Яңа стандартларга күчкәндә укучыларның шәхесен формалаштыру (чыгыш)
Оценка 5

Яңа стандартларга күчкәндә укучыларның шәхесен формалаштыру (чыгыш)

Оценка 5
Руководства для учителя
doc
классное руководство
1 кл
04.05.2017
Яңа стандартларга күчкәндә  укучыларның шәхесен  формалаштыру (чыгыш)
Икенче буын стандартларының нигезен яңа төр мөнәсәбәтләр тәшкил итә: бүген уку¬чының билгеле бер белем дәрәҗәсенә ия булуын дәүләт кенә түгел, ә бәлки укучы, аның әти-әнисе дә дәүләттән билгеле бер күләмдә сыйфатлы белем бирүен таләп итү хокукына ия. Икенче буын стандартлары шәхес үсешен тәэмин итү, укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү бурычын куя. Башкача әйткәндә, мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә өйрәтү турында да кайгырта.Элек тә мәктәп программаларында үзгәрешләр булгалап тора иде. Тик алар ничектер тавыш-тынсыз гына кабул ителеп, эшләп китә тордылар. Ә бу яңа стандарт дигәннәре Россиядә яшәүче бер генә кешене дә битараф калдырмыйча, күпләрнең күңеленә борчу салды кебек. Радио, телевидение, башка массакүләм мәгълүмат чаралары бертуктаусыз шушы проблема турында сөйлиләр, язалар.
Яңа стандартлар турында доклад.doc
Яңа стандартлар турында        Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати  җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы  алдында яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма  һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Россия  педагоглары, заман таләпләрен искә алып, беренче мәртәбә буларак,  укучы шәхесе үсешен – белем бирүнең мәгънәсе һәм максаты дигән  фикергә килделәр. Мәгариф системасындагы яңалыкларны  тормышка ашыру өчен икенче буын дәүләт стандартлары (ФГОС)  төзелде.      Яңа федераль дәүләт мәгариф стандартына (ФГОС) күчү РФ  Президенты Д.Медведевның “Безнең яңа мәктәп” милли мәгариф  инициативасы юнәлешләренең берсе булып тора. Яңа стандартның  гамәлдәгесеннән аермасы  бала шәхесенең игътибар үзәгенә  куелуында. Ул белем бирүнең нәтиҗәлелегенә йөз тота – укучы  конкрет дисциплиналар буенча белем алып кына калмый, ә аларны  көндәлек тормышта, алга таба укуында файдаланырга да өйрәнә.      Элек тә мәктәп программаларында үзгәрешләр булгалап тора  иде. Тик алар ничектер тавыш­тынсыз гына кабул ителеп, эшләп  китә тордылар. Ә бу яңа стандарт дигәннәре Россиядә яшәүче бер  генә кешене дә битараф калдырмыйча, күпләрнең күңеленә борчу  салды кебек. Радио, телевидение, башка массакүләм мәгълүмат  чаралары бертуктаусыз шушы проблема турында сөйлиләр, язалар.               Тормыш бит ул бер урында гына тормый. Галимнәр яңа ачышлар ясый, инженерлар яңа технологияләр эшләп чыгара, тарих та үзгәрә. Шуңа күрә укыту системасына да үзгәрешләр кертеп тору кирәк. Ел саен   элеккеге   программаларга   яңа   фәннәр,   дәресләр   генә   өстәп барсак, балаларыбыз мәктәптән чыкмыйча укырлар иде. Яңа стандартларны эшләп чыгарганда укучыларыбызга заманча белем бирү өчен беренче чиратта нәрсә кирәклеге ачыкланды. Узган уку   елында   илебез   башлангыч   мәктәпләрендә     ул   стандартлар эксперимент   узды.   Эксперимент   барышында   стандартларның кимчелекләре   дә  ачыкланды   һәм   әле  тагын   ачыкланачак.   Аларны булдырмау   өстендә   даими   эш   алып   барыла.   Шулай   да җитешсезлекләргә караганда уңай яклары күбрәк дигән  нәтиҗәгә киленде. Тестлар балаларның белем дәрәҗәсе бермә­ бер үсүен, логик  фикер йөртергә өйрәнүләре, максатка ирешергә омтылышлары барлыкка килүен күрсәтте. Элек   өстән   мәгариф   министрлыгы   төшергән   укыту программасын җитәкчеләр дә, укытучылар да төгәл үтәп барырга тиешләр иде. Хәзер исә һәр мәктәп шушы яңа стандартлар нигезендә үз программасын эшләп чыгарырга, мәктәпнең юнәлешен билгеләргә тиеш   булачак.   Стандартларның   иң   аек   язылган   урыны   –   укыту максатлары һәм нәтиҗәләредер, мөгаен. Ә мәгариф учреждениесе шушы   нәтиҗәләргә   ничек   ирешү   юлларын   ирекле   рәвештә   үзе билгелиячәк.                    Быелгы уку елы башында мәктәпләрдә башлангыч белем бирүнең яңа стандартлары эшли башлады. Билгеле булуынча, яңа стандартлар мәктәпнең эчке “байлыгына” җитди таләпләр куя, уку предметының   реаль   тормыш   белән   бәйле   булуын   да   аерым игътибарга ала. Мәсәлән, уку дәресенең төп максаты минутына ничә сүз уку түгел, ә текстны аңлап уку һәм аңа анализ ясый белү.                Яңа   стандартларның   төп   максаты   –   шәхес   тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә   ярдәм   итү,   иҗади   баскычка   күтәрү.  