Татар әдәбиятеннан дәрес эшкәртмәсе ( рус төркеме. 9 нчы сыйныф)
Тема. Юллар чатында... (
Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр”
әсәрен укыганнан соң уйланулар....)
Максат: ”Ак чәчәкләр” әсәре аша укучыларда матур
әдәбият әсәрләренә
мәхәббәт тәрбияләү; врачлар,авырулар
дөньясы белән танышу аша әсәрнең тормышчан
икәнен дәлилләү, һөнәрләр
һәм татар кино сәнгате турында мәгълүмат
бирү, балаларның сөйләм активлыгын үстерү,
һөнәр сайлауга кызыксыну тәрбияләү.
Җиһазлау: карточкалар, мультимедиа, язучыларның һөнәр
ияләре турында язылган китаплары, аудио язма, презентация.
Эпиграф:“Тормышта бәхетле булу ,үз урыныңны табу өчен нык белемле булырга, хезмәт яратырга кирәк”
Дәрес барышы:
1 . Оештыру моменты.
-Хәерле көн, укучылар.
Исәнмесез.(Дәрескә әзерлекне тикшерү.
Уңай психологик халәт урнаштыру).
2.Фонетик
күнегү- повторяем за учителем.
һе-һө-һөнәр җә-җа- җаваплы ту-тү-түләүле кә-ка-канәгать ңа-ңә-шуңа
һа-һә-әһәмиятле
3.Өй эшләрен тикшерү.
Укытучы.
-Алдагы дәрестә өйрәнгән әсәрнең исемен, авторын, төп геройларын искә төшереп үтик әле? (О чём мы говорили на прошлом уроке?)
Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр” әсәрен укыдык.Гөлшаһидә, Мансур, Юматша, Диләфрүз, Әбүзәр Гиреевич- төп геройлар.
Фазылҗан Яңгура –каршылыклы герой.
-Әсәр кемнәр турында? (О ком произведение?)– врачлар турында, алар арасында да төрлесе бар икәнлеген күрсәтә; врачлар тормышының никадәр катлаулы, авыр икәнен дәлилли.
-Әсәр ни өчен "Ак чәчәкләр” дипатала? ( Почему произведение называется “Белые цветы”)
Укучылар сөйли: язучы врачларны ак чәчәкләр белән тиңли; ак чәчәкләр җирне бизи, ә ак халатлы табибларыбыз кешелек сау-сәламәт булсын өчен тырышалар.(Укучыларның җаваплары бәяләнә)
Укытучы: Дәрес башында беренче яңгыраган сүзебез – һөнәр сүзе иде.
Без сезнең
белән һөнәр сайлау турында
сөйләшербез.(Эпиграфны укыйбыз, алда торган бурыч һәм
максатларны билгелибез)
-Укучылар, һөнәр сайлау-
һәркемнең тормышында бик мөһим нәрсә.
Һәрбер кеше үзенең күңеленә хуш
килгән һөнәрне сайлый һәм аңа гомерен
багышлый (Выбор профессии- очень серьезный момент для каждого человека..Каждый
человек выбирает профессию по души и посвящает этому всю свою жизнь.).
Безнең бүгенге
дәресебезнең темасы да -һөнәр сайлау . Алда
юллар-кайсын сайларга?
Ә нәрсә соң ул
һөнәр? Как понимаете смысл слова “профессия”.
Аңлатмалы сүзлектә һөнәр, профессия
сүзләренә мондый аңлатма бирелгән:
-Профессия
- вид трудовой деятельности человека,требующий определенной подготовки и
специальных знаний , умений.
-Һөнәр-улкешехезмәтеһәмэшчәнлегенеңтөптөре
Максатыбыз: һөнәр сайлау турында сөйләшү, фикер йөртү.
Ә хәзер инде өйрәнелгән
һәм бүгенге дәрестә куллану өчен
кирәк булачак сүзләрне кабатларбыз.
