Семинар – дәрес “Җылылык машиналарын куллануда экологик проблемалар”

  • docx
  • 03.11.2021
Публикация на сайте для учителей

Публикация педагогических разработок

Бесплатное участие. Свидетельство автора сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

Иконка файла материала 8 кл семинар җылылык.docx

Число:

Укытучы:

 Класс   8    Предмет физика      

 

Тема: Семинар – дәрес  “Җылылык машиналарын куллануда экологик проблемалар”

 

Тема максаты:   кучыларны экологик проблемалар белән таныштыру;

- Экологик проблемаларны чишү юлларын өйрәнү;

- Укучыларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Экологик проблемаларны чишү юлларын белергә тиеш.

Шәхси: Төркемдә килешеп эшли белү,үз фикереңне әйтә белү һәм фикереңне дәлилли белү

Регулятив: проблемалы сорауның чишелешен табу,укучыларның бер-берсенең җавапларын бәяли белүе, куелган проблемалы сорауның чишелешен табу,нәтиҗәләрне формалаштыру

Танып белү: информацияне китаптан, күрсәтә белү, укыганны анализлау

Коммуникатив

Коммуникатив Дәрестә группалап эшләү,бер-берең белән хезмәттәшлек итү, партнерыңа бирем уйлау.

Бер-беренә сораулар бирү,әңгәмәдә катнашу, аны дәвам итү, бер –береңә игътибарлы булу, иптәшеңне тыңлау.

 

Пространство оештыру

Предметара:

Тарих   

География

Эш формасы:

Катнаш

Ресурслар:

Дәреслек

ноотбук

Дәрес барышы

I этап Эшкә кызыксыну тудыру

1. Исәнләшү

2. Укучыларны барлау

3. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү

Дәреснең темасын һәм максатларын ачыклаү.

II этап Белем һәм күнекмәләр булдыру

Әйе укучылар, безнең планетабызның хәле хәзерге вакытта сокланырлык түгел, һәм иң кызганычы, моңа без үзебез гаепле. Дәресләрдә алган белемнәрегезне кулланып әйтегез әле, әйләнә – тирә пычрануы нинди төрләргә бүленә соң? ( Атмосфера, гидросфера һәм литосфера пычрануы).

Дөрес, ә хәзер без һәр пычрануны аерым карап китәрбез, шулай ук аларны булдырмый калу яки киметү юлларын өйрәнербез.

Атмосфера пычрануы”.

Белемнәрне ныгыту өчен сораулар ( кыскартылган көтелгән җаваплар):

-Атмосфера пычрануы нинди төрләргә бүленә? (табигый һәм антропоген).

- Атмосфераны пычратучы матдәләрне санап күрсәтегез. (заводлардан, машиналардан, органик һәм неорганик калдыкларның таркалуыннан, пожарлар нәтиҗәсендә чыккан газлар, тузан кисәкчәләре һ.б.)

Атмосфераның пычрануы нинди куркыныч тудыра? (кислоталы яңгырлар, парник эффекты, сулыш юллары авырулары .)

Нинди юллар белән пычрануны киметергә була? ( Зарарлы газлар бүлеп чыгаручы предприятиеләрдә фильтрлау җиһазларын куллану, машиналарда экологик чиста ягулык куллану, агачлар утырту һ.б.).

Дөрес укучылар, ә хәзер инде шундый ук тәртиптә калган пычрану төрләрен дә тикшереп китик.

Гидросфераның пычрануы”.

-Сулыкларның пычрану төрләре. ( табигый – сазлыкка әйләнү, антропоген-кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә ).

- Пычратучы матдәләр. (радиактив , химик, биологик, юынтык сулар һ.б.).

- Тискәре тәэсир. (су төп яшәү чыганакларының берсе булганлыктан барлык тере организмнар зарар күрәчәк).

- Зарарны киметү юллары. (заводларда калдыксыз су әйләнешен көйләү, суны механик, химик һәм биологик юллар белән чистарту).

Литосфераның пычрануы”.

-Пычрану төре. (табигый – җир убылулар, сельләр, ком бураннары; антропоген).

-Пычратучы матдәләр. (химик, биологик, радиактив, механик).

-Тискәре тәэсир. (җир асты суларына үтеп керә, туфрактагы организмнарны агулый, авыл хуҗалыг культураларында тупланып азыкка эләгә).

- Зарарны киметү. ( радиактив калдыкларны, авыл хуҗалыгының үлгән хайваннарын дөрес юк итү, табигый ашламаларны, корткычларның биологик дошманнарын күбрәк куллану, ТБО полигоннары төзү, һ.б.).

                                                           III  этап Физкультминутка

 

IV этап  Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Дөрес укучылар, планетабызның киләчәге бары тик үзебезнең кулларыбызда. Уйлап карагыз әле, без Җир – анабызны саклап калу өчен глобаль мәсьәләләрне чишә алмасак та моның өченүз өлешебезне кертә алабыз бит. Ә менә нинди юл белән? (Үзебез яши торган территорияне пычратмаска, теләсә-кая чүп ташламаска, агачларны сындырмаска һ.б.).

Синтетик матдә материалдан  тегелгән кием  йон тукымадан тегелгән  киемгә караганда салкында салкын,  эсседә җылырак. Ни өчен?

2) Җылы бүлмәдә бозны тун белән  капласаң аның эрүе тизләнерме? 3) Боз кисәген икенче боз кисәгенә 

ышкысаң боз эри. Монда нинди энергия  эверелеше була ?

 1.  0ºс  тагы 4 кг массалы бозны эретү өчен күпме  энергия сарыф итәргә кирәк?. (Җавап: 1360 кДж)

2. Эрү температурасында гы 20 кг массалы кургашны  эретү өчен күпме энергия сарыф ителә.?

(Җавап: 500 кДж)

3. Кургашның баштагы температурасы 27ºс   булса,эретү өчен күпме энергия таләп ителә

(Җавап: 1340 кДж)

4. 0ºс  2 кг бозны кайнату өчен күпме җылылык  микъдары кирәк?

(Җавап: 1520 кДж)

V этап Физкультминутка

VI этап Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

Укучылар, без дә табигатьне саклау буенча зур өлеш кертә алабыз. Узган елларда экологик десант үткәреп, район территориясендә ерымнарның үсүен туктату өчен агачлар утырттык. Үзебезнең авыл буенча экологик хәлне яхшырту буенча ниләр эшли алабыз?

VII этап Йомгаклау.

1)      Нәтиҗә ясау.

Өй эше.