Хәзер   башлангыч сыйныф укытучысы укучыны укырга, язарга, санарга гына өйрәтеп калырга   түгел,   ә  универсаль   уку   күнекмәләре   формалаштырырга, проект эшчәнлегенең эксперты, җитәкчесе булырга да тиеш. ФГОС кертү традицион программаларда кертелгән артык информациядән котылырга, репродуктив укыту алымыннан эзләнүле укыту алымына күчәргә,   укучының   үзбәясен   күтәрергә   ярдәм   итәчәк.   Яңа стандартларга күчү укучылар өчен генә түгел, ә укытучылар өчен дә проблема   булачак,   чөнки   укытучыга   тулысынча   эш   алымын үзгәртергә, психологик яктан яраклашырга кирәк булачак.         Заманча стандартлар мәктәп баласына заманча таләпләр дә куя. Компьютерлар бәләкәчләрнең якын дустына әвереләчәк. Алар инде иншалар, диктантлар белән бергә смс­хәбәрләр, электрон хатлар да яза   белергә   тиеш.   Дүртенче   сыйныф   укучысы   компьютерда,   рус теленнән тыш, чит телдә дә текстлар җыярга өйрәнергә тиеш була. Кыскасы,   без   яраткан   акбур   белән   бетергеч   янында   флэшка, видеокамера һәм диктофонның да урын алуы көтелә.             Башлангыч мәктәп өчен өч вариантта стандартлар эшләнгән, Татарстан өчен кулай булган өченче вариантта туган тел һәм укуга да, рус теле һәм әдәби укуга да сәгатьләр бирелгән.             Яңа   стандартлар   балаларга   көнозыны   мәктәптә   булырга мөмкинлек бирә. Дәрестән тыш эшләр хәзер укыту процессының бер өлеше булып санала. Бу инде экскурсия, түгәрәкләр, конференция, олимпиада, тикшеренү эшләрен — барысын да официаль рәвештә мәктәп оештырырга тиеш дигән сүз. Яңа стандартлар куйган таләпләрне санап чыгу мөмкин дә түгел. Стандартка туры килгән программа  белән эшләү нәтиҗәсендә   башлангыч сыйныф укучысында түбәндәге шәхси сыйфатлар  тәрбияләнергә тиеш: ­ үз халкын, туган ягын һәм туган илен яратучы; ­гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге кыйммәтләрне хөрмәт итә,  аларны кабул итүче; ­тирә­якны актив рәвештә танып белергә омтылучы; ­белем алу өчен кирәкле һәм файдалы булган эш формаларын  үзләштерүче; ­гаилә һәм җәмгыять алдындагы бурычларын аңлый, үзенең  кылган гамәлләре өчен җавап бирергә сәләтле  булуын күрсәтүче; ­тирә­яктагыларга игътибарлы һәм ихтирамлы, аларны тыңлый  һәм аларга үз фикерен яки мөнәсәбәтен белдерә алучы; ­үзенең һәм тирә­юньдәгеләрнең сәламәт яшәү рәвеше  кагыйдәләрен үтәвенә булышлык итүче. ­шәхес буларак, укучы белемен үстерергә әзер, укуга һәм  тирә­якны танып белүгә сәләтле, гражданлык позициясен  күрсәтердәй шәхси сыйфатларга ия; ­ үз иле һәм халкы өчен горурлык хисләренә ия булган  укучы; ­төрле халыкларга, аларның тарихына һәм мәдәниятенә карата  хөрмәт һәм ихтирам хисләренә ия; ­бик тиз үзгәрүчән тирәлеккә яраклаша белүгә сәләтле; ­тыныч һәм сәламәт яшәү рәвешенә йөз тотып, укучыда  иҗади эш белән кызыксына, матди һәм рухи кыйммәтләргә сакчыл  карый белүче. Яңа стандартлар башлангыч сыйныфлар өчен 2011 елда керде, урта  сыйныфларда укучыларны — 2015 елда, өлкән сыйныфларны 2020  елда күчерү көтелә. Бүгенге мәктәп заман белән бергә атларга тиеш. Димәк, заман укытучысы­ үз эшендә төрле информацион  технологияләр кулланучы, югары белемгә ия профессиональ  педагог. Безнең төп максат­ уйлый белергә сәләтле, һәр эшкә  җаваплы караучы, куйган максатына ирешүче, алган белемен тиешле дәрәҗәдә куллана белүче шәхес тәрбияләү Стандарт   укыту   процессында   милли   һәм   региональ компонентларны   киңәйтергә   мөмкинлек   бирәчәк.   Ник   дисәгез, укыту стандартларының берничә пунктында милли, региональ һәм этник   үзенчәлекләрне   өйрәнү   турында   сүз   бара.   Региональ компонентны   өйрәнү   атнасына   бер­ике   дәрес   бирү   белән   генә чикләнмичә,   мәктәптән   тыш   эшләрдә   дә   алып   барылачак,   башка предметларны укытканда да региональ үзенчәлекләрне истә тотарга кирәк булачак. Бала туган телен, әдәбиятын, тарихын белергә тиеш. Стандартларның максаты – үз иленең чын гражданинын тәрбияләү. Ә   үз   тамырларын   белмәгән   балада   гражданлык   хисләре   туарга мөмкин түгел. Балалар – илебез киләчәге. Безнең төп бурыч – укучылар, ата­ аналар, җәмгыять мәнфәгатьләрен, тәлапләрен искә алып төзелгән белем   бирү   структурасының   сыйфатлы   булуын   тәэмин   итү. Мәктәпләребездә   югары   культуралы,   зыялы,   белемен   даими күтәрүче   педагогик   кадрлар   белән   тәэмин   ителгән,   заман таләпләренә   туры   килгән,   инновацион   юнәлешкә   корылган   укыту системасы   булганда,   районыбыз   оешмалары   җитәкчеләре   белән берлектә, без мәгариф системасы алдына куелган  бу  бурычларны уңышлы үтәрбез дип уйлыйбыз. Яңа стандартлар турында Әзерләде: башлангыч сыйныф укытучысы                                                                                         Камбеева Г.Р.

