Данный материал включает в себя разработку урока татарского языка с русскоязычными учащимися. Также включается и дидактический материал, использованный на уроке. Урок связан с именем Великого писателя, который создал за свою короткую жизнь огромное количество произведений и остался в памяти народа.Данный материал включает в себя разработку урока.
7 нче сыйныф статья..docx
7 нче сыныф укучылары өчен( рус мәктәбендә- рус
төркеме балалары өчен) ,Яшел Үзән районы, Васильево
бистәсенең 2 нче номерлы мәктәбендә эшли торган I
категория -татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы-
Ибраһимова Альмира Хәмзә кызы - төзегән дәрес
планы-конспекты.
Дәреснең планында балаларның яше
язылмый, чөнки балалар да төрле яшьтәге
төрле бедемдә булалар. Бер үк яшьтәге балалар
төрлечә белемне ала беләләр. Бар бик тырышып,
кызыксынып укыган балалар. Арада бар бик
авыр итеп яңа материал белән таныша алган
балалар. Шуңа күрә дәреснең тәртибенә
игътибар иттем. Шуңа күрә әзерләнгән
материалны барлык сыйныфларда да үткәреп була,
ләкин кайбер сыныфларда биремнәрне киметеп була.
Өстәмә : бүгенге көнгә яңача тема буенча эшләргә туры
килә. Мин үземнең язылган планымда ФГОСның
стандартларына нигезләнеп язырга булдым.
Дәресемнең планын төрле яшьтәге балаларына
кулланып була, ләкин сыйныфның яшенә карап
һәм белемнәренә игътибар итеп материалны
киметеп тә була, арттырып та була. Үз уйлаган
планым буенча балаларның яшенә дә игътибар итергә
кирәк, дип уйлыйм һәм укучыларның белемнәренә
дә күз салырга кирәк, чөнки бер сыйныфта
балалар бик җиңел итеп шигырьләрне дә ятлап
киләләр, яңа материалны да хәтердә
җиңелчә генә истә калдыралар. Шулай ук, татар
теленән дә, әдәбиттән дә белемне ныгыту өчен
һәм танылган кешенең тормышы белән бәөләргә
булдым. Шул ук вакытта баларның мөстәкыйль
рәвештә дә эшләргә, бер - беренә карата
игътибарлы карата булырга туры килә. Дәрескә
әзерләнгәндә, укучыларның да алданрак язучы
турында укып килергә кирәк һәм бөек
кешеләрнең турында кабатлап килергә кирәк. Шулай
ук, минем теләгем: балалның бер- беренә карата игътибарлыкка ирештерү һәм белемне үстерүгә
омтылышка ирештерергә теләгем бар иде. Шул
сәбәптән, сыйныфны да язмыйм, чөнки бу
материалны барлык сыйныфларда
да кулланып караганым булды.
Яшел Үзән районы Васильево посёлогының
2 нче номерлы мәктәбенә эшләүче татар теле
һәм татар әдәбияты
укытучысы Ибраһимова Альмира Хәмзә кызы
төзегән татар теле дәресенең план конспекты.
Тема: Бөек кешеләр исемнәре.
Максатлар:
1. Бөек кеше исемен истә калдыру.
2. Укучыларны бергә эшләргә өйрәтү һәм берберенә карата
игътибарлыкка өйрәтү.
3. Укучыларның белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтү.
Җиһазлау:
1. Габдулла Тукай портреты.
2. Таблицалар: ,,Сузык һәм тартык авазлар.”
3. Таблица: ,,Синонимнар.”
4. Таблица: ,,Причастия.”
Методик кулланмалар:
1. Насыйбуллина Р.Н. Татарский язык в таблицах и схемах для
русскоязычных учащихся.( 4 11 битләр). 2.Сборник правил по татарскому языку для русскоязычных учащихся/
Авт. сост. Р.С. Нурмухаметова Казань.(32 биттә на стр. 32)
3.Татар теле: Кагыйдәләр җыентыгы.Анализ үрнәкләре/Төз. авт.
Гыймадиева Н.С., Галләмова Р. В. Казан: Гыйлем, 2013. 64б.
(2425б.б.)
Дәрес барышы.
1. а) Исәнләшү.
ә) Очрашуның тәртибе белән танышу.
б) Яз сүзен тәрҗемә итегез һәм җөмләләрне тәрҗемә итегез.
(Переведите слово и 2 предложения)
Яз матур ел фасылы. Дәфтәргә яз!( Веснакрасивое время года.
Запиши в тетрадь)
в) Җөмләләрдә синоним сүзләрне табып, әйтегез.(Назовите в
предложениях слова синонимы)
Ярдәмлек: Насыйбуллина Р.Н. Татарский язык в таблицах и схемах.
