсле көзгеләрдән Күзләр ошаш, ошаш кашлар да. Күкрәгемә кысып исен исним Әнкәй исе килә яулыктан, Бала холкы һаман китми, никтер, Яшем дә бит инде таулыкта. Килеш,килбәт, карашлар да  ошаш, Аш пешерәм әнкәй шикелле, Әнкәй кебек кенә була алмам, Әнкәй кебек булмам сөйкемле. Әнкәй бөеклеген кем ала алган? Әнкәй бөеклеге — биектә. Ошый алмам, юк мин ошый  алмам Әнкәй киемнәрен киеп тә.

Әни... Һәркемнен күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул!

Әни... Һәркемнен күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул!
Ана көтә баласын Чал чәчләрен тарап, тәрәзәгә  карап Ана көтә сагынып баласын, Уена да кереп чыкмагандыр аның Карт көнендә ялгыз каласын. Иңнәрендә еллар, калтырана  куллар, Күзкәйләре моңсу, сагышлы, Өмет итә ана, кайтыр, — диеп,  бала, Санаулы шул гомер агышы. Догаларын кыла, ак хыяллар  кора­ Имин, аман булсын баласы, Ялгыз аналарга сабырлыклар  биреп, Тазалыклар теләп каласы.

Әни... Һәркемнен күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул!

Әни... Һәркемнен күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул!
Әниләргә Ходай биргән әниләргә Чиксез бетмәс сабырлык. Көч тә биргән, биргән куәт Баласын үстерерлек. Рәхмәт әнкәй бүләк иттең Якты дөньяның ямен. Яшлегеңне кызганмыйча, Бирдең син матур көнен. Авырганда керфек какмый Яннарымда утырдың. Кысып җылы кочагыңа Җил давылдан сакладың. Куанганда, син дә әнкәй, Бала кебек куандың. Егылганда, елаганда, Иркәләдең, назладың. Бишек җырын тыңлап үстек, Әнкәй, сиңа мең рәхмәт. Аллам бирсен озын гомер, Гомереңдэ бәрәкәт. Лилия  Гиматдинова

Әни... Һәркемнен күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул!

Әни... Һәркемнен күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул!
Әнкәй Әнкәй укый догалар Аллах сүзләре алар. Тасбиг төймәсен тарта Пышылдап зикер эйтэ. Ишетелә ерактан Сүзләр чыга йөрәктән. Эйтерсең әнкәй ятлый Һәр сүзен ул кабатлый. Рәхәтлек бирә җанга Җиңеллек бирә тәнгә Укыган догалары Теләгән теләкләре. Сакласын сине АЛЛА Диеп кабатлый ана. Тәрәзәдә күзләре Моңсу карый үзләре Әнкәй баласын көтә Кайтыр дип өмет итә Туып ускән өенә Әнкәсенең янына. Әнкәй сагындым диеп Башкаен аска иеп. Кочып алыр әнкәсен Иң кадерле кешесен.

Әни... Һәркемнен күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул!

Әни... Һәркемнен күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул!
Әнкәй ниләр уйлыйсың Әнкәй ниләр уйлыйсың. Җырлыйсың да елыйсың Төштеме әллә искә Әллә кердеме төшкә Авыр сугыш еллары Ачыгып йөрүләре Әрнүле югалтулар Йөрәктә калды алар. Кеп­кечкенә кыз, узең Ничек җиткәндер көчең Алып кайтасың көндә Чагырдан бәйләп көлтә. Өшегән бәрәңгене Табалсаң бер­икене Йөгерәсең син өйгә Ризык булды дип , миңа. Була ул безгә тамак Кырып пешерсәң коймак. Диеп эби мич яга Бәрәңге куя аңа. Күгәреп калган башак Күп халык үлгән ашап. Олысы да кечесе Өендәге барысы. Йөрәктә калды яра Ул ярага юк дава. Тетсенә шуңа күңел. Үтеп китсә дә гомер.

Әни... Һәркемнен күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул!

Әни... Һәркемнен күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул!
Бу китаплар белән якынрак  танышасыгыз килсә  Мамадыш муниципаль районы МБГБУ«Тәкәнеш УГБМ»  китапханәсенә рәхим итегез!!!
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
24.12.2018