Сценарий на тему "День св.Валентина"
Оценка 4.7

Сценарий на тему "День св.Валентина"

Оценка 4.7
Культурные мероприятия +1
docx
воспитательная работа +1
Взрослым
16.04.2018
Сценарий на тему "День св.Валентина"
Публикация является частью публикации:
Гашйклар коне.docx
Гашыйклар көне Әдәби­музыкаль кичә 1 алып баручы. Исәнмесез хөрмәтле кунаклар, тамашачылар, укытучылар! Менә  бүген табигатьнең матур бер көнендә без сезнең белән бу якты залга “Гашыйклар  көне”н билгеләп үтәргә җыелдык. 2 алып баручы. Һәр елны 14 февраль көнне бер­берсен яраткан кешеләр  гыйшыкларын белдереп бер­берсен сөендерер өчен көтелмәгән бүләкләр әзерлиләр. Бу бәйрәм күбрәк Ауропа илләренә һәм русларга хас булганга күрә мөселман дәүләте  буларак беленгән Төркиядә дә аңа зур әһәмият бирелүе бераз сәеррәк кебек тоелса да  гаҗәпләнмәгез: гашыйклар көне нәкъ менә бүгенге Төркия дәүләте урнашкан  туфракларда, Борынгы Рим империясендә барлыкка килгән бит. 1 алып баручы. Император Клаудиус II тарихтан кырыс кануннар белән идарә  иткән Рим императоры буларак билгеле. Аның иң бөек кайгысы, ир­егетләрнең сөйгән  ярларыннан, хатыннарыннан һәм балаларыннан аерылырга теләмәүләре нәтиҗәсендә  дәүләтнең сугышка керерлек көчле армиясе булмау иде. Бу сәбәптән ул үзе идарә  иткән империядә ярәшү белән өйләнешүләрне тыя. Ләкин бу чорда яшәүче Газиз  Валентин үзе кебек тагын бер рухани Газиз Мариус белән гашыйк яшь егетләр белән  яшь кызларга яшерен генә никах укуны дәвам итәләр. Бу хакта ишетеп алган  император Клаудиус II Газиз Валентинны кулга алып кыйнап үтертә. Газиз Валентин безнең эраның 270 елының 14 февралендә христиан зиратына  җирләнә һәм ул көннән бүгенгә тикле һәр ел 14 февраль көнен гашыйклар үзләренең  көне буларак билгеләп үтә башлыйлар... 2 алып баручы . Гашыйклар, сөю, мәхәббәт... Нинди матур сүзләр. Ә нәрсә аңлата  соң ул сүзләр? Бу сорауга син ничек җавап бирерсең? 2 алып баручы. Ә мин мәхәббәтне үземчә менә болай аңлыйм. Мәхәббәт ул  кешенең хисләренә шу­у­ундый тәэсир итә : уйлата.                                                                                                                                                           ЖЫР     Викторина сораулары.               Мәхәббәт символы булган чәчәк (роза). Г.Кандалый иҗатында төп тема (мәхәббәт). Татарстан Яңа Гасыр телеканалындагы “Адәм һәм Һава” тапшыруын алып баручы (Ләйлә Дәүләтова). Г.Тукайның сөйгән кызы кем? (Зәйтүнә) “Мәхәббәт ул үзе изге нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта...” бу юллар кайсы  шагыйрьнеке? (Һади Такташ) Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” драмасында төп геройлар кемнәр? (Галиябану,  Хәлил, Исмәгыйль ) Татарстан Яңа гасыр телеканалында яшьләр өчен мәхәббәт турында нинди  тапшыру барды? (Син минеке, мин синеке) Татар халкының иң яраткан табын гимны (Күбәләгем түгәрәгем). Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” әсәрендә Булат сөйгәненә бүләккә нәрсә алып  кайта? (Зәңгәр шәл) Зиннур Сафиуллинның “Ак каен” җырын башкарып танылган дуэт җырчылары  (Венера Ганиева һәм Мөнир Рахмаев). Хәсән Туфан сөекле хатыны исеменә бик күп онтылмас шигырьләр язган. Аның  исемен атагыз? (Луиза) Кайсы шагыйрь мәхәббәт турында шигырь язмаган? (Юк) Татар классик әсәрләрендәге бер­берсен сөйгән парларны санагыз. (Таһир –  Зөһрә, Йосыф – Зөләйха, Булат – Сәрвәр, Исмагыйль – Сәрвәр, Хәлил – Галиябану  һ.б.) 2 алып баручы. Мәхәббәт турында нинди җырлар беләсең?  ( Көйләр яңгырый, парлар шул җырларның исемнәрен табарга тиешләр). 