Татарстанның халык шагыйре Фэнис Яруллинны искэ алу кичэсе.
Оценка 5

Татарстанның халык шагыйре Фэнис Яруллинны искэ алу кичэсе.

Оценка 5
Мероприятия
docx
библиотека
5 кл
01.03.2018
Татарстанның халык шагыйре Фэнис Яруллинны искэ алу кичэсе.
Укучылар! Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Һәр кешенең яшисе дә, яшисе килә! Ләкин язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар, мәшәкатьләр, хәтта кайгы һәм бәхетсезлекләр әзерләп куярга мөмкин. Без бүгенге кичәбезне 2011 нче елның 9 нчы декабрендә безнең арабыздан мәңгелеккә киткән шагыйрь Фәнис Яруллинның якты истәлегенә багышлыйбыз.Исән булса 9 нчы февральдә аңа 80 яшь тулган булыр иде. Кем соң ул Фәнис Яруллин? Сүзне укучыларга бирәбез.Татарстанның халык шагыйре Фэнис Яруллинны искэ алу кичэсе.
tatarstannyn_halyk_shagyyre_fnis_yarullinny_isk_alu_kichse.docx
Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе. Кичә буласы зал алдан бизәлә,шагыйрьнең портреты эленә.Эпиграф языла:                      Кешегә карап,                      Кеше була бел –                      Олы җанлының                      Ише була бел! Подражая горам, ты, конечно же, не станешь горой. Подражая заре, не станешь зарей, но подражая  людям, умей стать человеком, будь другом великодушных. (Ф.Яруллин.)    Ф.Яруллинның тормыш девизы:         “Нинди генә очракларда да кеше булып кала алу һәм намуска тап төшермәү.”   Китапханәче сүзе: ­ Укучылар!  Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска  гына вакыт эчендә кеше зур­зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең  эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Һәр  кешенең яшисе дә, яшисе килә! Ләкин язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар, мәшәкатьләр,  хәтта кайгы һәм бәхетсезлекләр әзерләп куярга мөмкин. Без бүгенге кичәбезне 2011 нче елның 9 нчы декабрендә безнең арабыздан мәңгелеккә киткән  шагыйрь Фәнис Яруллинның якты истәлегенә багышлыйбыз.Исән булса 9 нчы февральдә аңа 80 яшь  тулган булыр иде. Кем соң ул Фәнис Яруллин? Сүзне укучыларга бирәбез. Алинә укучы: Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы  районы Кызылъяр авылында игенче­крестьян гаиләсендә туган. Фәнискә дүрт яшь чагында ишле  гаилә башы Гатаулла абзыйны фронтка озаталар һәм, күп тә үтми, аның сугыш кырында ятып калуы турында үлем хәбәре килә. Шул рәвешчә, тол калган ана — гади колхозчы хатын Гафифә ханымның өстенә иң өлкәне нибары ун өч яшьтә булган берсеннән­берсе кечкенә алты баланы аякка бастыру,  авылдагы ачлы­туклы тормыш шартларында аларны исән­имин саклап калу бурычы йөкләнә.  Алланың рәхмәте, ул үзенең тырыш хезмәте, каигыртучанлыгы белән өстенә йөкләнгән бу бурычны  уңышлы үтәп чыга: балаларын тәрбияләп үстерә, хәл кадәренчә укыта, намуслы хезмәткә өйрәтә. Голинә укучы: Гаиләдә бишенче бала булып үскән Фәнис, һәрбер авыл баласына хас булганча, җәйләрен колхозда  эшләп, кышларын укырга йөреп, Кызылъярның җидееллык мәктәбен бетерә, аннары бер ел район  үзәге Баулыдагы урта мәктәпнең сигезенче сыйныфында укый. 1954 елда ул «Татнефть»  берләшмәсенең Баулы элемтә конторына монтер булып эшкә урнаша. Шунда эшләгәндә, 1957 елда,  аны гаскәри хезмәткә