4. Сүзлек өстендә эш:
а) сүзләрне тыңлыйбыз, минем
арттан кабатлыйбыз
-һөнәр сайлау -әһәмиятле -җаваплы -шәхси проблема -исәпкә алырга
- максатка ирешү - омтылу - киңәш
бирәләр -эшкә
урнашырга
-үскән саен- взрослея -шәхси проблема-личная проблема
Укытучы укып чыга, балалар кабатлыйлар,
тәрҗемәсен әйтәләр, шул сүзләр
белән җөмләләр төзеп карыйлар,
тәрҗемә итәләр)
б)Төркемнәрдә
эшләү.
5.Карточкаларбеләнэш
1 нче карточка .Дөрестәрҗемәне
тап:
Моя будущая профессия должна быть
высокооплачиваемая.
1.Һөнәрне
сайлаубикәһәмиятлеһәмбикҗаваплы .
2.Һөнәрсайлагандаүзеңнеңхарактерыңны
, белемеңнеисәпкәалыргакирәк.
3.Минем киләчәкһөнәремюгарытүләүлебулыргатиеш.
2 нчебирем. -чы/-че
кушымчаларыярдәмендәһөнәрисемнәре яса;
(җыр,укыту,бию,гармун, курай, уку,
элемтә, тәрбия, һ.б)
2 нче карточка.Дөрестәрҗемәне
тап:
Выбор профессии личное дело
каждого.
1.Һөнәр сайлау-кешетормышындаиңәһәмиятлемәсьәләләрнең
берсе.
2. Һөнәрсайлау-
һәркемнеңшәхсиэше.
3.Замана үзгәргәнсаен,
тормышяңаһөнәрләрталәпитә.
2 нчебирем.Һөнәрсүзенкилешләрбеләнтөрләндер.(Җаваплар экранда тикшерелә,
нәтиҗә ясала).Үзбәя бирелә.
6.Динамик пауза. Сез минем белән килешәсезме? Уены.- Әйе. Басабыз. Куллар белән бер-беребезне сәламлибез. Юк. Утырабыз. Күзләрне йомабыз.
-Сәламәтлек – зур байлык. -Кешегә сәламәтлек кирәкми. -Сәламәтлекне сакларга кирәк. -Күп ашарга ярамый. -Компьютерда көненә 5 сәгать утырырга ярый. -Газлы су сәламәтлеккә файдалы. -Сәламәт булу өчен зарядка ясарга кирәк. -Тәмәке тартырга ярамый. -Сәламәтлекне сатып алып булмый. -Зарядка ясау бик файдалы.-Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз.
7. Укытучы.-Һөнәр сайлау проблемасын күп кенә әсәрләрдән табарга була.Мәсәлән, Г.Әпсәләмов “Ак чәчәкләр “романында –табиблар.
-Табиб булу өчен үзеңдә нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәк?
Укучылар җавабы: -Профессия врача – это подвиг, она требует самоотвержения, чистоты души и чистоты помыслов. А.П. Чехов.Табиб Һөнәре – бу батырлык, ул үз-үзең турында онытуны, күңел һәм фикер чисталыгын таләп итә. А.П. Чехов
-"Врачка карчыга күзләре, кызлар кулы, елан хикмәте (мудрость) һәм арыслан йөрәге кирәк”. (Әбүгалисина сүзләре)
-Табибларны фәрештәләр белән дә тиңлиләр. Фәрештә – ангел.Алар безнең тормышыбыз сагында торалар. Без , өчебез, 9нчы сыйныфны тәмамлагач, медицина көллиятенә барабыз.
8.Укучы сөйли:
-Ә минемфильм төшерәсем килә. “Ак чәчәкләр” фильмын гаиләбез белән карадык. Дәү әнием ТНВ каналын карый. Безне дә үзе янына утырта.
