Технологическая карта урока по географии Тема: : Литосфера плиталары. Җирнең сейсмик пояслары
Оценка 4.6

Технологическая карта урока по географии Тема: : Литосфера плиталары. Җирнең сейсмик пояслары

Оценка 4.6
docx
15.11.2021
Технологическая карта урока по географии Тема: :   Литосфера плиталары. Җирнең сейсмик пояслары
география 7кл сейсмик пояс.docx

 

 

Укытучы:

 Класс     7              Фән:      география                                             

ТЕМА:   Литосфера плиталары. Җирнең сейсмик пояслары.

Тема максаты: 1 Җир кабыгы төзелеше буенча белем һәм  күнекмәләр бирү. Укучылырның атлас карталары, таблица, схемалар белән эшләү күнекмәсен үстерү.

Туган якның табигатенә горурлык хисе тәрбияләү.

 

Планлаштырылган нәтиҗә

Танып-белү

Регулятив

Коммуникатив

Алган белемнәрне практикада куллана белергә тиеш.

Кирәкле мәгълүматны дәреслектән таба белергә тиеш.

Уку мәсьәләсен кабул итү

Үз фикереңне төгәл, аңлаешлы итеп өйтеп бирү.

Төп төшенчәләр:  

Пространство оештыру

Предметара:

Тарих  

Эш формасы:

катнаш

Ресурслар: дәреслек, ноутбук, экран, презентация, проектор

Дәрес барышы

I Эшкә кызыксыну тудыру

1. Дәрескә әзерлекне тикшерү.

2. Уңай психологик халәт булдыру.   Дәреснең темасын максатларын өйтеп бирү.

1. Коры җирдәге һәм океан төбендәге өслекнең төп формаларын атап чыгыгыз. Алар биеклекләре ягыннан ничек аерылалар һәм карталарда ничек сурәтләнәләр? 2. Таулар һәм тигезлекләр вакыт эчендә ничек үзгәрәләр?.

II Белем һәм күнекмәләр булдыру

Гаять зур коры җир киңлекләре һәм океан иңкүлекләре, аларның очсыз-кырыйсыз тигезлекләре һәм тау сыртлары, вулканнарның мәһабәт конуслары, тирән тарлавыклар, калкулыклар, чокырлар Җир өслегенең гаҗәеп күптөрлелеген китереп чыгаралар. Зурлыгы, килеп чыгышы һәм яше ягыннан аерыла торган Җир өслеге тигезсезлекләре-нең барысын бергә рельеф дип атыйлар.

Рельеф табигатьнең барлык компонентларының барлыкка килүенә, үсешенә һәм урнашуына зур йогынты

 сый. Рельеф турындагы белемнәр сезгә материклар һәм океаннарның, шулай ук аларның эре кисәкләренең табигатендәге үзенчәлекләрне, аерым илләрнең табигатен яхшырак аңларга ярдәм итәр.

Эчке һәм тышкы көчләрнең үзара тәэсир итешүе — рельефның күптөрлелегенә китерүче төп сәбәп. Җирнең рельефы эчке һәм тышкы көчләрнең берьюлы тәэсир итүе нәтиҗәсендә туктаусыз үзгәреп тора. Эчке көчләр литосфера хәрәкәте, мантия матдәсенең Җир кабыгына үтеп керүе яки аның Җир өслегенә агып чыгуы процессларында чагыла. Бу көчләрнең тәэсире матдәнең бөтен мантиядә урын алыштыруыннан килеп чыга. Литосфера хәрәкәте тау токымнары катламнарын күчерә, Җир кабыгының төзелешен, димәк, аның рельефын үзгәртә. Вертикаль һәм горизонталь күчүләр була. Вертикаль күчүләр әкрен генә һәр урында бара. Горизонталь күчүләрнең иң мөһиме — литосфера плиталары хәрәкәте. Аларның хәрәкәте нәтиҗәсендә рельефның

 иң эре формалары — материк калкымнары һәм океан иңкүлекләре, тау пояслары, гаять киң тигезлекләр ясала.

Җир өслегенә тышкы көчләр тәэсир итә. Энергияне алар Кояштан, шулай ук авырлык көченнән һәм организмнарның тереклек эш-чәнлегеннән ала. Тышкы көчләр — ашалу, агым сулар, җир асты сулары, бозлыклар, бәрмә дулкын, кеше эшчәнлеге ул. Бу көчләр тау токымнарын җимерә һәм җимерү продуктларын Җир өслегенең югарырак участокларыннан икенчеләренә күчерә, анда аларның утыруы һәм көпшәк материал туплану бара. Коры җирдә рельефның җимерелүендә һәм тигезләнүендә ашалуның роле аеруча зур.

Эчке һәм тышкы көчләр берьюлы тәэсир итә. Шуның белән бергә эчке көчләр нигездә рельефның эре формаларын барлыкка китерә, ә тышкы көчләр исә нигездә аларны җимерә, һәм тышкы көчләрнең «иҗаты» рельефның кечкенә формаларын тудыруда чагыла. Тигезлекләрдә бу — калкулыклар, елга үзәннәре, чокырлар, ә тауларда — ишелмәләр, тәбәнәк сыртлар, тарлавыклар, әкәмәт формалы кыялар һ. б. Җир рельефы туктаусыз үзгәреп тора. Тауларның кыяфәте, аларның биеклеге үзгәрә, калкулыклар тигезләнә, хәтта, бик әкрен булса да, материкларның яр сызыклары да үзгәрә.

