Урок внеклассного чтения/ Өстәмә уку дәресе "Путешествия в мир Тукая"/ " Тукай иленә сәяхәт" (на татарском языке)
Оценка 5

Урок внеклассного чтения/ Өстәмә уку дәресе "Путешествия в мир Тукая"/ " Тукай иленә сәяхәт" (на татарском языке)

Оценка 5
docx
17.01.2020
Урок внеклассного чтения/ Өстәмә  уку дәресе "Путешествия в мир Тукая"/ " Тукай иленә сәяхәт" (на татарском языке)
Класстан тыш уку дәресе.Тукай иленә сәяхәт.docx

Г. Тукай иҗатына багышланга сыйныфтан тыш уку дәресе.

“Тукай иленә сәяхәт” дигән уен-кичә.

 

Төзүче: Байрашева Раушания Мөннир кызы,

Казан шәһәренең “Ш. Мәрҗани исемендәге

2 нче  татар гимназия”се, педагог-китапханәче.

 

 (Уен-кичә китапханәдә уздырыла. Китапханәдә Г. Тукайга багышлап  китаплар күргәзмәсе оештырыла. “Туган тел” көе яңгрый).

Сыйныф укучылары ике командага (8әр укучы) бүленеп озын өстәлнең ике ягына утыралар).

 

Китпаханәче сөйли:

Тукай көне.              Илгизәр Солтан

Татарстан – Тукай иле,

Татарстан – безнең ил.

Бүген бездә – Тукай көне,

Кил бәйрәмгә,  дустым кил.

Тукай белән сөйләшеп  ал,

Тукайдан сора киңәш.

Тукай аңлар иң мөһиме,

Татарча гына сөйләш.

Китпаханәче.   Хәерле көн!

Бүген без сезнең белән гимназиябезнең китпаханәсенә

 Г. Тукайның  туган көненә багышланган класстан тыш уку дәресенә җыелдык.

 Бу дәресебез гади генә булмас. Без сезнең белән бүген  Тукай иленә сәяхәт итәрбез. Сез белгәнегезчә, сәяхәт  вакытында тукталышлар була. Менә без сезнең белән 1нче тукталышка туктыйбыз.

1. “Танышу” тукталышы.

( Г. Тукайга багышланган презентация куела).

Китпаханәче.

Эчтән генә җырлап йөрим.

Җырлыйм “Туган телемне” –

Үз телемдә җырлыймын мин –

Зур бәхет бу түгелме?

2. “Туган тел” тукталышы.

 (“Туган тел” көе яңгырый)

 Китпаханәче. Нинди таныш моңлы көй бу?

Тукай җыры – “Туган тел”.

“Туган тел” җырын башкару. (Барлык укучылар  басып җырлый).

Китпаханәче.

Безнең бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган уен-кичәбезне дәвам итеп мәкальләр язабыз.

(Командаларга  мәкальләр  язылган битләр бирелә. Мәкальләрне дәвам итеп язып бетерегә кирәк).

 

Бирем. Туган тел турында булган мәкальләрне язып бетерегез.

1.    Ана теле бер  . . . . .        (булыр)

2.    Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган . . .  (тел)

3.    Сүз – бер көнлек, тел - . . . . . . . .   (гомерлек)

4.    Тел – белемнең ачкычы, акылның . . . . . . . (баскычы)

5.    Тел – күңел . . . . . . .  (көзгесе)

6.    Туган тел ул – әти-әниләрнең безгә биргән иң кадерле -  . . . . . . (бүләге)

7.    Тел ташны . . . . .  (эретә)

8.    Татлы тел тимер капканы . . . .  (ачар)

Китпаханәче.

             Хикмәтле шигырьләрен

Укыйбыз кабат-кабат.

Балачак хыялларына

Бирәләр алар канат.

 Апрель җитсә, исемен

Җырына куша тургай.

Милләтемнең кояшы ул,

Нурлы Габдулла Тукай!

3. “Шигырият” тукталышы

Г. Тукай шигырен сәнгатьле итеп сөйләү. (Һәр командадан бер шигырь)

 

 

 

4. “Зирәкләр” тукталышы.

Бирем. Г. Тукай шигырьләре исемлеген  дөрес итеп төзергә.

