Разработка внеклассной работы по теме "1 сентябрь - Белем бәйрәме"
Оценка 4.8

Разработка внеклассной работы по теме "1 сентябрь - Белем бәйрәме"

Оценка 4.8
Мероприятия
docx
воспитательная работа +1
1 кл—4 кл
17.02.2017
Разработка внеклассной работы по теме "1 сентябрь - Белем  бәйрәме"
Эта разработка предназначена для праздника знаний. Каждый год 1 сентября проводится в школе День знаний. Для этого праздника готовится вся школа, почти все ученики, потому что наша школа хотя и очень большая и красивая, но детей мало. 1 сентября все дети с цветами приходят в школу на праздник.
1 сентябрь.docx
1 1-Сентябрь БЕЛЕМ БӘЙРӘМЕ Алып баручы ачып җибәрә (килгән кунаклар белән таныштыру). 2 Мәктәп директоры сөйли (килгән кунакларга сүз бирелә). 3 Тәбрикләп сүз укучыларга бирелә. 4 Беренче сыйныф укучыларына сүз бирелә. 5 Укытучы ветераннарга сүз бирелә. 1. Исәнмесез минем якын дуслар! Хуш килдегез рәхим итегез: Кулга тотып белем ачкычларын, Я әйдәгез, түрдән үтегез. 4. Бүген бездә бәйрәм “БЕЛЕМ БӘЙРӘМЕ” беренче кыңгырау бәйрәме! Алып баручы: Исәнмесез хөрмәтле укытучылар, укучылар. Әти-әниләр һәм бәйрәмебезнең кунаклары. Менә кояшлы беренче сентябрь таңы безне кабат бергә җыйды. Буген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлык-сөенечләр, бары тик «4»ле һәм «5»леләр генә алып килсен. Бәйрәм белән сезне дусалр. Шушы бәйрәмгә багышланган тантаналы линейканы ачык дип белдерәм. МӘКТӘП ЕЛЛАРЫ-кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Шуңа күрә баланың башлап укырга килү көне-ЗУР БӘЙРӘМ! БЕРЕНЧЕ СЕНТЯБЕРЬ иртәсе кояшлы да, яңгырлы да була. Шулай да андый иртәләрнең һәрберсе күңелгә кояшлы булып иңә. Ничек шулай булмасын! Белем иле юлыннан беренче адымын ясый бит бала, киләчәгенә юл яра. Ул матур итеп киенгән, бер кулында портфель, ә икенчесендә чәчәкләр. кызына бирәбез. 1 Бәйрәм уңаеннан тәбрикләү өчен сүзне мәктәп директоры Лилия Әхмәдулла 2 Район админстрациясеннән вәкил улына сүзне бирәбез. 3 Җирле үзидарә башлыгы улына сүзне бирәбез. 4 Сүзне крестьян фермер хуҗалыгы улына 5 Сүзне авылыбызның ветеран укытучыларга бирәбез. бирәбез. А.б. - кеше тормышында иң матур хатирәләр калдырган чак, кайгы-борчуларсыз балачактыр. Кем генә үзенең балачагын сагынмый икән? Без, укытучылар, бу яктан бәхетле. Балалар белән бергә булганга үзебезне балачакта итеп хис итәбез. Алар белән футбол уйныйбыз, бәбәйләр кебек сөйләшергә дә күп сорап тормыйбыз. Балалар! Барыгыз да ничек үсеп килгәнсез, тагын да матурлангансыз. 1 сентябрь иртәсе кояшлы да, болытлы да, яңгырлы да була. Әмма аларның һәрберсе күңелдә кояшлы булып сакланып кала. Ничек шулай булмасын? Чәчәктәй киенеп, кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, һәр бала мәктәпкә ашыга Мәктәбемә илтер юллар буйлап Бала булып килә узасым. Еллар үткәч килә: - Исәнме! – дип Балачакка кулым сузасым. А.б. – Бүген балачакның иң матур бер мизгеле – 1 Сентябрь иртәсе.