Балалар бакчасында балаларының психик һәм физик сәламәтлеген ныгыту буенча педагогларның эше
Оценка 4.8

Балалар бакчасында балаларының психик һәм физик сәламәтлеген ныгыту буенча педагогларның эше

Оценка 4.8
docx
11.05.2022
Балалар бакчасында балаларының психик һәм физик сәламәтлеген ныгыту буенча педагогларның эше
психик һәм физик.docx

Балалар бакчасында балаларының психик һәм физик сәламәтлеген ныгыту буенча педагогларның эше

Сәламәтлек − ул иң зур байлык, һәр кешенең, шул исәптән балаларыбызның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту һәр шәхес өчен, тулаем җәмгыять өчен зур әһәмиятькә ия. Балаларыбызның сәламәтлеге − ул киләчәк буыннарның милләтебезнең сәламәтлеге. Балаларның сәламәтлеге елдан ел кими. Моның сәбәбе булып тирә як тора: һава, су, азык-төлек. Балалары сәламәт булуын теләмәүче әти-әниләр юктыр ул. Ләкин ничек сәламәт булырга икәнлеген барсы да белеп бетерми. Шулай ук балаларны нык, көчле итәр өчен чыныктыру чаралары да куллана белмиләр. Балаларның сәламәтлеге ул авырулар булмау гына түгел, ә аларның физик, психик,социаль яктан уңай торышы да.

Шушы нәтиҗәләрдән чыгып түбәндәге максатларны куярга була: Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны сәләмәт тәрбияләргә.Ул үз эченә: шат күңелле,актив,кызыксынучан,тирә-якның уңайсызлыкларына җайлашкан,түземле һәм көчле,югары дәрәҗәдә физик һәм акыл үсешенә ия бала тәрбияләүне ала. ФГОС баланың шушы үзенчәлекләрен исәптә тотып белем бирү процесын алып баруны күздә тота. Бүгенге көндә сәламәтлекне ныгытуның, авыруларны киметүнең, балалар эшчәнлегенең дәрәҗәсен күтәрүнең иң кулай ысулларының берсе булып организмны чыныктыру тора.

Организмны чыныктырганда түбәндәге 3 принципны күз алдында тотарга кирәк.

ü Чыныктыруны системалы алып бару.

ü Тәйсир итү көчене эзлекле күтәрелүе.

ü Баланың индивидуаль үзенчәлеген һәм эмоциональ торышын исәптә тоту.

ü Чыныктыру ул чыныктыру процедурасы гына түгел, ә комплекслы, көн дәвамында алып барыла торган чара. Ул шулай ук һава режимын,бүлмәне эзлекле җилләтүне, һава температурасын нормада тотуны саклауны үз эченә ала.

 Кешенең сәламәтлеген саклауны һәм ныгытуны тәэмин иткән яшәү рәвеше, кешенең үз-үзен дөрес тотышы һәм аек фикер йөртүе сәламәт яшәү рәвеше дип атала. Аның төп өлешләре:

ü Хәрәкәт активлыгы.

ü Дөрес туклану.

ü Зарарлы гадәтләрдән баш тарту.

ü Үз сәламәтлегең белән идарә итә белү.

" Сәламәт тәндә - сәламәт акыл", ди халык. Көндәлек режим, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, чыныгу күнегүләрен үткәрү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану, чиста һәм пөхтә булу-болар барысыда физик сәламәтлек нигезе. Ләкин еш кына сәламәт булу өчен бөтен шартларны үтәгән кеше дә авырый. Ни өчен шулай икән? Бу сорауга җавап бирү өчен, җан саулыгы, җан тынычлыгы белән тән саулыгы арасындагы нинди бәйләнеш барлыгын ачыкларга кирәк дип уйлыйм. Нерв системасы какшаган баланың физик сәламәтлеге нык була алмый. Ә физик сәламәтлекнең нигезе - нерв системасының ныклыгы, тынычлыгы ул.

