"Нәүрүз бәйрәме " Развлечения
Оценка 5

"Нәүрүз бәйрәме " Развлечения

Оценка 5
doc
23.03.2020
"Нәүрүз бәйрәме " Развлечения
НЭУРУЗ БЭЙРЭМЕ развлечения.doc

НӘҮРҮЗ бәйрәме

Яз килә - Нәүрүз килә”

 

Максат: Татар халкының милли бәйрәме “Нәүрүз” бәйрәме турында балаларның белемнәрен киңәйтү. Милли горурлык хисләре тәрбияләү.

Бурычлар:

1.Бәйрәмдә катнашасы килү теләге булдыру, иптәшләренең чыгышларын дикъкать белән карарга һәм тыңларга өйрәтү;

2.Бәйрәм мөхите булдыру, балаларда күтәренке кәеф тудыру;

3.Матур әдәбият һәм фольклор әсәрләрен сәнгатьле итеп башкарырга өйрәтү.

 

Җиһазлар: уеннар өчен кирәк- яраклар, кулъяулык, ачкыч. кәрзин күчтәнәчләр, бүләкләр.

 

Алдан әзерлек эше: Җырлар, шигырьләр, мәкальләр өйрәнү. Әти-әниләрне, әби- бабайларны кунакка чакыру.

 

1.Алып баручы:

Хәерле көн, балалар, кунаклар. Сезнең барыгызны да язгы зур бәйрәм- Нәүрүз бәйрәме белән котлыйбыз. Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Кешеләр бу бәйрәмне кыш үтеп, табигать яңара башлагач, көннең төн белән тигезләшкән мәлендә билгеләп үткәннәр. Нәүрүз иң шатлыклы яз бәйрәме- өмет бәйрәме булып безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.

Таң ату белән кешеләр учак кабызганнар, аш- су пешереп бер-берсен сыйлаганнар, төрле уеннар, ярышлар уздырганнар. Без дә бүген уйнап, җырлап ярышып Нәүрүзбикәне каршы алырбыз.

 

2. Алып баручы:

Здравствуйте, дети! Здравствуйте,дорогие гости!

Вот холодная зима прошла, на нашу землю пришла весна. С весной вместе пришла и “Науруз” байрам.

Праздник “Науруз” встречают 21-22 марта, когда наступает Новый год по восточному календарю, в день весеннего равноденствия. Праздник предвещает приход настоящей весны и пробуждение природы.

В этот день с самого раннего утра молодёжь обходила дома с песнями-пожеланиями. Их угощали сладостями,дарили подарки.

Праздник продолжался с песнями, плясками,с народными играми до самого вечера.

Перед Наурузом прекращались все споры и распри, а на празднике люди прощали друг-другу обиды и дарили, в знак примирения, подарки.

-Наши дети тоже обходили все группы......

 

 

1 бала: Әйдә, кояш, сип нурыңны,
Кызганма бер дә,
Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм
Яз бүген бездә.


2 бала: Тизрэк кил безгә, жылы яз,
Тизрәк-тизрәк кил!
Куяннар тунып беткәндер,
Иссен җылы җил.


3бала: Урманда бит җылы өй дә,
Җылы мич тә юк.
Куяннарның әбиләре
Бәйләми оек.


4бала: Тизрәк кил безгә, җылы яз,
Тизрәк-тизрәк кил!
Кошчыкларга җырлар өйрәт,
Уйна, сайра, көл.

5бала:

Урманда бит пешермиләр
Тугәрәк калач.
Песнәкләрнең туннары юк,
Тамаклары ач.


6 бала: Тизрәк кил безгә, җылы яз,
Тизрәк-тизрәк кил!
Балыкларны коткар берүк,-
Боз астында күл.


7 бала:Чәчәкләр белән күмелсен
Без яшәгән ил.
Тизрәк кил безгә, жылы яз,
Тизрәк-тизрәк кил!

Җыр “Яз килә”

Алып баручы: Кулъяулыкның да шарты бар икән, Убырлы карчыкныкы шул ул! Балалар, без бу шартны үти алабыз бит. Әйдәгез әле,уйнап җырлап, биеп алыйк!

1.                               Уен “Капкалы”

(чишеп карый, чишелми)

2. Җыр “Яз килә”

(чишеп карый, чишелми)

2.                               Шигырләр сөйләү

(чишеп карый, чишелми)

3.                               Аерым җыр “Солдатлар”

(чишеп карый, чишелми)

 

Алып баручы: Балалар, чишелми бит әле бу яулык һаман, Нишләргә инде!? Татар халкы элек-электән укымышлы, зыялы халык булган, мәкальләр, әйтемнәр уйлап чыгарган. Әллә без дә мәкалләр әйтеп карыйкмы икән?

4.Барлык балалар белән уен: “Төенләнгән кулъяулык”

(мәкальнең башын алып баручы әйтә, азагын кулъяулык бирелгән бала әйтеп бетерә).

Алып баручы: (уен беткәч) Әйдәгез инде кулъяулыкның төенен чишеп карыйк (яулык чишелә ачкычны алалар).

(Убырлы карчык керә)

Убырлы карчык: Кая югалттым соң шул кулъяулыгымны? Сез күрмәдегезме?

Алып баручы: Күрдек тә, таптык та, инде. Ачкычны да кулга төшердек. Менә! (Күрсәтә)

Убырлы карчык: Минем ачкыч бит ул , бирегез!

Алып баручы: Бирми генә торыйк әле. Менә безнең балалар белән ярышып кара, җиңә алсаң, карап – карарбыз.

Ярышлар:

1.                               Кашыкка күкәй куеп узышу”(Убырлы җиңелә)

2.                               Капчык киеп узышу”.

3.       Нәүрүзбикә: Рәхмәт,сез мине явыз карчыктан коткардыгыз.

4.        

5.       Агымсулар кичтем мин,

6.       Биектаулар үттем мин.

7.       Сезне сагынып килдем мин-

8.       Нәүрүз котлы булсын

9.        

10.   Алып баручы: Балалар, Нәүрүзбикәне уртага алып аңа матур җырыбызны җырлыйк әле. Килегез!

11.   Җыр “Нәүрүз белән балалар җыры”

12.    

13.   Нәүрүзбикә: Рәхмәт, балалар, матур җырыгыз өчен. Мин дә буш килмәдем- сезгә язгы матур, җылы көннәр, сихәтле яңгырлар алып килдем.Язгы кояш һәр көнегезне шатлыкка, бәхеткә күмсен. Менә бусы- сезгә бәйрәм күчтәнәче, рәхәтләнеп сыйланыгыз!

14.   Сыерчык сайрап үтте.
Һавалар зыңлап китте.
Шатлатланып каршы алыгыз,
Яз җитте бит,  яз җитте!

15.   (Күчтәнәчләр салынган кәрзинне бирә. Балалар рәхмәт әйтеп алалар)

16.   Бәйрәм тәмам

 


НӘҮРҮЗ бәйрәме “ Яз килә - Нәүрүз килә”

НӘҮРҮЗ бәйрәме “ Яз килә - Нәүрүз килә”

Тизрэк кил безгә, жылы яз, Тизрәк-тизрәк кил!

Тизрэк кил безгә, жылы яз, Тизрәк-тизрәк кил!

Барлык балалар белән уен: “Төенләнгән кулъяулык” ( мәкальнең башын алып баручы әйтә, азагын кулъяулык бирелгән бала әйтеп бетерә)

Барлык балалар белән уен: “Төенләнгән кулъяулык” ( мәкальнең башын алып баручы әйтә, азагын кулъяулык бирелгән бала әйтеп бетерә)
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
23.03.2020