ВИДЕО:
1. Әфганстан. Күпләрне тетрәндергән сүз бу. Леонид Брежнев Әфганстанга совет гаскәрләре кертелү турындагы хәбәрне Үзәк телевидение буенча 1979 нчы елның 25 нче декабрендә игълан итте. 2. Фәкать 1988 нче елның 15 нче маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлады һәм, ниһаять, 3. 1989 нчы елның 15 нче февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты. 4. 9 ел 51 көн буена барган сугыш булды бу җирдә.
5. Бу сугыш безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 6. 50 мең яралы, 7. 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайтты. 8. Исән кайтканнар мәңге төзәлмәс күңел җәрәхәте алды. 9. Татарстан Республикасы Әфганстан сугышында менә дигән 257 егетен югалтты.
10. “Әфган кызалаклары”ның кара таҗы Мөслим җиренә дә очып кунды: 11. бездән чыгып киткән 113 асыл егетнең 6сы Әфган тауларында башын салды. 12. Аларның исеме безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
13. Арсланов.
14. Байгузин
15. Рашитов
16. Султанов
17. Фаррахов
18. Шайхелмарданов
(Балалар чыга сугышта һәлак булган геройлар портретлары белән)
А.Б.: 19. Ил үз батырларын белергә тиеш. Без, үсеп килүче буын да, безгә бүгенге матур тормышны бүләк иткән геройларны истә тотарга бурычлы. 20. “Кызыл йолдыз ордены” кавалерлары, Әфган сугышында батырларча һәлак булган райондашларыбызны искә алу буенча бер минут тынлык игълан ителә. 21.
(бер минут тынлык)
А.Б.: Рәхмәт. Ә хәзер кунакларның үзләрен тыңлап узыйк.
(Әфганчылар сөйли)
(Данил Госманов сөйли хәтер такталары турында: ПРЕЗЕНТАЦИЯ КИРӘК!)
2. Җырлый җыр сәнгате бүлеге укучысы Булат Латыпов, “По высокой траве”. Укытучысы – Гөлназ Йосыпова.
А.Б.: Укучыларыбыз әзерләгән бүләк моның белән генә чикләнми. Сәнгать мәктәбе исеменнән бүләкләр тапшыру өчен сүзне директорыбыз Фәттахова Айгөл Назыйф кызына бирәбез.
(Директор сөйли, ктаплар тапшыра)
А.Б.: Әйе, 9 елга якын дәвам иткән дәһшәтле сугыш турында бик күп сөйләргә булыр иде. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы бу кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Гомерләренең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезнең намус һәм хәрби бурыч төшенчәләрен үзләренең тормышыннан да өстенрәк куйганнары өчен горурлану тойгысы кичерәбез. Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яши.
3. Очрашуыбызны кунагыбыз, Мөслим районы хәрби хәрәкәт ветераннар оешмасы җитәкчесе Данил Госманов башкаруында җыр белән йомгаклыйбыз.
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.