Внеурочная деятельность "Солдатта булган диләр"
Оценка 4.8

Внеурочная деятельность "Солдатта булган диләр"

Оценка 4.8
docx
24.01.2022
Внеурочная деятельность "Солдатта булган диләр"
солдатта булган.docx

        23 февраль- Ватанны саклаучылар көне

Максат: класс коллективының оешканлыгын,бердәмлеген  ныгыту.

Бурычлар:укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү,үз-үзеңә ышанычны арттыру,әтиләрне ихтирам итәргә,хөрмәтләргә өйрәтү,әтиең белән горурлану хисләре тәрбияләү,мәктәп белән гаилә арасында тыгыз элемтә булдыру.

Җиһазлау:мәкальләр һәм шифрлар язылган карточкалар, укучыларның әтиләренә багышлап язылган хикәя һәм рәсемнәре ,Туган илне саклауга багышланган плакатлар ,һәр командага ит турагыч,конкурс өчен такталар, кызлар өчен жетоннар.

Әзерлек эше: класс бүлмәсе алдан бизәлә,әтиләрнең солдат вакыты фотоларыннан “Солдатта булган” дигән стенд эшләнә, Укучылар бәйрәмгә карата җырлар,шигырьләр,биюләр өйрәнә.Әтиләргә һәм малайларга котлау открыткалары языла,командаларның визит карточкалары әзерләнә.

                                Бәйрәм барышы:

1.Кереш сүз.Укытучы:

Кадерле әти-әниләр,әби-бабайлар!Кадерле малайлар!Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм.Сезгә нык сәламәтлек, гаиләләрегезгә тынычлык һәм бәхет,кояшлы күк йөзе телим. Ил терәге ир -егетләр булса,гаилә терәге-әтиләр.

Кадерле кунаклар,без бүген бергәләп конкурсларда катнашу, зирәклекне, осталыкны күрсәтү өчен сезне бәйрәмгә чакырдык..Бәйрәмебезне  башлыйбыз.Хәзер балаларның һөнәрләрен карап үтегез.

 

2.1 нче укучы:Безнең бабайлар,әтиләр без тыныч яшәсен,матур мәктәпләрдә белем алсын,рәхәтләнеп уйнасын,тамакларыбыз тук булсын өчен Ватанны саклаганнар.

«Солдатта булган диләр» җыры.

2 нче укучы Җ.Дәрзаманның « Солдат булдым» шигырен сөйли.

Каеш будым билемә,

Тасма тактым җиңемә,

Йолдызлы бүрек кидем,

-Мин солдат булдым,-дидем.

 

Иңемә мылтык астым,

Әти каршына бастым.

-Килдем иптәш командир,

Әйдә,берәр фәрман бир.

 

-Смирно,-ди әти дә,

-Печән ашат бәтигә.

Бераз утын ярырсың,

Аннан-суга барырсың.

 

Була дидем фырт кына

Һәм борылдым кырт кына.

Шуннан китте,и китте,

Мине чын солдат итте.

 

Бетте ялкау гадәтем,

Санаулы һәр сәгатем,

Иртүк торам,юынам,

Сөлге белән уынам.

Ялт иттерәм тешләрне,

Аннан эшлим эшләрне.

 

Бүлмәдә тәртип хәзер,

Ни кирәксә шул әзер.

Солдат булу шулай ул,

Өйрәнгәч,бик уңай ул.

 

3.Командаларга бүленү(бер командада әти,әни,уллары һәм класстан тагын  ике малай).

1нче конкурс.

2 нче конкурс «Учебка».

Укытучы: Армиягә баргач ,башта солдатлар «Учебка» үтәләр.Сез мәктәптә нәрсәгә өйрәндегез микән,шуны тикшерик әле.Хәрби темага мәкальләр җыярга кирәк.

Һәр команда мәкальләр язылган һәм кисәкләргә бүленгән кәгазь битләре ала.

*Батыр яуда беленер.

*Батыр бер үләр,куркак мең үләр.

*Һәр солдат генерал булырга тырыша.

*Яуның тышында булма,эчендә бул.

*Тыныч торасың килсә,кешене тыныч тот.

*Ятып калганчы,атып кал.

*Кемгә-война,кемгә-файда.

*Кәкре җәядән-туры ук.

3 нче конкурс «Автомат җыю».

Укытучы:Армиядә солдатлар автомат сүтеп җыялар. Җыю күнекмәсе тормышта да кирәк булачак.Сезгә ит турагычны сүтеп җыярга туры киләчәк.

