"Табигаттә алтын көз " бэйрэмендә балаларны ел фасылы көзгә мәхэббэт тэрбиялэү чарасы буларак үткэрелде.Балалар бу кичәдә бик теләп катнаштылар.Әти - энилэргә балалар бу кичәдә җырларын, биюләрен ,шигырьләрен бүләк иттеләр.кичә бик күңелле үтте Һәр кем кичәдән кәнагәтъ калды.Бәйрәмнең бизәлешедә әти-әниләргә бик охшады.
Табигаттә алтын көз.docx
«ТАБИГАТТӘ АЛТЫН КӨЗ”
Тәрбияче. Исәнмесез, балалар, хөрмәтле әтиәниләр
Сезне үзебезнең яраткан бакчабызда күрүебезгә без бик шат. Без бүген
көзге бәйрәмгә җыелдык. Карагыз әле, безнең бүлмә ничек матур бизәлгән.
Әйтерсең лә алтын көз үзенең сары, кызгылт яфракларын безнең залга
кертеп тутырган.
Курайларда көз көйләрен уйнап,
Агачларны сары төскә буяп,
Куакларга җиләкҗимеш элеп,
Агач төпләренә гөмбә тезеп
Урман буйлап алтын көз йөри.
Балалар, менә шушы көзге байлыкта, муллыкта бәйрәм ителә торган
бәйрәм ул – Көз бәйрәме.
Ләкин ничек кенә булмасын, һәр ел фасылының да үзматурлыгы бар.
Алтын га манылган урманнар, бакча тулы өлгергән яшелчә, җиләк
җимеш бары көздәгенә Без бүгенге бәйрәмебездә көзгә багышланган
җырлар җырларбыз, шигырьләр сөйләрбез, уеннар уйнарбыз, рәхәтләнеп
ял итәрбез
Әмилэ
Көз килде, үләннәр
Саргайды, шиңде.
Сапсары яфраклар
Җиргә сибелде.
Рәхим итегез
Көзге бәйрәмгә.
Яфраклар тотып,
бер биик әйдә.
Бию”ЯФРАКЛАР БЕЛӘН БИЮ”
Тәбрис
Как красиво всё кругом
Золотым осенним днём.
Листья жёлтые летят,
Под ногами шелестят!
Адилә
Бүген бездә матур бәйрәм,
Бүген бездә көзге бал. Бүген көзге байлык белән
Бизәлгән безнең зал.
Җыр;”ХОРОШО У НАС В САДУ”
Ислам
Ямьле кояш нурлар чәчеп,
Елмаеп карый безгә.
Нинди тәмле күчтәнәчләр
Көз алып килгән безгә.
Алтын яфраклар очалар
Безнең башларга тиеп,
Саубуллаша кыр казлары
Язын кайтырбыз диеп.
Сзет
Көз ашыга агачларга
Үз бизәген салырга.
Урманнарны, болыннарны
Буяп китә сарыга .
Кошлар көньякка төбәлеп,
И очалар, очалар.
Әйләнеп кайтырбыз диеп,
Һаваларны кочалар.
БИЮ «КЭРЗИННЭР БЕЛЭН»
Нэфис
Көз көннәре килеп җитте,
Хушлашабыз җәй белән.
Бөтен җиргә яфраклардан
Алтын келәмҗәелгән.
Валирия
Ә җимешеҗимеше,
Ачысы бар, төчесе.
Яңа пешкән күмәчтер
Кайнар кояш төслесе.
Әти кебек тырыш көз,
Әни кебек юмарт көз. Көзләр юмарт булганга,
Бик бәхетле, бик шат без.
ХОРОВОД. “
Уражай сабирай”
Бүлмәгә Карачкы керә. (Аның йөзендә борчу, нәрсәсендер югалту, аны
эзләү чагыла. Муенында “эш эзлим” дигән язуы да бар.).
А.Б. Балалар, карагыз әле, безгә кемдер кунакка килә?
Карачкы. Әә, гафу итегез! Күрмичә торам. Исәнмесез! Кадерле кунаклар,
әниләр, апалар. Мин – Карачкы, булам. Бу минем исемем, ә фамилиям
Бакчаева. Гади генә әйтсәгез дә ярый –Карачкы. Мин, алай бик күтәренке
дә, горур да түгелмен ( боргаланып).
А. Б. Сиңа, нәрсә булды соң? Син, бик борчулы, нәрсәңне дә булса
югалттыңмы әллә?
Карачкы. Барысы да югалды! Юк булды!
А.Б. Нәрсәң, юк булды?
Карачкы. Югалды , юк булды , кайттылар да төяп киттеләр! Бераз
калсын әле димәделәр, хәтта сорамыйларда бит! Бетте, барсында алып
киттеләр! (арлы –бирле йөреп,башын тотып ,борчулы сөйли)
А,Б. Төгәл генә әйт әле, кемнәр, нәрсәңне алып киттеләр?
Карачкы..Эээ!(башын кашып). Нәрсә соң әле? Оныттым бит! ЭЭэ! Әй
салам баш булгач, барысыда онытыла. Менә табышмаклары истә, ә
җавапларын, ничек аталганнарын белмим? Әллә, картайдым инде?
А.Б. Борчылма, Карачкы, без –балалар белән сиңа ярдәм итәрбез.Әйе, бит
балалар?