1 алып баручы. Иң матур кыз булып җиргә Бер син генә тугансың. Кемгә дигән мәхәббәтең Саф йөзеңдә туган соң? Нәфис, нәни иреннәрең Җир җиләгедәй пешкән Кара ефәк чәчкәйләрең Билеңә кадәр төшкән. Талчыбык та болай булмас Шундый нәфис, төз буең. Серле итеп елмаясың, Сылуым, әйтче уең? Кайсы гына кыз үзенең сөйгәненә хат язмаган да, сәлам юлламаган икән?! 2 алып баручы. Алдагы бәйгебез “Мәхәббәт хатлары” дип атала. Яшь йөрәкләр  үзләренең мәхәббәт хисләрен ничегрәк белдерәләр микән? Кызларыбыз өй эшләрен  күсәтсеннәр әле. ( Мәхәббәт хатлары укыла егетлэр кызларга яза, кызлар егетлэргэ  яза) ЖЫР                                                                                                                                                                             Кызларыбыз өй эшләренә бик җаваплы караганнар. Хәзер егетләребезне тикшереп карыйк. Алар сөйгәннәренә бүләк әзерләп килергә  тиешләр иде. Күрсәтсеннәр әле үзләренең сюрпризларын. “Тәмле сөю”    II Алып баручы: Егетләрнең йөрәгенә юл – аның ашказаны аша, диләр. Хәзер  кызлар егетләрне сөю грушасы белән сыйлар. Егетләрнең күзләре бәйле, куллар белән  тотынырга ярамый. Кайсы пар бу эшне тизрәк башкарып чыгар икән, хәзер карарбыз. (Егетләрнең күзләре яулык белән бәйләнә, кызларның кулында җепкә эленгән  груша.) “ Мәхәббәт һәйкәле” II Алып баручы : Яратканнар гына бәхетле ул, Минем яннарыма кил әле. Үрнәк булсын барлык гашыйкларга Безнең ихлас сөю һәйкәле. Сезгә хәзер оста скульптор булып, мәхәббәткә һәйкәл куярга кирәк булачак. Иң  оригинальный һәйкәлне тамашачылар билгеләр.       I Алып баручы : Кеше гомер буе зәңгәр киңлекләргә, менеп җитә алмаслык  биеклекләргә омтылып яши. Тик мәхәббәт өчен боларның берсе дә кирәкми: кешеләр  бер­берсен ярата икән, аларны бернинди киртәләр дә аера алмый. Моның өчен ихлас  сөяргә генә кирәк, сөю мәңгелек булырга тиеш. II Алып баручы : Яшьлек бер генә килә, аны үкенеп искә алырлык итеп түгел, ә  сагынып сөйләрлек итеп уздыра белергә кирәк. Яшьлек – ул мәхәббәт. Мәхәббәтнең  кадерен белеп яшәгез. 2 алып баручы. Ал син мине кайнар кочагыңа Сагышларны оныт барсын да. Назлап ярат керсез йөрәгемне Мәхәббәте туган чагында. 1 алып баручы. Син сорама миннән алтын­көмеш Алтын­көмеш безгә чүп кенә. Мәхәббәтне бүләк итә йөрәк, Кабул итеп, кадрен бел генә. 2 алып баручы. Яратмаган тормыш кора алмас, Андый тормыш җебе өзелә. Тик ярата белгән йөрәк кенә Безгә шатлык, бәхет китерә. Мәхәббәт шигырьләре... яшерен хисләр, яшерен өметләр, яшерен янулар... 1 алып баручы. Син бик хисләргә бирелеп киттең әле. Алайса хисләр дөньясына  чумып парларыбызның музыкаль номерларын карап үтәрбез. ( Йомгак ясар өчен жюрига сүз бирелә).. 1 алып баручы. Хөрмәтле парлар! Бүгенге бәйрәмдә катнашуыгыз өчен олы  рәхмәтебезне белдерәбез. 2 алып баручы. Тик мәхәббәт безне кавыштыра, Яраттыра, безне шаштыра, Гел яшәртә, яшәргә өйрәтә, Кайгы – хәсрәтләрне тарата. Бөек тылсым бар шул мәхәббәттә, Изге санап кадерен белсеннәр. Сөю юк ул дигән мескеннәргә Фәрештәләр аны бирсеннәр. Татысыннар аның кайнарлыгын, Ләззәтендә аның йөзсеннәр. Шуның белән без бәхетле җирдә, Шуның белән матур киләчәк. 1 алып баручы. Хөрмәтле тамашачылар! Шуның белән безнең гашыйклар көненә  багышланган кичәбез тәмам. Сау булыгыз! Таудай бәхет, саф мәхәббәт Юлдаш булсын сезгә. Үрнәк булыгыз укуда һәм эштә. Кайгы – хәсрәт кагылмыйча үтсен сезгә.

Сценарий на тему "День св.Валентина"

Сценарий на тему "День св.Валентина"

Сценарий на тему "День св.Валентина"

Сценарий на тему "День св.Валентина"

Сценарий на тему "День св.Валентина"

Сценарий на тему "День св.Валентина"

Сценарий на тему "День св.Валентина"

Сценарий на тему "День св.Валентина"

Сценарий на тему "День св.Валентина"

Сценарий на тему "День св.Валентина"
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
16.04.2018