Презентация на тему " Первый космонавт"

  • Презентации учебные
  • pptx
  • 09.06.2017
Публикация на сайте для учителей

Публикация педагогических разработок

Бесплатное участие. Свидетельство автора сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

Юрий Гагарин Галәмгә юл салганнан соң, космик очышлар дәвам ителә. 1961 нче елның августында космоска “Восток-2”кораблендә Титов оча. 1962 нче елның августында Галәмгә Николаев күтәрелә. 1962 нче елда “Восток-3” кораблендә Попович оча. 1963 нче елның 16 нчы июлендә космик киңлекләргә дөньяда беренче мәртәбә хатын-кыз очучы-космонавт Валентина Владимировна Терешкова юл алды.
Иконка файла материала гагарин.pptx
Юрий Алексеевич Гагарин (О9.03.1934-27.03.1968)
Юрий Алексеевич Гагарин 1934 нче елның 9 мартында  Гжатск  районы Клушино авылында туа . Аның балачагы шушы  йортта үткән.
Әтисе ­  Алексей Иванович Гагарин (1902—1973)­балта  остасы, әнисе ­Анна Тимофеевна Матвеева (1903—1984) ­  сөт җитештерү фермасында эшли.
итәләр        1941  нче  елның  1  сентябрендә  Гагарин  беренче  тапкыр  мәктәпкә  килә.  12  октябрьдә  авылны    немецлар  басып  ала.Шунлыктан  укулар  туктала.    1943  елның  9  апрелендә  авылны фашистлардан  азат  мәктәптә  һәм  укуларны башлыйлар.      1949 елның май аенда  Гагарин 6  классны  тәмамлый.    Сентябрь  аенда Люберце шәһәрендә ремесло  училищесына  укырга  керә.  Урта  белемне  эштән  соң  укып  ала. 7  классны  һәм    училищены      1951  елда  «5»  ле  билгеләренә  генә  тәмамлый .
1951 елның августында Гагарин Саратов индустриаль техникумына  укырга  керә.1954  елның  25  октябрендә  беренчеләрдән  булып  Саратов  аэроклубына килә.           1955  елда  Юрий  Гагарин  укуын  «5»  легә  тәмамлый  һәм  Як­18  самолётында беренче очышын ясый.    Аэроклубта Юрий Гагарин 196  очыш ясый һәм  42 сәг 23 мин оча.
Оренбург  авиация    училищесында  белем  ала. 1957  елның  25  октябрендә  Гагарин училище тәмамлый.
1959 елның  9 декабрендә Гагарин үзен космонавтлар әзерли  торган группага алуларын сорап гариза яза.Махсус  медкомиссия  өлкән  лейтенант  Гагаринны      очучылар  исемлегенә  кертә.  1960  елның  3  мартында  аны  космонавтлар  группасына  алалар.    25  марттан  космонавтларны  әзерләү  программасына  нигезләнеп  өйрәтүләр башлана.
1961  елның  12  апрелендә  иртәнге  9  сәгать  7  минутта  Казахстан  даласында  урнашкан  “Байконур"  космодромыннан  "Восток­1”  корабы  кузгала.  Галәмгә  беренче  булып  юл  салу  форсаты яшь очучы­космонавт Юрий Гагаринга насыйп була.Ул  җир  108  минут  тирәли  эчендә  әйләнеш  ясый
Шушы батырлыгы өчен аңа  Советлар Союзы Герое исеме бирелә.  1962 елның 12 апреленнән  бу көнне Космонавтика көне дип атый  башлыйлар
Ю. Гагарин һәм В. Серёгинның  һәлак булган җиренә куелган  Мемориал. 1968 елның 27 мартында Юрий Алексеевич Гагарин һәм лётчик  Владимир Сергеевич Серёгин Новосёлово авылы янында  сынау очулары вакытында һәлак булалар
Юрий Гагарин Кызыл мәйданның  Кремль стенасына күмелгән.
Мәскәүдә Ю. Гагарин һәйкәле  Самарада  Ю. Гагарин исемендәге  парк Күп шәһәрләрдә мәйданнар, парклар, клублар  мәктәпләр Гагарин исемен йөртә.
1960 елның 19 августында орбитага 40 тычкан, ике ак күсе, берничә төр бөҗәк, үсемлекләр "төяп" ике очучы ­Белка һәм Стрелка күтәреләләр һәм исән­имин әйләнеп тә кайталар. Уголёк һәм Ветерокны 22 көн очышка әзерлиләр.
1960 елның 19 августында орбитага 40 тычкан, ике ак күсе, берничә төр бөҗәк, үсемлекләр "төяп" ике очучы ­Белка һәм Стрелка күтәреләләр һәм исән­имин әйләнеп тә кайталар. 1960 елның 19 августында орбитага 40 тычкан, ике ак  күсе, берничә төр бөҗәк, үсемлекләр "төяп" ике  очучы Белка һәм Стрелка күтәреләләр һәм исән­имин  әйләнеп тә кайталар.
Гагарин кубогы­  Континенталь хоккей лигасында төп трофей .
«Космонавт Юрий Гагарин» исемендәге тикшерү судносы  .
Г а г а р и н н ы   о н ы т м ы й к   !   У л   б е з н е ң   к ү ң е л л ә р д ә     !