Разработка урока. 6 класс. Татарская литература. Ибрахим Гази "Йолдызлы малай"

  • Презентации учебные
  • pptx
  • 25.03.2018
Публикация на сайте для учителей

Публикация педагогических разработок

Бесплатное участие. Свидетельство автора сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

Максат: “Йолдызлы малай” хикәясенең эчтәлеген ачу; әсәрнең идеясен ачыклау; төп геройга характеристика бирү; укучыларда Илгизәр образы мисалында татар сугышчыларына карата хөрмәт хисләре тәрбияләү, ватанпәрвәрлек хисе уяту. Җиһазлау: - Ибраһим Газиның портреты, - әсәрләре тупланган китаплардан күргәзмә, - дәреслек, -“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”. - “Татар халкының мәкальләре”, - Герой пионерларның фотосурәтләре, - рәссамнарның темага караган картиналары (В.Е.Памфилов "А.Матросовның батырлыгы", П.Смукрович "Батырлык өчен")
Иконка файла материала йолдызлы малай.pptx
. Ибраһим Газиның “Йолдызлы малай”  әсәрен йомгаклау. Сугышта балалар батырлыгы.
.
     Герой              пионерлар
ГЕРОЙ ПИОНЕР САША КОВАЛЕВ
ГЕРОЙ ПИОНЕР ЛИДА                            МАТВЕЕВА
Районыбыз Геройлары.
“Авыл халкы пленда”.  Илгизәр – ябык,зур күзләре генә утырып калган, иреннәре кипкән, тир ага.  “Кыска муенлы, җан биздергеч тавышлы, юан аяклы, чекрәеп торган кургаш үткен күзле, симез үрдәктәй чайкалып, ары- бире йөренеп тора...”  Җан биздергеч – куркыныч, коточкыч  Кургаш - свинец
 “Илгизәр хатыннар артына ышыкланырга хурлана: ир кеше ич ул, яше уникедә генә булса да, ир-заты... Кайнар таш өстенә хәлдән таеп егылса егылыр, хатыннар артына яшеренмәс”.  Ышыклану – яшеренү  Хурлану - оялу
“Илгизәрнең хатасы”.
“Илгизәр подвалда”. суялар  йөрәге  микән...   "Малайның  күзләре  зурайды..сулышы  кысылды...  бераз тынычланды... әллә бу подвалда  чынлап та,  кеше  тарс­торс  тибә...саташкан  кешедәй,  идәнгә  канга  карап  торды  да  йөгереп  барып  ишекне  тартты.  Тәрәзәгә  ташланды,  сикерде,  менде.  Куллары  чәнечкеле  тимерчыбыкка  кадалдылар...  Илгизәр  кире  шуып  төште. Хәле бетеп идәнгә утырды.”
“Борчулы уйлар”.  “... Әнкәсе белми дә кала инде. Сеңлесе дә... Үлмәс кебек, аны коткарырлар кебек. Әнкәсе йөгереп килер... Юк, әнкәсе килә алмас. Ул тимерчыбык белән чолганган лагерьда... Аны җибәрмәсләр... Кем коткарыр соң аны?”
“Үзәк өзгеч тавыш”.   “Үрмәкүч төсле кара свастика т свастика төшергән зур  ишек,Илгизәрне йотып,  тавышсыз гына ябылды”.   Свастика – фашистларның символы, үлем
Мәкальләр.  Батыр бер үләр, куркак мең үләр.  Батыр ярасыз булмас.  Батыр үзе өчен туар, кеше өчен үләр.  Батырлыкта­ матурлык.  Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс.  Батыр егет­ ил күрке.
Йомгаклау.  Минем фикеремчә бу әсәрнең  әһәмияте.......
Өй эше.  1.Бөек Ватан сугышы, геройлары турында  мәгълүмат тупла.  2. “Йолызлы малай “әсәре буенча рәсем яса.  3”Илгизәр­батыр рухлы малай” дигән темага  Инша яз
 Дәрес тәмам. Сау булыгыз.