1.  _ _ _    йокысы.   (Җир)

2. Бәйрәм    _ _ _ _ _.  (бүген)

3. _ _ _ _    песи.   (Шаян)

4. Ак  _ _ _ _ _ . (Бабай)

5. _ _ _ _ _ _  Куян. (Бичара)

6. Кызыклы  _ _ _ _ _ _. (шәкерт)

7. _ _ _ _ _  тел.  (Туган)

8. Безнең _ _ _ _ _ (гаилә)

5. “Дуслык” тукталышы

Шигырьдә  төшеп  калган сүзләрне куярга кирәк.

 Карлыгач

1.    Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын 
Оя итте минем сөйгән  _______________  (Карлыгачым).

2.    Ул көн буе аузы берлән балчык ташый, 
Балчык берлән матур итеп _______ ясый.    (оя)

3.    Күп эшләде иренмичә; бара-бара 
Чыгарды ул матур-матур
__________  да.  (балалар)

4.    Ачыксалар Карлыгачның балалары, 
Чебен- _________тотып кайта аналары.       (черки)

5.    Карлыгачым ямьсез озын кара _________  (төндә )
Каты йоклый оясында, алмый тын да.

6.    Бер канатының астына тыга __________,  (башын)
Уянмый ул,— бөтен кеше тавышлансын.

7.    Күк күкрәсен, ялтыр-йолтыр килсен ________ (яшен, )
Төн буена нинди каты җил исмәсен,—

8.    Ни булса да, бары да бер аның өчен, —
Уянмый ул, селкетми дә
_______очын.     ( борын)

6. “Оста куллар” тукталышы.

Бу тукталышта  Г. Тукайның шигырь-табышмагына җавап итеп коллаж ясарга кирәк булачак. Эшебезгә исем бирәбез.

Китапханәче. Коллаж - сайлап алынган нигезгә бүтән фактурадагы, төстәге материаллар,  рәсемнәр, сурәтләр ябыштырып ясалган әсәр, әйбер (картина).

Бирем.

Боз һәм кар эрде,
Сулар йөгерде;
Егълап елгалар, 
Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт? — 
Йә, әйтеп кара.

(Яз көне)

Ашлыклар үсте, 
Башаклар пеште; 
Кояш пешерә, 
Тиргә төшерә.

Халык ашыга,  
Китә басуга,
Урагын ура, — 
Бу кайчак була?

(Җәй көне)

Кырлар буш кала, 
Яңгырлар ява; 
Җирләр дымлана, — 
Бу кайчак була?

(Көз көне)

Һәр җир карланган,
Сулар бозланган; 
Уйный җил-буран, — 
Бу кайчак, туган?

(Кыш көне)

Г. Тукайның кайсы шигыре булды?

 Җавап: “Елның дүрт фасылы”

  7. “Эзтабарлар” тукталышы.

Бирелгән шигырь юлларын  Г. Тукай китапларыннан эзләп табарга.

Г. Тукайның китаплары безнең күргәзмәдә урнашкан.

Бирем.

 

1.    Алмагачның сүзенә каршы җавабында Бала:

“Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәресем кала.”

 (Г. Тукай. Тылсымлы сәхифәләр.)

Җавап.  Эш беткәч уйнарга ярый.

2. Нич соң тормышың?

    Ничек соң күрмешең?

(Г.Тукай. Тукай иленә сәяхәт.) 

Җавап. Бала белән күбәләк

3. Борын заман бер ир берлән хатын торган,

Тормышлары шактый гына факыйрь булган;

(Г. Тукай. Әкиятләр.)

Җавап. Кәҗә белән Сарык хикәясе.

4. Бу сәбәптән аңладым мин, и туган җирем, синең

    Җанга ягымлы икәндер ялкының да дулкының!

(Г. Тукай. Сабыйга.) 

Җавап. Туган илемә.

 

(Жюри  уенга нәтиҗә ясап, командаларга бүләкләр тапшыра)

 

Китпаханәче. Дәресебез тәмам. Рәхмәт сезгә!


 

Скачано с www.znanio.ru

Г. Тукай иҗатына багышланга сыйныфтан тыш уку дәресе

Г. Тукай иҗатына багышланга сыйныфтан тыш уку дәресе

Зур бәхет бу түгелме? 2. “Туган тел” тукталышы

Зур бәхет бу түгелме? 2. “Туган тел” тукталышы

Зирәкләр” тукталышы. Бирем .

Зирәкләр” тукталышы. Бирем .

Егълап елгалар, Яшьләр түгелде

Егълап елгалар, Яшьләр түгелде

Ничек соң күрмешең? (Г.Тукай

Ничек соң күрмешең? (Г.Тукай
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
17.01.2020