–Миндә“Ак чәчәкләр” фильмын карадым. Фильм ошады. Кино сәнгате белән кызыгам. Укуымны шушы өлкә буенча дәвам итәсем килә.
Укытучы: Яхшы. Ленин бабайның:”Укырга, укырга һәм укырга!” (Учиться, учиться и учиться) - дигән шигарәсен һәркем белә. Тик юлбашчының:”Безнең өчен сәнгатьнең иң мөһим юнәлеше – кино”, -дигәнен күпләрнең ишеткәне дә юктыр, бәлки. Бу сүзләр бүген дә актуаль.Кино сәнгатенең тарихы турында ниләр беләбез? Беренче карашка татар әдәбиятын кино сәнгате белән янәшә куеп карау һәм алар арасында ниндидер бәйләнешләр эзләү сәер һәм ясалма шикелле тоела. Шулай да кино сәнгате татар әдәбиятына төрле юллар белән, төрле юнәлештә тәэсир итеп тора, хәзерге вакытта исә язучыларыбызның дистәләгән әсәрләре буенча фильмнар төшерелә. Бу өлкә белән кызыксынучы укучыларга мин өй эше биреп җибәргән идем. Әйдәгез, тыңлыйк.
Укучылар сөйли:
- Кино – сәнгатьнең гадәттән тыш кызыклы һәм мавыктыргыч төре. Ул ике формага бүленә – документаль һәм нәфис. Документаль кино – кинематографның беренче төре. Анда реаль вакыйгалар һәм шәхесләр күрсәтелә. Нәфис кино – монда актерлар уйный, барган вакыйгалар тулысынча уйлап чыгарылган булырга мөмкин. Киноның төрле жанрлары бар, мәсәлән, комедия, боевик, детектив, триллер, мелодрама һәм башкалар.Актерлар – аларсыз фильм төшереп булмый. Режиссер – фильмны төшерү процессын җитәкли һәм тулысынча аңа җаваплы.
--Кинематографның барлыкка килүенә – 122 ел. Бүгенге кинематографиягә нигез салган кино күрсәтү җайланмасын (“синематограф”) ике бертуган француз Луи белән Огюст Люмьерлар уйлап тапкан. Алар беренче кыска метражлы фильмнар төшереп, 1895 елда Парижда күрсәтә. Бу көн кино туган ел булып тарихта кала. Димәк, кинога быел — 122 ел. Беренче сеанслар төссез һәм тавышсыз булса да, тамашачы арасында алар тиз популярлык казана.
Россиядә беренче кино Санкт-Петербургта 1896 нчы елның маенда күрсәтелә. Бер елдан соң Казан халкы да кино күрү бәхетенә ирешә. Илдә Совет власте урнашкач, кино сәнгате тагын да популярлаша. Беренче мәртәбә татарча “Булат-батыр” дигән фильм 1928нче елның февралендә күрсәтелә. Ул ТАССРның Халык Комиссариаты заказы белән төшерелә. Фильмдә кенәз Потёмкинга тәрбиягә эләккән Әсфән исемле татар малае язмышы сурәтләнә. Ул,егет булгач, әтисе Булат белән яу кырында очраша.Соңыннан икесе дә Пугачев лагерена күчәләр. Дәүләт архивларында әлеге фильмның афишасы сакланган.
-Первый цветной фильм вышел на экраны в 1925 году.
- Кино – ул көндәлек тормыштан ял итү, безнең фантазия, җаныбызның көзгесе, югары сәнгать!
- Ә мин мультфильмнар карарга яратам. Безнең Татарстанда бу эш уңышлы башкарыла.“Аксу” продюсерлык үзәге тарафыннан советлар замананда иҗат ителгән 38 мультфильм татарчага тәрҗемә ителде. Алар халык арасында популярлык казанды.
-Танылган режиссёр буласым килә. Бу сүзгә түбәндәге аңлатма бирелә:“Режиссёр (фр. régisseur — «заведующий», от лат. rego — «управляю») — творческий работник зрелищных видов искусства: театра, кинематографа, телевидения, цирка, эстрады.
