Внеурочная деятельность "Таулар"
Оценка 4.8

Внеурочная деятельность "Таулар"

Оценка 4.8
docx
24.01.2022
Внеурочная деятельность "Таулар"
география 7 тау.docx

Кызыклы география: Җир шарының иң биек таулары

 

Альпинистларда «Җиде тау түбәсе» дигән төшенчә яши. Бу – дөньяның җиде континентында урнашкан тауларның иң биек нокталары. Аларны беренче булып Ричард Басс яулый. Ә «Җиде пик (тауның очлаеп килгән түбәсе)» атамасы 1985 елның 30нчы апрелендә барлыкка килә. Альпинизмның төп асылы да – дөньяның иң биек ноктасына юл алганда, табигать әзерләгән барлык каршылыкларны җиңеп чыгу.
Менә алар тауга менүчеләрнең иң зур хыялы булган биеклекләр:
1. 
Пунчак-Джая түбәсе Индонезиядә, Яңа Гвинея утравында урнашкан. Аның биеклеге – 4884 м. Пунчак-Джая «җиңү пигы» дигәнне аңлата. Беренче тапкыр аны 1962 елда өч австрияле яулый.

2. 
Винсон массивы Антарктидада, Элсуорт тавында урнашкан. Биеклеге – 4 892 м, озынлыгы – 21 км, киңлеге – 13 км. Беренче тапкыр анда 1966 елда менәләр.

3. 
Эльбрус – Россия белән Грузия чигендә, Кавказ тауларында урнашакан. Ул Европаның иң биек ноктасы – 5642 м. Эльбруска беренче тапкыр 1829 елның 10нчы июлендә менәләр.

4. 
Килиманджаро – Африканың (Танзания) иң биек тавы. Беренче тапкыр 1889 елның 6нчы октябрендә яулана. 2008 елның гыйнварында бу тауга иң яшь альпинист – 7 яшьлек Китс Бойд менә.

5. 
Мак-Кинли тавының урнашу урыны Төньяк Америкада, Аляскада. Биеклеге – 6 194 м. Атамасы АКШ президенты Уильям Мак-Кинли хөрмәтенә бирелгән. Әлеге биеклеккә беренче булып 1913 елның 7нче июнендә америка альпинистлары менә.

6. 
Аконкагуа Аргентинада, Көньяк Америкада урнашкан. Биеклеге 6 959 м булган бу тау дөньяның иң биек тауларыннан санала. 1897 елны яулана.
 
7. Дөньяның иң биек тавы – Гималайда, 8848 м биеклекле 
Эверест ул. Аны Джомолунгма дип тә йөртәләр. Беренче тапкыр анда Яңа Зеландияле Эдмунд Хилари һәм Непалдан Тенинг Норгей менәләр. Аппа исемле непал альпинисты Эверестка 21 тапкыр менә.


 

Кызыклы география: Җир шарының иң биек таулары

Кызыклы география: Җир шарының иң биек таулары
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
24.01.2022