Презентация "Зифа Басыйрова моңнары" дәрестән тыш чара
Оценка 5

Презентация "Зифа Басыйрова моңнары" дәрестән тыш чара

Оценка 5
Мероприятия
pptx
музыка +2
Взрослым
02.04.2017
Презентация "Зифа Басыйрова моңнары" дәрестән тыш чара
Внеклассное мероприятие для начальных классов "Музыкальная поездка"
Публикация является частью публикации:
Зифа Басыйрова иҗаты.pptx

Презентация "Зифа Басыйрова моңнары" дәрестән тыш чара

Презентация "Зифа Басыйрова моңнары" дәрестән тыш чара
Зифа Басыйрова моңнары Автор:Галимова Гөлназ  Шамил кызы,  Татарстан  Республикасы  Мамадыш   муниципаль  районы Югары Ушма төп белем  мәктәбенең беренче   категорияле музыка  укытучысы, китапханәче

Презентация "Зифа Басыйрова моңнары" дәрестән тыш чара

Презентация "Зифа Басыйрова моңнары" дәрестән тыш чара
…Ык елгасы буенда кошлар моңына күмелгән әрәмәлекләр, җиләкле болыннар... Гүзәл табигать кочагына урнашкан Мөслим районы Мөслим авылында 1910 елның 3 июлендә Зифа Басыйрова дөньяга аваз сала.

Презентация "Зифа Басыйрова моңнары" дәрестән тыш чара

Презентация "Зифа Басыйрова моңнары" дәрестән тыш чара
Әнисе оста җырчы, курайчы  була. Орчык кадәр генә кыз  әнисе уйнаган курай тавышына кушылып җырлый. Зифаны  курай моңы сихерли. Курай бит ул  сихри көчкә ия, аның  авазы күңелләрне җилкендерә.

Презентация "Зифа Басыйрова моңнары" дәрестән тыш чара

Презентация "Зифа Басыйрова моңнары" дәрестән тыш чара
җырлавы  Мәктәп  сәхнәләрендә  белән  матур  аерылып  торган  Зифаның  күңелендә  “җырчы  булырга”  дигән матур хыял бөреләнә.    Ул  Казан  театр    техникумын  тәмамлый.  Зур  сәнгать  дөньясына  кереп  китә…     Зифа Басыйрова Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры” пьесасында Каюм ролендә

Презентация "Зифа Басыйрова моңнары" дәрестән тыш чара

Презентация "Зифа Басыйрова моңнары" дәрестән тыш чара
Зифа Басыйрова башкарган  рольләр Д.Аппакова “Тапкыр егет”­Гали   М.Әмир “Тормыш җыры”­Каюм   М.Әмир “Миңлекамал” –Мәхмүт   Х.Уразиков “Каюм ”­Әбсәләм   Т.Гыйззәт “Чаткылар”­Сәет  Х.Хөсни  “Әбли авылы”­ Яша К. Тинчурин “Алар өчәү иде” –   Әминә Г.Камал “Беренче театр”­Биби   Г.Иделле “Дәүләт Бәдриев”­   Нәфисә А.Әхмәт “Үги кыз”­Зөһрә  Т.Гыйззәт  “Бишбүләк”­Маһинур  Х.Фәтхуллин  “Күзләр”­Рәисә  Кәрим Тинчурин  “Зәңгәр шәл”­  малай

Презентация "Зифа Басыйрова моңнары" дәрестән тыш чара

Презентация "Зифа Басыйрова моңнары" дәрестән тыш чара
Сандугач  сайрар  өчен  туган  кебек,  З.Басыйрова  да  җырлар  өчен  дөньяга  килгән.  Ул  Г.Тукай  исемендәге  татар  дәүләт филармониясенә эшкә  килә,  көйләрен  үзенә  хас  бормалар,  аһәң  белән башкара. халкыбыз

Презентация "Зифа Басыйрова моңнары" дәрестән тыш чара

Презентация "Зифа Басыйрова моңнары" дәрестән тыш чара
“Зифа Басыйрова­ борынгыдан ук сакланып  килгән моңнарыбызны түкми­ чәчми халыкка җиткерүче  буларак бик кадерле зат”.                                                                                                                       Гомәр Бәширов

Презентация "Зифа Басыйрова моңнары" дәрестән тыш чара

Презентация "Зифа Басыйрова моңнары" дәрестән тыш чара
“Кара урман”, “Рамай”,  “Әллүки”,  “Уел”,  “Шахта”,      “Су  буйлап”,  “Төймә­төймә”  кебек  җырлар  халык  күңелендә  З.Басыйрова  башкаруында саклана. .

Презентация "Зифа Басыйрова моңнары" дәрестән тыш чара

Презентация "Зифа Басыйрова моңнары" дәрестән тыш чара
2010 нчы елда “Аксу” студиясе тарафыннан Зифа Басыйрова җырлары тупланган компакт-диск чыгарылды. Анда Зифа Басыйрованың 52 җыры урын алган.

Презентация "Зифа Басыйрова моңнары" дәрестән тыш чара

Презентация "Зифа Басыйрова моңнары" дәрестән тыш чара
“Туган халкым арасында кадерле кеше  булып йөрим, аларга теләп хезмәт  күрсәтәм. Сәхнәдә җылы каршылыйлар,  алкышларга күмәләр.  Минем өчен моннан  да зур бәхет булырга мөмкинме соң?”       Әйе, мәшһүр җырчыбыз, армый­ талмый, халкыбызга хезмәт итә.        1979 нчы елның февраль аенда вафат  була. Әмма аның исеме, башкарган  җырлары халык күңелендә мәңге яши.
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
02.04.2017