Яңа стандартларга күчкәндә укучыларның шәхесен формалаштыру (чыгыш)

Яңа стандартларга күчкәндә  укучыларның шәхесен  формалаштыру (чыгыш)

Яңа стандартларга күчкәндә укучыларның шәхесен формалаштыру (чыгыш)

Яңа стандартларга күчкәндә  укучыларның шәхесен  формалаштыру (чыгыш)

Яңа стандартларга күчкәндә укучыларның шәхесен формалаштыру (чыгыш)

Яңа стандартларга күчкәндә  укучыларның шәхесен  формалаштыру (чыгыш)

Яңа стандартларга күчкәндә укучыларның шәхесен формалаштыру (чыгыш)

Яңа стандартларга күчкәндә  укучыларның шәхесен  формалаштыру (чыгыш)

Яңа стандартларга күчкәндә укучыларның шәхесен формалаштыру (чыгыш)

Яңа стандартларга күчкәндә  укучыларның шәхесен  формалаштыру (чыгыш)

Яңа стандартларга күчкәндә укучыларның шәхесен формалаштыру (чыгыш)

Яңа стандартларга күчкәндә  укучыларның шәхесен  формалаштыру (чыгыш)

Яңа стандартларга күчкәндә укучыларның шәхесен формалаштыру (чыгыш)

Яңа стандартларга күчкәндә  укучыларның шәхесен  формалаштыру (чыгыш)
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
04.05.2017