Баладан борчу, кайгыларны яшереп кала алмыйбыз. ә борчылу, курку баланы нерв системасын киеренке хәлдә тота, какшата. Нерв системасы какшаган баланын физик сәламәтлеге нык була алмый. Физик сәламәтлекнен нигезе- нерв системасынын ныклыгы, тынычлыгы ул. Ата- ана, бала, тэрбияче узара аңлашып, бер- берсен хөрмәт итеп, ныклы бәйләнештә эшләгәндә генә тәрбия һәм укыту эшчәнлеге өчен тиешле шартлар туа.

 

 Психик яктан сәламәт булуы балалар язмышында зур әһәмияткә ия. «Психик сәламәтлек» төшенчәсе бала психикасынын гомуми торышын һәм уңай үсешен аңлата. Бу исә баланың танып белү процессында (аңлау, хәтерләү, игътибарлы булу, уйлау), шулай ук аны эмоциональ яктан реакциясендә, ихтияҗларында һәм теләкләрендә, шул ук вакытта аның шәхесе үсешендә һәм уз- үзен тотышында чагыла.

   Кеше психикасы, билгеле булганча, эшчәнлек һәм җәмгыятьтә аралашу вакытында формалаша һәм үсә.  Бүгенге шартларда иң мөһиме – баланың физик һәм рухи сәламәтлеге. Баланы авырулардан саклау турында, ул туганчы ук кайгырту сорала. Балалар бакчасында исә баланың авыруын булдырмау юнәлешендә системалы рәвештә эшләү таләп ителә. Шушы максатны гамәлгә ашыру өчен, баланын үз организмын чыныктырырга өйрәтергә кирәк. Төрле һава шартларында да ул саф һавада йөрергә, салкынча бүлмәдә, мөмкин булганда, форточкаларны ачык калдырып йокларга тиеш. Иртәнге зарядка, физик күнегүләрнең әһәмияте зур. Бигрәк тә саф һавада уеннар оештыру, һичшиксез уңай нәтиҗә бирә. Шөгыльләрдә исә динамик тәнәфесләр, физкультминуткалар ясау тәрбияченең даими игътибарын һәм һөнәри әзерлеген сорый. Кагыйдә буларак, физкультминут дәреснең икенче яртысында үткәрелә. Бу чара- балаларның физик хәләтен яхшырта, игътибарын арттыра, нерв киеренкелеген киметә.

 

   Гимнастика- хәрәкәт эшчәнлегенең иң әһәмиятле бүлеге; ул физик күнегүләр системасыннан гыйбарәт. Аларның кайберләре- аерым мускуллар группасын ныгытуга, кайберләре сулыш һәм кан әйләнеше органнарын ныгытуга юнәлдерелгән.

   Йөрү, йөгерү, сикерү, тигезлекне саклау, шуышу, үрмәләу, ыргыту һ.б. күп кенә күнегуләр хәрәкәтчәнлек, җитезлек үз хәрәкәтләре белән идарә итә белүне тәрбияләүгә ярдәм итәләр, алар күчү, каршылыкларны җиңү, каршы тору, һөҗүм итү ысулларын тулысынча үзләштерүгә юнәлдерелгәннәр.

   Җиңелчә генэ аерым күнегүләрне кайбер дәресләрдә физкультминуткалар итеп кулланырга була. Бу күнегүләрнең максаты- күңел күтәренкелеген саклау, нәтиҗәле акыл хезмәтенә әзерләнү. Аларның тәртипкә өйрәтүдә дә әһәмияте бар.

   Спорт уеннары һәм күңел ачулар да гимнастика һәм хәрәкәтле уеннар шикелле үк әһәмияткә ия. Халык уеннарын уйнау да яхшы нәтиҗәләр бирә.

