6 нчы сыйныф өчен татар теле һәм татар әдәбиятыннан интеграль тикшерү эше биремнәре.

  • Контроль знаний
  • docx
  • 20.01.2020
Публикация на сайте для учителей

Публикация педагогических разработок

Бесплатное участие. Свидетельство автора сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

6 нчы сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле һәм татар әдәбиятыннан интеграль тикшерү эше биремнәре. 2016/17 нче уку елы Текстны укыгыз һәм биремнәрне башкарыгыз. 1) Сабан туен — язның бу шау-шулы, ыгы-зыгылы һәм шатлыклы якты бәйрәмен — без, малайлар, кар җепшекләнә башлагач ук көтәргә тотына идек. 2) Менә шәкерт малайлар мәдрәсә белән ике арада шакы-шокы агач башмак сөйри башлый, мәдрәсәдән кайтышлый, урам тутырып, кар атышалар. 3) Ул чагында инде күз «тышта кала», күк йөзенә күтәрелеп карасаң, күзләр чагыла. 4) Тыкрык буендагы сәрви агачында, боргалана-боргалана, эшләк сайрый: «Эшләки, эшләки, эшләмәсәң хаста ки», — ди. 5) Җимеш бакчасына — түр тәрәзә каршындагы миләшкә, шомырт агачына кызылтүшләр килә. 6) Беркөнне йокыдан торуыңа, укалы муеннарын елтыратып сыерчыклар кайтып төшкән була.7) Алар, ерак илләрдән кайта торгач, бик арыганнар, ябыгып беткәннәр. 8) Шулай да, өйләренә кайту шатлыгыннан, сайрамыйча түзә алмыйлар. 9) Чыгалар өйләрдән апайлар, җиңгиләр, бала-чагалар. 10) Китә куану, соклану. 11) Кайсы карда ауный, кайсы: - Авырлыкка — җиңеллек! — дип сикергәләргә тотына. 1) 5 нче җөмләдән юнәлеш килешендәге исемнәрне табып языгыз. - 3 балл 2) 1нче җөмләдән тезмә исемне табып языгыз.– 1 балл 3) 1 нче җөмләдән парлы сыйфатларны табып языгыз.– 2 балл 4) 6- 7 нче җөмләләрдән сыйфатларны табарга.– 2 балл 5)1- 2 нче җөмләләрдән алмашлыкларны табып, төркемчәләрен билгеләгез. - 3 балл 6) 7 нче җөмләдән алмашлыкны табып, зат-санын, килешен билгеләргә.– 1 балл 7) 3 нче җөмләдән хикәя фигыльнең заманын, зат-санын билгеләргә. 3– 1балл 8) 6- 9 нчы җөмләләрдән фигыльләрне табарга.– 5 балл 9) “ Җиде кат үлчә, бер тапкыр кис” мәкалендә җиде, бер саны: - 1 балл а) җыю саны; б) микъдар саны; в) тәртип саны; г) бүлем саны. 10) Ясалышы ягыннан саннар: - 1 балл а) кыскартылма була; б) тамыр гына була; в) тамыр, кушма, тезмә, парлы була. 11) Бу рәвешләрнең төркемчәсен күрсәтегез. (1 балл) Мамыктай, кушканча, ишетелгәндәй, яшьләрчә, үзенчә. (1 балл) а) вакыт рәвешләре; б) охшату-чагыштыру рәвешләре; в) саф рәвешләр. 12) Рәвешләрнең төзелеше ягыннан төрен билгеләгез. (1 балл) Минемчә, кышын, акчалата, икәүләп, уттай, татарча. а) ясалма рәвешләр; б) кушма рәвешләр; в) тамыр рәвешләр. 13) Бу өзек кайсы әсәрдән алынган? – 1балл 14) Әсәрнең жанрын языгыз. – 1 балл 15) Әсәрнең авторы кем? – 1 балл 16) Әсәр укучыларны нәрсәгә өйрәтә? -1 балл Өстәмә биремнәр 17) Сабантуй бәйрәме турында хикәя языгыз. 10 җөмләдән ким булмасын. – 5 балл 18) 11 нче җөмләдән сыйфаттан ясалган исемнәрне табып языгыз. – 2 балл Эшләрне бәяләү Һәр дөрес җавап бер балл белән бәяләнә 30-34 б. – 5 23- 29 б. -4 17- 22 б. -3 17 б. кимрәк – 2
Иконка файла материала 6 нчы сыйныф өчен татар теле һәм татар әдәбиятыннан интеграль тикшерү эше биремнәре..docx

6 нчы  сыйныф (татар  төркеме)  өчен татар теле һәм татар әдәбиятыннан интеграль тикшерү эше биремнәре.  2016/17 нче уку елы

Текстны укыгыз һәм биремнәрне башкарыгыз.  

