Уртанчылар төркемендэ «Хуш киләсең, Сабантуй!» бәйрәм сценарие
Оценка 4.8

Уртанчылар төркемендэ «Хуш киләсең, Сабантуй!» бәйрәм сценарие

Оценка 4.8
Мероприятия
docx
воспитательная работа
Детсад
15.11.2018
Уртанчылар төркемендэ «Хуш киләсең, Сабантуй!» бәйрәм сценарие
Балалар бакчасында уртанчылар төркемендә үткәрү өчен каралган бәйрәм сценарие. Бу сценарий балаларны милли традицияларны , гореф - гадәтләрне саклап бердәм һәм тату яшәргә өнди. Сабантуй бәйрәме төрле милләт кешеләрен берләштеруче электән үк сакланып килгән чын милли бәйрәмебез. Бу бәйрәмне һәр елны олысыда, кечесе дә зарыгып көтеп ала.праздник Сабантуй.
САБАНТУЙ.docx
Балалар бакчасының зурлар төркеме өчен Сабантуй бәйрәме сценарие «Хуш киләсең, Сабантуй!»                                                                                                                                                              Әзерләде:                                                                     Мөслимдәге “Кояшкай”                                                                            балалар бакчасы тәрбиячесе                                                                               Ногманова Динара Фәнилевна Мөслим районы, 2018 ел Бурычлар: 1. Балаларда халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту. Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй, аны үткәрү тәртибе, борынгыдан килгән йолалары,  уеннары, үзенчәлекләре белән таныштыру. 2. Бәйрәм турында күзаллауларын киңәйтү, анда катнашырга теләк  тудыру. 3. Сабантуй бәйрәмнәре аша балаларга кечкенәдән милли тәрбия бирү,  төрле милләт вәкилләре арасында үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү. 4. Бәйрәмдә, анда үткәрелгән уеннарда һәр баланың актив катнашуына  ирешү, шул рәвешле аларда күңел күтәренкелеге, шатлык хисләре  булдыру Сабантуй үткәрү өчен бакча биләмәсендә яки якында табигать кочагында  мәйдан әзерләнә. Бүлмәдә уткәргән очракта Сабантуй бәйрәменә багышланган махсус презентация күрсәтергә мөмкин. Мәйданчык бәйрәмчә бизәлә, бауга  эленгән флажоклар белән аның чикләре билгеләнә Чигүле сөлгеләр, төрле  төстәге шарлар, “Хуш киләсең, Сабантуй! ”дип язылган плакат эленә. Бәйрәмдә узачак уеннар өчен кирәкле атрибутлар: аркан, чүлмәк (пластмас  савыт та ярый), чүлмәк вату өчен таяк, капчык, чиккән сөлгеләр, уенчык  атлар, аркан тартышыу өчен бау, кашыклар, пешкән йомырка, чиләк белән су,  стаканнар, көрәшү өчен келәм (мата), балаларга бүләкләр. Балалар Сабантуйга күпкә алдан әзерләнә: дәртле җырлар, биюләр,  шигырьләр өйрәнәләр. Бәйрәмгә берничә көн кала, татар халык киемнәрен  кигән балалар, төркемнәргә кереп, бүләк (кайбер төбәкләрдә аны “Бирнә  җыю” дип тә йөртәләр) җыялар, балаларны бәйрәмгә чакыралар. Башка  бакчалардан да кунакка балалар чакырсаң, тагын да күркәмрәк булыр. Чөнки  Сабантуй – дуслар, туганнар һәм кунакларның очрашу урыны да. Бәйрәмдә  балалар милли киемнәрдән булса, кызлар – калфак, малайлар түбәтәй кисә,  нур өстенә нур булачак. Бәйрәм барышы: Тантаналы көй яңгырый. Мәйдан уртасына милли киемнән бәйрәмне алып  баручы тәрбияче чыга. Тәрбияче: – Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар!Бүген – бездә зур бәйрәм.  Татар халкының ерак гасырлардан килүче милли бәйрәме – Сабан туена  җыелдык. Сабантуй бәйрәме элек­электән язгы чәчүләр тәмамланганнан соң  үткәрелгән. Бәйрәмдә хезмәт батырлары хөрмәтләнгән, игенчеләргә дан  җырланган. Сабантуй – ул һәркемнең көтеп алган бәйрәме! Балалар, сез дә  көттегезме Сабан туен? Балалар (бердәм булып): – Әйййе, көттек!!! Тәрбияче: – Бәйрәм елның кайсы вакытында үткәрелә? – Ул ни өчен Сабан туе дип атала? (Балалар сорауларга җавап бирәләр) Тәрбияче: – Котлы булсын Сабан туе! Хезмәт һәм шатлык туе! Без аны бик озак көттек – Бәйрәм итик көн буе! (Музыка куела, мәйданга чиккән сөлгеләр белән чәкчәк һәм күпереп  пешкән икмәк тоткан ике бала чыга) Бала: – Басуларда күкрәп иген уңсын, Табыныбыз күрке икмәк булсын! “Икмәк булса, җыр да була”, диләр, Бәйрәмебез шаулап­гөрләп узсын! Бала: – Аннан башка бәйрәм – бәйрәм түгел: Авыз ит син элек чәкчәктән. Күңелләрең күтәрелсен әйдә, Уйнап­биеп, җырлап рәхәтлән! (Балаларга, кунакларга ипи һәм чәкчәк авыз иттерәләр. Бу вакытта  Сабантуй турында җыр яңгырый). Җыр “ Сабантуй ” Тәрбияче: – Бәйрәмебезне башлыйбыз! Мәйдан уртасына Сабантуйның төп символы  булган чигүле сөлгеләр мәйданга керә! (Сөлгеләр тоткан балалар мәйданны урыйлар) Тәрбияче: – Ә хәзер бәйрәм белән котлау өчен бакчабыз мөдирен чакырабыз. Рәхим  итегез! Мөдирнең котлау сүләреннән соң, “Күңелле безнең Сабантуй!” (Г.  Зәйнәшева сүзләре, Л. Батыр­Болгари муз.) җыры яңгырый. Тәрбияче: – Балалар, сез  Сабантуйда нинди уеннар булачагын беләсезме? (Балалар үзләре белгән уен төрләрен саныйлар). Тәрбияче: – Шулай итеп, Сабантуйда нинди ярышлар, уеннар булуын барладык. Аларны  хәтердә ныклап калдырыйк әле: татарча көрәш, чүлмәк вату, кашыкка  йомырка салып йөгерү, күз бәйләп уенчык кисү, капчык киеп йөгерү, көянтә­ чиләк (яки кашык) белән су ташу, ат чабышы, аркан тартышу һ.б. Балалар,  әйдәгез, уеннарда актив катнашыгыз! Җиңүчеләрне бүләкләр көтә!  (Балалар, уртага чыгып, уеннарның башлануын хәбәр итә). 1 нче бала: – Сабантуенда уеннар Кызыклы һәм күп була. Милли уеннардан башка Сабантуй моңсу була. 2 нче бала: – Көчлеләр һәм кыюлар Кулына сөлге алсын. Күз ачып йомган арада  Көндәшен егып салсын! (Мәйдан уртасына җәелгән келәмдә малайлар өчен милли көрәш башлана.  Алып баручы тәрбияче, аларны дәртләндереп, көч биреп тора). Җиңүче Сабантуй батыры дип игълан ителә, аңа сарык рәсеме ясалган медаль  һәм бүләкләр бирелә. 