Әйдәгез, хәзер балаларны бирегә чакырыйк һәм сүзне үзләренә бирик. 1. Дуслар, бүген нинди көн? Сез беләсездер бәлкем? Белмәсәгез, үзем әйтәм, Бүген безнең бәйрәм көн! Мәктәпкә ашыктык без, Тотып чәчкә бәйләмен. Котлап белем бәйрәмен. Чыңлый кыңгырау моңнары, 2. Олы бәйрәм бүген бездә, Ул - беренче сентябрь. Шатлык балкый йөзләрендә, Бүген син дә, мин дә бер. 4. Көмеш кыңгыраулы сентябрем, Ачып җибәр серләр дөньясын. Без бәхетле йөрәк җырың, Яшьлек җырын дөнья тыңласын. Көмеш кыңгыраулы сентябрем, Бармы икән тагын шулай Алтын аем, уз түрдән. Безнең кебек сине үз күргән. 5. Яңгырасын көйләр, шат көлүләр Кемнәр болар бәхетлеләр диеп, Тирә-юньгә таралсын. Бөтен кеше безгә карасын. 6. Җырламыйча көн итмиләр, Җырсыз бер бәйрәм булмый Без балалар җырламасак. Мәктәптә бер ямь булмый. Җыр: “Бүген бәйрәм”. 7. Мәктәбебез – туган йортыбыз, Каршы ала безне таңнарда. Максатыбыз – ныклы белем алу Сүнмәс рух яши җаннарда. 9. Дәресләрдә янып-пешеп, Чишәбез мәсьәләләр, Әкият, шигырьләр укыйбыз, Бик күп әдәби әсәрләр. 12. Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп, Белем ишекләрен ачтың син. Юлыбызны гүзәл итәр өчен Якты маяк булып балкыйсың. Бездән шушы матур җырыбызны Сагыну сәламе итеп алчы син. Җыр: “Укытучыма” 8. Өйрәнәбез шушы мәктәптә, Хәреф танып саннар язарга. Кешеләрне һәрчак яратырга, Ә зурларны хөрмәт итәргә. 10. Хәзер белем һәм аң эше, Атлыйбыз тормыш юлыннан Эшкуарлар заманы. Өйрәнәбез һәр фәнне. Чәчләремә кунган ак күбәләк Шатлык очкыннар күземдә Ак альяпкыч, ак чәчәкләр белән Күбәләккә охшаш үзем дә. 14. Гүзәлләрдән гүзәл аның йөрәге, Игелеген бирә һәркемгә. Ашыга ул бәхет өләшергә Һәр иртәдә безгә, һәр көндә. 3. Чәчәкләрдән җем-җем итеп, Якты нурлар бөркелә. Бүген һәрбер укытучыга Рәхмәт әйтәсе килә: 15. Ак кәгазьдәй керсез аның күңеле Җаны шигъри, уе саф аның. Күпме көтә безнең, үзенең дә Хыяллары чынга ашканын. 16. Укытучым, йөрәк җылыгыз Безне мәңге җылытачак. Юлыгызга келәм итеп Чәчәк җыям кочак-кочак. Аллы – гөлле букет кулларымда Остазыма бүләк итәргә Ә, ул миңа шиңми торган Гөл орлыгын бирер чәчәргә. Алыгыз сез бүләк итеп Чәчәкләрнең шушы бәйләмен Каршылагыз тагын бик күп еллар Бүгенгедәй хезмәт бәйрәмен. А.б.- Кочак-кочак җыйган чәчәкләрегезне без кабул итеп алдык. Бүлмәләр, класслар чәчәккә күмелде. Ихтирамыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бүгенге бәйрәмгә сезнең әти-әниләрегез дә килде. Аларга да әйтер сүзләрегез бардыр. Рәхим итегез! 17. Без юлларга чыктык кына, Күңелдә якты теләк. Иң дөрес, иң туры юлны Сайлашырга сез кирәк. 19. Сүнгән чакта өметебез, Калмаган чакта терәк. Күз яшьләрен сөртә-сөртә Юатырга сез кирәк. 18. Алда көрәшләр дә булыр, Югалып калсак кинәт – Егылганда тотынырга Көч бирергә сез кирәк! 20. Боекмас өчен күңелләр, Кимсенмәс өчен йөрәк – Сез кирәк, әти-әниләр, Безгә һәрчак сез кирәк! 