Биремне малайлар эшли,олылар булыша.

4 нче конкурс «Радистлар».

Укытучы: Рация буенча хәбәр тапшырырга кирәк.Моның өчен шифрны белеп,сүзне укыгыз.(Е,ё бергә).

22,1,13,30,34,13,25,20,36,21,1,22,23,34,16,6,1.(Сакчы күпер астында).

Бу вакытта җанатарлар табышмакларга җавап таба.

*Үзе бара эзе юк,маңгаенда күзе юк.

                                                          (Көймә)

*Диңгезе бар, суы юк, 
 Каласы бар, халкы юк, 
 Урманы бар, агачы юк. 
                                         (Карта)

* Канаты бар-җилпеми,

  Эче җылы-җил тими.

  Корыч йөрәкле кош ул,

  Безнең яраткан дус ул.

                                        (Самолёт)

*

* Бабай бүреге йөз ямау. 
                                          (Глобус)

* Аягы юк − китәр, 
 Җибәргән җиргә җитәр, 
 Кушкан йомышны үтәр. 
                                          (Хат)

 

*Ут булып күккә атыла,

   Кош булып җиргә омтыла.

                                          (Ракета)

*Үзе сөйли,үзе көйли,

  Ә үзенең теле юк.

                                         (Телефон)

*Сырлы,сырлы,сырлы ул,

  Безнең белән җырлый ул.

  Биетә дә җырлата ,

  Күңелле ул,моңлы ул.

                                           (Гармун)

*Нәкъ унике күзем бар,

  Сиңа әйтер сүзем бар:

  Колагымнан бор гына,

  Уятырмын,тор гына.

                                         (Сәгать)

*Ул үзе шундый көчле,

 Тешле-тешле чүмечле.

  Берүзе эшли ала

  Йөз кешелек эшне.

                                      (Экскаватор)

5 нче конкурс «Марш бросок».

Һәр команда 2шәр такта ала.Шул такталарга басып «сазлык аша чыгарга» кирәк.

6 нчы конкурс  «Привал».

Укучылар чыгышы:

1.Р.Миңнуллин шигыре «Әти төсле».

2. «Яблочко» биюе.

3.Г.Латыйп шигыре «Әтидән өйрәндем».

4. «Матрёшка» биюе.

5. «Шофёр буласым килә » җыры.

6.К.Булатова шигыре «Әни- егет».

7. «Әнә килә автомобиль көенә» такмаклар.

7 нче конкурс  «Өйгә хат».

Укытучы: Солдат кеше әнисенә,апасына,дусларына ничек хат язмасын инде?

Команда членнары хат язалар.Бу вакытта җанатарлар «Исемен бел»биремен  үтиләр.

*Корабльнең идәне. (Палуба.)

*Корабль тәрәзәсе.(Иллюминатор.)

*Корабль баскычы.(Трап.)

*Матросларның яшәү урыны.(Кубрик.)

*Винтовканың агач өлеше.(Приклад.)

*Солдатның кышкы өс киеме.(Шинель.)

иңгездә көчле давыл.(Шторм.)

*Флот генералы.(Адмирал.)

*Офицер коралын кайда йөртә?(Кобурада.)

 

Командалар язган хатларын укыйлар.

8 нче конкурс. «Хатыңны самолёт итеп җибәр»

Малайлар кәгазь битеннән самолёт ясап җибәрәләр.Кайсы команданың самолёты ераграк оча,шул җиңүче була.

4.Барлык балалар  «Һәрвакыт булсын кояш» җырын башкара.

   Нәтиҗә ясау.Котлау.Чәй эчү.


 

Ватанны саклаучылар көне Максат: класс коллективының оешканлыгын,бердәмлеген ныгыту

Ватанны саклаучылар көне Максат: класс коллективының оешканлыгын,бердәмлеген ныгыту

Дәрзаманның « Солдат булдым» шигырен сөйли

Дәрзаманның « Солдат булдым» шигырен сөйли

Солдат булу шулай ул, Өйрәнгәч,бик уңай ул

Солдат булу шулай ул, Өйрәнгәч,бик уңай ул

Диңгезе бар, суы юк, Каласы бар, халкы юк,

Диңгезе бар, суы юк, Каласы бар, халкы юк,

Колагымнан бор гына, Уятырмын,тор гына

Колагымнан бор гына, Уятырмын,тор гына

Д иңгездә көчле давыл.(Шторм.) *

Д иңгездә көчле давыл.(Шторм.) *
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
24.01.2022