Максат:
1.Балаларны традицион булмаган юллар белән рәсем ясарга өйрәтү;
2.Балаларның фантазияләрен,хыялларын,
эстетик тәрбияләрен, иҗадилыкларын үстерү;
3.Балаларда күзаллау, композицияне тоемлый алу хисен камилләштерү;
4. Балаларның кул маторикасын ныгыту.
ЭБРУ – ул тукыма, кәгазь, агач, пыяла һәм керамикага махсус буяулар ярдәмендә борынгы рәсем төшерү ысулы. Аның мәгънәсе “болыт” дигәнне аңлата.
Тарихы
Эбру — суда рәсем ясау сәнгате. Ул XI гасырда, ә кайбер галимнәр фикеренчә, хәтта күпкә иртәрәк тә барлыкка килгән. Кайда барлыкка килүе билгеле булмаса да, бүгенге көндә эбру сәнгате төрек сәнгате булып санала. Су гади түгел, ул гевен үсемлеге сумаласыннан ясалган порошок белән куертыла. Эбру сәнгатендә барлык рәсемнәр дә түгәрәктән ясала. Монын өчен махсус буяулар, пумалалар hәм төрле диаметрлы безләр, фон өчен каты пумала кулланыла.
Безгә нәрсәләр кирәк? Беренче су салу өчен урын әзерләү.Турыпочмаклык формасында савыт алабыз. Савытның күләме рәсемне төшереләчәк кәгазьдән әз генә зурырак булырга тиеш. Суны берничә сәгать алдан әзерлибез. Савытка суны яртылаш кына салырга кирәк. Савытка салабыз hәм өстенә кәгазь ябабыз. Бу суны чистарту өчен эшләнелә.
Икенче буяулар әзерләү.
Майлы буяуларны алабыз һәм аларны махсус эреткеч белән бутыйбыз. Куе матдә хасил булачак.
Өченче су ясау. Суны ябышкак хәлгә китерер өчен савыттагы суга концелярский клей (ПВА) кушабыз.(крахмал белән ясасаң да була). Су ябышкан сыман хәлгә килә. Әлеге катнашма буяуларга агып китмәскә, формаларын тотарга ярдәм итә.
Дүртенче суга буяу кушабыз.Төсләрне суга сибү өчен, буяуга манылган пумаланы су өстенә бармагыбызга сугып, төрле төстәге буяуларны сибәбез . Шулай итеп андагы буяу, чәчрәп, суга төшә. Буяулар су өстендә батмыйча йөзеп йөрерләр. Алар бер - берсенә кушылмаска һәм батмаска тиеш.
Бишенче кәгазьгә рәсем төшерү.Рәсемне ясап бетергәч су өстенә кәгазьне төшерәбез дә тылсымлы сүзләр әйтеп кәгазьне судан шудыртып чыгарабыз.Нәтиҗәдә судагы рәсемнәр кәгазь өстенә күчә, су чиста кала. Кәгазьне кибәргә куябыз.
Материалы на данной страницы взяты из открытых источников либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.