Балалар. Әйе.
А.Б. Әйдә табышмакларыңны укы,без игътибар белән тыңлыйбыз.
Карачкы. табышмаклар укый.
1. Каткат тунлы,
Карыш буйлы. (Кәбестә)
2. Ашка салсаң тәм кертә,
Борынга салсаң төчкертә.(Борыч)
3 Любопытный красный нос
По макушку в землю врос.
Лишь торчат на грядке
Зелененькие пятки. (МОРКОВЬ)
4.Он никогда и никого
Не обижал на свете.
Чего же плачут от него
И взрослые и дети? (ЛУК) 5. Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. (Кыяр)
Менә хәзер, исемә төште кыярлар,суганнар,кәбестәләр,кишерләр…ләкин
бер сүз белән ничек аталалар соң алар?(бераз пауза ясап) Әә?(башын
кашып).
Балалар. Яшелчәләр.
Карачкы. Әйе, балалар, бик дөрес. Афәрин!Рәхмәт, исемә төште инде
хәзер.
Менә, яшелчәләремне төяп алып киттеләр дә инде, шуңа күрә
кәефсезләнеп, бераз ачуланып торам әле. Мин каргаларны куган чакта, бер
сүз әйтми алдыларда киттеләр. Хәзер, менә эшсез.
Бәлки сезгә ярдәм итәрмен?
Балалар. Юк.
Карачкы. Ә,сез,яшелчәләрне утырта,җыеп ала беләсезме соң?
Балалар. Әйе.
Карачкы. Әйдәгез, бергәләп уйныйбыз.
1.Уен “Бәрәңге утырту” . Ике командага бүленәбез. Чиләк эченнән бербер
бәрәңге алып боҗра эченә чәчәбез. Кем беренче чәчеп бетерә. Шул
команда җиңүче була.
Рәхмәт! Балалар, сез, миңа бик тә ярдәм иттегез, борчуларым да бераз
онытылды. Миңа китәргә вакыт. Эш тә эзлисем ,көзгә дә хәзерләнәсем
бар. Сау булыгыз!
Бик булдырасыз икән, барыгызга да зур рәхмәт! Һәрвакыт шундый
белемле, зирәк, тырыш, уңган булыгыз. Уңыш бәйрәме белән котлыйм
сезне!
Мэдинэ
Көзге табын бай табын,
Кыяр,карбыз һәм кавын.
Телемтелем теленгән.
Өемөем өелгән.
Алмалары ал төсле,
Балкып торган таң төсле.
Капсаң эри авызда,
Һәр кисәге бал төсле.
Данияр\
Уңыш жыелды,
Аккошлар китте.
Матур көз ае –
Октябрь жите.
Виталий
Яфракларын коякоя
Бакчабызга килде көз.
Алтынсары яфракларны Кулыбызга җыйдык без
Айзат
Үтте китте матур җәйләр
Көзләр килеп җиттеләр
Ак каеннын яфраклары
Саргаешып беттеләр
АДИЛЭ,Мэдинэ,Дилэ
Җыр” Хәерле көн
Раян
Көз сылу килгән ерактан
Нәрсә генә алмаган
Нинди бүләк кирәклеген
Әйтмәсәң дә аңлаган
Каеннарга соры муллык,
Миләшкә муенсалар,
Чиягә көрән алкалар
Бик килешеп торалар .
Инсаф
Яшел куаклар буялды
Ал ,кызыл сары төскә
Көз көне яңгыр артыннан
ӨСКэ\ЯФРАКЛАР ЯВА
Заринэ
Алтын көз кунакка килгән,
Сары күлмәген кигән.
Елмаеп карый безгә,
Җырлап уйнашыйк бергә
Бию”Көянтә белән чиләк”
ДИЛЭ
Көз көннәре бик күңелле,
Бик күп җимешләр пешә.
Помидор, карбыз өлгерә,
Алмаларөзелептөшә.
Ни арадаҗәйүтте,
Алтын көзкилепҗитте.
Җимешләрөлгергәчбакча,
Бигрәктә матур инде. Илья
Көз абзый көләкөлә
Урамнар буйлап килә
Сары читекләрен киеп,
Җил аныү юлларына
Яфракларын сибеп йөри,
Шаяртып уйнап көлеп
ҖЫР “КӨЗЛӘР КИЛӘ”
Самирэ
“КӨЗ КИЛДЕ”
Алтын көзкилдебезгә,
Сары яфракларҗирдә.
Яңгыряватыптыптып
Бөтенҗирнечылатып.
Кошларочаһавада
Җылыякларгатаба.
Яз җиткәч алар бергә
Әйләнеп кайтыр безгә.
БИЮ « На горе то калина»
Алыпбаручы:
Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,
Үз муллыгы белән көзләр килә,
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.
Шуның белән бәйрәм иртәбез тәмам. Барыгызга да зур рәхмәт
«ТАБИГАТТӘ АЛТЫН КӨЗ”
«ТАБИГАТТӘ АЛТЫН КӨЗ”
«ТАБИГАТТӘ АЛТЫН КӨЗ”
«ТАБИГАТТӘ АЛТЫН КӨЗ”
«ТАБИГАТТӘ АЛТЫН КӨЗ”
«ТАБИГАТТӘ АЛТЫН КӨЗ”
«ТАБИГАТТӘ АЛТЫН КӨЗ”
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.