Разработка внеклассного мероприятия по пропаганде здорового образа жизни " Выбирай сам"
Оценка 4.8
Мероприятия
docx
воспитательная работа
7 кл—9 кл
04.03.2017
Мероприятие разработано на татарском языке для учащихся 7-11 классов. Целью данного мероприятия является пропаганда здорового образа жизни среди подростков, профилактика курения и алкоголизма.Мероприятие проходит в форме игры среди двух команд . Команды выбирают себе тему и вопросы по выбранной теме.Разработка внеклассного мероприятия по пропаганде здорового образа жизни
узен сайла.docx
Зур Сукаеш төп белем бирү мәктәбе
Муниципаль белем бирү учреждениесы
“Юлны үзең сайла”
89 сыйныф укучылары өчен тәрбияви чара
Төзеде :Химия укытучысы : Галимова Р.Р. 20162017 уку елы
«Юлны үзең сайла »
Максат: Укучыларны тәмәкенең составы. аның организмга йогынытысы белән таныштыру ;
Тәмәке тарту, алкоголь куллануга каршы профилактика үткәрү .
Сәләмәт тормыш рәвешен пропагандалау.
Уен барышы
Алып баручы: Хәерле көн!
Бүгенге очрашуны рус шагыйре Николай Заболоцкий сүзләре белән башлыйсы килә
Два мира есть у человека
Один, который нас творил.
Другой, который мы от века
Творим по мере наших сил.
Алып баручы: без бүген үзебезнең эчке дөньяга караш ташларбыз .Н.Г Чернышевский
болай дигән «Кешенең мәңге аерылмас дусты була – ул үзе ». Син нинди кеше булачаксың,
ниндиюл сайлаячаксың . барысы да үзеңз бәйле Бүгенге уен сезгә юл сайлауда аз гына
булса д булышса . без бик шат булыр идек.
Алып баручы: Уен башында хөкемдарлар белән таныштырып китик әле .
Алып баручы:
Уенда ике команда катнаша . Уен тәртибен аңлатып китәм Хөрмәтле уенчыларсезгә төрле
сорауларга җавап бирергә туры киләчәк. Ләкин сораулар барысы да зараралы гадәтләр:
тәмәке тарту, алкоголь куллану белән һәм сәламәт тормыш алып бару белән бәйле
булачак
Алып баручы:
Уен 3 раундта узачак Сезгә гади сораулар арасында сораусюрпризлар да эләгергә мөмкин
«Бәхетле мизгел » команда сорауда күрсәтелгән балл саны ала
« Бәхетсез мизгел » командага күрсәтелгән балл күләмендә штраф салына .
«Капчыктагы мәче» сорауны икенче командага бүләк итәргә мөмкин .
« Сорау аукцион» икенче команда бу сорауны сатып алырга мөмкин ,( күбрәк балл
куеп)
« Үзебезнең уен » команда сорау өчен куелган баллны киметә яки арттыра ала
«Тамашачы ярдәме » команда зал ярдәмен сорарга мөмкинлек ала
Сезнең максат , мөмкин кадәр күбрәк балл җыю
Алып баручы:
Уенны башлыйбыз .Командалар сорауларны сайлап алалар . һәм җавап бирәләр
1 раунд
Химия һәм алгебра
10 балл
1.Бер сигаретада 68 мг никотин бар , аның 34 мг канга эләгә . 30 ел эчендә тәмәке
тартучы 20 000 сигарет тарта. Бу кеше организмына күпме никотин керә?
3х20000=60000мг 60 г
20 балл 2. Галимнәр тәмәке тартучы яшүсмернең үзенең гомер озынлыгын 15 % кыскарта дигән
1)15% = 0,15 2) 0,15 ∙ 56 = 8,4 3) 56
нәтиҗәгә килгәннәр .Россиядә кеше озынлыгын уртача 56 ел дип исәпләнсә , бүгенге көндә
тәмәке тартучы яшүсмерләрнең гомер озынлыгы күпме булыр?