Казань. Издательство ,,Гыйлем.”, 2011, 15б.
2.а) 1 нче бирем:
Ярдәмлек: Насибуллина Р.Н. Татарский язык в таблицах и схемах.
Казань издательство,,Гыйлем.”, 2011,4б. 11б.
Яз сүзенә фонетик анализ ясагыз:
(Выполните фонетический анализ слова весна)
Яз йа(о)з сүз 1 иҗектән, сүздә 2 хәреф, 3 аваз, 2 тартык аваз, я хәрефенең әйтелеше белән язылышы туры килми.
1сүзык аваз.( Слово весна на татарском языке состоит из одного
слога, в татарском слове 2 буквы, 2 звука, я буквахамелеон)
й парсыз, яңгырау тартык аваз.(без пары, звонкий согласный звук.)
а(о) басымлы, калын сузык аваз (ударный, твёрдый гласный звук)
з парлы, яңгырау тартык аваз.(парный, звонкий согласный звук.)
II.1. Габдулла Тукай портретын күрсәтү.(Показ портрета)
Бу кем? (язучы)
Ул кайсы айда туган?( апрель аенда)
Апрель ае нинди ел фасылы?(Апрель какое время года?)
2. Язучы сүзе ничек барлыкка килгән? (Как образовано слово?)
Сүзнең тамыры яз; у ярдәмендә фигыльнең затланышсыз
формасы исем фигыль барлыкка килә, ( бәйләгеч кушымчасы)
Җөмләләрне тәрҗемә итегез: Габдулла Тукай бөек язучы. ,,Су
анасы.” әкиятен язучы шагыйрь Габдулла Тукай. ( Переведите
предложения: Габдулла Тукай великий писатель. Написавший
сказку,,Водяная.” великий поэт – Габдулла Тукай. )
Җөмләләрнең икесендә дә ,, язучы” сүзе бертөрле тәрҗемә ителәме?
(В двух предложениях слово ,,язучы” одинаково переводится?)
1 нче җөмләдә чы кушымчасы ярдәмендә яңа сүз төркеме
исем барлыкка килә; 2 нче җөмләдә учы сыйфат фигыльнең
хәзерге заман формасы барлыкка килә. (В 1ом предложении
частица чы образует имя существительное; во 2 –ом
предложении с помощью частицы учы образуется
настоящее время неспрягаемой формы глагола причастие)
3 а). ,, Бөек шагыйрь исемнәре” , ,, Кушлавыч авылында туган”
сүтезмәләрен тәрҗимә итегез. (Переведите словосочетание ,, Имена великих поэтов”,
,,Родился в деревне Кушлавыч”)
ә) 1 нче бирем: Сүзтезмәләрен тартым кушымчалары белән
төрләндерегез. ( Проспрягать с аффиксамии принадлежности
словосочетания: задания по вариантам: Великий поэт и в деревне
Кушлавыч)
I вариант: бөек шагыйрь ,
II вариант: Кушлавыч авылы.
б) Дәреснең темасы белән танышу.( Знакомство с темой урока)
Бөек шагыйрь, Кушлавыч авылы сүзтезмәләрен тәрҗемә
итегез. (Переведите словосочетания: великий поэт и деревня
Кушлавыч)
Кушлавыч авылы сүзтезмәсе кем исеме белән бәйле?
(словосочетание: деревня Кушлавыч с чьим именем связана?)
Габдулла Тукай кем ул?( Габдулла Тукай это кто?)
в) 2 нче бирем:
Сүзләрне дөрес тәртипкә куеп, җөмләләр төзегез!
( Поставив слова в правильный порядок, составьте предложение) Арча ягының, бер мең сигез йөз сиксән алтынчы елның,
дөньяга килә, бөек шагыйрь Габдулла Тукай, Кушлавыч
авылында, егерме алтынчы апрелендә.
( Великий поэт Габдулла Тукай родился 26 апреля 1886 года в
деревне Кушлавыч Арского района)
Ял итү физкультминутка.
III.а) 1 нче бирем:
Сүзләрне өстәп, җөмләләрне укыгыз һәм дөрес тәртипкә
тәрҗемәсен әйтегез!( Добавив слова, чтобы получился рассказ,
поставьте предложения в правильном порядке.
( Елның, язып, Тукай, әти әнисез, кадәр, Габдулла, турында, елның,
укый )
1) Габдулла Тукай бик иртә ....... кала .
2) Уральск шәһәрендә ул мәдрәсәдә һәм бер үк вакытта
өчъеллык рус мәктәбендә ........ .
3) Кырлайда ......... тугыз яшенә кадәр яши.