3 нче бала: – Болай кем дә йөгерә ул, Аяклар бәйсез булса. Әйдә әле ярышыйк, Капчык киеп узышыйк. (Мәйданда теләгән балалар капчык киеп йөгерүдә катнаша,уенда  катнашучыларның һәрберсенә бүләк бирелә.) 4 нче бала: – Күзне бәйләп чүлмәк вату Ай­һай җиңел түгелдер. Алыйк кулга озын таяк,  Кемнәр оста, кем өлгер? (Уртага чүлмәк ватылып зыян салмый торган башка предмет та ярый)  куела. Баланың күзен яулык белән бәйләп, кулына таяк тоттыралар. Ул, чүлмәккә туры китереп, аңа таяк белән сугарга тиеш. Төз сугучыларга  бүләк бирелә.) Тәрбияче: Сабан туе уеннары кызганнан­кыза бара. Чү! Тояк тавышлары  ишетелә түгелме? Әйе, әйе, әнә атлар килә! Чабыш атларына юл бирегез! 5 нче бала: – Борынгылар белеп әйткән: Ир канаты ат була. Мәйданнарда җиңгән атка Мактау һәм хөрмәт була. Ат чабышы уены (Мәйдан уртасына агач атларга атланган малайлар йөгереп керә.  Кулларындагы чыбыркы, чыбык белән атларын “куалыйлар”. Җайдакларның  һәрберсенә бүләк бирелә.) 6 нчы бала: Капчык киеп йөгердек,  Инде кашык та алыйк. Шуңа йомырканы салып, Җитезлектә сынашыйк. Йомырка салынган кашык кабып йөгерү уены. (Балалар, авызларына агач кашыклар кабып, аңа йомырка салалар.  Йомырканы кашыктан төшермичә, беренче килеп җитүче җиңүче була. ) 7 нче бала: – Көянтә­чиләк асып,  Су ташымыйлар хәзер. Без кашыклап ташыйк аны,  Я, әйдәгез, кем әзер?!  Кашык белән су ташу уены.  (Балалар парлашып яки ике командага бүленеп, бер савыттан икенче савытка  кашык белән су ташый , кайсы команданың савыты тизрәк тула, шул –  җиңүче.) 8 нче бала: – Аркан тарту бик җиңел ул,  Көчең булса беләктә. “Бердәмлектә – көч”, диләр бит,  Тартыйк бауны күмәкләп. Аркан тартышу уены. (Балалар, ике командага бүленеп, аркан тартышалар. Кайсы команда  билгеләнгән сызык аркылы тартып чыгара, шул җиңүче дип билгеләнә). 9 нчы бала Сабантуй елга бер килә, Күңелле, олы бәйрәм. Нур өстендә нурлар иңсен, Биеп алыйк ичмасам.  Тәрбияче: Әйдәгез, әле балалар, татар көенә бер биеп алыйк әле! Күмәк  бию. (Татарча бию  “ Әпипә” көе яңгырый, балалар, килгән кунаклар бөтенесе  мәйдан уртасында биеп, күңел ачалар) Тәрбияче:  Котлы булсын Сабан туйлары! Кадерле балалар, балалар бакчасында эшләүче  барлык тәрбиячеләр исеменнән сезгә бәхетле балачак, ныклы сәламәтлек  телим. Алдагы көннәрегез дә бүгенге кебек ямьле, күңелле булсын!  Өстәлләребездә ризыклар мул булсын!   җыры  “Сабантуй”   Балалар башкаруында       . Күңелле Сабан туйлары, Бүген бәйрәм, зур бәйрәм. Матур җырлар җырлый­җырлый, Уйныйбыз әйлән­бәйлән. Кушымта:  Без җырлыйбыз Сабантуйда, Иң матур җырлар сайлап. Безнең җырга зәңгәр күктә Кошлар кушыла сайрап. Әти­әниләребезгә Җыйдык чәчәк бәйләме. Матур булсын, ямьле булсын Сабан туе бәйрәме. Тәрбияче: Балалар, көтеп алынган Сабан туйлары ахырына якынлашты. Сау  булыгыз!

Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
15.11.2018