8, 4 = 47,6 ел
─
30 балл
3.Никотинның үтерү дозасы 1кг тән массасына 1 мг . Балаларның организмы зурларныкына
караганда 2 тапкыр йомшаграк . Бер сигаретадан 3 мг никотин керсә , 48 кг лы яшүсмер
өчен куркыныч булган дозаны исәпләп чыгарыгыз. Ничә сигарет булыр? 48:3=16 16:2=8
сигарет
40 балл
4. Яңа туган баланың уртача авырлыгы 3кг 400грамм. Әгәр баланың әтисе тәмәке тартса ,
аның авырлыгы 3,5 % кимрәк була. Әтисе даими тәмәке тарткан баланың авырлыгын
исәпләп чыгарыгыз. 3400Х3.5=119г 3400119=3кг 281 грамм
50 балл «Капчыктагы мәче »
5. Яшүсмергә көнгә 125мг витамин кирәк. 1 сигарет 25% витаминны юкка чыгара.
Тәмәке тартучы яшүсмер ничә грамм витамин алыр , күпмесен югалтыр?
20% = 0,2; 125 ∙ 0,2 = 25 мг югалта 125 – 25 = 100 мг .
Тарих
10 балл « Бәхетле мизгел »
20 баллов
Россиядә кайсы елны һәм кайсы патша хакимлек иткәндә тәмәке белән сату итү кертелә ?
(1697 ел , Петр 1)
30 балл
Кайсы гасырда тәмәкенең зыяны турында сөйли башлыйлар? (18 гасыр)
40 балл
« Үзебезнең уен»
Россиядә кайчан спиртлы эчемлекләр барлыкка килә? (16 гасыр)
50 балл
Этанол турында иң беренче кайсы гасырда сөйли башлыйлар ? (8 гасыр)
Литература (объяснить смысл высказываний)
10 баллов
Б. Васильев «В молодости – бутылки и табаки, в старости – травы и врачи»
20 баллов
Л.Н. Толстой «Вино губит телесное здоровье и умственные способности, губит
благосостояние семей, и, что ужаснее всего, губит душу людей и их потомство»
30 баллов
Демокрит «Самая большая победа – это победа над собой, а самое постыдное – это быть
побежденным своими страстями» Почему? Приведите факты.
40 баллов
В. Маяковский
«Я сегодня дышу, как слон,
Походка неслась , как Чудесный сон,
Без единого кашля и плевка…»
50 баллов
«Вопрос аукцион»
С. Есенин Поэма «Черный человек»
«Друг мой, друг мой,
Я очень болен.
Сам не знаю, откуда взялась эта бол.
То ли ветер свистит
Над пустым и безлюдным полем,
То ль, как рощу в сентябрь,
Осыпает мозги алкоголь».
Попытайтесь прокомментировать отрывок.
Тәҗрибә
1. (Алкоголь т
ә эсире)
Кайбер кешеләр алкоголь ашказаны эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, ягъни азык
эшкәртелүгә ярдәм итә дип саныйлар способствует пищеварению, помогает усвоению еды.
Тикшереп карыйк .6 пробиркага ипи , сыр һәм кобаса кисәкләре салынган . 3 сенә су . 3
сенә спирт салынган. Сулы пробиркаларда азык йомшарган . җебегән . ә спиртлы
пробиркаларда каткан килеш тора.
Нәтиҗә : спирт азык эшкәртүгә ярдәм итми.
2 раунд
Тәмәке төтене составы
10 балл
Тәмәке төтенендә ничә төрле матдә бардыр дип уйлысыз? ( 4000)
20 балл
1 сигаретта күпме никотин бар ? (2,5мг, кайберләрендә 10мг)
30 балл Бәхетсез мизгел
40 балл
Тәмәке тартмаучы кеше өчен никотинның үтерә торган дозасы ? (50100мг)
50 балл
«Капчыктагы мәче»
«Кислород ачлыгы »
Ни өчен тәмәке тартучылар кислород җитмәүдән интегә? (угарный газ кандагы гемоглобин
белән тизрәк бәйләнешкә керә , карбоксигемоглобин хасил була )
Сәламәт яшәү рәвеше
10 балл Бәхетсез мизгел
20 балл
Тәмәке тартканда кайсы органнарга зыян килә? ( сулыш , ашазаны, җенси , йөрәккан,
бүлеп чыгару, тире)
30 балл
Тәмәке тартучы укучыда нинди проблемалар туарга мөмкин? ( кайдан акча табарга,
алдашырга туры киләчәк – әтиәниләр белән проблема, тәмәке исе килү, мәктәптә тарырга
ярамый, ә тартасы килә...)