4) 1895 нче елдан 1905 нче елга кадәр Габдулла ..............
Уральск шәһәрендә яши.
5) Сигез ел буена иҗат итү чорында ул ун мең юлдан артык
шигырь, иллегә якын басма табак проза әсәре ............... өлгерә.
6) Шигырьләре җырга, әкиятләре балетка әйләнде.
7) Бер мең тугыз йөз җиденче елның көзендә ......... Казанга
күчә.
8) 1913 нче ........ 2 (15) апрелендә тугызынчы унбиш минутта
Габдулла Тукай үлеп китә. 9) Габдулла Тукай ......... поэмалар, драмалар, романнар, симфонияләр
языла.
10) Кушлавыч Өчиле Сасна яңадан Өчиле Казан тагын Өчиле
һәм Кырлай.
(Поставьте предложения в правильном порядке)
Габдулла Тукай очень рано остаётся без родителей(отца матери).
Кушлавыч Училе Сасна вновь Училе, Казань, вновь Училе и
Кырлай. В Кырлае Габдулла проживает до девяти лет.
С 1895 года по 1905 год Габдулла Тукай живёт в городе
Уральск. В городе Уральске он обучается в медресе и в
трёхгодичной русской школе. Осенью 1907 года поэт переезжает в
Казань. За 8 лет творческой деятельности он успевает написать
более 10ти тысяч стихотворных строк около 50 ти печатных листов
прозы. Стихи стали песнями, сказки балетом.
Осенью 1013 года 2(15) апреля 15 минут девятого Габдулла
Тукай умирает. О Габдулле Тукае написано много поэм, драм,
романов, симфоний.
III.ә). Габдулла Тукайның әсәрләренең төрләрен күрсәтегез.
,,Туган тел.” әкият
,,Шүрәле.” шигырь
,,Су анасы.” шигырь җыр
,, Туган авыл.” әкият
б ) Шигырьләр сөйләү конкурсы.
Роберт Миүнуллин Тукайга багышлап үз шигырен язган.
Тукай минем яшьтә үлгән.
Тукай минем яшьтә үлгән,
Үләсен ул алдан белгән.
Сүнгән чакта шуңа күрә
Моңлы җанын безгә бүлгән.
Күпме күңел киләчәктә,
Мәңгелеккә илтә аны... Миндә дә бит әз булса да
Яна һаман Тукай җаны.
Төбәп карый күңелемә
Рәсеменнән япьяшь даһи
Минем яшь тә җиткән аңа
Даһи булыр өчен бакый.
Ә мин янам, янам, янам...
Юк әлегә башка чарам.
Кыенсына кыенсына,
Тукай яшен узып барам.
в)Мәдәррис Әгъләмов Тукай көненә багышлап үз шигырен язган.
Тукай көне.
Илдә кояш,
Җирдә кояш,
Йөздә кояш, күздә кояш.
Көндәгечә көлә кояш.
Әмма бүген үзгә кояш.
Бүген аның каршысына
Канатланып чыккан бөре....
Аваз сала томшыклары:
Тукай көне! Тукай көне!
Килә язлар, китә язлар, Һәр ел саен үзгәрелә....
Һәр ел саен Тукай гына
Япь яшь хәлдә килә безгә.
Киңлекләрдә язгы аваз –
Чыр чу килә кошлар иле,
Чеңләп тора аһәңнәре:
Тукай көне!
Тукай көне!
Илдә кояш,
Җирдә кояш,
Тукай көне канат җәйгән.
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,
Тукай көне
Безнең бәйрәм.
г) Габдулла Тукай ,,Туган авыл.” шигыреннән 1 иҗектән торган
сүзләрне табыгыз һәм аларны тәрҗемә итегез!
Туган авыл.
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным, тәнем белән.
Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,
Шунда әүвәл Көръән аятен укыган;
Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәдне,
Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.
Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем; Абый белән бергәләшеп, кара җирне
Сука белән ертыпертып йөргәннәрем.
Бу дөньяда, бәлки, күпкүп эшләр күрем,
Билгесездер кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.
IY. Дәресне йомгаклау.
ә) Рәхмәтне белдерү.
б) Җиңүчеләрне әйтү.
Урок татарского языка с учащимся в 7 классе.
Урок татарского языка с учащимся в 7 классе.
Урок татарского языка с учащимся в 7 классе.
Урок татарского языка с учащимся в 7 классе.
Урок татарского языка с учащимся в 7 классе.
Урок татарского языка с учащимся в 7 классе.
Урок татарского языка с учащимся в 7 классе.
Урок татарского языка с учащимся в 7 классе.
Урок татарского языка с учащимся в 7 классе.
Урок татарского языка с учащимся в 7 классе.
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.