Бала тәрбияләүдә гаиләнең роле
Оценка 4.6

Бала тәрбияләүдә гаиләнең роле

Оценка 4.6
docx
11.05.2022
Бала тәрбияләүдә гаиләнең роле
гаилә роле.docx

                           Бала тәрбияләүдә гаиләнең роле

Тәрбияле бала дигәндә, гадәттә, аның гаиләсен күз алдында тотабыз.

Моны раслаучы “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр” дигән мәкальдә

бар. Әгәр оясы ныклы булмаса?  Димәк, кошчык очып китә алмаячак.

Бүгенге көндә дөнядагы иң мөһим проблемаларның берсе - әхлакый

тәрбия бирү. Кешенең әхлагы булмаса, ул үзе дә, аның тирә-ягындагылары

да бәхетсез була. Әхлак тәрбиясе иң башта гаиләдән башлана. Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди  булып үсүе тәрбиягә  бәйле. Баланың  акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары, тирә- юньгә мөнәсәбәте, барыннан да элек, гаиләдә формалаша. Дөньяга килгәч тә, кеше башка кешеләр мөнәсәбәтен тоя башлый. Балага ана әхлагы ана сөте белән керүен дәвам итә. Ананың халәте балага да күчә, ана шатланса, бала әнисенә карап елмая башлый. Гаиләдә ана-ата мөнәсәбәте, әби-бабай, апа-абыйларның, апа-сеңелләрнең үзара мөнәсәбәте баланың холкы формалашуга хезмәт итә. Туганнар, дуслар, урам, күршеләр белән аралашу берсе дә эзсез югалмый, яңа сыйфатларга нигез сала. Әйе, әхлакый сыйфат күптөрле, ул элек кабул ителгән нормалар нигезендә тулылана бара. Гаиләдәге гомуми тәртип, үзара мөнәсәбәтләр үсеп килүче яшь буынның үз- үзен тотышына гаять  зур йогынты ясый. Чөнки  бала һәрвакыт үз тирәсендәге кешеләргә ошарга тырыша. Әгәр әтисе-әнисе, әбисе һәм гаиләдәге башка кешеләр үзара тыныч һәм ягымлы сөйләшсәләр, бер-берсе турында кайгыртучан һәм үзара ихтирамлы булсалар, эш һәм тәртип яратсалар, бала да бу сыйфатларны   җиңел үзләштерә.

Шуңа күрә дә һәр гаиләнең иң гүзәл сыйфаты булып – балага яхшы үрнәк күрсәтү, үзара мөнәсәбәтләрдә ягымлы, тыйнак, түземлелек торырга тиеш. Тәрбия эшендә иң мөһиме - балага карата һәр эштә төгәл була  белү. Белем алу-авыр хезмәт. Ул  зур тырышлык, түземлелек һәм киеренке эш таләп итә. Шуңа күрә балада ихтыяр көче тәрбияләү бик мөһим. Сабый бала төрле эш- хәрәкәтләрнен теләп башкара, ә инде зурая төшкәч, әгәр һәр эшне аның өчен өлкәннәр эшли  торган булса, балада  мөстәкыйльлек һәм тырышлык тәрбияләү кыенлаша, шуның өчен балагызны  кече яшьтән үк үз-үзенә хезмәт күрсәтергә өйрәтегез, кулыннан килә  торган  бөтен  эшне үзеннән эшләтегез. Шул чакта гына ул һәрчак берәр шөгыль  белән мәшгуль булачак.

Тәрбия эшендә вак нәрсә юк. “Баланы үзара сөйләшкәндә яки аңа боерык биргәндә генә тәрбиялибез, дип  уйламагыз,- дигән А.Макаренко ата-аналарга мөрәҗәгать итеп. Сез  аны тормышыгызның һәр мизгелендә. Хәтта  үзегез өйдә  юк чакта да тәрбиялисез. Ничек киенәсез, башка кешеләр белән ничек сөйләшәсез һәм аларга   нинди бәя  бирәсез, ничек шатланасыз яки борчыласыз, дусларыгыз һәм дошманнарыгыз белән ничек мөгамәлә итәсез, ничек көләсез, газетаны ничек укыйсыз- болар барысы да  бала өчен зур әһәмияткә ия.”                                                                                                              Халыкта элек-электән гаилә тынычлыгы, ир белән хатын мөнәсәбәтләр, гаилә үрнәге – баланың характерын билгели дип әйтелә. Тискәре мөнәсәбәттәге гаиләләрне халык кискен гаепли. Мәсәлән: “Уңмаган ат тәртә сындыра, уңмаган хатын йорт-җир туздыра”, “ “Талашчы хатын, этне туктатып, үзе өрер”, “ Ир тавышлы хатында оят булмас, хатын тавышлы ирдә куәт булмас”, “Улың ялкау булса, үзеңнән күр”. Халыкча әйткәндә” сүз өйрәтә, үрнәк үз артыннан ияртә”. Әти-әни тарафынан балага булган тәлапләр дә бердәм, ачык, гадел, хөрмәт белән булырга тиеш.” Ата-ана бердәм булса, балалары күркәм үсә”. Таләпләрдә бердәмлеккә һәм уңай үрнәккә ирешкән ата-ана баланың тыныч киләчеген, баланы уңай киләчәген тәэмин итә. Иң мөхим үрнәк булып- хезмәткә уңай караш, эш сөючәнлекне тәрбияләү тора. “ Баланы эшкә өйрәт, эшен бетерергә өйрәт”, “балачактан калган гадәт гомергә калыр”. Балалар бакчасы белән гаиләнең бәйләнеше ныгый барган саен, балаларыбыз  тәрбиялерәк, уңышларыбыз  да зуррак  булыр.


 

Бала тәрбияләүдә гаиләнең роле

Бала тәрбияләүдә гаиләнең роле

Шул чакта гына ул һәрчак берәр шөгыль белән мәшгуль булачак

Шул чакта гына ул һәрчак берәр шөгыль белән мәшгуль булачак
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
11.05.2022