40 балл
Ә зур кешеләрнең тәмәке тарту белән бәйле нинди проблемалары бар ? ( сәламәтлек белән
проблемалар , акча , иртә картаю , авырулар ..) 50 балл
« Үзебезнең уен»
« Тәмәке тартмаучы – гаепсезгә гаепле “(пассив тәмәке тартучы ).
Акыл ияләре тәмәке тарту , алкоголь кулану турында
10 балл
«Яшь чакта шешә һәм тәмәке , картлыкта үләннәр һәм врачлар “ Вмолодости – бутылки и
табаки, в старости – травы и врачи» (Б. Васильев)
20 балл
« Бәхетле мизгел»
30 балл
“Эчүчелек – үзең теләп алган җүләрлек” Пьянство – добровольное безумство.
(Аристотель)
40 балл
«Капчыктагы мәче»
“Алкоголизм ачлык , чума һәм сугыш өчесе бергә китергәндә караганда күрәк зыян сала”
Гладстон
50 балл
Эчүчелек белән ничек көрәшергә кирәк
Тәҗрибә 2. ( Спиртның баш миенә йогынтысы)
Баш мие күзәнәкләре бик йомшак, назлы, . Тормышта йомырка аксымы белән
чагыштытырга мөмкин. 2 пробиркага аксым салабыз: беренчесенә су, икенчесенә спирт
өстибез . Су белән аксым кушыла, суның зыяны юк. Ә менә спирт салынган пробиркада
аксым денатурацияләнә , күзәнәкләр үлә. Шулай итеп алкоголь баш мие күзәнәкләрен
үтерә . Тимәгә генә эчкән кеше турында “ Ул үзенең акылын эчә” дип әйтмиләрдер инде
3 раунд.
Физкультминутка.
10 балл
Без яздык, яздык , яздык
Безнең бармаклар арды .
Аз гына ял итәрбез
Тагын язып китәрбез
( мускуларның йомшарту өчен)
20 балл
« Сорау аукцион»
Сәламәт тәндә –сәламәт акыл (снятие напряжения и усталости).
30 балл
« Экспромт» Үзең теләгән күнегү ясарга
40 баллов
Кулларның көчен арттыручы күнегү (отжимание) 5 тапкыр үтәргә
50 балл
Залда утырган укучылар белән физминутка үткәрергә .
Алып баручы:
Кешеләр картаеп үз үлемнәре белән бик сирәк үләләр , күпчелек төрле авырулардан
үләләр. Ә менә шул авыруларның төп сәбәпчеләре ( бигрәк тә ирегетләр арасында) булып кайчагында зарарлы гадәтләр тәмәке тарту ,алкоголь, наркотиклар куллану Шуңа күрә
һәркем юлны үзе сайлый. Авырмыйча озак яшәргәме , әллә инде ...
Жюрига сүз бирелә
Алып баручы : Бүгенге уеныбызны Геродот сүзләре белән тәмамлыйсы килә
«Сәламәтлек булмаса , акыл да дәшми , сәнгать тә үсәлми, байлыкның да кирәге юк
Кулланылган әдәбият
1. Алоева М.А. «Классные часы в 57 классах», Ростов на Дону, Феникс, 2004
2. Костенчук И.А. «Химия вне рамок урока», М. «Центрхимпресс», 2008
3. Хрипкова А.Г., Колесов Д.В. «Мальчик, подросток, юноша», М.
«Просвещение»,1982
4. Плахов А.И. «Интегрированный урок химии, биологии и обществознания», М.
«Центрхимпресс», журнал «Химия в школе» №3, 2001
5. Интернет ресурсы.
Разработка внеклассного мероприятия по пропаганде здорового образа жизни " Выбирай сам"
Разработка внеклассного мероприятия по пропаганде здорового образа жизни " Выбирай сам"
Разработка внеклассного мероприятия по пропаганде здорового образа жизни " Выбирай сам"
Разработка внеклассного мероприятия по пропаганде здорового образа жизни " Выбирай сам"
Разработка внеклассного мероприятия по пропаганде здорового образа жизни " Выбирай сам"
Разработка внеклассного мероприятия по пропаганде здорового образа жизни " Выбирай сам"
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.