алалар. Фәнис армиядә һава укчы­радистлары мәктәбендә укый, шунда спорт  белән мавыга. Бәхетсезлеккә каршы, спорт күнегүләренең берсендә, турниктан егылып төшеп,  умыртка сөяген имгәтә һәм гомергә йөри алмас хәлдә кала. Алинә укучы: Озак еллар урын өстендә яки хастаханәләрдә дәваланып ятуына карамастан, Фәнис Яруллин бөтен  тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен  үзләштерүгә юнәлтә: 1963 елда урта мәктәп программасы буенча экстерн тәртибендә имтихан тота,  1970 елда исә, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының тарих­филология факультетын  тәмамлый. Шул елларда илһамланып­дәртләнеп шигырьләр, хикәяләр яза. Аның беренче иҗат тәҗрибәләре матбугатта 1960 елда Баулы район газетасында, аннан соң республика газета­ журналларында басылалар. Голинә укучы: ­        ФәнисЯруллин үзенең фаҗигале язмышында кичергән бәхетле көннәр өчен иҗаты аша олы  җанлы кешеләргә рәхмәт белдерә. Шундый олы җанлы кешеләрнең беренчесе – аның әнисе,ә  икенчесе­ тормыш иптәше Нурсөя ханым.        “Язмышымның иң зур бүләге Нурсөя, чөнки ул булмаса, мин бу җирдә яши дә, шундый зур  уңышка, дәрәҗәгә ирешә дә алмаган булыр идем,” ­ ди Фәнис абый. Мәхәббәт белән яшәү, гаилә бөтенлеге Фәнис абыйны бәхетле итә, иҗатына дәрт өстәп тора.  Мәхәббәт кешелекне яшәтүче, изгелекләр калдыручы, гасырларны тоташтыручы изге хис. Нурсөя  апа аның гомерлек тормыш иптәше, ярдәмчесе. Айнур 3 класс укучысы Яши-яши шуны белдем,- Тормыш мәңге сыный икән. Намусына тугры кеше Сынауларда сынмый икән. Илюзә  5 класс укучысы Яши-яши шуны белдем,- Бәхет күктән яумый икән. Эшне дусты иткән кеше Кайгыларда аумый икән. Алинә укучы: “Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан  да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә,  асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә – яңгыр  тамчыларына кушылып җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар  белән бастырса – чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә – орлык шикелле тишелеп чык.  Җилкәнеңне җилләр екса – йөрегеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән.  Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземлеләр генә бәхеткә лаек.”                                                                                                                                  Ф.Яруллин Укучы лар Ф.Яруллинның шигырьләрен укыйлар. Голҗчәчәк 4 класс укучысы ТУГАН ЯГЫ КИРӘК КЕШЕГӘ Читтә йөргән чакта, сагындырып, Керер өчен төнлә төшенә, Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле Туган ягы кирәк кешегә. Зур уңышлар яулап, заманалар Матур бәя бирсә эшенә, — Шатлыкларын ишеттерер өчен Туган ягы кирәк кешегә. Айзилә 7 класс укучысы Йөри-йөри күңле тупасланса, Тузан кунса яшьлек хисенә, — Бер сафланып килер өчен тагын Туган ягы кирәк кешегә. Яшәр өчен бетмәс көч алырга Олысына һәм дә кечегә, — Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле Туган ягы кирәк кешегә. Физилә 7 класс укучысы Тормышым авыр арба Йөгем гел артып бара, Арбам күптән туктар иде Мәхәббәт тартып бара. Мәдинә 4 класс укучысы Тауларга карап Тау булмасаң да,  Таңнарга карап Таң булмасаң да, Кешегә карап Кеше була бел – Олы җанлының  Ише була бел! Голинә укучы: Кешене бик түбән һәм бик бөек итә торган әйберләр нәрсә ул?” дигән сорауга да ул фәлсәфи, чын  иҗат кешеләренә хас нечкәлек белән җавап биргән: “Кешене иң түбән төшерүче әйбер – ул байлык. Кеше баеп китсә, Аллаһны да оныта, дусларын да  оныта, ата­анасы өйрәткән догаларны да оныта. Ул үзен Аллаһ дип саный, үзен хуҗа, нәрсә әйтсәм  дә тыңлыйлар, дип саный. Бөек күтәрүче әйберләр кеше рухын баетырга тиеш.  