Марсель Галиев (1946) Язучы һәм шагыйрь Марсель Баян улы Галиев 1946 нчы елның 8 нче октябрендә Татарстанның Азнакай районы Балтач авылында туа. дөнья күрә.
СИПКЕЛЛЕ КОЯШ Мин көтүгә чыккач күрдем
СИПКЕЛЛЕ КОЯШ
Мин көтүгә чыккач күрдем Кояшның уянганын. Кем уята икән иртән, Әнисе юк бит аның?
Киерелеп торды Кояш, Ачып болыт юрганын. Үзем күрдем, чык-су алып, Аның битен юганын.
КЫШНЫҢ БЕР КӨНЕ Шундый салкын, салкын көн бу!
КЫШНЫҢ БЕР КӨНЕ
Шундый салкын, салкын көн бу! Автобуслар өшеп килә, Агачта кош дер-дер килә, Тәрәзләр дә күшеккән, Песи борынын өшеткән. Утлы суык ала өтеп, Шуны әле яңа белеп, Морҗалардан чыккан төтен Кире кереп китәр кебек.
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.