   

   Физик тәрбия чараларын уңышлы куллану акыл үсешенә һэм акыл хезмәтенең мәдәнияте үсүгә уңай йогынты ясый. Физик тәрбия дәресләре организмның функциональ сәләтләрен үстерә, акыл һәм физик эш сәләтен арттыра.

   Физик тәрбиянең әһәмиятле бурычларыннан берсе- балаларда төгәллек, пөхтәлек һәм тәртип күнекмәләре киң кырлы үсешкә ия булган шәхес формалаштыруга зур өлеш кертә.

Балалар сәламәтлеге турында кайгырту-һәр тәрбияченең иң төп бурычларыннан берсе”,-дигән В.А.Сухомлинский. Мәгълүм ки, баланың сәламәтлеге аның акыл үсешенә,  укуына, рухи халәтенә зур йогынты ясый. Сәламәтлек яхшы булсын өчен, дөрес тукланырга, көндәлек режимны үтәргә яман гадәтләргә бирешмәскә, гел хәрәкәттә булырга кирәклеген дә беләбез.

Балалар сәламәтлеген саклау һәм ныгытуда мондый чаралар нәтиҗәле дип санала:

-ел саен сәламәтлек саклау учрежденияләре аша укучыларның сәламәтлеген тикшереп, күзәтеп тору;

- Шөгыльләр һәм чаралар расписаниесын төзегәндә, санитария- гигиена таләпләрен искә алу;

-укыту нагрузкасын нормада тоту;

-белем бирүдә сәламәтлеккә зыян китерми торган технологияләр куллану.

Үсеп килүче организмның туклануын дөрес оештыруның мөһимлеген һәрберебез аңлый. Балалар арасында коры-сары белән тукланып йөрү, аксымнарга, витаминнарга һәм микроэлементларга ярлы, майлы, углеводлы ризыкларны күпләп ашау, җитәрлек ашамау очраклары юк түгел.

Дөрес туклану-сәламәтлекнең нигезе.  Сәламәтлек-организмның дөрес эшчәнлеге, саулык, тазалык. Балаларыбызның сәламәтлеге-ул киләчәк буыннарның, милләтебезнең сәламәтлеге. Сәламәт яшәү рәвешенең төп өлешләрен инде санап үттек: хәрәкәт активлыгы

дөрес туклану

зарарлы гадәтләрдән баш тарту

үз сәламәтлегең белән идарә итә белү.

  Гаилә хәле, эштәге уңышы, милек казанышлары нинди генә булса да, һәр кешенең иң кадерле байлыгы-сәламәтлек. Югалткан сәламәтлекне кире кайтару бик авыр, Бу катлаулы эшне намуслы итеп башкару-гаиләнең һәм балалар бакчасының уртак төп максаты. Без балаларга һәрчак яхшы үрнәк кенә күрсәтик, гаилә белән берлектә балаларны сәламәт яшәү рәвешенә  өйрәтик. Баланың сәламәтлеген бергәләп кайгыртыйкhttp://tulachi.ru/resize/shd/images/uploads/news/2018/4/5/f6da59f278767ecb102bb3f6e332ee8f_XL.jpg

 


 

Балалар бакчасында балаларының психик һәм физик сәламәтлеген ныгыту буенча педагогларны ң эше

Балалар бакчасында балаларының психик һәм физик сәламәтлеген ныгыту буенча педагогларны ң эше

Баладан борчу, кайгыларны яшереп кала алмыйбыз

Баладан борчу, кайгыларны яшереп кала алмыйбыз

Сәламәтлек яхшы булсын өчен, дөрес тукланырга, көндәлек режимны үтәргә яман гадәтләргә бирешмәскә, гел хәрәкәттә булырга кирәклеген дә беләбез

Сәламәтлек яхшы булсын өчен, дөрес тукланырга, көндәлек режимны үтәргә яман гадәтләргә бирешмәскә, гел хәрәкәттә булырга кирәклеген дә беләбез
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
11.05.2022