Һәр көнне таң ата, кояш бата, кар ява, яңгыр ява... Яңа көннәр безгә, күңелләребезгә яңа әйберләр  салып куя, без аны белмибез, сизмибез, ләкин бу байлык безнең күңелләргә саекмаска ярдәм итә.  Кояшның яктысы йөзләребезгә ягылып кала, аның нурлары күзләребезне яктырта, без белмәгән  байлыгы күңелләребезне баета. Без аны бүген сизмәскә мөмкин, ул байлык тора­тора кешенең  күңеленнән чыгып, авырган вакытта авыруын җиңелрәк кичерергә ярдәм итә, төшенке вакытларда  күңелне күтәрергә, көч булмаганда дәртләндереп җибәрергә ярдәм итә. Без белмибез ул  әйберләрне, ләкин алар бар”, дигән  Фәнис Яруллин. Айнур 3 класс укучысы …Без янмаган хисләр сезгә кала, Без ачмаган дөнья серләре. Без язмаган җырлар сезгә кала, Без менмәгән дөнья үрләре. Без башлаган эшләр сезгә кала, Дөнья кала сезгә тулаем… Адель 5 класс укучысы Бик күп вакыйгалар Керми әсәрләргә – Көндәлекләр булып Ята дәфтәрдә Тик алар да әле Барсын сыйдыра алмый. Язмыш елгалары Ага кайный-кайный. Кала бозлар утырып Күңел ярларында. Тормышның иң чыны Бары җаннарымда. Ә җаннарны һич тә Булмый киереп ачып. Яшибез гел шулай Үзебездән качып. Алинә укучы:  Кеше дигән бөек исемне гел Йөрттең Син горур күтәреп. Яшәмәдең юкны бушка иләп, Бер дә юкка гомер үткәреп. Җырлап уйный торган драмалар Күңел дәфтәренә язылды. Синең иҗат моңлы милләтемә Авыр чакта якты саз булды… Гадилегең белән яраттырдың, Гадилегең безгә ошады. Әллә нинди шаян телең белән Сокландырдың күпме дусларны! Аяклылар үти алмас эшкә Алындың син, таптың көчен дә. Ятим балаларның язмышына һәйкәл куйдың сүзләр, хисеңнән. 53 ел коляскада килеш Язган китапларың танылды. Син – халкыма, гаярь халкым – сиңа, Туган җиргә исемең дан булды. Татар Корчагины идең бит син! Язганнарың – диңгез, ялкын да! Шигырь белән җылыттың син безне, Җаннар өшегәндә салкында. Бүген менә кичкә керәбез ич Синсез генә, шуңа күңелсез. Фәнис абый! Китә бер бөекләр, Яшәүләр юк бит ул үлемсез! Син күтәргән шигъри җилкәннәрне Сынап карыйк алда, сыналыйк. Йөз аклыгы китә арабыздан, Бер минутка, дуслар, тын калыйк! Китапханәче сүзе: Шуның белән Фәнис Яруллынның иҗатына  багышланган иртәбез  тәмам. Катнашкан өчен һәм  игътибар өчен рәхмәт баргызга да.

Татарстанның халык шагыйре Фэнис Яруллинны искэ алу кичэсе.

Татарстанның халык шагыйре Фэнис Яруллинны искэ алу кичэсе.

Татарстанның халык шагыйре Фэнис Яруллинны искэ алу кичэсе.

Татарстанның халык шагыйре Фэнис Яруллинны искэ алу кичэсе.

Татарстанның халык шагыйре Фэнис Яруллинны искэ алу кичэсе.

Татарстанның халык шагыйре Фэнис Яруллинны искэ алу кичэсе.

Татарстанның халык шагыйре Фэнис Яруллинны искэ алу кичэсе.

Татарстанның халык шагыйре Фэнис Яруллинны искэ алу кичэсе.
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
01.03.2018