Тема: Кыш килә. Кышкы уеннар.
Максат: -яңа лексик берәмлекләр исәбенә укучыларның сүзлек байлыгын арттыру; Кая? кайда? кайдан? сорауларына җавап бирә белүне камилләштерү. Әйе, юк, түгел сүзләрен дөрес куллана белү; сорау кисәкчәләрен куллану күнекмәләрен ныгыту. Чана, чаңгы сүзләренең берлек санда тартым белән төрләнеше белән таныштыру.Укучыларның тыңлап аңлау, диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү,сүзләрне үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү.Сәламәт яшәү рәвеше, дуслык хисе тәрбияләү.
Җиһазлау:Р.З.Хәйдәрова “ Күңелле татар теле”: рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге, компьютер,
Дәрес барышы:
I.Оештыру өлеше.
-Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн. Дәресне башлыйбыз.
Прослушайте и укажите слова со звуком [ ң ]
Чана, чаңгы, тау, шугалак, күңелле, бәйрәм.
II. Актуальләштерү.
2 нче рәсем аша диалогик сөйләм оештырыла. Узган дәресләрдә өйрәнелгән диалоглар кабатлана.
III. Төп өлеш.
Рәсемгә карагыз әле укучылар
Рәсем буенча җөмләләр төзү.
Коля кая бара?
Коля кайда чаңгы шуа?
Коля кайдан кайта?
-Укучылар, ә сез кыш көне тауга барасызмы?
(Слайдлар карау, укучылар үзләре турында җөмләләр төзиләр)
Җөмләләр төзү.
-Кыш көне нинди уеннар уйнап була?Санап китик әле.
чана шуарга;
чаңгы шуарга;
тимераякта шуарга;
хоккей уйнарга;
“ Тау пашта” уены уйнарга;
Кар бабай ясарга;
кар атышып уйнарга;
IV. Ял минуты.
Кар,кар,кар ява,
Бураннарны туздыра.
Кулларга төшеп эри,
Үзе бик тиз туңдыра.
Йомшак карны алабыз,
Аннан шарлар ясыйбыз.
Кар атышып уйныйбыз,
Бик күңелле яшибез.
( Түгәрәккә басып кар атышып уйнау.Музыка уйный , музыка туктагач кемдә кар шарчыгы кала шул “Кыш” темасына сүз әйтә)
Түгәрәктә баскан килеш уенны дәвам итү.Сүзләрне русча әйтү, укучылар татарчага тәрҗемә итәләр.
Санки- Праздник-
Коньки- Снеговик-
Каток- Игра-
Гора- Улица -
Лыжи- Клюшка -
Лексикага яңа сүз керә.
Клюшка-кәшәкә
Хор белән әйтү. Җөмлә төзү.
-Малайлар кәшәкә белән хоккей уйныйлар.
-Минем кәшәкәм бар.
Укучылар урыннарга утыралар.
1. Поставить надо вопросы к предложениям .Төркемләп эшләү.
(Бирелгән җөмләләргә сораулар куярга)
Алсу урамга чыга.
Коля шугалактан кайта.
Малай тауда уйный.
Таня өйгә кайта.
1. Парлап эшләү. Диалогны дәвам итәргә.
А) -... Әйдә урамга чыгабыз.
Б) -....шугалакка барасыңмы?
В) - ..................
- Юк, чыкмыйм.
Г) - Исәнме ....
-..................
-Юк, минем тимераягым юк, минем чанам бар.
Футбол сүзен кулланып, түбәндәге диалогларны өйрәнүне планлаштырырга мөмкин:
а) — Федя, әйдә футбол уйныйбыз.
- Ярый, ә туп бармы? -Бар.
ә) — Федя, син кыш көне футбол уйныйсыңмы?
— Юк. мин кыш көне хоккей уйныйм.
3)Карточкалар белән эшләү.Нокталар урынына тиешле зат алмашлыкларын куеп язарга.
....чаңгы шуам.
....хоккей уйныйбыз
....чана шуасыңмы?
.... кар атышып уйныйлар.
....шугалакка барасызмы?
....чана шуа.
....Кар бабай ясыйлар
IV. Йомгаклау.
Рефлексия.
1. -Спроси у соседа по плечу, есть ли у него лыжи.
-Спроси у парнёра по лицу, есть ли у него клюшка
-Әйе, кышкы матур көннәрдә урамда чынлап та күңелле. Кыш көне
төрле уеннар уйнап була. Әйдәгез кабатлап китик әле.
чана шуарга - кататся на саньках
чаңгы шуарга- кататся на лыжах
тимераякта шуарга- кататся на коньках
хоккей уйнарга- играть в хоккей
“ Тау паштасы” уены уйнарга –играть игру “Царь горы”
кар атышып уйнарга- играть в снежки
Кар бабай ясарга- делать Снеговика
-Болар барысы да нинди уеннар дип атала?
-Кышкы уеннар.
Материалы на данной страницы взяты из открытых источников либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.