Назначение режиссуры — создание на основе пьесы, музыкально-драматического произведения или сценариятеатрального спектакля, эстрадного или циркового представления, фильма“.
Укытучы.Нинди һөнәр бу?
-Режиссёр – ижади һөнәр, кызыклы кешеләр әйләсендә эшли, уңыш һәм танылуга омтыла. Ләкин шуны да истән чыгармаска кирәк: күп вакытны ала, шәхси тормыш өчен вакыт калмый, иҗади кризислар да булырга мөмкин.
-Рәхмәт, укучылар.Димәк, безне алда олы юллар, зур сынаулар көтә.(Җаваплар бәяләнә)
9.Йомгаклау.Өй эше бирү.
Укытучы.Нинди дә булса һөнәр иясе булу өчен, имтиханнарны яхшы тапшырырга кирәк.. Сезгә өй эше.
- Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Аның сорауларына җавап биреп, хат языгыз. Язма эшегез 80 сүздән торырга тиеш.
1вариант....Мин авырдым һәм хастаханәгә бардым. Анда мине бик яхшы табиб дәвалады. Шуннан соң мин табиб һөнәре сайлау турында уйлый башладым.
...Сиңа табиб һөнәре ошыймы? Табиб булу өчен нинди характер сыйфатлары кирәк? Безнең тормышта табиблар нинди роль уйный?
2 вариант....Мин Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы буенча төшерелгән фильмны карадым.Фильм ошады.
...Син кино сәнгате белән тормышыңны бәйләр идеңме? Режиссёр булу өчен нинди характер сыйфатлары кирәк? Кино сәнгатенд ә алар нинди роль уйный?
Укытучы.
-Без бүген дәрестә нәрсә өйрәндек? ( Укучыларның җаваплары) Сөйләшкәнгә нәтиҗә ясыйк. Эпиграфка әйләнеп кайтыйк әле. “Тормышта бәхетле булу , үз урыныңны табу өчен нык белемле булырга, хезмәт яратырга кирәк”
Бүген бик
күп кызыклы фикерләр әйтелде, һәрберегез бу
темага үз мөнәсәбәтен белдерергә
тырышты.Без куелган максатка ирештек дип саныйм. Чыннан да
һөнәр сайлау- һәр кеше өчен бик
әһәмиятле һөм бик җаваплы эш. Сез
һөнәр сайлаганда үз
мөмкинлекләрегездән чыгып,
әти-әниләрегезнең теләкләрен
исәпкә алып, җәмгыятькә кирәкле
һөнәрне дөрес сайларсыз дип ышанам.
Ә хәзергә дәрес
тәмам. Рәхмәт сезгә дәрестә актив булганыгыз
өчен. Билгеләр.....(Укучылар үзбәясе һәм
укытучы бәясе). Сау булыгыз.
Музыка, салмак кына җыр яңгырый. “Ак чәчәкләр” җырын (Айгөл Әхмәтгалиева сүзләре, Вил Усманов көе. )“Казан егетләре” төркеме һәм Зарина Хәсәншина башкара.
Кулланылган әдәбият
1.“Ватаным Татарстан”, /№ 51, 07.04.2015/ Табиб бит ул шәм төсле.../ГөлинәГыймадова /
2.Журнал “Безнең мирас” “Ак чәчәкләр әсәре” Л.Лерон 23.06.2016
5.Сайланма әсәрләр: 5 томда. 2 т.: Ак чәчәкләр: РоманАвтор: ӘпсәләмовГ.С.Татарстан китап нəшрияты, 2009 ел.479 бит
6.Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) 9 нчы сыйныф. Ике кисәктә. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Х.Х.Хөснуллина;– Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2015.
Скачано с www.znanio.ru
Материалы на данной страницы взяты из открытых источников либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.