Материк калкымнары һәм аларны аерып торган океан иңкүлекләре арасында күчеш өлкәләре бар. Аларга чагыштырмача яссы рельефлы материк сайлыгы (шельф) һәм тарлавыклар белән телгәләнгән материк сөзәклекләре керә.

 (9 нчы рәсем).

ельефының төрлелеге ягыннан океан төбе коры җир өстеннән бер дә калышмый. Океан төбенең үзенчәлеге — үзәк океаник сыртларның бердәм системасы, аларның гомуми озынлыгы 60 мең км дан артык. Океан кырыйларында тирән сулы иңкүлекләр урнашкан, коры җирдә андыйлар юк. Материк итәге белән үзәк сыртлар арасындагы океан төбе участоклары тигез, сөзәк калкулыклар бар. Болар — океан тигезлекләре.

Җир өслегендә рельефның эре формаларының урнашуы. Аларның урнашуында билгеле бер закончалыклар бар. Материк калкымнары материк Җир кабыгына туры килә, ә океан төбе Җир кабыгы җәелгән өлкәләрдә океан сулары белән тулы иңкүлекләр ята. Зур тигезлекләр литосфера плиталарының борынгы участокларына — платформаларга туры килә. Таулы җыерчыклы өлкәләр, океан төбендәге тирән су чоңгыллары литосфера плиталары чикләрендә урнашкан.

 

 

 

 

III Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

 Бирем.  ( рәсем )Литосфера плиталарының фараз ителгән хәрәкәте: 1. Атлантик океан. 2. Үзәк океаник сырт. 3. Плиталарның мантиягә күмелүе. 4. Океан төбе улагы. 5. Анд таулары. 6. Мантиядән матдә күтәрелү

 

 Литосфераның төзелеше нинди? Аның плиталары чикләрендә нинди күренешләр бара? 2. Җирдә сейсмик пояслар ничек урнашкан? Сезгә радио, телевидение, газета хәбәрләреннән билгеле булган җир тетрәүләр һәм вулкан атылулар турында сөйләгез. Бу күренешләрнең сәбәпләрен аңлатыгыз. 3. Җир кабыгының төзелеше турындагы карта белән ничек эшләргә? 4. Материк Җир кабыгы коры җир мәйданына туры килә дип раслау дөресме? 5 Сезнең фикерегезчә, ерак киләчәктә Җирдә яңа океаннар кайда барлыкка килүе мөмкин? Яңа материклар?.

IV Физкультминутка. Белемнәрне тикшерү

Әйдәгез ял итеп алабыз, баш миләренә берникадәр кислород өстик.Моның өчен без ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР структурасын кулланырбыз. Һәрберегез басасыз, №1 лидер музыкага төрле хәрәкәтләр ясый ә сез аны кабатлыйсыз..

  А4 форматындагы кәгазьне ал һәм икегә бүлеп яртысын каршы як партнерыңа бир. Шул кәгазьне тагын икегә бүлегез, җилкәдәш партнерыгызга бирегез. Рәхмәт.   Рельеф нәрсә ул? Аның күптөрлелегенең сәбәпләре нәрсәдә? 2 Уйлап карагыз әле, эчке һәм тышкы көчләр коры җирдә дә, океан төбендә дә бер үк төрле тәэсир итәләр дип расларга мөмкинме? Ни өчен икәнен аңлатыгыз. 3. Текстта бәян ителгән закончалыкларны раслый торган мисаллар китерегез.

V Йомгаклау

 

1. Дәрескә анализ.

-Бүгенге дәрестә нинди яңа төшенчәләр белән таныштык? Сезгә нәрсәләрне эшләү җиңел булды? Ә кайсылары авыр тоелды? Авырлыкларны җиңү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

2. Өй эше:  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

tmp15B-1.jpg

 

 

tmp15B-1.jpg

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


 

Укытучы: Класс 7

Укытучы: Класс 7

Гаять зур коры җир киңлекләре һәм океан иңкүлекләре, аларның очсыз-кырыйсыз тигезлекләре һәм тау сыртлары, вулканнарның мәһабәт конуслары, тирән тарлавыклар, калкулыклар, чокырлар Җир өслегенең гаҗәеп күптөрлелеген…

Гаять зур коры җир киңлекләре һәм океан иңкүлекләре, аларның очсыз-кырыйсыз тигезлекләре һәм тау сыртлары, вулканнарның мәһабәт конуслары, тирән тарлавыклар, калкулыклар, чокырлар Җир өслегенең гаҗәеп күптөрлелеген…

Технологическая карта урока по географии Тема: : Литосфера плиталары. Җирнең сейсмик пояслары

Технологическая карта урока по географии Тема: :   Литосфера плиталары. Җирнең сейсмик пояслары

Технологическая карта урока по географии Тема: : Литосфера плиталары. Җирнең сейсмик пояслары

Технологическая карта урока по географии Тема: :   Литосфера плиталары. Җирнең сейсмик пояслары
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
15.11.2021