21. – Хөрмәтле әти-әниләребез! Ышаныгыз безгә: йөзегезгә кызыллык китермәбез! А. Б. Бүген бәйрәмдә 1 сентябрь көнен зур түземсезлек белән көтеп алган нәни дусларыбыз – 1нче сыйныфка укырга керүче балалар да катнаша. Күңелендә бәйрәм. Алар бүгеннән укучылар булалар. Алар мәктәптә дөрес утырырга, китап – дәфтәрләрен ничек куярга, укырга – язарга өйрәнәләр. Әйдәгез әле үзләрен бирегә чакырыйк. ( 1 класс укучылары керә) А.б. Төкле аягыгыз белән кадерле балалар! Сүзне сезгә бирик әле А. б. - Әйе шул, дусларым, сезгә әле күп нәрсәләр таныш түгел. Балалар, сез белем сарае капкасы янына килеп җиттегез. Ә сарай капкасы бик зур йозак белән бикләнгән. Аны ачу өчен серле ачкыч кирәк Һәм ул ачкыч миндә. Ачкычны кулга төшерү өчен, сезгә башта минем сорауларыма җавап бирергә кирәк. Сез шуңа ризамы? Риза, риза. Акчасыз керәсең, Хәзинә алып чыгасың. (мәктәп) 2. Дөнья кадәр белем сыйган Ә шулай да бик җиңел. Уку башлангач мәктәпкә Минем кулда бара гел. (портфель) 3. Ишекле, тәрәзәсез Тап-тар өйдә яшиләр. Хәзерләгәндә дәрес Чиратлашып эшлиләр. (пенал, карандаш, ручка Нәни дусларыбыз! Сезгә үзебездән мирас итеп «Белем йорты» ачкычын тапшырабыз. Әлеге ачкыч сезгә Белем иленә юл күрсәтүче, киңәш бирүче булсын. (Ачкычны тапшыра). 10) Авыр вакытларыгызда Ачкыч ярдәмгә килер, Гаҗәеп Белем иленә Ул сезне алып керер. Әлифба, син барлык фәннәрнең, Тәүге баскычы. Син кадерле туган телнең Алтын ачкычы. А.б. - Безнең балаларның мәктәптә үткәргән беренче көннәре, беренче бәйрәмнәре, бигрәк тә хәзерге мизгелләре- кулларына Әлифба китабы алу хәтерләрендә мәңге саклансын. (Әлифба китаплары тарату) 22. Сабыйларны тәбрик итеп бүген Мәктәпләрдә чыңлый кыңгырау Туган илнең зәңгәр күген иңли Алтын көздәй көмеш кыңгырау Чакыра, тагын чакыра Кыңгырау классларга Уку елын башларга Бүгеннән – Белем көненнән Җыр. Беренче сентябр Көмеш кыңгыраулар суза Тәүге дәрес җырын. Белем йортларына уза Ашкынып яшь буын. Алып баручы: Әйдәгез дуслар, беренче класс укучылырын хәерле юл теләп, кул чабып беренче дәресләренә озатып калыйк. Кадерле кунаклар, шуның белән “Белем бәйрәме” тәмам, игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

Разработка внеклассной работы по теме "1 сентябрь - Белем бәйрәме"

Разработка внеклассной работы по теме "1 сентябрь - Белем  бәйрәме"

Разработка внеклассной работы по теме "1 сентябрь - Белем бәйрәме"

Разработка внеклассной работы по теме "1 сентябрь - Белем  бәйрәме"

Разработка внеклассной работы по теме "1 сентябрь - Белем бәйрәме"

Разработка внеклассной работы по теме "1 сентябрь - Белем  бәйрәме"

Разработка внеклассной работы по теме "1 сентябрь - Белем бәйрәме"

Разработка внеклассной работы по теме "1 сентябрь - Белем  бәйрәме"

Разработка внеклассной работы по теме "1 сентябрь - Белем бәйрәме"

Разработка внеклассной работы по теме "1 сентябрь - Белем  бәйрәме"

Разработка внеклассной работы по теме "1 сентябрь - Белем бәйрәме"

Разработка внеклассной работы по теме "1 сентябрь - Белем  бәйрәме"
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
17.02.2017