1)                 Сабан туен — язның бу шау-шулы, ыгы-зыгылы һәм шатлыклы якты бәйрәмен — без, малайлар, кар җепшекләнә башлагач ук көтәргә тотына идек. 2)  Менә шәкерт малайлар мәдрәсә белән ике арада шакы-шокы агач башмак  сөйри  башлый, мәдрәсәдән  кайтышлый, урам тутырып, кар атышалар. 3) Ул чагында инде күз «тышта кала», күк йөзенә күтәрелеп карасаң, күзләр чагыла. 4) Тыкрык буендагы сәрви агачында, боргалана-боргалана, эшләк сайрый: «Эшләки, эшләки, эшләмәсәң хаста ки», — ди. 5) Җимеш бакчасына — түр тәрәзә каршындагы миләшкә, шомырт агачына кызылтүшләр килә.

6) Беркөнне йокыдан торуыңа, укалы муеннарын елтыратып сыерчыклар кайтып төшкән була.7) Алар, ерак илләрдән кайта торгач, бик арыганнар, ябыгып беткәннәр. 8) Шулай да, өйләренә кайту шатлыгыннан, сайрамыйча түзә алмыйлар. 9) Чыгалар өйләрдән апайлар, җиңгиләр, бала-чагалар. 10) Китә куану, соклану. 11) Кайсы карда ауный, кайсы:

- Авырлыкка — җиңеллек! — дип сикергәләргә тотына.

1) 5 нче җөмләдән юнәлеш килешендәге исемнәрне табып языгыз. - 3 балл

2) 1нче җөмләдән тезмә исемне табып языгыз.– 1 балл

3) 1 нче җөмләдән парлы сыйфатларны табып языгыз.– 2 балл

4) 6- 7 нче җөмләләрдән сыйфатларны табарга.– 2 балл

5)1- 2 нче җөмләләрдән алмашлыкларны табып, төркемчәләрен билгеләгез. - 3 балл

6) 7 нче җөмләдән алмашлыкны табып, зат-санын, килешен билгеләргә.– 1 балл

7)  3 нче җөмләдән хикәя фигыльнең заманын, зат-санын  билгеләргә. 3– 1балл

8) 6- 9 нчы җөмләләрдән фигыльләрне табарга.– 5 балл

9) “ Җиде кат үлчә, бер тапкыр кис” мәкалендә җиде, бер саны: - 1 балл

а) җыю саны;

б) микъдар саны;

в) тәртип саны;

г) бүлем  саны.

10) Ясалышы ягыннан саннар: - 1 балл

а) кыскартылма була;

б) тамыр гына була;

в) тамыр, кушма, тезмә, парлы була. 

11) Бу рәвешләрнең төркемчәсен күрсәтегез. (1 балл)

Мамыктай, кушканча, ишетелгәндәй, яшьләрчә, үзенчә. (1 балл)

а) вакыт рәвешләре;

б) охшату-чагыштыру рәвешләре;

в) саф рәвешләр.

12) Рәвешләрнең төзелеше ягыннан төрен билгеләгез. (1 балл)

       Минемчә, кышын, акчалата, икәүләп, уттай, татарча.

а) ясалма рәвешләр;

б) кушма рәвешләр;

в) тамыр рәвешләр.

13) Бу өзек кайсы әсәрдән алынган? – 1балл  

14)  Әсәрнең жанрын языгыз. – 1 балл

15) Әсәрнең авторы кем? – 1 балл

16) Әсәр укучыларны нәрсәгә өйрәтә? -1 балл

Өстәмә биремнәр

17)  Сабантуй   бәйрәме турында хикәя  языгыз. 10 җөмләдән ким булмасын. – 5 балл

18)  11 нче җөмләдән сыйфаттан ясалган исемнәрне табып языгыз.2 балл

 

 

Эшләрне бәяләү

Һәр дөрес җавап бер балл белән бәяләнә

30-34 б. – 5

23- 29 б. -4

17- 22 б. -3

17 б. кимрәк – 2